Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Елан мәхәббәте (булган хәл)

1739773

Гөлчирәне врач Виталий Сергеевич чакыртты. Ник икән?
Көне буе палаталар арасында тыз-быз чабып арган хатын аптырап калды.Дәваланучыларның берәрсе шикаять-фәлән яздымы икән? Алай дисәң, Гөлчирә һәркемгә кирәгеннән артык та игътибарлы, ачык, мөлаем ләбаса! Терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлаганына да 24 ел узган да киткән!Икешәр смена төн кунып калган чаклары да бихисап ич! Үзен-үзе бер дә кызгана белмәде Гөлчирә. Кем үтенсә,шуның өчен барды,эшләде,акчасын сорамады, бирсәләр алды, түләмәгәндә, тавышлап йөрмәде. Коллегалары көндезге стационарда да бик авырлык белән ризалашканда, ул төнгә калып, 30-40 кешегә система куйды, һәр авыруның хәлен сорашып, күңелен күтәрергә тырышты,тәмле телен кызганмады.Шуңа күрәдер,терапия бүлегендә үзен дә бик яраттылар,»тәмле телле Гөлчирә»дип йөреттеләр.

Терапия бүлегендәге “Рәхмәт хатлары”дәфтәрен укысаң, монда гел Гөлчирә генә эшлидер дигән фикер дә кала, аңа язылган рәхмәт сүзләре үзләре бер роман язарлык! Гөлчирә турында күп язылган “Рәхмәт дәфтәре”нең берсен хәтта юк та иттеләр. Әллә кемнәр түгел, бергә эшләүче “дуслары”!

Гөлчирә осталыгы белән масаймады. Яңа гына  медучилище  тәмамлаган  бик күп яшь кызларны үз эшенең серләренә төшендерде. Шәкертләре арасында да төрлесе бар иде:

яхшылыкка яхшылык белән җавап биргәннәре дә, этлек эшләгәннәре дә,чын дошманга әйләнгәнннәре дә…Бик якын күргән бер шәкерте исә Гөлчирәнең тормышын  пыран-заран китерде…

  Кап-кара дулкын чәчләре иңбашына төшеп торган, Мисыр кояшында кызынган төсле шоколад төсенә кергән йөзле чибәр генә Фирүзәне бер күрүдә ошаткан иде Гөлчирә. Күзләре һәрчак көлеп тора, үзе терекөмеш кебек чая! Өстендә, ни өчендер, гел яшел төстәге кием булыр: я яшел очып тора торган җиңел кыска күлмәк. Я яшел озын итәк белән кулларын җиң очына яшереп киелгән яшькелт кофта…

-Ник гел яшелне киясең, акыллым?-дип еш сораса да, Гөлчирә соравына җавап ала алмады. Фирүзә иңбашларын сикертеп, мут елмаеп, чытлыкланып кына куя да җаваптан кача.

  Гөлчирә гомер буе кыз бала алып кайту турында хыялланды, әмма Ходайның үз кодрәте-ул аңа таза бәдәнле, эшкә хирыс уллар бирде. Соңарып булса да, шушы яшел күбәләкне гел үз янында тотасы килде. Бер ай өйрәтү практикасы узгач та, Фирүзә остазының мәхәббәтеннән файдаланып, шимбә җитте исә, аларга мунчага килергә гадәтләнде.

Андый чакларда  Гөлчирә:

-Кил, кил,алтыным, кем белә-бәлки киленем булып куярсың!-дип  кызның килүенә шатлыгын сиздерә иде.-Бәхтиярыма армиядән кайтырга да биш ай калып бара. Әйдә каенана-каенатаңа ияләнә торсаң да ярый,-дип тә өстәп куя, шаярткан була, киткәндә аз булса да күчтәнәчләрен дә кыстырып җибәрә.

-Әй, оялтма инде, Гөлчирә апа, мин сезне апам шикелле яратам бит, минем башка туганнарым юк,-дип хатынның муенныннан каты итеп кысып кочаклый, чытлыкланып, битләреннән үбеп алган була.Гөлчирәгә шул җитә кала. Фирүзә сораса, өстеннән соңгы күлмәген дә салып бирердәй булып,үзенең дә аны бик-бик якын күрүен кат-кат әйтә.Шул чакта Гөлчирә бу яшел күлмәкле чая кызның муенына елан булып ураласын белгән булсамы-өенә якын китерү түгел, урамны урап узарлык итеп әйткән булыр иде дә…Терсәк якын да, тешләп булмый шул! Ничә айлар буена үз бәхетен, мәхәббәтен буар яшел еланны җылыткан икән куенында…

Бар яшерен серләр шимбә көнне ачылды. Гөлчирә сәгать өчтә барлык процедураларны бетереп,дүртенче яртыда өйдә булырга тиеш иде.Камырын куяр,ире мунчаны кабызып җибәргәндер.Кече уллары бу атнада Казанда гына калырга булган,үзенә бер кафеда бармен булып эш тапкан әле ул.Әти-әнисеннән акча сорамас өчен,лекцияләрдән соң эшкә йөгерә.Эш өйрәнеп үсте шул уллары,бервакытта да башкаларныкы сыман акча,яңадан-яңа кием сорап аптыратмадылар.Җәй җиттеме, заводта,юл төзелешендә эш табып,укырга үзләре эшләгән акчага киенеп бардылар.

Өйгә кайтырга дип киенгән Гөлчирәне  телефон тавышы туктатты:

-Гөлчирә апай, Сәнифә әле бу!Кечкенә улым бик нык чирләп китте,температурасы кырык өстендә.Төнге смена минеке иде,алыштыра алмассызмы икән?Бөтен планнары чәлпәрәмә килсә дә,Гөлчирә ризалашты.Сәнифә үзе дә әйбәт хатын:кирәк чакта Гөлчирәне гел алыштырып тора.Хатын иренә шалтыратты,мунчага көтеп ятмасын:

-Алло,Газизҗан,матурым,мин кайта алмыйм әле монда,Сәнифә урынына калырга туры килә,төнгегә,баласы каты авырый икән…Мунчаны пәри кызы белән үзеңә генә керергә туры килер,яме,җаным!-диде дә телефонын чуп-чуп иттереп үбеп алды.-Целую!.

Аннары кабат халатын кияргә процедуралар бүлмәсенә ашыкты.Газизҗаны бу вакытта  хатынын күзәтеп торса,яратмас җирдән яратыр, гыйшкы артыр иде-хатынының зәңгәр күлне хәтерләткән зур күзләрендәге елмаюга батып үләргә мөмкин иде.

