Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышларны кем яза?

get

Безнең йорт авыл очында урнашкан. Шуңа күрәдер еш кына юл сорап та, көрәк-сәнәк, су, хәтта кабымлык сорап керүчеләр дә булып тора. Элегрәк чүпрәк-чапрак сатып йөрүче үзбәк хатыннары кереп, чәй эчеп, хәл җыеп чыгып киткәли иде. Кем керсә дә, капка ачык. Аллага шөкер, барлык белән яшибез.

Әле шушы арада гына ирем тиз генә өйгә керде дә, суыткычтан кыяр-помидор, пешкән ит, ипи телемнәре алып чыгып та китте. Тагын берәрсе кабымлык сорап кергәндер инде дип кенә калдым артыннан. Алай булмаган икән. Байтак торып өйгә керде.

– Капка төбенә чыксам, бер Алла бәндәсе коймага сөялеп утыра, – дип сөйләп китте. – Сакал-мыек баскан, үзе бик ябык. Тәмәкелек кенә акча бир әле ди. Операциядән генә чыктым, кайтасы җирем дә ерак ди. Күлмәген күтәреп, эчен күрсәтте: буеннан-буена җөй. Өйгә чакыргач: «Кермим, өс башым да, үзем дә кеше өенә керерлек түгел», – диде.

Ирем ашатып, тәмәкелек акча биреп, бер йөк машинасына утыртып җибәргән теге бәндәне. “Кызгандым, әллә нинди кешеләр бар инде. Шул көннәргә калудан Ходай сакласын”, – дип куйды ирем.

Шундый кешеләрне күрсәм, үземнең дә үзәкләрем өзелә. Йорт-җирсез каңгырып йөргән бомжлар, гарип-гораба, акылга зәгыйфьләр, хәер сорашып утыручылар, исереп, урамда аунап ятканнар яныннан тыныч күңел белән генә үтә алмыйм. Болар да бит кемнәрнеңдер зур өметләр баглап, яхшы киләчәк юрап тапкан, кадерләп үстергән газиз балалары димен, үзәкләрем өзелеп. Гариплек, акылга зәгыйфьлек сорап алынмый. Ә менә бомжлыкка төшүгә, эчкечелеккә, урам чатларында хәер сорашуга китергән сәбәпләр нәрсәдә? Ата-аналары исән микән боларның? Беләләр микән, күз алдына китерәләр микән газизләренең адәм типкесендә яшәүләрен, заман чоңгылына кереп батуларын, шуннан чыга алмый азаплануларын? Исән булмасалар, теге дөньяда да борчылып, җаннары өзгәләнеп ята торгандыр…

Казанга барсам да, Чаллыга барсам да, хәер сорап утыручыларга аз булса да акча салып китәргә тырышам. Дөрес, алар турында төрле сүзләр йөри. Имеш, алар безгә караганда баерак, хәер сорашуны кәсеп итүчеләр алар. Имеш, аларны “кемнәрдер” махсус чыгарып утырта, шул бандитларга акча эшлиләр алар… Рәхәт тормыштан чыгып утырмаганнардыр инде берсе дә! Кышкы суыкта, җәйге челләдә, көзге яңгырлар астында ничек тора салып урамда утырмак кирәк?!

Җир астыннан үтеш юлына төшә торган урында йөзен сакал-мыек баскан, ике аяксыз, такталардан корыштырган “самокат”ны җиргә таяна-таяна кулы белән этеп йөргән керле киемле олы яшьтәге ир кайсы ананың газизе булды икән?! “Ради Христа! Христа ради!” – дип үткән бер кеше артыннан кулын сузып кала. Аның учына да унлыгымны салып китәм.

Әнә, тротуар читендә урта яшьләрдәге бер ир быргыда ниндидер моңсу көй уйный. Алай эчеп-исереп йөрүче кешегә дә охшамаган. Әмма йөзе-кыяфәте уйнаган көе кебек моңсу. Әти-әнисе аны заманында музыка мәктәбендә укыткандыр. Бәлки әле укуын алга таба да дәвам иткән булгандыр. Ник дигәндә, җиренә җиткереп уйный, уйнаган көе дә классик әсәр булырга охшаган. Нәрсә чыгарган аны урамга? Аның алдында торган калай савытка да ун сумымны салып киттем. “Син, әни, бигрәк инде… Андыйлар адым саен монда. Һәрберсенә акча өләшә башласаң, өеңә кайтып җиткәнче, акча янчыгың бушап бетәр”, – ди балалар. Шәһәр кешеләре өчен бу гадәти күренеш, ахрысы. Авыл кешесе мондый хәлгә күнекмәгән, шуңа күрә андыйлар яныннан битараф кына үтеп китеп булмый. “Балаларымны урам чатларына чыгарлык хәлгә төшермә, Ходаем, дип салам мин ул акчаларны”, – дим аларга.

