Гадәттә, редакциягә килә торган хатларның күбесе “ахыр чиккә җиткәч, түземлегем калмагач», дип башланып китә, һәм хат авторларының һәркайсы теге яки бу эшкә журналистның кичектергесез рәвештә катнашуын, гаделлек эзләп табуда ярдәм итүен, гаеплегә тиешле җәза бирүдә булышлык күрсәтүен үтенәләр. Ә менә бу хатны юллаучы ана исә боларның берсенә дә ышанмый.
‘«Сөембикә» журналы’ тамгасы буенча язмалар
Байлар да елый
Поезд алга ургый. Янымда утыручы ике ханымның тавышы да, тәгәрмәчләр агымына кушылып, келдер-келдер колагыма агыла: — Авыр, ямьсез замана. Мин дә бәхетсезләрнең бәхетсезе … — диде аның тәрәзә буенда утырганы, авыр көрсенеп. — Әй, битәрләдем дә инде Азатны… Бигрәк тәмсез телләндем. “Икенче эшкә урнаш. Бу өч тиен акчага ике баланы ничек карыйм да, гаиләне ничек […]
Язмышмы, тәкъдирме?
Самолеттан төшкәч, Зөфәр кулына йомарлап кар алды, күкрәк тутырып язгы һаваны сулады. Туган як һавасы! Нинди шифалы син! Тик озын-озак хозурланып тормады мосафир. Як-ягына каранып бөрешеп катты. Кешеләр аның ямалып беткән фуфайкасын, кәкрәеп каткан кирза итекләрен, төбе салынып төшкән киң чалбарын энә күзеннән үткәреп, мәсхәрәле елмаялар кебек тоелды. Хәер, хәзерге заманда кемнең кемдә ни эше […]
Каргыш
Көмеш сулы Идел ярына сыенып утырган бер авылда булды бу хәл. Җан өшетеп ерак Себер ягыннан Мөршидәләргә хәбәр килә: Рамил тракторы белән сазга баткан, коткарып кала алмаганнар… Йә Хода, җитмәгән идемени бер хатын башына моңа кадәр килгән кайгы-хәсрәт?! Үзен-үзе белә башлаганнан бирле бу йорттан бәхетсезлек китеп тормады. Башта тап-таза әтиләре, кисеп аударган имәндәй, атна эчендә […]