Ярата,бик ярата Гөлчирә ирен. Ул теләгән һәр ризыкны пешерә,өс-башын әллә нинди зур нәчәлникләрнекеннән ким йөртми,ире шофер гына булса да, яныннан кыйммәтле одеколон исе бервакытта да китми.Процедура бүлмәсендә дә дельфинлы рамка эчендә бер Гөлчирә иренең генә 32 тешен күрсәтеп , елмаеп төшкән фотосы тора.Хатын эштә озагракка калганда,шул фотоны әллә ничә тапкыр куенына кыса, еллар узган саен,иренә булган  мәхәббәте тармаклана-ныгый гына бара,күрәсең!

Төнге смена хәвеф –хәтәрсез генә узып,иртән өйгә кайтырга чыкканда,Гөлчирәнең йөрәге кысып куйды.”Бер-бер хәл буласымы?Бу ни бу?Йөрәгенең гомердә дә борчыганы юк ләбаса!”

   Кибеткә кереп каймагын,эремчеген алып чыкты.Тәмле итеп ире яраткан эремчек бөккәнен ясар,бергәләп йорт янындагы бакчада эшләрләр.Шулай уйлады хатын.Йоклый торгандыр әле,мунча кереп,төне буе телевизор карап яткан булса…Әмма…Гөлчирә өендә үзен ни көткәнен генә  уена китерә алмады.Ә көткән күренеш?!…

Гөлчирә иренә сюрприз ясарга теләп,өй ишеген бик саклык белән генә ачты.Песидән дә акрын гына адымнар белән алган әйберләрен кухняга куйды да йокы бүлмәсенә юнәлде.Ирен үбеп уятмакчы иде…

Бүлмә ишеген ачып җибәрүгә ,хатын өнсез калды:анда алар йоклый торган караваттта Гөлчирәнең зәңгәрсу ефәк йокы күлмәгеннән ире Газизҗанга чорналып Фирүзә ята иде!Әйе,әйе чорналып-куллары белән Газизҗанның муенына уралган,озын нәзек аяклары ирнең аякларына чорналган-нәкъ елан диярсең!Гөлчирә сүзсез беравык басып торды да,аны-моны әйтми,гашыйкларны уятмый гына яңадан кухняга чыгып китте.Аңа тынычланырга кирәк иде.Йөрәгенең кысуы юкка гына булмаган икән-яратып ,кадерләп яшәгән иренең  улы белән бер яшьтәге кызга уралып ятуын сизгән икән ләбаса!

Гөлчирә акырып-бакырып чаба торган хатын түгел.Кухняга кереп берничә тамчы сукыр кычыткан төнәтмәсе йотты.Аз гына утырып торды.Менә сиңа яраткан шәкерте!Менә сиңа Бәхтиярга кәләш!Менә сиңа уңган килен!Фирүзәсе ярар инде,ә ире?!Гөлчирәнең артыннан 3 ел йөрде ләбаса..күләгә сыман…Ничә ел яшәп,Гөлчирәнең аңа сыңар тапкыр да начар сүз әйткәне булмады-”җаным” да “матурым”!Иренең бу хыянәтен хатын ничек тә аңлый алмады.Ни җитмәде аңа я?!Көнгә икешәр тапкыр киемен алыштырды.Авызына татлы ризыгы,кайткан җиренә болын исләре аңкытып торган урын-җир,Газизҗан теләгән чакта назы-күңел җылысы-бар да  җитәрлек иде бит!Кайда ялгышты Гөлчирә?!Уллары да -олы мәхәббәттән туган балалар ,югыйсә!

Гөлчирә үзен –үзе кулга алырга тырышты.Табибларга хас булган сабырлык,аек акыл өстенлек итте:ул аш-су әзерләп үзен тынычландырырга булды.Торгач,бу хыянәтне ире белән шәкерте ничек аңлатыр-аңа әлегә билгесез иде.

Алып кайткан каймак-эремчектән  казан бөккәне ясады.Бөккәннең бормаларын ясаганда ,тормыш бормалары да күз алдыннан узды.

 Медицина училищесын яхшы билгеләргә тәмамлагач та,эшкә район хастаханәсендә калдырдылар.Тырыш кызны җитәкчеләр дә,терапия бүлеге мөдире дә бик ошаттылар.Бервакытта да каршы сөйләмәс,авырулар белән ихлас сөйләшер,процедураларны төгәл башкарып чыгар иде.Бик пөхтә булуы,өстендәге кар кебек ап-ак халатына чебен күзе кадәр дә тап кундырмавы да күпләрдә соклану да,көнләшү дә тудыра иде.

   Тулай торакның  кечкенә бүлмәсендә яшәгән чакларында да алар үзләрен бик бәхетле сизгәннәр иде.Бер гаилә,уртак уйлар,хисләр!

Аннары үз көчләре белән дистә ел дәвамында йорт төзү…юк иде бит:акчасы да,материалы да..Хәзер генә ул ,бер капчык акчаң булса,бер ай эчендә коттеджның ачкычын кулыңа тоттыралар!

Кәстрүлдәге бөккәннәр шулпаның өстенә калыкты.Ә бу хыянәт-иренең хыянәте кайчанрак башланды икән?Менә бит,бөккән кебек-хыянәт тә бер калкып чыкты!Әйтәм аны  шимбә саен Фирүзә Гөлчирәләргә килә башлады,чакырганда да,чакырмаганда да…”Сагындым сине,Гөлчирә апа,күрәсем килде!”-дигән була иде бит әле!Гөлчирәне түгел,Газизҗанны сагынып килгән икән ләбаса!Гөлчирә ничек сизмәгән шуны?Гөлчирә табын әзерләп кухняда кайнашканда, гел бергә телевизор карадылар,сөйләшеп утырган булдылар шул.Ара-тирә иренең:

-Фирүзә — безнең гаилә члены кебек инде ул хәзер !-дип кызның аркасыннан кочып куйган вакытлары исенә төште.Бервакыт Газизҗан Фирүзәнең туган көненә дип яшел каймалы букет та алган иде әле…Гөлчирә бит ул чакта ире уллары өчен борчыла,булачак киленгә ярарга тырыша дип кенә юрады…Ә хәлләр тирәндәрәк булган икән!

Кухняга тәмле аш исе таралды.Гөлчирәнең хәтеренә әнисе килде.Әнисе дә шулай сабыр иде шул!Сугыштан кайткач та, авылның көн дә бер хатыны белән гыйшык- мыйшык уйнаган Фәйзулланы балалар хакына гел гафу итә килде.Әле бер хатында,әле икенчесендә йөреп,картаймыш көнендә беркемгә кирәксез булып калган Фәйзулла үлем хастасы килеп эләккәч, Мәстурага кайтып егылды.Гөлчирә әнисенең бу чактагы сабырлыкларына бераз аптырап,бераз сәерсенеп тә калган иде.Менә бит,аның язмышына да нинди хыянәт язган булган.Ничекләр генә түзде икән әнисе ул чакта!”И раббем,сабырлык бир!”-дип ,хатын ашын сүндереп куйды.Йокы бүлмәсенең ишеге ачылды.Ишек төбендә“Инде нишлибез хәзер?”дигәндәй,аптыраулы караш ташлап ире басып тора иде.

