Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Алманың асылын корт ашар

kart

(Тормыш язган хикәя)

Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым:

– Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны йөрәк әрнүемә чыдый алмаганга җыйдым әле менәтерәк. Күзгә барыбер йокы керми. Бу дөньяда иллә дә кеше кадере юк инде, – дип, трубканың аргы ягыннан «пулемет»тан сиптерергә кереште ул. – Гәҗиткә язып чык әле! Авыл халкы имансыз гыйфритнең битенә төкерсен! Сигез класс бер коридор бетергән надан мокыт башы белән, югары белемле укытучыны, үзенә өч бала табып биргән, кеше арасында кеше иткән алма кебек хатынын өйдән пыраклатып куып чыгарды, хәсис. Этләнә-бетләнә бергә салган өйләреннән. Ул хан сараена кем акчасы күбрәк кергәндер әле? Иренекеме? Хатыныныкымы? Утыз биш ел бергә гомер иткәч, үз иреңә кирәгең бетсен әле!

– Тукта, аңлатыбрак сөйлә! Кем куган? Кемне? Кайсы авылда? Кайчан? Ул укытучыгыз ник ярдәм сорап участковыйга бармаган? Җирле үзидарә рәисе кая караган? Әниләрен ник үз балалары якламаган? Ул хатынга өйдән чыгып китмәскә, ирен судка биреп, йортны икегә бүләргә кирәк бит!

– Кемне булсын, Нурфидәне инде… Хафизының чәченә чал кергәч, «морҗасы» тәмам ычкынды. «Эзвиргә» әйләнде. Син аларны беләсең ич… Безнең төбәккә кайтып, Мөсәгыйтовлар турында мәкалә язып киткәнеңне хәтерлисеңме? Хатыны – авылның йөзек кашы, ире – алдынгы механизатор, җир тоткасы, дип мактаганыең ул чакта. Син язганча, җир тоткасы түгел, саз бакасы ул Хафиз, беләсең килсә! Җитмәсә, ата карун! Аның үҗәтләнеп мал туплаудан башканы белмәвен, өйдәгеләрнең барысын да кол итүен белмисең шул син. Күршедә генә яшәгәч, теләсәм дә, теләмәсәм дә, бөтенесен ишетеп-күреп торам. Ул мокытның чит кеше алдында кәнфитләнүе икейөзлелегеннән генә. Өендә чын вәхши булды ич ул. Хатынына да, балаларына да ял-йокы күрсәтмичә, көне-төне эшләтеп, мал туплавы бер хәл. Якыннарын рәнҗетүенә, газаплавына адәм чыдарлык түгел. Нурфидәнең чит кешеләр белән елмаеп сөйләшүенә карама син! Күз яшьләрен эченә җыя торгач, йөрәк чирлегә әйләнде инде ул, бичара. Ашказаны авыртуы да нервыдан. Нурфидә өченче баласы белән авырлы чакта ире күрәләтә адәм мәсхәрәсенә калдырганые аны. Чәчәк кебек хатынына хыянәт итте бит ул. Йөргән нәрсәсен әйтерием инде! Су сөлеге кебек буйлы-сынлы матур кызга егет асылы беткән идемени? Әйтсә, сүзе үтемле, эшләсә, эше гөл кебек иде аның. Җитмәсә, түрә кәмәше дә иде әле үзе! Бу мокыт белән сөйрәлә башлагач кына Сәхиянең авылда абруе төште, кеше алдына чыгарлыгы калмады. Каядыр китеп олакты тагын үзе. Әллә кияүгә чыкты, әллә нәфесен тыя белмәгән Хафиз ише тинтәкләрне азындырып, акчаларын суырып йөрүдә, белмәссең… Озын сүзнең кыскасы: кайт та яз әле шул имансыз турында. Бөтен дөньяга фаш булсын…

