Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ашыгулар ялгышуга илтә…

get

Чибәрлеге ташып тормаса да, егетләрне үзенә каратырлык сөйкемле сөяге булган, нечкә билле, зифа буйлы, пешкән шомырттай елтырап, үзенә тартып торган кап-кара күзле башкорт кызы Рәзинәгә, югары сыйныфларда укыган чагында ук, үзеннән шактый өлкән ир-егетләр күз сала, сүз ката башлый. Тәҗрибәсез кыз баланың әлеге игътибардан башы күккә тия, дус-ишләре арасында абруе арткандай тоела. Ул үскән имин йортка бәла уйламаганда килә. Унынчы сыйныфта күңелле генә укып йөргән, моңарчы ни ашыйм, ни эчим, нәрсә киим, акча каян җиткерим дигән сорауларның барлыгын да белмәгән Рәзинәнең һәм аның энесе Радикның әтисе белән әнисе мунчада ис тиеп үлә. Ятим балаларны махсус интернатка урнаштырырга туры килми – Башкортстанның бик матур табигатьле Нефтекама каласы янәшәсендәге бер авылда яшәүче, дәү әниләре оныкларын үз канаты астына ала. Моңарчы шактый мул тормышта яшәгән, иркә, беркадәр һавалы һәм үзсүзлерәк, инде борынына егетләр исе керә башлаган, уналтынчы яше белән баручы үсмер Рәзинә яше җитмештән узган Вәсимә карчыкка мәшәкатьләр тудыра башлый. Әбисе белән санлашмыйча, кичләрен каядыр чыгып югала, урам үсмерләреннән тәмәке тартырга, сыра эчәргә өйрәнә, укуда гаме калмый, киләчәге турында уйлап та бирми. Чал чәчле әбисенең ихлас киңәшләрен, намусыңны яшьтән сакламасаң, күзеңнән яшь кипмәс, башың бәладән чыкмас, дип инәлүләрен колак яныннан гына уздыра. “Әбекәй, син – искелек калдыгы, мондый карашлар сезнең заманга гына яраклы. Хәзер ирекле хисләр заманы. Ничек яшәргә, нәрсә ашарга, кайчан, кем белән, кайда йокларга икәнлеген, әнә, үзең кебек карт мәчеңә – “Таһир”ыңа өйрәт!” – дип, авыз ерып, кич җитүгә өйдән чыгып югала. Беркөнне хәтта кунарга да кайтмый кала. Әбинең күзенә йокы керми, оныгын каян эзләргә дә белми. “Рөстәм улымның төсе –Рәзинәкәем исән генә булсын берүк!” – дип, Ходайга ялварып, намазлык өстендә төн чыга. Ә иртәнге сигездә карчыкны милициягә чакырталар. Оныгын бандитлар үтереп атканнардыр дип куркудан, аның күз аллары караңгылана, йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып тибә башлый. Кирәкле ишек төбенә килеп җитәрәк, ул кинәт аңын югалтып егыла. Аны сырхауханәгә илтеп җиткерә алмыйлар – әбекәй “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан тәслим кыла. Баксаң-күрсәң, Рәзинә ике атнадан бирле мәктәпкә йөрмәгән икән. Ә сыйныф җитәкчесе, әлеге “кыен” үсмерне үзе генә ипкә китерә алмагач, аптыраганнан таныш хатынына – балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Һәм майор чинындагы ханым, салмыш яшьләр төркемендә төнге урамда киләп сарып йөрүче үсмер кызны кичтән үк табып алып, “обезьянник”ка алып кайтып кундырган. Әңгәмә тәэсирлерәк булсын өчен, әбекәйне дә участокка чакырткан булган икән…

