Башта ул үзе килде. Аннары мин бардым. Нәтиҗә чыгару өчен сөйләгән кадәре дә җитә иде. Әмма сизенеп торам: хатын барын да әйтеп бетерми. Ул әйткәннәрне күңелем аша кат-кат үткәреп, юлга кузгалам. “Ирем гел кыйнады, улым судта миңа каршы күрсәтмә бирде”, — дип өзгәләнгән иде хатын. Бик ышанасы да килми. Золым иргә эләксәң, башыңның тукмак астыннан […]
‘«Сөембикә» журналы’ тамгасы буенча язмалар
Өлешемә тигән көмешем
Казан-Бөгелмә поезды ыргылып алга чаба. Төн. Пассажирлар тирән йокыга талган. Вагондагы утлар да сүнде. Алсу белән икәүдән-икәү дом караңгыда сөйләшеп утырабыз. Күздән йокы качкан. Ара-тирә баганалардагы лампочкалардан төшкән яктылык көлтәсе сибелеп ала. Иңнәренә таралып төшкән коңгырт чәчле, ак йөзле Алсу ул яктылыкта аеруча чибәр, ягымлы һәм серле булып күренә. Ул салмак кына үзенең гыйбрәтле һәм […]
Фәрхәнәм диялмадым
Мин Фәрхәнәне үзен күргәнче үк ярата башлаган идем… Һәр авылның, һәр төбәкнең сөекле-сөйкемле, күңелләрне тартып, уйларыңда якты нур, шатлык тудыра торган, тирә-як егетләренең үзәкләрен өзүче чибәре-гүзәле була. Ул гүзәлләр сиздермичә генә, тиңдәшләре арасыннан аерылмыйча гына, үсеп җитәләр дә, чибәрлек, уңганлык-булганлык, ягымлылык, сабырлык, сафлык, даны алалар.
Без кемнең сөеклесе?
Күз алдында аллы-гөлле күбәләкләр очкалый башлауга, эче жу-у итеп китте Нурсәнәнең: башланды, тагын башланды! Һич тынычлыкта калдырмый аны бу өянәк! Бәгырь кисәге—улы берни сизми, тирләгән тәрәзәгә борынын төртеп, әнкәсе хәленнән бихәбәр булып оеп утыра. Арыды шул сабый! Этеш-төртештән, аягөсте селкенеп барудан, кешеләрнең кычкырып сөйләшүеннән… Киндер кебек агарынган Нурсәнә мәкинә тутырылган капчык кебек әкрен генә янтая, […]