Мәрзыя трубканы куйды. Хәзер инде минем йокы качты. Чит кешеләрнең шәхси тормышына тыкшынырга берәүнең дә хакы юк. Журналистның вазыйфасы – кемнедер фаш итү түгел, ә ике якның да фикерен тыңлап, алтын урталыкны табу, тормыш чынбарлыгын чагылдыру. Икенче күзлектән караганда, җәмгыятьтәге битарафлык аркасында, күпме хатын-кыз җәбер-золым күрә, күпме бала әтиледән әтисез, ятим үсә, күпме күз яше коела…

Күз алдыма өч бала табып үстерсә дә, җыйнак гәүдәле, озын буйлы, соры күзле, ачык йөзле Нурфидә килеп басты. Дөнья бәһасе торырлык акыллы, булдыклы хатын олыгаеп барган мәлдә эт типкесендә калсын инде! Мәрзыя ярдәме белән элеккеге танышымны Казанның бер бистәсеннән шактый тиз эзләп таптым. Бүгенге көндә улы белән килене сыендырган икән аны. Көн күрмеше зарланырлык булмаса да, кызганыч тоелды ул миңа. Тамырыннан өзелгән гөл кебек. Биредә гомер буе үзе казганып тапкан малы юк. Үз йортыңның капкасын хуҗаларча киереп ачып кереп, үз самавырыңны җырлату, теләгәнеңне пешереп ашау, дус хатыныңа барып, күңел бушатып кайтудан да мәхрүм ул. Балаларының торган урыны – бер бүлмәле фатир. Чит мәхәлләгә үз уставың белән керә алмыйсың. Замана киленнәре каенанадан куркып тормый, киресенчә, үз көенә биетә. Әлегә Нурфидә оныкларын багу белән мәшгуль. Алдагысын Аллаһ белә. Яшьләрнең өйдә булмавыннан файдаланып, аның гыйбрәтле тормыш йомгагын иркенләп сүттек…

***

…Кама аръягы районнарының берсендә, гап-гади татар авылында, күп балалы крестьян гаиләсендә туып үскән кызга кече яшьтән үк китап җене кагыла. Ул – дәү апа, сеңелләрен каршысына тезеп утыртып, «дәрес бирә». Мәктәптә укыганда, авыл китапханәсендәге бөтен китапны укып бетерә. Җырларга ярата. Үзе өчен генә шигырьләр яза. Мәкаләләре район гәҗитендә дөнья күргәч, башы күккә тия. Берара журналист булам дип, очынып йөрсә дә, класс җитәкчесенең киңәшен тотып, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Монда укуына үкенми ул, сәләтле кызга «энә белән кое казу» җиңел бирелә. Лекцияләр тәмамлангач, дус кызы Зөһрә белән Бауман урамындагы Тукай клубына шагыйрьләр, язучылар белән очрашуга чабалар. Театрларга, музейларга, концертларга йөреп, рухи азык туплыйлар. Яшьли кул арасына кереп, эшләп үскән кыз җәен – студентлар отрядында, кышын яшелчә базасында акча эшләп, үз-үзен тәэмин итә. Икенче курста аңа да Академик Губкин урамындагы тулай торактан урын бирәләр. И-и-и, мондагы рәхәтлекләр! Кеше почмагында тилмереп яшәү түгел инде, үзеңә үзең хуҗа. Утны озак сүндермәдең, суны күп агызасың, дип битәрләүче, киләсе айда фатир хакын арттырасы булыр, дип котны алучы юк.

Чү, бу ни бу? Караватында җәйрәп яткан кызның татлы йокысын бүлдереп, иртәнге алтыда колагына дәртле җыр авазлары ишетелә:

«Только две зимы, только две весны,

Отслужу как надо и вернусь…»