-Гөлчирә!…Ир әйтәсе сүз йомгагының очын таба алмый газапланды.-Мин…без…ни….бик…гаепле бугай синең алда…әллә  ничек кенә килеп чыкты….бу хәл…Газизҗан кухняга хатыны янына керде.

-Уйламаганда…мин исергәнмен кичә…мунчаны аның белән кермәдем мин…мин чыккан идем инде…Фирүзә килгәндә,чәй эчә идем…ул да утырды.Аның сумкасында шампан шәрабе булган..Шуны ачтык…дипломын юдык.Өстәл янында утырганны хәтерлим мин…Фирүзә ниндидер елан мәхәббәте турында сөйләгәнне дә хәтерлим…ә менә  бергә ятып…йоклаганны..хет үтер мине-хәтерләмим.

Ирнең авызы кипте…теле аңкавына ябышкан төсле булды.

-Чәй ясап бир әле,зинһар, эчем яна…

Гөлчирә ,әйтерсең лә,берни булмаган,иренә хуш исле чәй агызып бирде.Әллә соң иреннән бу хыянәтнең бар ачысын үзеннән сөйләтергә теләдеме-хатын үзе дә аңламады.

-Нинди елан мәхәббәте инде ул тагын?Безнең бүлмәдә ятучы еланныкымы?

-Юк,бер елан хикәяте шунда…Минем колак төбендә әле дә ысылдап тора бугай ул елан..Фирүзә сөйләгән елан!

-Минем вакытым күп бүген…Әйдә соң сөйлә…икесен дә-теге еланны да…Фирүзәнең минем йокы күлмәген киеп, синең янда ничек йоклавын да…Гөлчирә иренә урындык төртеп куйды.Утыр .янәсе!Я китеп аварсың елан агуыннан…

-Газизҗан абый ,мин диплом алдым ,шуны юыйк инде,-диде ул..Шампанын мин ачып бирдем.Күрше звонок бирде шул чакта,чыктым…балта сорап кергән.Мин әйләнеп кергәч,Фирүзә салып куйган бокалларны күтәрдек…Элек бер егет булган икән..Әнисе белән генә торган.Бер төнне йокларга яткач….карый.Ай яктысында моның тәрәзәсеннән елан карап тора.Егет иртән хәле бетеп уяна.Көне буе кырда эшли бу,үзе теге елан турында уйлый.Әнисенә берни дә әйтми.Кич җитә.Бераз яткач та,тагын тәрәзәгә күзе төшә.Кап-кара күзле яшел елан моңа тәрәзәдән карап тора икән.Егеткә салкынча булып китә.Төнлә бөтен тәне салкынлыктан өшеп уяна моның.Иртән торса,егет  мендәрендә бормаланып киткән елан эзе күрә,курка….Әйтми беркемгә..

Атна уза..Егетнең хәле беткәннән-бетә бара..Инде кырга чыга алмаслык хәле беткәч кенә,серне әнисенә чишә.Бу кичне әнисе дә йокламый..Улын күзәтеп ята..төнге унике җитә.Егет кычкырып ук җибәрә:”Куеныма керде,әни,куенымда елан!”-дип.Әнисе лампа кабыза.Өйдә берни дә юк,тик улы җан тәслим кыла.Иртәгесен егетне җирлиләр.Шундый таза егетнең ай да тулмый кинәт үлеп китүенә халык аптырый.Икенче көнне әнисе улының каберенә килә,дога укып кайтырга дип.Караса,улының кабере өстенә куелган зур таш өстендә яшел елан ята.Үлгән.”Улымны шушы юха елан үтергән икән”,-дип , ана зират читендә учак кабызып,еланны шунда –учакка ата.

-Я,шулай беттеме елан тарихы?-диде Гөлчирә.

-Менә шул сөйләгәннәр истә…урынга ятканны хәтерләмим,ант хәтерләмим.Ышанасыңмы син миңа,юкмы?

-Бик ышанасым килә дә..мин кайтканда бик уралып яткан идегез бит..Фирүзә атлы елан белән…Үз күзләрем белән күрмәсәм бер хәер иде…Гөлчирәнең күзләренә яшьләр тыгылды.

-Төнлә төш күрдем кебек мин..”ЫСС,мин дә шул елан кызы кебек сине,сине яратам…ыссссссс”,дип кемдер буды муеннан…

-Әйдә хәтерең тишек булгач,еланның үзеннән сорыйк,ул ничек безнең урынга эләккәнен?Ире каршы килмәде.Иңгә-иң куеп,яратып яшәгән хатыны алдында аның гаепсез булуын күрсәтәсе килде.Йокы бүлмәсенең ишеген Гөлчирә ачты.Бая гына иренә уралып яткан Фирүзәдән җилләр искән иде!

  Бүлмәнең ачык калган тәрәзә төбендә Гөлчирәнең кичә Фирүзә киеп яткан йокы күлмәге генә сузылып  ята.Урын –җир тузган бүлмәне Гөлчирәнең тизрәк җилләтәсе,кеше кыяфәтле еланнан калган исләрне туздырасы, дистә еллар мәхәббәт түшәге булган мендәрләрне чистартасы килә иде.Эшкә кереште.

-Я,кайда инде мәхәббәтле еланың,матурым?

Ир үз күзенә үзе ышанмыйча,бүлмәдәге киемнәр шкафын ачып карады.

-Карават астына кереп кара,бәлки шунда ятадыр!-диде хатыны.

Гөлчирә урын-җирнең юардаен салдырып,кер машинасына илтеп салды,тәрәзәне бөтенләй ачып куйды.Күңеле белән ниндидер шик тудырган тумба өстендәге шкатулканы ачып карады.Анда ире тора башлауларына егерме ел тулу уңаеннан бүләк иткән алтын чылбыр белән янтарь кашлы йөзектән җилләр искән иде.

-Кем кергәнен,кем йоклаганын беләм,полициягә хәбәр итәм хәзер,тотсыннар Фирүзәңне!-диде Гөлчирә.

-Карчык,син нәрсә инде,мине бөтен мирга фаш итәсең бит хәзер,юләрләнмә!Малайлардан яхшы түгел!Теләсәң,мин сиңа андый бүләкне таксовать итеп эшләп булса да алып бирәм.

-Малайларың  белән бер яшьтәге кыз куенында ятканда уйларга булган оятны!