“Тормыш төбе”нә төшүчеләрнең күбесе нигә ир-атлар икән? Үзем өч ул анасы булганга микән, ир балалар күңелемә якын. Аналарча кызганам да мин аларны. Юлда, машина белән барганда яки кайтканда, юл чатында басып торучы яки җәяүләп атлаучы ир баланы күрсәм, машинаны туктаттырам. Бервакыт уртанчы улым иптәш егете белән төнлә Юлтимер дигән җирдән авылга кадәр (40 чакрымлап булыр) җәяү кайттык дигән иде. Машиналар үтеп кенә тора, ләкин берсе дә утыртмый икән. Шул очрак исемә төшә дә үзәкләрем өзелә. Ничек инде юлда кешене калдырып китәсең?! Дөрес, хәзерге заманда бер белмәгән кешене машинага утырту куркыныч. Ниләр генә сөйләмиләр! Күрәсең булса, белгән кешеләргә дә ышаныч юк, Алла сакласын.

Әйе, баланың кызы да, малае да ата-ана өчен тигез, газиз. Ләкин… ир бала булып тууның, ир бала булып яшәүнең бик күп четерекле яклары бар. Моны ир балалар үстереп тормыш юлына чыгарып җибәргән аналар гына аңлый, белә торгандыр.

Кыз бала кыз бала инде! Табигать аңа, нәфис зат итеп яратылса да, кыюлыгын да, тәвәккәллеген дә, хәйләсен дә, усаллыгын да,тапкырлыгын да, тырышлыгын да биргән. Хатын-кыз үз-үзен тота алса, ялгыш юлга басмаса, беркайчан да, беркайда да югалырга тырышмый. Укый да, эшен дә таба. Каршылыкларга очраса, үҗәтләнеп булса да, анысын да үтә. Ишектән керә алмаса, тәрәзәдән керә. Иреннән уңмаса да, аерылса да, шәлперәеп төшми: баласын да, өен дә карый, дөньясын да алып бара, эшенә дә җитешә… Ә ир бала… Көчле зат итеп яратылса да, беркатлы, тиз ышанучан, төшенкелеккә дә тиз бирелүчән, шуның өстенә үтә гарьчел ул. Башына ишелеп төшкән “кар” йомарламыннан да байтак “айный” алмый йөри.

Ир-ат бит ул туганнан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр хатын-кыз ярдәменә мохтаҗ, хатын-кыз кулына карап тора. Шуңа күрә ир-ат өчен иң зур бәхет – сәламәтлек һәм… хатыннан уңу! Ир баланың хатыннан уңуы (кыз бала ирдән уңган кебек) ата-ана өчен дә зур бәхет ул. Хатыннан уңган ирнең тормышы гөрләп бара аның. Андый ир бөтен көчен, сәләтен акча эшләүгә, тормыш алып баруга, гаиләсен кайгыртуга багышлый. Ир бераз чит-кәрәк тайпылса да, сабыр, акыллы хатын аны җайлап кына эзгә кертеп җибәрә. Проблемаларны да бергәләп чишәләр, авырлыкларны да бергәләп үтәләр. Ә ир-ат хатыннан уңмаса, аерылса? Көчле ихтыярлы, максатчан, горур ирләр генә язмышка башын ими. Бик күп ирләр исә мондый очракта чыгу юлын таба алмыйлар. Күпләре шешәгә барып ябыша. Шешәгә тотындыңмы инде, ул сине үз эченә суырып ала да, сургучлап шунда ябып та куя. Бомжлыкка төшү әллә каян килеп чыкмый инде ул! Бер төрлесе хатыннан-хатынга йөри башлый. Хатыннан-хатынга йөри башласаң, булмый инде ул. Гаҗизлектән үз-үзенә кул салган ирләребез күпме!