Кыз сикереп тора. Үзенең йокы күлмәгеннән генә икәнлеген дә искәрмичә, тәрәзәне төбенә чаклы ачып, урамга күз салганын сизми дә кала. Ә анда – каршыдагы казарма капкасыннан җырлап чыгып килүче бер рота солдат! Тулай торак ишеге төбенә килеп җитәрәк, кара тутлы бер чибәр егет Нурфидәгә елмаеп күз кыса, кул изи, ишарәләр белән нәрсәдер аңлатып маташа. Моңарчы бер мәртәбә дә егетләр кулы тотып карамаган, мәхәббәт турында китаплардан гына укып белгән унсигез яшьлек чибәркәйнең йөрәгендә шул мәлдә көчле ут кабына. Ул көнне укуы уку булмый. Ничек тизрәк «общага»га кайтып җитәргә дә, чем кара күзле шул егетне ничек кенә тагын бер генә мәртәбә булса да күрергә?! Исемен, фамилиясен белмәве бер хәл, мизгел эчендә күз карашлары очрашкан егетне сагына башлавын, кабаттан күрергә атлыгып торуын ни дисең? Кыз кешегә кем кул болгамас? Әгәр аның сөйгән кызы булса?

Нурфидәнең төн йокысы кача. Иртәнге алтыны ничек җиткерергә белми өзгәләнә. Ярый ла иртәгә дә шул рота җырлап узса! Гашыйк йөрәге дөп-дөп тибә: «Кызыл йолдызлы капкадан гына күренсеннәр, каршыларына үзең йөгереп чыгарсың!» – дип иләсләндерә. Акыл бизмәне итәктән тарта: «Үз-үзеңне кулга ал! Егетләр артыннан чапкан кызларның поты бер тиен. Аларны санга сукмыйлар…»

Ял көне кыз кер үтүкләп маташканда, кемдер бүлмә ишеген шакый. Йөрәге нидер сизенеп, ишекне ачса, каршысында өч лалә чәчәге тоткан теге солдат елмаеп басып тора! «Ничек таптың?» – дигән сорауга җавап бик кызыклы була: «Йөрәгемне компас итеп…» Чынлыкта, бинадагы тәрәзәләр саныннан чыгып, аның бүлмәсе кайда икәнлеген дөрес чамалый зирәк егет. «Дилшод Үзбәкстанның бер кышлагында туып үскән, минем кебек гади крестьян баласы иде. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Дусларыннан аерыласы килмичә, хәрби хезмәткә биредә калдыруларын сораган. Ул чакта СССР дигән бер дәүләт идек бит. Шунлыктан, каршы төшүче булмаган, күрәсең, – дип сөйләп китте

Нурфидә ханым. – Мин аны чын күңелемнән яраткан идем. Ул да минем өчен җанын ярып бирергә әзер булды. Кече күңелле, олы йөрәкле, бай рухи дөньялы, юмарт, түземле егет иде ул. Эрудитлыгы тагын! Белмәгән нәрсәсе юк иде бугай аның. Ә аның җыр-моңга гашыйклыгын белсәгез! Ул «увольнение»гә чыккач, Казансу буена йөгереп төшәбез, комлыкта янәшә утырабыз. И, җырлаша идек шунда! Безгә кушылып, таллыктагы сандугачлар сайрый башлый иде…»

«Шулчаклы яратышкач, нигә бергә булмадыгыз соң?» – дигән соравым хатынны тетрәндереп җибәрде. Нурфидә, миңа сиздермәскә тырышып, яшьле күзләрен яулык чите белән йәлт кенә сөртеп алды.

– Ул миңа бергә булырга тәкъдим ясаган иде. «Болай гына сиңа ияреп кайтып китмим. Казан – Ташкент поезды атна саен йөреп тора. Әти-әниләрең минем кулны безнекеләрдән үзләре кайтып сорасын», – дип каршы төштем. Язмышыбыз шулай булгандыр… Аларда гореф-гадәтләр көчле икән бит. Баланы тугач ук ярәшәләр дә, егет ягы еллар буе калым түли, ди. Дилшодның атасы, агалары аның йола бозуына аяк терәп каршы торган. Минем хакта сүз чыгуга, ярәшелгән кызын алып кайтып, икесен бергә ирексезләп ак келәткә бикләп куялар да, өч тәүлектән соң гына ачып чыгаралар. Ул миңа бу хакта хат язып салган, түбәнчелек белән гафу үтенгән иде. «Нурфидә, мин тере мәет кебек хәзер. Җаным синең янда, үзем биредә селкенеп йөргән булам. Хатыным белән ике арада син ятасың кебек. Бер генә минутка да исемнән чыкмыйсың. Яраттым, үлгәнче яратачакмын, алтын алмам», – дигән иде ул соңгы хатында. Өч елдан соң тагын бер хат килде. Бу юлы агасыннан. «Дилшодың дөньяда юк инде, Нурфидә. Урыны җәннәттә булсын! Кичер син аны! Соңгы сулышына чаклы син дип саташты. Исемеңне теленнән төшермичә җан бирде», – дип язылган иде анда. Еракта булса да, йөрәктә иде бит ул минем. Соңгы өметем шул чакта сүнде.

