Бер көнне урамда ялгыш кына, дөнья мәшәкатьләре белән соңгы елларда озак аралашмыйча торган, күптәнге танышымны очратым. Шатланышып күрешеп, хәлләр сораша торгач, ире белән яшәмәгәне, хәзерге көндә ике баласы белән авылда, әти-әнисе янында икәнен белдем. “Нәрсә булды соң?” – дип аптыраганга: “Борчылма, Марат исән-сау, тик ул безне ташлады гына” – диде ул моңсу елмаеп. “Ничек? Марат […]
‘хыянәт’ тамгасы буенча язмалар
Мәхәббәтнең күзе сукыр
Кипшереп ярылган иреннәрен ялап «су» дип ыңгырашты Марина. Ул үзенең күпме кайда ятканын аңламады. Үтереп сызлаган аяк-кулларга түзеп булмый. Башы әйләнеп ара-тирә аңын да җуеп ала иде кыз. Ярыктан төшкән сүрән кояш яктысыннан кайда ятканын абайламак булып карады. Ниндидер тарлавык яки чокырга ошаганмы соң әйтүе кыен. Имгәнгән гәүдәнең кычкырырлык чамасы булмаганлыктан, ыңграшу авазы яңгырап кире […]
Үпкәләмә көзләргә
Күңелемнең әллә нинди моңсу чагы иде.Кәефемне күтәрсә дә бары тик җырлар, яхшы җырлар гына күтәрә алачак.Хатыным үлгәннән бирле филармониягә аяк басканым юк .Бала тапканда аңын җуйган хатыным кабат исенә килә алмыйча, дөньяда 1 сәгать кенә яшәргә өлгергән нәни улыбыз белән бу тормышның бөтен матурлыгын үзе белән алып китте сыман.Ә ул исән чакта концертларга […]
Ике рәхәт бергә килми
Кайсы гына гәзит-журналны ачсаң да хатын-кызлар ирләреннән зарланалар. Берсенең ире хыянәт иткән, икенчесенеке яшь кызга өйләнгән, өченчесе мәңге айнымас ирен каһәрләп яза. Шул хатыннарның моңзарларын укыгач, уйланып йөрдем-йөрдем дә, мин дә язарга булдым. Юк, иремнән, тормышымнан зарланып түгел. Гаилә учагын сүндермичә ничек саклап калуым турында сөйлисем килде. Бәлки, кайбер хатын-кызларга файдасы тияр.