Чүп савытын түгәргә дип алуга,хатын кичәге хәлләрнең шахиты булган 4 буш капсуланы күреп алды.Персен капсулаларын әллә каян таный Гөлчирә,бик авыр ятучы авыруларга йоклар өчен үзе дә кайчак биргәләгәне бар .Дүрт капсула дүртесе дә буш иде.Фирүзә бокалдагы шампан шәрабенә бушаткандыр,күрәсең!Газизҗан берни хәтерләми бит!Менә сиңа яраткан шәкерт!Әле ярар йоклата торган порошок кына салган,ә агу салса?!…Шәп үзләштергән бу кыз үзенә кирәк даруларны! Гөлчирә өйдә җыеп-юып бетергәч тә, бакчага чыкты.Күршесе Мөлек аны гына көтеп торган диярсең:

-Нәрсә күрше,хәлләр ничек,өйгә сыеп булмый башладымы әллә,кызлар тәрәзәгездән генә йөри башлады,-дип кеткелдәде.

-Безнең бит тәрәзәләр дә зур ,ишек кадәр,синекеләр генә ул мунча тәрәзәсе,йөрисе килгән кеше каян да йөрер,-дип күршесенең авызын каплады.Гөлчирә артыннан чыккан ире дә көне буе аны-моны дәшмичә бакчада казынды.Төшке аш вакытында Газизҗан хатыныннан гафу сорады.

-Типнтәк мин,шундый хатынымны карак бер себеркегә алыштырган чын җүләр мин, карчык!Малайларга сөйли күрмә тагын!

Кич җитте.Гөлчирә урынны иренә генә түшәде дә,үзе залдагы диванга кереп ятты.Вакыт күңел ярасын төзәтер ,иренең хыянәте башка кабатланмаса.Әмма..кем ышандыра ала?!Бер хыянәт иткән ир кеше икенче,өченче тапкыр да уйлап-нитеп тормаска мөмкин…

Газизҗан бик озак йокыга китә алмады.Аңлады:хатыны аның хыянәтен авыр кичерә.Күзләрен йомган гына иде,колак төбендә кичәге тавыш яңгырады:”Ыссссссссссс,мин ссссссине шшшшул елан кызы кебек яратаммммммммм…ысссссс”.Әллә соң ачык тәрәзәдән тагын Фирүзә кергәнме?Ир торып утырды.

   Саташаммы,әллә чынмы дигәндәй,барып тәрәзәне тартып карады,тәрәзә бикле иде.Алмагач арасыннан күренеп торган ай яктысында ,гүя,Газизҗанны кемдер күзәтә сыман.Залга чыгып хатынын карады-урынында,тирән сулап йоклый хатыны.Күрәсең,көндезге хәлләр төшендә дә Гөлчирәне газаплыйдыр.Ир үзен кая куярга белмәде,тирләп чыкты,кухняга кереп чәй агызып эчте.Кире урынына кереп яткач та, тиз генә йоклап китә алмады.”Вәт карт юләр!Ниләр эшләдем икән инде мин?Әгәр кыз белән якынлык кылган булсам,кыз өстемә килсә,улларыма ни дип җавап бирермен?”Газизҗан бераз шулай йокысызлык белән тарткалашып яткач,йокыга талды.Төш күрде.

Менә ул аланда йөри,имеш.Ул җиләк исе,ул чәчәкләр исе-баш китәрлек!Шунда Газизҗан ашыгып-ашыгып ап-ак ромашкалар  җыя кебек..әнә…әнә тегендә бер агач төбе өстендә Гөлчирә утырып тора.Зәңгәрсу күлмәге җилдә җилфер-җилфер итә,бөдрә маңгай чәчләре күзләрен каплый.Йөгереп килә Газизҗан.Гөлчирәгә шул ак ромашкаларны биреп,яратуын аңлатмакчы була.Килеп җиттем дигәндә генә юлда кисеп аударган каенга абынып егыла ир.Ирнең күзләреннән ут чаткылары күренә.Күзләрен ачса,каен төбе өстендә яшел күлмәгенә чорналып Фирүзә утыра икән ләбаса!Үзе җырлый:

Безнең уртак куышшшшш,

Кил син миңа,шуышшшшш,

Миннән башка гына

Булмас синең тормышшшш….

Ул да түгел Фирүзә шшшылдап торучы яшел еланга әйләнә дә ирнең муенына сарыла…ирнең тыны кысыла,нишләргә белми…

Газизҗан манма тиргә төшеп куркып уянды.Төш кенә димә!Котыласы юк икән бу юхадан!

Ирнең төне шундый мәхшәрдә узып,таң туды.Гөлчирәсе күптән торган.Газизҗан ярата торган әчегә изгән  коймак пешереп йөри.Шушы хатынны алыштырдымы,аның өчен кайгыртып яшәүче шушы фәрештәне еланга алыштырдымы-аек акылы үзенең кичәге хәлләрен кабул итми аптыратты.

-Бигрәк тәмле булган,карчык!Телемне йоттым бугай!

-Йотма,кирәге чыгар әле сиңа ул телнең,бик кирәге чыгар!-диде дә Гөлчирә эшкә җыена башлады.

-Үзем илтеп куям сине,хәзер,-дип ире хатынының ничек тә күңелен күрәсе килде.

Юлда сөйләшми генә бардылар.Газизҗан эштән соң да хатынын килеп алачагын әйтеп китеп барды.Гөлчирә иренең бу уңайсыз халәттән ничек тә чыгарга тырышуын аңласа да,сер бирмәде,азрак газаплану хыянәтче иргә комачау итмәс!

Газаплар бер кич белән генә бетәсе булмаган икән!Ике көн үтүгә язмыш Гөлчирә белән Фирүзәне кабат очраштырды.Ничек кенә очраштырды әле!

Иртәнге киңәшмәгә җыелган табиблар,шәфкать туташлары арасында яңа персоналлар да бар иде.Үзеннән 3 кенә урындык ары утырган Фирүзәне күреп ,Гөлчирә аптырап китте.”Ни йөзе белән хастаханәгә килгән ул,мин фаш итәр дип курыкмаганмы,җир бит икән бу кыз!”-дип уйларга өлгермәде, өлкән табиб Рафил Салимович яңа эшкә килүче кызлар белән таныштырырга тотынды:

-Неврология бүлегенә-Ирина Антипова,хирургиягә-Сария Вафина,терапия бүлегенә-Фирүзә Хайруллина,”Ашыгыч ярдәм”гә-Зоя Васина.Яшьләргә мөмкин кадәр булышуыгызны сорыйм…

Гөлчирәнең башы әйләнеп китте.”Терапиягә,шул фахишә белән бер бүлектә эшләргәме,бу ни бу,шул карак белән,шул….”Әллә соң үзләрендә булган хәлләрне  баш табибка бәйнәсен –бәйнә сөйләп бирергәме?Аңламаса,ул да ир-ат бит!Көнләшә дип кенә уйласа?!Юк,юк!Сабыр,сабыр бул,Гөлчирә!Язмыш сине сынарга алынды бугай!

