Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Каргышмы, язмышмы?

106499518_3937459_Porcha

Хатын-кыз бәхете ир-егет кулында дигән гыйбарәне ишеткәнем бар. Моңа әллә күпме мисал китереп булыр иде. Укымышлы, эшендә дәрәҗәле, үзе уңган-булган асыл затлар ирләре тарафыннан кимсетелеп, кыйналып яшәгән очраклар никадәр! Яисә укымаган, ашарга пешерә, кер юа белмәгән, өч тиенгә дә ярамаган хатын-кызлар, киресенчә, патшабикәләр кебек гомер итәләр. Ә мин ишеткән очрак бөтенләй икенче төрле…

Бу язмыш турында бер танышым сөйләде. Күршеләрендә чандыр гына гәүдәле, эчкерсез, сабый баладай самими бер әби яши икән. Дөресрәге, әби кызында яши. Кыз чагында Әминә әби гаять чая, үткен телле, сөйкемле булган. Кешеләр белән җиңел аралашкан, һәммәсе дә аны яраткан. Егетләр дә игътибарсыз калдырмаган үзен, матур кызны гел күзләп кенә йөргәннәр. Кыз шат күңелле, җор телле, шаян булган.

Күп егетләрне бер-бер артлы алыштыра торгач, Әминә Саматның чем кара күзләренә гашыйк була. Тик Самат өйләнгән. Аның сөйгән хатыны – Фираясы бар. Алар икәү бәхетле, инде бала да көтәләр. Әминә исә, акылы белән моны аңласа да, Саматка игътибарсыз кала алмый, җае чыккан саен аның белән сөйләшергә омтыла. Яшь ир моны сизми дә, ә Фирая көнләшә – Әминә белән сөйгәне арасында нидер бар диеп уйлый. Вакыт шулай уза тора. Бар нәрсәгә җиңел ирешә торган Әминә тора-бара Самат белән Фираяга каршы мәкерле планнар кора…

Фирая вакытлыча укырга киткән арада, Әминә Саматны ничек итсә итә, барыбер үзенә карата. Билгеле, акылы моны кичерми, ләкин нишләсен – җаны-тәне белән Саматка гашыйк була. Ир дә Фираяны тиз оныта. Үткен, сөйкемле кыз Әминә янында булгач, аңа башкалар кирәкми. Самат чын-чынлап гашыйк була. Фираяга булган балачак мәхәббәтеннән матур хатирәләр генә кала. Ә Фирая бу хәбәрне бик авыр кичерә: баласы үле булып туа.

Әминә белән Самат тиздән өйләнешәләр. Матур гына яши башлыйлар. Балалары туа: өч кыз һәм көтеп алынган бер малай! Араларында сүзгә килүләр дә юк диярлек, аңлашып, ярдәмләшеп көн күрәләр. Шулай матур гына яшәгәндә, Самат авырып китә, көннән-көн сула. Табиблар аңа “рак” диагнозы куялар. Дәвалауларның да файдасы тими, япь-яшь Самат күз алдында ябыга, картая, урын өстенә кала. Әминәсе аны гомере буе тәрбияләргә дә риза, яшәсен генә! Тик… Озакламый Ходай аның сәламәтлеген генә түгел, җанын да ала. Әминә үкси, шул чем кара күзләрне башка күрә алмавына ышана алмый… Шулай да үзен кулга ала – дүрт баласын кеше итәсе бар бит әле.

Ләкин язмыш Әминәгә яңа сынаулар әзерләп куя. Самат вафат булып берничә ел узгач, Әминәгә бердәнбер улын да җирләргә туры килә. 11нче сыйныф бетергән елында, әнисенә таяныч, апаларына әти кебек булып калган Илсаф суга батып үлә. Бу аянычлы хәбәрне ишеткәч, ананың күңеле өзгәләнә, йөрәге телгәләнә, вакыты-вакыты белән акылы китә. Саматының чем кара күзләрен улында күреп юанган булса, инде хәзер алар да калмый…

Көннәр бер-бер артлы уза торса да, ирен, баласын җирләгән хатынның кайгысы онытылмый. Әминә үз-үзенә бикләнеп, һаман ниндидер уйларга батып, ялгызы гына көн күрә. Өч кызы кияүгә чыгып, үз көннәрен үзләре күреп төрле җирләрдә яши. Элеккеге Әминәнең төсе дә калмый хатында. Кыз чагындагы кебек шатлана да, көлә дә, кешеләр белән аралаша да белми ул.

Тагын фаҗига – олы кызының кечкенә улы ыжгырып килүче машина астына барып керә. Сырхауханәдә озаклап ята бала. Дәү әнисе оныгын бер генә минутка да ялгызын калдырмый, белгән догаларын укып, гел янәшәсендә утыра. Тик бала озак та ятмыйча җан бирә.

Әминә әби оныгын да югалту белән килешә алмый. “Юк, ул исән!”, – дип сөйләнә. Аңа диеп уенчыклар, кием-салым сатып ала. Тора-бара Саматы, Илсафының да исән, бары тик еракта булулары, тиздән кайтулары турында сөйләп, кешеләрне ышандырырга тырыша башлый. Күршеләре Әминә әби өчен бик борчыла. Кызлары да аналарының акылы авышканын сизә. “Әйдә, әни, безгә яшәргә кил”, – дигәч тә, Әминә әби карыша. “Нигеземне, Саматым белән бергә төзегән йортымны калдырып китәмме соң! Саматның да, Илсафның да кайтасылары бар. Буш өйгә кайтып кермәсләр бит инде”, – ди.

Әби тәмам саташа: балаларын да танымый, кешеләрдән курка, акыра башлый. Кайткач, кызларын да куа. Әбине мәҗбүриләп кызлар үзләре янына алып китә – чиратлашып карыйлар. Башкача булмый да. Элегрәк ана каршы килгән булса, хәзер инде каршы килерлек дәрәҗәдә түгел: бернәрсәне дә хәтерләми. Бүген дә ул кызларында көн күрә, дөресрәге, җан асрый. Берничә айдан аны башка кызы алып китәчәк. Ярый әле бәхетенә шул балалары бар.

Әминә әби урамга еш чыга. Ул бар нәрсәне беренче тапкыр күргән кебек күзәтә. Кайчакларда кычкырып көлә, кайчакларда елап та җибәрә. Хәзер аның ни өчен шатланганын, ни өчен борчылганын да белеп булмый. Самат өчен көрәшкән ут кыз түгел инде ул. Кеше бәхетен җимереп үзеңнекен төзү мөмкин түгел икән шул. Әминә әби моны соң булса да аңлагандыр. Фирая каргышыдыр…

Һәрбер кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да хаталана, минемчә. Тик кемдер хатасы өчен түли, ә кемдер юк. Әминә әби, күрәсең, яшьлектәге хатасы өчен әле һаман да түли…

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА, КДУ студенты.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» № 16, 05.08. 2010

P.S. Рәсем интернеттан алынды (http://horo.ua/kak-vernut-porchu-obratno/)



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.