Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Акбабай

4489_big_i

…Бабасы нигезенә эре нарат бүрәнәләреннән йорт җиткезүгә өйләнә егет. Авылның бер дигән чибәрен яр итә ул. Матур тормыш корып, оныклар белән әти-әнисен сөендереп, сөеп-сөелеп яшәү була теләкләре. Яшь парлар яңа йортка күченәләр. Яшь килен дә, кияү дә кая басканнарын белмичә, куанып йөриләр. “Урыныгыз — изгеләр урыны, тынычлык табып яшәп китә алырсызмы икән, Ходаем?” — дип, күрше карчыклары гына пошыналар.
Әбиләр сүзенең дөреслегенә хатын өй эчендә ап-актан киенгән, ап-ак сакаллы бабай күргәч ышана. Бер күренеп, бер югалып яшьләр белән яңа йортта өченче кеше булып яши башлый бабай. Җомга көнне өйне яңгыратып намаз укый, азан тавышлары ишетелә. Күршеләргә биргән әйберләр таң атуга яңадан өйдә, үз урыннарында була. Йорттагы күп нәрсә син куйган урыныннан күчеп, югалып аптырата. Бишектә баласы уянып, көйсезләнеп ятуын ишетмәсә, көтү киткәндә сыерын саварга өлгерми йоклап калса, кемдер сак кына иңнәренә кагылып, йә булмаса, исеме белән эндәшеп уята торган була хатынны. Өйдәге күзгә күренмәс йорт иясе хәмерле кунак, мәҗлес булганны, гомумән, йортта эчемлек саклаганны яратмый.
Бервакыт иптәшен сыйлау өчен салмыш баштан идән астына төшеп, качырып куйган шешәсен эзләгәндә ир коты алынып өскә килеп чыга. Битендә күм-күк бармак эзләре була аның. «Кемдер шундый тондырды, күземнән утлар күренде», — дип аңлата ул аптырап калган дустына.
Җәйге бер кичтә ир белән хатын арасында низаг чыга. Тәмам ярсыган ир көтүгә йөртә торган чыбыркысына үрелә. Бик озак чыбыркылый, бичара хатыны аңын җуеп егылгач кына өйгә кереп китә.
Күпмедер ятканнан соң яшь хатын исенә килеп, сыер бәйли торган бауны гына эләктерә дә, урман ягына юнәлә. Бер ни күрми, бер ни ишетми, елый-елый хәлдән тайганчы, кара урман уртасында калганчы йөгерә ул. Асылынам, дигән мәлне каршысында ак сакаллы теге бабай күренә. “Кызым, үлем турында уйларга син бик яшь бит әле. Кызыңны кем тәрбия итәр?” — дигән тавыш та ишетелә. Хатын ниятеннән кире кайта. Караңгы, җитмәсә, таныш түгел урман эчендә япа-ялгызы басып торуын шунда гына абайлап ала ул. Инде ничек өйгә кайтырга, юлны ничек табарга? Шул вакыт хатынның уйларын укыгандай, алда келәм шикелле яктылык пәйда була. “Шушы юл сине авылга алып кайтыр, артыңа әйләнеп карама!” — дип кисәтә аны әлеге тавыш. Юл күрсәтүче яктылык авыл утлары күренү белән ничек барлыкка килгән булса, шулай кинәт юкка чыга. Ул төнне нәрсә булганын, кая барганын берәүгә дә сөйләми хатын. Иренең бу явызлыгын кичерә алмаса да, баласы хакына сабыр итеп яшәгән дә булыр иде. Ләкин…
Бу вакыйгага ел тулганда үзе төзегән нарат бүрәнәле зур йортның түшәменә асылына ир.
“Ялгызыма бу нигездә яшәү авыр булачак”, — дип, хатын күченеп китә. Озак та үтми паспортын югалта ул, күпме эзләп тә таба алмый. Яңадан алу өчен акча, вакыт кирәк. Паспорттан башка да яшәп булмый. Хатын ире белән яшәгән нигезгә кайта. Инде башка кешеләр хуҗа булган, әмма һәр бүрәнәсе якын йорт тирәсен берничә мәртәбә урый. Бар теләге бабайга үзенең барлыгын, аны онытмавын, ышаныч белән аңа килүен белгертү була. «Ярдәм ит, әйберем бик кирәкле бит», — дип ялварып карый ул йорт ягына.
Шул көнне төшенә ак сакаллы бабай керә. «Әйберең, кызым, фәлән урында, эзлә, табарсың», — ди ул.  (дәвамын укырга…)

Рәүфә МӨЭМИНОВА, Пермь өлкәсе, Барда районы.

PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.