
Менә ничә көннәр инде аңа һаман бер үк төш керә. Әйтерсең лә ул йокламый да, күзләрен генә йома. Йома да, гел бәләкәй чагындагы кебек, хыялый бер кызга әйләнеп, ике кулы белән кагына-кагына, күккә — иксез-чиксез биеклеккә күтәрелә… Үзе шундый җиңел, гүя аның гәүдәсе гәүдә түгел, ә бәлки күкне иңләп гизгән ак болытның бер каурые гына, […]