
Закирә апа җәйге кичләрне ишек алдында үткәрергә ярата. Бердән, саф һава суласа, икенчедән, таныш-белешләре белән очрашып, хәл-әхвәл белешү өчен уңайлы. Юк, төрле имеш-мимешләр, хәбәрләр җыеп, сүз куерта торганнардан түгел ул. Берничә бичә-чәчә җыелып гайбәт сата башласалар, алар яныннан шунда ук торып китә. Аның бу гадәтен белеп алган танышлары ул барында юк-бар сөйләүдән тыелып кала. Ә […]