Сары көзләргә гашыйкмын Сагышларым булса да. Моңсулыктан күңелләрем Мөлдерәмә тулса да. Сагышларым яфрак булып, Көзге җилдә тирбәлә.
‘Шигъри юллар’ сәхифәсе тупламасы
Язмышлар
ПАР АККОШЛАР КҮРӘМ ТӨШЛӘРЕМДӘ, ТӨНБОЕКЛАР БЕЛӘН СЕРЛӘШӘМ. АЙЛЫ ТӨННЕҢ ТЫНЫЧЛЫГЫН ӨЗЕП, ЙОЛДЫЗЛАРГА КАРАП ЭНДӘШӘМ АЧЫ САГЫШ МИНЕ АЯМАДЫ- ЯЗМЫШ МИНЕ САНГА СУКМАДЫ. ЯҢА БӨРЕЛӘНГӘН ГОМЕРЕМНЕ, ЯКАСЫННАН АЛЫП ТУКМАДЫ!
Җырлап яшим!
Туган якның кара туфрагында, Күкрәп үскән көчле имәндәй. Туып-үстем җырлап, тамыр җәйдем, Яшенләдем якты яшендәй. Артта калган яшьлек елларымны, Балык буаларын сагынам. Ялан тәпи йөргән сукмакларым Яшел үлән белән сарылган.
Чакыралар синең күзләр
Карашларың күз алдымда, Онытылмый әйткән сүзләр Еллар аша төбәлгәннәр, Чакыралар синең күзләр .