Карт кыз булып утырып калам дигәндә, үземнән биш яшькә яшьрәк Хафизга тормышка чыктым. Ул миңа сагыз булып ябышты, суларга да ирек бирмәде. Аның үземә пар булмавын яши башлагач кына аңладым. Тыштан сау-сәламәт кебек күренсә дә, кызганыч адәм, рухи гарип ул. Бәндәнең дә бәндәсе инде. Ихтыяҗлары хайвани инстинктлардан гына тора. Гомерендә бер китап укып чыкмаган, бер дога ятламаган кешедән ни көтәсең? Аны тәрбияләп үзгәртеп булмавын беренче елда ук аңладым. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте кертә алмый икән. Әдәпсезлеге оятка калдырды. Элек хыянәтләре белән каныма тоз салды. Соңгы елларда ирлек рәте бетте моның. Менә шуннан соң башланды инде хәлләр. Тәмам фашистка әверелде. Явызлыгына адәм түзәрлек түгел. Эчмәгән исерек. Аңа хатын-кызга кул күтәрү берни түгел. Теләсә ни әйтеп, кимсетү дә.

Узган көздә еллаган үгезне суйдык. Балаларга биреп җибәрергә дип, пакетларга ит бүлеп тутыра башлаган идем, киерелеп торып итле пакет белән башыма сукты. Сарай ишеге тупсасына бәрелеп, аңымны җуеп егылганмын, мием селкенгән. Беренче генә мәртәбә кул күтәрүе түгел иде аның. Моңарчы да, имгәнеп, хастаханәдә ятып чыккаладым. Балаларга дөресен әйтергә яхшысынмадым. Аягым таеп, бозга егылдым, сыер типте, имеш. Укытучы булгач, чит кешегә дә сиздерәсе килми бит инде. Мөгаллимнең абруе кыл өстендә, кылдан төшсә, ил өстендә. «Минекен ташып ашыйсыз! Әрәмтамаклар!» – дип балаларга ябырылуы йөрәгемә хәнҗәр булып кадалды. Әтиләренә рәнҗеп, ул чакта берни алмыйча китеп барды, мескенкәйләрем. Улым ипотека түли, килен декрет ялында, өйдә ике нарасый, балаларның һәр тиенне тилмереп санаган чаклары. Әле дә ярый үзем пенсия алам. Иш янына куш, дигәндәй, очын-очка ялгарга маташабыз. Газиз баласыннан ризык кызганган атаны нормаль кешегә санап буламыни? Хафиз ике центнер итне берүзе ничек ашап бетерер икән? Ничек тамагыннан үтәдер, шуңа шаккатам. Ярый, хастаханәдән чыккач, мине балалар үз янына сыендырды. Ә ул картаймыш көнендә ничек яшәргә, кем кулына калырга уйлыйдыр? Кансызлыгы өчен Ходай каршында ничек җавап тотар, дип борчылам.

…Икенче көнне Нурфидәләрнең өй телефонына шалтыраттым. Исәбем Хафиз белән ипләп сөйләшү, аны үземчә, акылына китереп, хатыны белән дуслашырга үгетләп карау иде. Җавапка катлы-катлы сүгенү сүзләре яңгырагач, трубканы куймый чарам калмады…

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан шәһәре

Р.S.Чыганак: «Безнең гәҗит» №4, 2020



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдырырга