Моннан берничә ел элек Башкортстанга кунакка баргач, туганнарымның күршеләре белән таныштым. 60 яшьләр тирәсендәге Люция апа – бик матур, ягымлы ханым. Яшь кызларга тиң төз гәүдәле, матур бөдрә чәчле… Ә күзләре… Күзләреннән карашыңны алып булмый. Алар сихри көрән төстә, тик бик моңсу күзләр. Бер күрүдә ошады Люция апа миңа. Туганнарым эшкә киткәч, берүземә күңелсез булмасын […]
‘«Татарстан яшьләре»’ тамгасы буенча язмалар
Яшьлек хатасы
1955 ел иде бу. Мөслим районының Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләп йөргән чагым. Балалар күп, уку биналары җитми. Ике сменада эшләп интегәбез. Гомуми җыелыш карары белән колхоз үзенең иске идарә йортын мәктәпкә бирде. Өч бүлмәле бинаны мәктәп ихатасына күчереп салдык. Тик менә түбәсен ябарга ни такта, ни калай юк. Хуҗалык мөдире Зәки абый Галләмов […]
Авызың пешсә, өреп кабасың
…Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да. Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит!
Яратам сине, көтүчем!
Шәһәрдә туып үссәм дә, күңелем гомерем буе авылга тартылды. Сабый чактан ук гел авылга кайтып, дәү әнинең тәмле коймакларын, мичтә пешкән бәлешләрен ашау зур бәхет тоелгангамы, әллә авылның гади кешеләрен үз иттемме – белмим. Ләкин, кем әйтмешли, авылны яратуым факт. Әле дә хәтеремдә, көтү каршылагач, дәү әни белән капка төбенә чыгып утыра идек. Мин урамнан […]