Хатынының йокы аралаш иңәреп: «Илһамҗаным, ташламасана», дигән сүзләре ишетелде. — Нәсимә! Уян әле, Нәсимә, саташасың бит,— диде ир хафаланып. Хатын, чыннан да, саташа иде. Бераз тынычлана төшкәч кенә телгә килде ул: «Шөкер, төш кенә икән әле,— дип сөйләнде,— шундый караңгы упкынга төшеп киттем, белсәң, үзем кулларымны югары сузам, үзем сиңа кычкырам: чыгарсана, алсана, дип ялварам.
‘«Сөембикә» журналы’ тамгасы буенча язмалар
Кунак егете артыннан
Наил абый белән Зәлия апа тормыш корганда икесенә дә егерме яшь иде. Берсе — оста гармунчы, икенчесе — өздереп җырлаучы бу яшь гаиләгә ул чакта сокланмаган кеше бик сирәк булгандыр. Наил абый, өстәвенә, балта остасы да иде, гомумән, кулыннан килмәгән эше булмады. Өйләнешеп, әти-әниләре янында озак тормадылар, җыйнак кына йорт җиткезеп, башка чыкты алар. Уңган […]
Үкенечләр — урман…
Ул миңа берсендә, радиога хат язып, үзенең туган көненә җыр тапшыруларын сорарга кушкан иде. Зөфәр Билалов җырлый ул җырны. Сез дә беләсездер, “йөгерә-йөгерә кереп адаштым” дигән юллар бар анда. Блокнотыма ул чакта сөйләшкән сүзләребезне дә язып куйганмын. “Сугыш башланганда миңа 18 яшь тә тулмаган иде әле, наным, — дип сөйләп утырган ул миңа.
Озын-озак туй көне
…Кәләшне көтәбез. Аны дус кызлары, туган-тумачалары, әти-әнисе озата төшәчәк. Ә кияү егетебез… Кияү егетебез дулкынланыпмы-дулкынлана: өскә, бердәнбере яшәгән унынчы кат тәрәзәсенә дә карап-карап ала, кул сәгатенә дә әледән-әле күз сала. Аннары… Аннары ул кыенсынып кына иптәшләренә елмая, һәм янә (инде ничәнче кат!) туй машиналарын барлап чыга: җидәү! һәм янә (инде ничәнче кат!) югарыга күз сала…