Киңәшмәдән соң,бүлеккә кайттылар.Гөлчирә бүген көндезге сменада,3кә кадәр …Я,ниләр кыланыр икән инде бу кыз,ни йөз белән миңа карар.сорашыр,бер бүлмәдә эшләр икән?

Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Зифа Хәеровна Гөлчирә белән Фирүзәне үзенә чакырды.

-Гөлчирә,көндезге процедураларны ясаганда,яшь белгечне дә үзегез белән алып керегез,күрсен ,өйрәнсен.Әлегә без аңа документация эшен генә тапшырырбыз,авыруларның  авыру тарихларын тутырыр,тора-бара  сезне дә алыштырырга туры киләчәк.

Гөлчирә ,каршында берни  булмагандай утырган, Фирүзәнең йөзенә карады.Ачык яшел төстәге чалбар һәм костюмнан,башына биек яшел чепчик  киеп утырган Фирүзә үзен бик тыныч тота,хәтта Гөлчирәгә бераз мыскыллы караш та ташлаган төсле тоелды.”Күр,янәсе,мин синннән курыкмыйм,кирәк икән сине дә иреңне чаккан  төсле чага алам!”Бу кадәр оятсызлыктан Гөлчирәнең чигәләре кысып куйды.Зифа Хәеровнага “Ярар”диде дә бүлмәдән чыгып китте.Бер бүлектә,бер бүлмәдә ничек эшләр ул бу себерке белән?Я, Аллам, ник шулкадәр кысан,тар бу дөнья?!

Төшкә кадәр 23 авыруга система куярга кирәк иде.Гөлчирә исемлекне барлап чыккач та,ишек төбендә басып торган Фирүзәгә эндәште:

-Килгәнсең икән,эшләргә туры килер.Эшне райком секретареннан башлыйбыз.Ул 8нче палатада берүзе генә ята.Аңа калий һәм магний аспарагинатын салырга кирәк.Авыру тарихын укырсың,әле ул кичә генә керде.4 көн буе салырга туры киләчәк,глюкоза  белән кушып ясарга кирәген беләсеңдер.Бер минутка 25 тамчыдан арттырырга ярамый тизлеген,онытмаган булсаң.

Фирүзә берара эндәшми торды.

-Минем үзем генә мөстәкыйль система куеп караганым юк бит!

-Өйрәнерсең,башка эшләргә тиз,оста бит син,матурым!-дияргә үзендә көч тапты Гөлчирә.Хатын  процедуралар дәфтәренә тагын бер күз ташлады да беренче палатага кереп китте.Ике палатадагы авыруларга уколлар кадап,системаларын урнаштырып бетергәндә,янына кызарып,тирләп беткән Фирүзә чабып керде.

-Гөлчирә апа,мин куя алмадым ул больнойга…теләсәгез нишләгез..веналары юк аның!

-Кая киткән веналары Сәет Ярулловичның?Кичә генә бар иде бит әле,бик матур,яхшы иде веналары,чебен тешләгәнче куеп чыккан идем.

-Әйдәгез инде,тизрәк,беләге шешә бит,ялгыш җибәрдем бугай,кабарып чыкты,-Фирүзә еларга җитешеп, Гөлчирәнең күзләренә карады.

Гөлчирә берара ,кызны акылга утыртасы килеп бармаска да уйлаган иде,”бераз борыны шиңәр,алайса бик һавалы!”дигән фикерләр  уена керсә дә,Гиппократ анты биргән медицина хезмәткәре буларак,ул ярдәм итәргә тиешлеген йөрәге белән төшенде,йөгереп диярлек 8нче палатага таба китте.

Артыннан Фирүзә такмаклап бара:

-Сез аңлатыгыз аңа,мин бит әле беренче көнемне генә эшлим,өстемнән тормасын,табибка да әйтмәсен инде!

-Бу шул сиңа кеше ирләре белән йоклап,чылбыр урлап кына йөрү түгел,матурым,монда башың да,йөрәгең дә,кулларың да алтын булырга кирәк,аңладыңмы?!Гөлчирә артына борылып ,кызга карады.

-Аңладыңмы?

-Аңладым,аңладым,сез мине бу абыйдан гына исән-сау алып калыгыз!Китерәм мин чылбырыгызны да,йөзекне дә,китерәм,бүген кичкә  үк!

-Юк инде,матурым!Минем өемдә башка синең эзең дә булмас.Ничә ай куенымда елан яткызганымны бик яхшы төшендем мин.Безнең урамны урап узачаксың,ишетсен колагың!

-Сәет Яруллович,сезнең веналар югалган,диләр монда,кая качтылар икән алар,яле карап карыйк әле?!-дип елмаеп,балкып керде Гөлчирә палатага.

-Менә тотып торам беләкне,системаны ябып куйдым,Гөлчирә!Системаны яба да белмәгән бу туташны каян таптыгыз?Вена турында әйтеп тә тормыйм инде.Ун тишек ясады ике беләккә,начар өйрәткәннәр укытучылары.Элеккеге чагым булса, монда укытучысын чакырткан булыр идем дә,бераз гайрәтләр китте бит әле,-диде Сәет.

Гөлчирә ирнең уң беләген карады.Чыннан да, зур гына шеш барлыкка килгән,иньекция тире арасына киткән бугай,караватта канга буялган сөлге ята,идәндә дә кан таплары…Сәетнең сул кулындагы  энә  тишекләрен карагач,Гөлчирә спирт белән эшкәртеп алды :

-И Сәет абый,җан кисәгем,бу тишекләр сезнең беләккә килешеп кенә тора бугай-миңнәр кебек дип ,сөйләнә-сөйләнә ,ул арада жгутын бәйләп,венага  инәне кертеп тә куйды.-Уңган егет ич сез,батыр егет,сездәй арысланга мондый инә тишекләре генә черки тешләгән кебек ич ул!-дип, ирнең салпы ягына салам кыстырырга да онытмады.Гөлчирәнең осталыгына ир инде ничәнче кат сокланса да,тагын да шулай сөйләп-алдап,авыртканын да сиздерми эшли белүенә таң калды.

-Бу кызыгызны бүтән күзем күрмәсен минем палатада,Гөлчирә!-дип .Сәет Яруллович арадагы хәлне беткәнгә санады.Болай гына котылуына Фирүзә бик шат иде.

