Егерме яшьлек кыз чагым. Казанда кибетче булып эшлим. Авылга Сабантуйга кайттым. Әни белән мәйдан әйләнәбез. Таныш-белешләр белән күрешәбез, хәл-әхвәл сорашабыз. Шулвакыт кемнеңдер бик матур итеп гармунда уйнавы ишетелде. Без яшь чакта гармун тартып, мәйдан тирәсендә җырлап утырулар бар иде бит. Әни белән моң агылган якка киттек. Күрәбез, аерым бер мәйдан ясап, хәйран гына халык җыелган. […]
‘«Татарстан яшьләре»’ тамгасы буенча язмалар
Алтын дигәнем бакыр икән бит…
Мәктәптә чибәрлегем, чаялыгым белән башка кызлардан әллә ни аерылып тормадым мин. Тыныч, оялчан, кечкенә, ябык кына кыз идем. Бөтен белгәнем китап уку, дәрес хәзерләү булды. Мин иртән мәктәпкә килеп, класска аяк басуга, өй эшләрен күчереп алырга дип, ялкау малайлар чиратка тезеләләр иде. Бер малай – сугыш чукмары, икеле капчыгы кайсыдыр ягы белән миңа сөйкемле иде. […]
Бәби сөюләрем төшләремә керә…
Әти-әнием мине назлап-сөеп кенә үстерде. Мәктәптә укыганда мине бары яхшы яктан гына сөйлиләр иде. Казанның иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә югары белем алдым. Әти-әнием уңышларымны күреп, гел сөенеп яшәделәр. Мине дә үзләре кебек гаилә бәхетенә күмелеп яшәтәселәре, матур итеп кияүгә бирәселәре, оныкларын сөяселәре килде аларның. Университетта укыганда бик әйбәт гаиләдә үскән егет белән таныштым. Бер-беребезгә […]
Чарасызлык
Ләләнең сигез яшьлек малае барлыгын ишеткәч, аптырап калдым. Ничек инде ел ярым бергә эшләп, күпме серләшеп, дустанә мөнәсәбәтләрдә йөреп, бу хакта ләммим сүз дәшмәскә була? Ире юклыгын беренче очрашып танышуда ук әйтте ләбаса! …Язмыш Ләләне төрле яклап сынаган. Институтның икенче курсында укыганда ук гөрләтеп туй ясап, үзеннән ун яшькә олырак түрә малаена кияүгә чыккан ул. Бераздан сөекле […]