Әлеге күңелсез хәлләрдән, авыр югалтудан соң, Рәзинәгә бераз “акыл кергән” сымак тоела. Ул унынчыны тәмамлагач, училищега тегүчелеккә укырга керә. Энесе белән икәү ятимнәргә түләнә торган пенсиянең очын-очка ялгап көн күрә башлыйлар. Аз булса да стипендия түлиләр, уку йорты директоры кызны күз уңыннан ычкындырмый, тирә-күрше, таныш-белеш тә бераз ярдәм иткәли, елга бер- ике мәртәбә булса да, район мәгариф бүлегеннән дә килеп, ятимнәргә күз-колак булып киткәлиләр. Уфада яшәүче чыбык очы туганнары – галәмәт чая, акча колы Нәзибә түти район үзәгенә кайтып, тиешле документларны җыеп тапшырып, әлеге ике “газиз туганын кайгыртуны” үз өстенә ала. Аның әбекәйнең ярыйсы гына ныклы йорт-җирен сатып, шактый мул акчаны кесәсенә салып, башкалага китеп барганын яклаучысыз ике ятим белми дә кала. Бик шома Нәзибә түти Бөре каласында балаларның әти-әниләреннән калган йорт-җирләренә дә хуҗа булып алган – читтән кайткан хәлле кешеләрне вакытлыча яшәп торырга шунда кертеп, җиңел генә акча эшләү җаен таба. Радик сигезенчене тәмамлаганнан соң, Нәзибә аны Казандагы Суворов училищесына урнаштыра.

Ә әле генә тегүчелек һөнәрен алган Рәзинәгә кайда да ишекләр ачык, ул Уфага килеп, түтие ярдәмендә шунда эшкә урнашырга хыяллана. Башкалага таң белән килеп төшкән сөйкемле җитү кыз иң әүвәл, трамвайга утырып, шәһәр белән танышып чыгарга була. Салават батыр һәйкәленә аркасын терәп, еракка сузылган күгелҗем офыкны, Агыйдел елгасының аргы ягында җәелеп яткан калын урманны, елга өстеннән күтәрелгән сыек томанны күзәтеп, сихерләнеп басып торганда, арттан сиздермичә генә килеп, зур, йомшак, җылы куллары белән кемдер шаяртып аның күзләрен томалый. Ничә ел буе бер җылы сүз ишетмәгән, берәүдән дә ихластан кайгырту-наз күрмәгән кыз балага әлеге кагылудан әллә ни була. Ул каршысында елмаеп басып торган алыптай гәүдәле, ачык йөзле, төз борынлы, 40-42 яшьләр тирәсендәге таныш түгел ир кешенең җылы кочагына сыенып, елап җибәрүен сизми дә кала. “Микола Сеппель булам мин – ярымполяк, ярымукраин. Урал тау бөркетедәй ялгызмын, күңелем ачык, акчам – бер капчык, әйдә, минем белән, чибәркәй! Ким-хур яшәмәссең! Җаным да, парым да, ярым да булырсың. Берүк кире какма!” – дип, сандугач урынына сайрый ул. Кызның сәерсенеп карап торуына җавап итеп:

– Без синең белән бер пароходта килдек, бәлки игътибар итмәгәнсеңдер – ди. – Ә син минем беренче мәхәббәтемә бик тә охшагансың. Ул 18 яшендә суга батып үлгән иде. Сине күрүгә, акылдан язам дип торам! Әйтерсең лә, гүзәлкәем Оксана терелеп, каршыма килеп баскан! Мин үзем вахта белән Себергә йөреп, “кара алтын” чыгарам. Ай саен диярлек, “Башнефть”кә командировкага киләм. Әле монда атна-ун көн торачакмын. Харьковта ике бүлмәле фатирым бар. Анда барырга теләмәсәң, биредән берәр торак сатып алырбыз. Син шунда яшәрсең, ә мин бер ай акча эшләрмен, икенчесендә синең белән икәүләп рәхәтләнеп шуны туздырырбыз. Ач-ялангач итмәм, кыерсытмам-рәнҗетмәм. Клянусь Богом!