-Ярар,ярар,үзем кереп әкият сөйләп чыгармын сезгә,гел алайса!-дип теленә салышты Гөлчирә.Палатадан чыккач та,Фирүзә Гөлчирәгә ияреп китте.

-Карап торыйм әле тагын сезне,башка авыруларга да ничек куясыз икән?

Фирүзә төшкә кадәр шулай Гөлчирәгә ичреп йөрде,бер адым да артыннан калмады.Бу хәлгә ничек түзгәнен хатын үзе генә аңлый иде булса кирәк.Яткан түшәгеңә төкереп чыгып киткән кызны артыңнан ияртеп,укол ясарга,система куярга өйрәтеп йөр инде!

  Икенче көнне эшкә барырга  дип чыкса,гаражлары янында машинасын чыгарып торган Газизҗаны янында Фирүзә басып тора.Хатынның йөрәге жу итеп китте.”Бу елан тагын иренә сыланырга маташамы,әллә башка сәбәп бармы?”Гөлчирә ни уйларга да белми катып калды.Фирүзә кызып –кызып нидер сөйли иде булса кирәк,ишек төбенә чыгып баскан хатынны күрмәде дә..Аннары искәрмәстән ирнең муеныннан кочаклап,битеннән үбеп алды да йөгереп китеп барды

Газизҗан машинасын кабызып, йорт янына килеп туктады.Күргән күренештән айный алмый басып торган Гөлчирәгә эндәште:

-Әйдә ,утыр ,илтеп киләм.

Гөлчирә ,үзен сабыр тотарга тырышып,тешен кысып булса да түзде,иренең үзенннән җавап көтте.

-Мә …..китергән,-дип,ире чалбар кесәсенннән алып алтын чылбыр белән йөзекне сузгач кына:

-Сезгә очрашырга сәбәбе дә чыгып тора тагын!-дип куйды.Гөлчирә кызның ир муенына сарылып,үбүен үз күзләре белән күрсә дә,иртә таңнан Газизҗан белән ачуланышасы килмәде,дәшмәде.

Атна дәвамында Фирүзә Гөлчирәнең күләгәсе сыман артыннан калмый йөрде-авырулар белән аралашырга,системалар куярга өйрәнә янәсе!Терапия бүлегенә хирург Саматовның еш кергәләве генә башкаларны бераз сәерсендерде.Ә бер көнне Гөлчирә үзе дә бу керүләрнең төп сәбәбенең шахиты булды.

   Төштән соң тихий час вакытында Гөлчирә кибеткә чыгып керде.Фирүзәгә ятучыларның авыру тарихларын карап ,тутыра торырга кушкан иде.Бүлекнең коридорында чебен очкан тавыш ишетелә-авырулар ял итәләр.Коридордагы көндезге сестра өстәле янында беркем күренми.Кайда булыр бу кыз?Процедура бүлмәсенең ишеген ачуга,аптырап китте:кием элгече артында Саматов белән Фирүзә үбешеп торалар иде.Мәхәббәтләре  шулкадәр көчле идеме,әллә Гөлчирә ишекне акрын ачтымы-гашыйклар искәрмәделәр.Алар ояласы урынга,Гөлчирә оялып ,тиз генә ишекне япты да,коридорга чыгып утырды.”Оятсызлыкның чигенә җиткән икән бу бала,гаиләсе барын белә торып,шулкадәр хөрмәтле докторның да башын әйләндерү аңа нигә кирәк икән?!”дип,күргән хәлне башына сыйдыра алмады.Коридорда күпме шулай утырган булыр иде,хирургия бүлегеннән дежур медсестра Саматовны эзләп керде-операция ясалган авыруның хәле мөшкелләнеп киткән икән.

-Сездәме?-диде Галия.

-Бездә!..дип авыр сулап куюдан гайре сүз әйтмәде Гөлчирә дә.

-Аның беләнме?

Гөлчирә аптырап Галиягә карады.

-Кем белән?

-Фирүзәгез белән!

Гөлчирә  көлемсерәп куйды,әмма җавап бирергә ашыкмады.

-Без беләбез ич,нигә белмәмешкә салынырга? Сезгә эшкә урнаштыручы да Саматов бит!Укучысы ул аның.Ярты еллап бар инде…хәбәр таралганга.

Менә сиңа мә!Гөлчирә “Дөрес ишетәмме соң?”дигәндәй,Галиягә сораулы караш ташлады

-Нәрсә аптырадың?Кызыл дипломга бетерде ул кызый-тырышты Саматов!Сәләмә белгечләр белән бутала алмый бит инде шундый талантлы кеше!

Елан дисәң дә елан икән бу Фирүзә!Чын елан!Гөлчирә кызның үзе янында йөргәндә шундый юхаланып ирне мактауларын исенә төшерде.Ул бит үзенең гадилеге белән Фирүзә остазының сәләтенә соклана гына дип аңлаган иде.”Имәндә икән чикләвек!”Гөлчирә ,ачылган авызын ябарга онытып торганда,процедура бүлмәсеннән тирләп-пешеп Саматов килеп чыкты.Бары коридода басып торган Галия генә:

-Сезне көтәләр,пациентның хәле авырайды,-дип куйды.Аларны озаткач,Гөлчирә процедура бүлмәсенә керде.Фирүзә,берни булмагандай, тәрәзә төбендәге түгәрәк көзгегә карап бизәнеп утыра.

-Кайттыгыздамыни?-диде ул Гөлчирәгә таба борылып.

-Сез монда үбешеп ятканда ук кайткан идем инде мин,-дип ,кызны чәнчеп алырга уйлаган иде.әмма килеп чыкмады.

-Ну и что?Шуннан нәрсә булган?Ашалмагандыр бит?Мине шулай ирләр ярата икән,мин нишли алам?Көнләшәсез сез,барыгыз да!Минем матурлыгымнан көнләшәсез!

Гөлчирә:

-И матурым,матурлык бит ул узгынчы нәрсә,ә менә сафлык бөтен кешегә дә бирелмәгән!-диюдән уза алмады.

-Вы такая простушка,Гөлчирә апа,кемгә кирәк бүген сафлык,я әйт,кемгә кирәк?Ул мине киендерәме,ул мине ашатамы?Фирүзә чытлыкланып,чәчләрен сыйпап куйды.Шул чакта Гөлчирә кызның бармагындагы зур фирүзә кашлы яңа йөзекне күреп алды.

-Алай карамагыз инде миңа,бу сезнең сәләмә йөзек түгел.Бик бәяле йөзек бу!Сезгә мондый йөзек үлгәндә дә тәтемәячәк!

“Саматовны чишендерәчәк икән әле бу кыз!”дип уйларга өлгермәде,Фирүзә үзе үк мактанырга теләдеме,әллә башка нәрсә сәбәп идеме:

-Минем белән үбешү дә менә шундый кыйммәт-йөзек бәясе тора!-дип шаркылдап көлде дә бүлмәдән чыгып китте.

