- Килегез әле монда. Күрегез әле, кош оясы! Беренче мәртәбә кулына җиңел тырма тотып, урман печәне җыярга барган 13 яшьлек кыз бала куаклык ешкынындагы уенчыктай нәфис оя эчендәге бәләкәй кош йомыркаларын күреп әсәренде. — Сандугач оясы бу! — диде кемдер. Сандугачтай затлы кошның һәркем үрелеп карый, йомыркаларын капшый алырлык урынга оя коруы тәмам да тетрәндерде […]
‘«Сөембикә» журналы’ тамгасы буенча язмалар
Яратумы бу… Язмышка буйсынумы?
Чибәр, йөзе кояш кебек балкып, гел елмаеп торган бу ханымның эчендә нинди утлар януын белгәч, мин авып китә яздым. Үзе сөйләмичә, чит кешедән генә ишетсәм, мин моңа, мөгаен, ышанмаган да булыр идем. …Ислам белән алар бер кичәдә танышалар. Ландышның яшь чагы, ә яшьлек ул үзе матурлык. Егет аңа бер күрүдә гашыйк була. Кызның гына исе […]
Мәрзия баланы
Шәфкать туташы чибәр Мариянең кавышу көне, туй табыны бик күңелле узса да, зөфаф төненең мәхәббәт чыбылдыгын сугыш башлану турындагы яман хәбәр ерткалап ташлый. Әле яңа гына диплом алган лейтенант кияү — хәрби офицер, кәләшен дә үзеннән калдырмыйча, утның үзәгенә ташлана. Алар хәрби частька барып җитә алмыйлар, эшелон бомбага тотыла. Сөенеп кавышкан, нибары бер атна бергә […]
Акбабай
…Бабасы нигезенә эре нарат бүрәнәләреннән йорт җиткезүгә өйләнә егет. Авылның бер дигән чибәрен яр итә ул. Матур тормыш корып, оныклар белән әти-әнисен сөендереп, сөеп-сөелеп яшәү була теләкләре. Яшь парлар яңа йортка күченәләр. Яшь килен дә, кияү дә кая басканнарын белмичә, куанып йөриләр. “Урыныгыз — изгеләр урыны, тынычлык табып яшәп китә алырсызмы икән, Ходаем?” — дип, […]