Шушы сүзләрдән соң ир муенындагы калын алтын чылбырга тагылган хачын үбеп куя. Шул рәвешчә, Рәзинә- Розочканың (ир аңа “Розочка” дип эндәшә”) язмышы үзеннән-үзе һәм көтелмәгәнчә хәл ителә. Ул күктән төшкән бәхетенә башта хәтта үзе дә ышанмый. Әмма мәрхүм әтисе яшендәге Микола үзен телгә генә түгел, ә тормыш алып барырга да оста, ипле, назлы, ягымлы, юмарт икәнлеген күрсәтә. Аңа ышанырга, таянырга була дип уйлый Рәзинә. Кавышуларына бер ел дигәндә яшь хатын игезәкләр – бер малай белән бер кыз тудыра. Ләкин кадерле хатын, бәхетле ана булып яшәп яткан мәлдә… Бервакыт төнге өчләр тирәсендә, биш айлык Руслананы йоклатып, Остапчикны имезеп, бишегенә салып маташкан мәлдә, Рәзинәләрнең кала читендәге җыйнак кына йортларының тәрәзә пыяласын челпәрәмә китереп, хатын басып торган бүлмә уртасына куш йодрык зурлыгы йомры таш кисәге килеп төшә. Аннан ватык тәрәзә уемында чәчләре тузгыган, шыксыз кыяфәтле, күзләре яман акайган бик зур баш пәйда була һәм кычкыра башлый: “Әллә эзләп тапмас дип уйладыгызмы? Кеше өлешенә кул сузып, бәхетле булырга өметләндеңме, өстерәлчек? Микуланың өендә дүрт баласы, авыр чагында аңа терәк булган, аның өчен утка да, суга да керергә әзер торучы законлы хатыны – Иринушкасы – менә мин бар! Үзем исән чагында, ил буенча таралган синең ише өстерәлчекләрнең берсенә дә көн булмаячак! Аңладыңмы? Җилдән туган балаларыңа алимент сорап, иремне тинтерәтәсе булма! Юкса, хәзер үк ишекне бәреп керәм дә, барыгызны да суеп чыгам! Миңа ут та, суд та юк, чөнки “психик чирле” дигән белешмәм бар”. Шуннан черек тешле зур авызын бияләй кадәр җәеп көлә дә, юкка чыга бу кыяфәтсез хатын. Өйгә үк бәреп кермәсә дә, көтелмәгән төнге кунак белән очрашудан соң, Рәзинәнең тынычлыгы бетә, билгеле. Димәк, Микола аны чынлап яратмаган, алдап кына йөрткән, кызның ятимә-яклаучысыз булуыннан файдаланып, ничәмә-ничә елдан бирле аны үзенең сөяркәсе – колы итеп кенә тоткан. Матур яшиләр иде бит алар. Өйләрендә моңарчы тавыш-гауга чыкмады. Дөрес, Рәзинә загста язылышу хакында сүз кузгаткач, бераз сүзгә килеп алдылар. Иргә ул чакта 45 яшь тулып килә иде. “Тиздән паспортыма яңа фоторәсем ябыштырасы була, беркөнне эштә ялгыш нефть күлдәвегенә төшереп җибәреп, аны бик нык пычраткан идем, башта үзем теркәлгән җирдә аны алыштырып килим, ә аннан соң карарбыз, матурым”, – дип котыла ул. Имәндә булган икән шул чикләвек! Бергә яши башлаганчы, Миколаның документларын тикшерергә уйлап та карамый Рәзинә, йортны үз исеменә рәсмиләштергәненә күңеле булып, башкала хәтле башкалада үз куышым бар дип сөенеп яши. Миколасы аның туган көненә кыйммәтле тегү машинасы бүләк иткәч, сөенеченнән нишләргә дә белми. Кулы эшкә ятып торган хатын берсеннән-берсе матур итеп кисеп-тегеп, әүвәл базарга алып чыгып, соңрак таныш-белеш аша кызлар күлмәкләре сата.

Хатыны килеп киткәннән соң, Микола югала. Шулай да сирәк-мирәк булса да почта аша акчалар салгалап тора. Ә беркөнне очраклы рәвештә аның янгында бик нык зыян күреп, Харьковта пешкәннәрне дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә ятуы турында яман хәбәр килеп ирешә. Акылга зәгыйфь хатыны, көнчелектән, иренең өстенә бензин сибеп, ут төрткән, үзе шунда янып үлгән, имеш. Рәзинә ике ут арасында кала: нишләргә – ни дисәң дә, балаларының атасы, үзенең чын мәхәббәте ич ул. Миколаның хәлен белеп торырмын, кирәк булса, өебезгә алып кайтып тәрбия кылырмын, бәлагә тарган балаларына терәк булырмын, ана назымны кызганмам… Рәзинә шулай уйлап, тиз генә җыена да, ике сабыен үзе белән алып, Харьковка оча. Әмма ул сырхауханәгә килеп кергәндә, Миколаның суынып барган тәненә ак җәймә ябып, аны моргка төшереп куйган булалар инде…

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №33, 18.09.2014

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.