Гөлчирә уйга калды.”Җир йөзен Фирүзә кебек хәшәрәтләр пычратып торганда, ничек чистартып тормак кирәк?!Бер генә түгел, дистәләгән, йөзләгән ич алар!”

Тәрәзә төбендә кесә телефоны шалтырады.Фирүзә бизәнә-ясана онытып калдырган икән.Хатын телефонга теләсә-теләмәсә дә күз төшерде.Их төшермәгән генә булсачы?!Фирүзәгә шалтыратучы номер аның иренеке иде.Тик номер турына гына  “Газизҗан” дип язасы урынга ”Ишәк”дип язылган. Аптырады Гөлчирә.Алыргамы,алмаскамы?  Алса, ире аптырар, алмаса, иренең  кызга ник шалтыратуын беләсе килә. Шулай да алмаска түземлеге җитте, күзәтеп карасын әле, ни белән булып бетәр икән бу бәйләнешләр!

Эш сәгате бетеп килгәндә, Фирүзәнең телефоны тагын зеңләде. Гөлчирәнең йөрәге жу итеп китте.Тагын ире шалтырата микән?

-Чистый аптыратты бу ишәк,күләгәмә әйләнде,ай-яй әрсез егет!-дип ,кыз авыз читен бөрмәләндереп, бер елмайды да,телефонын сумка кесәсенә шудырды.

-Яратадыр!-дип кенә куйса да,Гөлчирә бая күреп калган “ишәк”сүзеннән шалтыратучының ире булуына төшенде.Нәрсә Газизҗаны бу тинтәк белән очрашып йөриме әллә? Әгәр шулай була калса? Соңгы арада ире әлләни-мазар үзгәреп киткән сыман. Өстәл янына аерым гына утырып ашарга тырыша, хатынының күзләренә туры карый алмый, уллары шалтыратканда да, бер-ике сүз әйтә дә, телефонны тизрәк куярга тырыша. Әллә аларның ныклы нигезенә дә елан үтеп кердеме икән? Я,Ходаем,үзең сакла! Фирүзә кечкенә сумкасын эләктерде дә,кәс-кәс басып, чыгып та китте.

Процедура бүлмәсенең сыңар тәрәзәсе урам якка карый.Гөлчирә тәрәзәгә күз ташлады.Их,ташламаган гына булса икән?!

Урам якта миләш агачы ышыгында иренең ак Тойотасын күреп алды.”Мине алырга килгән.Үзе шалтыратып әйтмәде дә!Сюрприз ясарга ярата инде!”дип уйларга өлгермәде,терапия бүлегеннән атылып диярлек чыгып киткән Фирүзә Газизҗанга кул изәде.Гөлчирәнең йөрәге туктаган сыман булды,әллә ,чынлап та, туктадымы?Бу ни бу?Фирүзә туп-туры аның машинасы янына борылды,Газиҗан төшеп,кызга ишекне ачып утыртты.”Я,аллам,егерме ел бергә яшәп, бер мәртәбә дә хатынын ишек ачып утыртмаган ире нинди итагатьле икән ләбаса,күр әле!”

Гөлчирә йөрәген тотты.Аның бәхетле оясына елан ияләшкән икән,чын елан,юха елан!Хатын иренә шалтыратып карарга булды.

-Алло,матурым,син мине алырга килә аласыңмы,базарга төшеп песок ала кайтыр идек,карлыган өлгерде бит,беләсең!Ире җавап бирмәс инде дип уйласа да,телефонда Газиҗанның тонык тавышы ишетелде:

-Шеф белән без Казанда әле,эшләре күп,кичсез кайтып булмас.Иртәгә барырбыз базарыңа,-диде.

Аңлады,барын да аңлады Гөлчирә.Димәк, ирен югалтты!Гомердә дә алдашмас кебек ире әнә ничек алдап маташа,ялганларга остара бара түгелме соң?!Чикерткә сыйрак белән кая барырга булдылар икән инде-ресторангамы,елга буенамы,әллә берәр отельгәме?

Гөлчирәнең аяклары үзен тыңламады.Өйгә чак кайтып җитте.Өйгә кереп ,чишенүгә,күз яшьләренә ирек бирде.Кайда ялгышты ул,кайда,кайчан?Рәхәтләнеп елады да елады.Елап кына күңелгә,җанга сарылган бу шакшыны юып кына булса икән?!Инде нишләргә?Газизҗан белән уртага салып сөйләшеп карагамы,әллә Фирүзә беләнме?Улларына бу хакта әлегә әйтми торырга кирәк булыр.

Гөлчирә ничек тә үз-үзен кулга алырга тырышты.Бәлки гаиләне таркатмый гына бу хыянәттән чыгып булыр?!Ходаем, бер үзең сабырлыклар бир,начар сүзләрдән,үзең кушмый торган гамәлләрдән сакла,я раббем!”

Гөлчирә күңеленә кунган пычрактан ничек тә арынасы килде.Киченнән яккан мунчалары суынмаган иде,юынып чыгарга булды.”Соң шушы мунчаны атна саен бездә керде бит.Ничек ашаган табагыңа төкерергә кирәк,имансыз икән бу Фирүзә!”дип уйлады.Мунчада һәркемнең үз мунчаласы,тотылмый торганнары чолан ягына элеп куелган.Соңгы арада күзе төшкәне юк иде-Фирүзәнеке дә монда икән!Мунчаласы да яшел бит юха еланның!Шунда Гөлчирә яшел мунчалага игътибар итте-Газизҗан яратып юына торган озын,калын итеп үрелгән сары мунчала төенләп-төенләп яшеленә бәйләнгән иде.Бу ни бу!Кем бәйләп утырган моны?Фирүзәме,иреме?Әллә башка берәр кешеме?Йортка кергән бозык-фәлән булмасын тагын,андый кәнтәйләр “савып”кына калмаслар,кешелектән чыгарырга да күп алмаслар!

Юынып чыккач та,Гөлчирә мунчалаларны алып чыкты да йорт эчендәге кечкенә бакча миченә атты.Янсыннар!

Аш-су әзерләргә күңеле бармады.Чәй генә эчте дә,Гөлчирә бакчага чыкты.Тулышып өлгергән кара карлыганнар хатынның чиләген тутырса да,ул җанына тынычлык таба алмады.Бер чиләккә җитәрлек шикәр комы калмаган иде,чиләктәге карлыганнарны яхшылап берничә кат юып саркыткач,Гөлчирә аерым пакетларга гына бушатты да суыткычка куйды.Иренең кайчан кайтасы билгесез,ә бөтенләй кайтмаса,кунып калса?!Иртәгә Фирүзә ни йөз белән Гөлчирә апасына карар икән?!Ничек шулкадәр әшәке күңелле булып була икән-хатынның башына сыймады!

