Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Алманың асылын корт ашар

kart

(Тормыш язган хикәя)

Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым:

– Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны йөрәк әрнүемә чыдый алмаганга җыйдым әле менәтерәк. Күзгә барыбер йокы керми. Бу дөньяда иллә дә кеше кадере юк инде, – дип, трубканың аргы ягыннан «пулемет»тан сиптерергә кереште ул. – Гәҗиткә язып чык әле! Авыл халкы имансыз гыйфритнең битенә төкерсен! Сигез класс бер коридор бетергән надан мокыт башы белән, югары белемле укытучыны, үзенә өч бала табып биргән, кеше арасында кеше иткән алма кебек хатынын өйдән пыраклатып куып чыгарды, хәсис. Дәвамын укырга »

Яшем җиткәч, чыгам

nikah

Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит.

Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» дәресләреннән шыпырт кына шыла идек тә, аларның өйләренә кереп, кырын ятып телевизор карый идек. Ә мин ул көнне дәрестән качмадым, түзеп утырдым да, тәнәфес булуга өйгә йөгердем. Әни әйткәндәй, Ушмының уртасыннан Күчтем башына ярты көн кайтырга кирәк, ә мин аны ун минутта сыпырттым. Дәвамын укырга »

Йолдыз

15651313221zvezda

Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте…

Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман белән сугыша, аны үз җирендә тукмый, ә Сираҗи монда атлар астын чистартып, карт-коры исәбеннән йөрсен имеш… Дәвамын укырга »

Әле дә син бар, әни, дөньяда

b00b92c4-32d4-11e9-91fe-ed66b53f8ac3_original

Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән.

Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, куркынычсыз урынга ташып, аларны коткарырга кирәк булган.

Әнкә карлыгач иң әүвәл бер баласын авызына кабып, озын юлларны очып үтә. Күкләр күкри, зәһәр яшен камчылары аның канатларын көйдерергә тели. Баласы менә-менә авызыннан төшеп, хәтәр дулкыннар арасына уралыр төсле… Дәвамын укырга »