
Ирләргә елау килешми дисәләр дә, мин тагын ваннага су җибәрдем дә, үксеп еладым. Сәгать төнге өч. Төшемдә мин улымны күрдем, Рамилемне. Ул дөньяга килгәч, мин нык үзгәргән идем. Чөнки беренче мәртәбә мине яратканнарын тойдым. Суыткычтан алып башланган шәрабымны йотып куйдым. Ничәмә тапкыр үземә сүз бирсәм дә, бары хәмер генә мине әзрәк тынычландыра. Дарулар минем кайгым алдында […]