– Әни үлгәч, әти сине сорарга бармакчы иде. “Кемне сорасаң да сора, аңа барма”, – диде туганнарыбыз аңа. Бу сүзләрне әтиләре үлеп 40 көн үткәч, үги анага үги кызы әйтте…
Өч ел элек хатыны үлгәннән соң, Зариф өйләнде. Әмма ул килеп-китеп йөреп тәмам йөдәткәнгә, Зариф Нәфисәгә сүз салып карарга булды.
Зариф белән Нәфисә бер авылда туып, бергә уйнап, бер мәктәптә, бер класста укып үсте. Зариф авыл малайларына хас тәрбиядә, мәктәптә укыган елларда ук колхоз эшләрендә катнашып чыныкты. Бер җәйдә болында чүмәлә тарттырганда, аны кибәнчеләргә су алып килергә җибәрәләр. 12 яшьлек үсмер күлдән тутырып су ала да кулындагы чиләге белән бергә ат сыртына ыргыла. Ләкин су тулы чиләк аны атның икенче ягына сөйрәп ала. Бала җиргә барып төшә. Уң кулы терсәгеннән имгәнеп кала. Карап торуга гарип кебек булмаса да, егет армия сафларына яраксыз дип табыла.
Әмма Зариф мескенлек, җебегәнлекне үз итә торганнардан түгел. Сабантуйларда көрәшеп, аркан тартышып, капчык сугышында мактаулы урыннарны яулый тора. Авылның сөлек кебек егетләре сафында йөри. Билгеле инде, күп кызлар йөрәгендә өмет утлары кабына.
Күрше авылдан йөреп, фермада сыер савучы зифа буйлы Миләүшәгә күзе төшә егетнең. Хәзерге дискотекалар ул заманда “вечер” дип йөртелә һәм һәр көнне кич була иде. Зариф та Миләүшәне озата башлый. Кыз егетнең мәхәббәтен сөенеп кабул итә.
Элек колхозда эш күп иде ул. Ел буена бер көн дә эштән калу юк. Җәй айларында мал азыгы әзерләү, урып-җыю, кышка кергәч, төзелеш өчен урман кисү. Ул урман Пермь якларында сатыла. Колхозның ир-егетләре белән Зариф та урман кисүчегә әйләнә.
Икенче авылдан тагын бер күркәм егетнең – Әнәснең күзе төшкән була Миләүшәгә. Ул да кыз йөрәгендә урын даулап йөри. Урлап алып китәргә дә тырышып карый, ләкин кыз бирешми. Өрлек кебек ике ир кулыннан ычкынып кача, чанага салдырмый. Әнәс сүзен сүз итәргә карар кыла. Кызны әнисеннән сорап, никах көне билгелиләр. Әнисе Миләүшәне күндерә.
Иртәгә кияү киләсе көн. Кич. Миләүшә ишегалдына чыга һәм кире атылып керә дә: “Инәкәем, Зариф тавышы!” – ди. Ә бу көнне Зарифлар ерак урманнан йомыш белән генә авылга кайтканнар да егет абыйсы белән бергә кич җырлый-җырлый клубка барган вакыт була. Ул заманда егетләр гармун уйнап, авыл урамнарыннан җырлап уза иде. Ә Зарифта тавыш үлчәнмәгән, таушалмаган.
Клубта бераз утыргач, күрше авылга Миләүшәсе янына юнәлә егет. Кыз аңа хәлне аңлатып бирә. Зариф та үз дигәнен ычкындырмый торганнардан. Миләүшәне ияртеп авылга алып кайтып, күрше карчыкка кертеп куя. Төнлә әниләрен борчып тормаска, иртән генә әйтергә ният итеп ятып йоклый.
Иртән ана кеше йорт эшләрен караштыргач, палас сугарга утыра. Авылда яшәүче кияүдәге олы кызы килеп керә:
– Килен төшергәнсез дип ишетеп килдем, – ди, энесен уята. – Кызың күрше карчык капка төбендә аптырап тора бит. Алып кер кеше баласын тизрәк, – дип пыр туздыра. Егеткә анасыннан хәер- фатыйха сорап торасы да калмый. Туйны җәй көнендә, сабан туенда уздыралар.
Гаилә тормышы башлана. Бер-бер артлы ул, кыз туа. Зариф каты куллы булса да, уңай килгәндә, Миләүшә “уҗымга” да чыгып кергәли. Үзе ирен көнли, хыянәттә гаепли башлый. Өченчегә тагын бер малай туа һәм шул елда тумыштан булган авыруы нык көчәя Миләүшәнең. Бичара ир хатынын Казанпсихбольницасына илтеп сала. Шуннан соң Миләүшә ул больницаның “еш кунагына” әверелә.