Борынгы фарсы шагыйре Гомәр Хәйямның бер робагые бар (робагый – фәлсәфи шигъри дүртьюллык). Мин аны хикәяләп бирәм.

Хатын кыз – алмагач, ди ул. Аның иң сусыл, тәмле, сыйфатлы, саф җимешләре агачның очында була. Ә ир-егетләр агачның очына менеп тәмле алмаларны өзәргә теләмиләр – егылып төшеп бәрелүдән куркалар. Шуңа күрә алар астагы ботаклардагы алмаларны яки җиргә коелганнарын җыялар. Дөрес, алары бик сыйфатлы түгел, әмма һәркемнең буе җитәрлек урында яки аяк астында. Интегеп югарыга менәсе дә, үреләсе дә юк.

Соңгы вакытларда безнең ир-егетләребез ни өчендер җиргә коелган сыйфатсыз “алма”ларга тартылалар. Игътибар итсәгез, коелган алмаларның черек, кортлы ягы аста кала (“Закон подлости”). Тышкы ягына кызыгып, алып ашый башлагач кына аның сыйфатсыз икәнен беләсең. Менә шундый “алма”га кызыккан ир-егетләребезнең күбесе урамда, язмыш кочагында кала да инде. Агач очындагы сыйфатлы, өлгергән алмаларны каршылыклардан һәм егылудан курыкмыйча менеп өзеп алучы ирләр мондый “алма хатынның” кадерен белергә тиеш. Алда әйткәнемчә, андый хатын – ир-атның бәхете.

Ир-егетләребезнең өйләнгәч тугарылып китә торган гадәтләре дә бар. Янәсе, ул – ир кеше, ни кыланса да ярый, янәсе, хатын хәзер кая китсен?! Хатын китәр җир табар ул! Менә син нишләрсең? Соңгы чикне атлап чыгудан сак булырга кирәк.

Кеше гомерен табигать, ел фасыллары белән чагыштыру бар. Бервакыт яшәү, тормыш турында, кеше гомере турында уйланып йөргәннән соң, күңелгә үзем өчен кызыклы гына фикерләр килде һәм мин аны рифмага салып язып куйган идем.

Яз – ул яшьлек, ә җәй инде – гомерләрнең уртасы.

Көз – уңышны җыяр чагың һәм картлыкның киртәсе.

Ә кыш – үзе картлык инде, һәркемгә ул киләсе.

Беркем белми шул картлыкта үзенең ниләр күрәсен.

Иң озыны, шыксызы, салкыны – кыш шул. “Кыш”ыңа ничек керәсең, монысы “языңа”, “җәеңә”, үзеңә дә бәйледер, мөгаен.

Бервакыт кавказлы 100 яшьлек бабайны телевидениегә чакырып тапшыру үткәргәннәр.100 яшькә җитүнең серен сорыйлар икән. Бабай: “Мин гомерем буе кояш белән бергә тордым, бергә яттым. Гомерем буе эшләдем. Аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым, хатын-кыз белән чуалмадым, яратып өйләнгән хатыныма тугрылык саклап яшәдем. Итәк тутырып балалар үстердек, оныклар бактык. Кеше белән дә бозылышмадым. Артыгын, корсагым тулганчы ашамадым. Һәрвакыт хәрәкәттә булдым”, – дигән. Шулвакыт коридорда тавыш купкан. Кемдер бик нык нәрсәдер таләп итеп кычкыра, даулаша икән. Студиядәгеләр аптырашып калганнар. “Ә-ә, бу минем абыйдыр әле. Ул гомере буе шунд-ый сугыш чукмары, җәнҗалчы булды. Гомере буе эчте, тартты, ун хатынга өйләнде, юньләп эшләмәде. Эш яратмаса да, тәмле ашарга яратты. Шушы көннәрдә генә аңа 125 яшь тулды. Монда мине чакырырга тиешләр иде дип тавыш куптаруы аның”, – дигән.

Әйе, күпме яшәүдә түгел хикмәт, ә ничек яшәүдә. Гомер тегеләй дә, болай да үтә икән. Ләкин Ходай биргән гомерне ничек итеп үткәрү үзеңнән дә тормыймы? Язмышларны үзебез үк язмыйбызмы? Уйланыйк әле шул хакта.

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» № 72, 24.06.2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.