Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Авыруың бозымнан

e8f33fd92e0c51aac31513c96152ae23

Ял көне булуга карамастан иртә торды бүген Гөлчәчәк. Урын-җирләрен, кышкы киемнәрен кояшка кибәргә чыгарып элде. Тузаннар сөртеп, идәннэәрен юып чыгарды. Мунча ягып томалады, пироглар пешерде. Ай буе дәваланып яткан иренен кайтуын көте, кәефе дә шуңа күтәренке иде.

Ишек алдында кытаклаган тавыклар тавышына йөгереп чыкты. Хәерсез, киптерергә тезгән мендәре сүрүе кадакка ертылып мамыклары ишек алды буйлап тузгыган. Җыя алган кадәресен җыеп мендәрне мунча алдына куеп яңа сүрү алып чыкты да мамыкларны тутыра башлады. Бармагына шатырдап кадалган инәдән кычкырып җибәрде. Ниндидер кызыл чүпрәккә төйнәп берничә инә кадалган иде. Игьтибар итеп тормастан мич артында торган чүп чиләгенә томырды Гөлчәчәк.

Барлык эшләрен тәмамлап ире кайтып җиткәнче күршесе Энҗе янына барып кайтырга булды. Алайса укучысы Булатның соңгы арада укуда гамье, уенда күңеле сүрелгән иде. Әтиләре гаиләсен ташлап чит хатын белән яши башлагач үзгәрде малай. Кем уйлаган диген шундый булган хатының, йомырка тәбәседә пешерә белмәгән кызыл тырнакка алыштырыр дип. Энҗе бик борчылса да сабыр булырга тырышты үзе.

Гөлчәчәк капка келәсенә үрелгән кулын күреп аптырап калды. Инә кадалган бармак зәңгәрләнеп шешеп чыккан иде. Көннән-көн начарлана сызлый барган бармакка бер врач та, дару да ярдәм итмәде. Ире хатынының төннәр буе йоклый алмый сызланып чыгуын күреп әллә дәвачы Сания апайга барып киликме, дип тәкъдим итте.

Ачык йөз белән каршы алган апай гаиләгезгә авырулардан башлары чыкмасын, дип бозым ясалган дип шаккатырды. Бер дә борчылырга ашыкмагыз, ярдәм итеп карарга тырышырмын, тагы берничә киләсегез булыр, диде. Бозымның кем тарафыннан ни өчен ясалганын әйтергә теләмәде, сезгә кирәге юк аны белеп берни эшли алмассыз. Хатын үзенең балага уза алмавын да, иренең гел хастаханәдә ятуын да шушы бозым аркасында икәнен аңлады. Ләкин мендәр эченә ничек килеп эләккән соң ул, үзе үстергән каз мамыкларын тутырды ләбаса ул. Атна буе шул турыда тынгысызланды хатын.

Сания апага үзе генә ките Гөлчәчәк. Уйлый-уйлый башым катты әйт зинһар, Сания апа, кем эше булыр бу, дип туры ярып сорады. Ярар, әйсәм–әйтим сеңлем. Сабантуй көнне ике чегән хатыны кереп авыру балаларына ярдәм итүне сораганнар бит синнән. Син алардан куркып куып чыгаргансың. Берсе син мәйданга төшеп китүгә кире кереп явызлыгын кылган да инде. Бер кайчан да, ярдәм сораган кешегә кем булуына карамастан Юк, дип әйтмә моннан соң.

Бу вакыйгалардан соң күп гомерләр узды. Гөлчәчәк ире белән ике кыз үстереп кияүгә бирде. Укучысы Булатның этиләрен дә гаиләсенә кайтарырга ярдәм итте Сания апай. Бүгенге көндә Булат үзе әти — гаилә башлыгы инде. Ләкин ни кызганыч мәрхәмәтле ярдәмчел Сания апа гына бу дөньяда юк.

Гомер буе яшә – гасыр буе өйрән, диләр бит. Шушы вакыйгалардан соң Гөлчәчәк гозер белән кергән бер генә кешене дә кире бормады. Бер рәхмәт мең бәладән коткаруын онытмыйк.

Миләүшә Маликова. Казан. 12.07.2014

P.S. Килгән хатлардагы хаталарга, авторлык хокукларының бозылуына мәкалә җибәрүчеләр җаваплы.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.

“Авыруың бозымнан” язмасына 1 фикер бар

  1. Илгизә:

    Әлеге мәкалә хакында фикерләрегезне калдырсагыз иде. Мондый язмышлар бик күп очрый бит!!!