Еллар үтә тора. Зариф көн-төн дөнья куа. Көндез фермада эшли, төнлә балыкка йөри. Урман кисә, бура бурый. Гаиләне тәэмин итү, башкалардан ким яшәтмәү өчен, кулыннан килгәнчә тырыша. Чит хатын-кызларга күз дә атмый, сүз дә катмый. Кирәксенмәгәндер дә, Миләүшәсенең дәрте дә җитеп ашкан… Андый авырулар дару эчеп кенә яшәргә мәҗбүр булганга, бер иртәдә Миләүшә иренә даруга барырга кирәклеге хакында сөйләнә. Ире эшкә чыгып китә. Хатын ипи салырга әзерләнгән булып кала. 16 яшьлек кызы белән 12 яшьлек төпчек улын – мәктәпкә, олы улын калага озата…
Зариф кич эштән кайта. Хатыны күренми. Камыр табаларга тутырылган, сәндерәгә тезеп куелган. Мичкә ягасы булыр, утын кертим әле дип, ир утын сараена чыга… һәм өнсез кала! Миләүшә бауда асылынган! Зариф күршеләрен чакыра, хатынны төшерәләр. Соң була инде. Бауга ул өйләгә кадәр үк менгән була. Балалары кимсенә, әниләренә “юләр” дип кенә эндәшә икән, дигән сүзләр дә йөрде телләрдә. Юләр белән яшисең дип кимсетергә теләүчеләргә горур Зариф: “Сездән мең тапкыр акыллырак ул. Сезнең уныгызга да алыштырмыйм аны”, – дип җавап бирә иде…
Авыру хатынына тугрылыклы ир, гаилә җанлы ата булуын күреп яшәгән Нәфисә Зарифның тәкъдименә аптырап: “Өйләндең түгелме соң син? Киттемени?” – дип сорады. Бер авылда яшәгәч, ул хатынның еш китүен, Зарифның тагын барып алып кайтуын ишетә, авылның асыл егетеннән бичара иргә әйләнүен күреп, йөрәге кысылып куя иде Нәфисәнең.
– Өйдәгеләр ни әйтер? Минем дә әни, өч балам бар бит әле. Аларны ташлый, дөньямны бетерә алмам бит, – диде.
– Бер авылда яшибез бит. Ике йортны бердәй алып барырбыз, – диде Зариф.
Шулай итеп, Нәфисә үги әни булып Зариф йортына аяк басарга риза булды. Әрсез куллар, нахак гайбәтләр җанын аз телгәләмәде шул 11 ел тол яшәгән хатынның.
Зарифка – 43, Нәфисәгә 42 яшь иде. Зарифның туганнары Нәфисәгә бәби алып кайтырга “боерды”. “Югыйсә син дә “төс” бирмәссең Зариф йортына”, – диделәр. Үзенең дә бәби сөясе килгәнгә, әйләнеп ел тулганчы Зарифның нәкъ үзенә охшаган, тупырдап торган малай алып кайтты Нәфисә. Берләштерүче малай булды ул. Нәфисә төшкән җирендә “таш” булды, эше дә гел алдынгы рәттә барды. Ике йорт өчен дә тырышты. Әнисе һәм тумыштан авыру кызы үлгәч кенә, үзеннән калган йорт утын сүндерде. Ир белән хатын арасында төрле мизгелләр була барды, онытыла торды. Чөнки Нәфисә түзем, сабыр, тырыш иде. Үги балаларга да яхшылыклар гына эшләргә омтылды. Әмма алар үги әнине кимсетүне, аңа мәсхәрәле атамалар тагуны үзләренә юаныч итте. Изгелеккә җавапны явызлык белән түләүче балалар ярый әле ата йортында озаклап яшәмәде. Кайтып-китеп йөргәндә әйткән сүзләре дә гаепсез йөрәккә тирән җәрәхәт ясады. Моңа Зариф та, Нәфисә дә ничек түзгәннәрен үзләре генә белде. Миләүшәдән туган кечесе әнисенең авыруын мирас иткән булып чыкты. Киткән җиреннән юлга миллион ярым акча сарыф итеп кайтып, Зариф белән Нәфисәнең тормышын дүрт еллык мәхшәргә әйләндереп, булдыра алган кадәр сатар әйбер җыеп чыгып качты.
Кызының да авыр, ачы сүзләре, улларының ата хакын хакламавы, болай да сәламәтлеге нык какшаган Зарифны бирешергә мәҗбүр итте. Нәфисәдән туган төпчеге генә бераз юата иде ата күңелен. Анысы тәртипле булып үсеп, укып, дәрәҗәле урында эшли башлады. Гаилә корды. 70 яше туларга ярты ел калганда Зариф бакыйлыкка күчте.
Атаны җирләп кырык көн үткәч, кызы кайтып, үги ананы йорттан кумакчы булды. Куар да иде, Нәфисәдән туган Зариф улы булмаса.
– Сезне үз балаларымдай якын күрдем, ни өчен мине күрә алмыйсыз? – дип сорады Нәфисә үги кыздан.
– Әни әтине синнән көнләде. Әти эштән кайтып керүгә, әни: “Күтләгең белән ө…п кайттыңмы?” – дип каршылый иде. Бәләкәйдән безнең күңелгә кереп калган инде, – диде үги кыз.
Зариф туганнарының Нәфисәне алмаска киңәш итүе бу парның тормышында булачак авырлыкларны күзаллаудан булган.
Нахак сүзләрдән җәрәхәтләнгән Нәфисәнең бәгыре кабат әрнеде. Нинди усал кырмыска оясына шәрә килеш килеп утырганын ул шул көнне генә аңлады. Шулай да Зарифның гомер буе күңеленә җыйган авыр йөгенә үлчәм булмавын искәртеп:
– И балалар, мин дә, әтиегез дә әниегез алдында да, сезнең алда да гаепсез. Сезнең өчен тырышкан әтиегезне нахакка рәнҗеткәнсез. Ата рәнҗеше алып калгансыз. Ходай хәерле кылсын инде, – диде кимсетелгән үги ана.
Шәрифә. Актаныш районы.
Чыганак: «Безнең гәҗит» №38, 2010