Нурфизә иреннән уңмады. Ирек (исемнәр үзгәртелде), эшендә шәп белгеч саналса да, аракы базына чумуы аркасында, тора-бара тәмам ерткычка әверелде. Салып алса, кызчыгы Нурфая да, улы Нурхәт тә, хатыны Нурфизә дә күзенә җен булып күренә. Кышкы салкын төндә өйдәгеләрне пыраклатып урамга куып чыгаргач, бик зур эш кырган кыяфәттә шешәсен кочаклап, диванга ава да, яшелле-мөшелле тавыш белән, […]
‘«Татарстан яшьләре»’ тамгасы буенча язмалар
Үги ата тозагы
… Подъезд алдындагы утыргычта гәпләшеп утырган ике күрше агайның сүзләренә колак салдым беркөнне. Ниндидер Мусаны үги малае бик каты кыйнап ташлаган икән. “Ай-яй, җүнсез нәрсә, ничек инде әтиең урынына калган, тәрбия кылган, олы яшьтәге кешегә кул күтәрергә мөмкин!” – диде берсе. Әмма агайларның икенчесенең фикер сөреше бер дә кордашыныкы белән тәңгәл килми булып чыкты: “Кыйнамый […]
Соң булса да, гафу ит!
Мәктәпне тәмамлагач, мин Казанның бер һөнәри уку йортына кердем. Урып-җыю эшләре башлангач, безне Мөслим районының Сикия авылына эшкә җибәрделәр. Шунда мин Айнур исемле егет белән таныштым (язмада исемнәр үзгәртеп бирелде). Ул күрше Актаныш районыннан иде. Без аның белән беренче көннән үк бик тиз дуслашып киттек. Дуслыгыбыз тора-бара мәхәббәткә әверелде. Айнур белән көн саен очраша идек. […]
Хыяннәттән ачырак хисләр бар…
1991 елда бишенче балама авырлы идем. Кияүгә чыкканыма 12нче ел китте. Ул еллар шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән шаулап узды – сизмәдем дә. Сыер савучы булып эшлим. Йортны сипләп күтәрттек, каралты-кураны авылда беренчеләрдән булып биек, туры түбәле итеп, бар бинаны бер түбә астына җыеп эшләдек (мондый корылманы халыкта “Камаз” дип йөртәләр). Балаларыбыз берсеннән-берсе матур – гөрләшеп үсәләр, […]