Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмыш кавыштырды

092dbafcd9ca88bf4e54230f89feff87

Мин югары уку йортында белем алам. Шулай бервакыт үз машинамда авылга юл тоттым. Кичкырын иде, машинам ватылды, абыйга чылтыраттым, ул менә-менә килеп җитәргә тиеш. Кинәт минем яныма бер машина килеп туктады. “Матурым, бәлки сезгә булышыргадыр?” – ди. Аны күргәч, әллә нишләп киттем. Аллага шөкер, абыем да килеп җитте. Машинамны карап, яңа танышлар белән хушлашып китеп бардык.

Аның белән юлда тагын очраклы гына очраштык. Шуның белән шул дип белгән идем, 5-6 ай вакыт узгач, кабат күрештек. Мин дуслар белән дискотекада идем. “Гүзәл, сине чакыралар”, – дип килеп әйттеләр. “Кем?” – дияргә дә өлгермәдем, алдымда зур гәүдәле Тимурны күреп алдым. “Гүзәл, нинди гүзәл син, ник соң минем йөрәгемә шулкадәр хуш килдең? Минем башларым әйләнә башлады”, – ди.

Вакыт уза бара, ул минем яныма көн саен диярлек килә. Тик арабызга абый керде: “Гүзәл, башың булса, кач”,– диде. Кыскасы, Тимур зур гына банданың башлыгы булып чыкты. Әти-әни, дуслар, туганнар, күршеләр – барысы да мине кисәтә башладылар. Ә миңа аның белән рәхәт, бик рәхәт. Әмма күңелдә ниндидер шом бар.

“Тимур, әйдә, ничек очраштык, шулай аерылышыйк та, бер-беребезне онытыйк”, – дип карадым. Юк, ул мине тыңларга да теләмәде: “Мин сине югалта алмыйм”, – диде. Сигезенче март иртә белән аннан бүләк килде: ишегалдында кызыл “Форд-Фокус” машинасы тора. Күзләрем шар булды. Бүләгеннән баш тарттым, үзен онытырга сүз бирдем. Ләкин юк, янә авылга кайткач, миңа ул тагын да зуррак “бүләк” әзерләгән: өйләнгән. Үзе гел миңа чылтырата, килеп йөри. Беркөнне ул мине кафега чакырды. Каршыма утырып күзләрен минем күздән алмады. “Гүзәлем, яратам бит мин сине, кызыл “Форд-Фокус” та сине көтә, – ди. “Юк, – мин әйтәм, – кирәкми машинаң да, үзең дә, югал күз алдымнан!” Шулвакыт кулыма Мисырга китәргә билет бирде. Нәрсә булганын үзем дә аңламадым. Ризалаштым. Мисырдан кайткач, улы Нияз белән килде. Ул мине кочып алды.

Минем тиздән туй булырга тиешлеген ишеткәч, ул миңа бу турыда онытырга кушты. Су буена ял итәргә баргач, мине үзенеке итте. Иң бәхетле мизгелләр иде бу. Моннан соң без бер-беребезгә тагын да якынайдык. Мин балага уздым, иң беренче уй аборт иде. Тимур каршы килде. “Бу бит безнең мәхәббәт җимешебез, син нәрсә?” – диде. Ләкин мин юл һәлакәтенә эләгеп баланы югалттым. Тимур бик кайгырды. Ул хәзер янымнан да китми.

Мәхәббәттә – гөнаһ юк диләр. Мин хәзер аңламыйм да инде. Мин гаилә таркатырга теләмим. Безне язмыш кавыштырды. Язмыштан узмыш юк диләр. Ничәмә тапкыр мин бу язмыштан качарга теләдем, ләкин… Тимур хәзер минем белән. Үз улын Ниязны үлеп ярата, ләкин без дә хәзер аның гаиләсе. Без – ул мин һәм булачак кызыбыз.

Мин үземнең гаиләмә бик шат. Минемчә, бу минем дөньядагы иң зур бәхетем.

Гүзәл. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №50, 25.10.2003

P.S. Рәсем интернеттан куелды



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.