Гөлчирә йоклый алмый озак боргаланып ятты.Ирен көтте.Төнге уникенче ярты,ире әле һаман кайтмаган.Бәлки ул бөтенләй кайтмаска уйлагандыр?Тәрәзәдән кергән ай нурлары борсаланып яткан хатынның күзләренә керде,гүя:”Йоклама,йоклама,көт!Кайтыр”-дигән төсле  чәчләренә кагылдылар,керфекләрендә биешеп уйнадылар.

Ишек ачылды.Ире ,чыннан да , кайтты…Бүгенгә…Ире белән бергә өйгә таныш хуш ис кайтты.Әйе,көндез генә Фирүзә бүлектә аш-су бирүче Гөлфинәгә мактанып торды:

-Син исен генә кара,исен генә!Бик затлы духи бу!Париждан кайткан.Эллипс дип атала!Мондый духи бездәгеләрнең төшенә дә керми!Керәчәге дә юк!Чын ,затлы хатын-кызларның хушбуе шундый була,җанкисәккәем!Син аның оформлениесен генә кара,моның бит шешәсен генә дә матурлык өчен стенкада тотып була!”Слон “алып кайтты моны!(Әйе,Фирүзә үзенә таң калган кешеләрен шулай кайсын “Слон”,кайсын”Ишәк”,кайсын “Профессор”дип атый иде.Моны Гөлчирә аның сөйләмендә еш ишетсә дә,башта көлебрәк караса да,соңгы арада “Ишәк”дигәне үз ире икәнен  белгәч,кызның әкият-хикәятләренә колак салгалый башлады.)Фирүзә Гөлчирә янында юри шулай мактанырга тырышканын хатын яхшы аңлый.Пенсиядәге  әнисе белән генә торучы кызга каян килсен шундый бәяле хушбуйлар,егерме мең тора ди ләбаса!Гөлчирә үзе дә ярата хушбуйлар сөртергә,әмма иң бәяле дигәне дә мең ярымнан артканны алганы юк,ире дә бүләк иткәне булмады.

Ире кухняга кереп чәй агызып эчте бугай-чәйнек шалтыраганы ишетелде.Элегрәк ире кайтуга сикереп торып,аш салып,чәй ясап бирә торган хатынның нишләптер кухняга аяклары тартмады,”я ялгыш катырак әйтеп атырмын да,төнлә талашып китәрбез,”-дип уйлады.Газизҗан,берни булмагандай,Гөлчирә яткан йокы бүлмәсендәге урынга кереп ятты.Бүлмәгә аның белән бергә  Фирүзә исе дә-көндезге Эллипс исе дә таралды.Гөлчирә:

-Ничек ,исән-сау кайттыгызмы,тәртипме?-дигән сорауга ир саран гына:

-Нормалюк!-дип җавап бирде дә, хатынына арты белән әйләнеп ятты.

Көндез бик татлы тоелган Эллипс исе Гөлчирәнең косасын китерде.Ирен тартып торгызып,селки-селки,аның хыянәте турында сөйләшәсе килде.Яңа гына Фирүзә куеныннан кайткан ире янында ничек ятмак кирәк-ул залга чыкты.Иртән сөйләшергә уйлады..барын да…Әмма…

Гөлчирә йокыдан торганда,Газизҗан инде өйдә юк иде.Кай арада торып,чыгып киткән.

Кичә киеп йөргән шакмаклы күлмәге кер юуу машинасыннан күренеп тора,димәк ,өстен дә алыштырган.Гөлчирәнең кызыксынуы көчле идеме-күлмәкне машинадан алып карады.Күлмәкнең күкрәк кесәсе турында кып-кызыл иннекле авыз эзләре “Менә без,менә без,күрдеңме инде?!”дигәндәй сибелгәннәр.

Күлмәктән ,чыннан да, Фирүзәнең затлы хушбуй исе аңкып тора.Гөлчирә эшкә җыенды.Әллә соң иренә шалтыратып караргамы?Ни булды икән?Мондый билгесезлектә яшәүләре бигрәк авыр ич!Бәлки Фирүзәдән дөресен белер?Гөлчирә иренә шалтыратып карарга булды:

-Алло!Алло!Телефонда гудоклар бара,әмма алучы гына юк.Тагын,тагын шалтыратты…

Гөлчирә урамга чыкты.Көн дә җиләс,салкынча икән,әйтерсең лә,бер-берсен күз карашыннан аңлашып яшәгән ир белән хатын арасындагы соңгы көннәрдәге мөнәсәбәт!Кояшы булса да,әче җил хатынның тынын буды,чәчләренә уралды.Гөлчирә ни уйларга да белмәде.Кичәге хәлләр,әнә теге таныш кып-кызыл тәлгәшләрен күтәрә алмый сыгылган миләш..Бу көннәрдә Гөлчирәнең тормышы да миләш тәлгәшләре сыман ачы,күздән яшьләр китерә торган шул!

Гөлчирә  эшкә килгәндә,бүлектә персоналдан төнге сестра белән ашчыдан гайре кеше юк иде.Фирүзә дә күренми.Процедура бүлмәсендә көндезге эш,авырулар тарихын күзәтеп торганда ,ишек ачылды.

-Кояшлы иртәләр!-Фирүзә икән!Озын ап-ак итәктән,чигешле ак кофтадан,мөселманча уратып бәйләгән ак яулыктан басып торган бу кызны таныш түгел кеше әүлия,чын мөслимә,фәрештә дип уйлар иде.Тик үз репертуарында калган-яшел ефәк озын шарфын әллә нинди формаларга кертеп муенына ураган.Яулык өстеннән баш өстенә менгезеп куйган кара күзлеге имидж өчен булса кирәк.Шушы аклык эчендә күпме кара пычрак ятканын Гөлчирә белмәсә хәерлерәк буласы да бит!Юк шул,белә!

-Хәерле иртә!-Гөлчирә тешен кысып булса да каршы сәлам бирде-мескен дип уйлый күрмәсен тагын!

-И Гөлчирә апакаем,мин шундый бәхетле,шундый бәхетле!Тиздән син дә бәхетле булырсың-котыласың миннән!-дип,кыз искәрмәстән генә Гөлчирәне кочаклап алды.Кыздан килгән теге хушбуй      исе хатынның косасын китерде.Өе тулы шул ис,эштәге бүлмә тулы шул ис,күңеле тулы шул ис!

-Синнән теге дөньяда котылсам гына инде мин,Фирүзә!

-Юк,юк ,анда да котыла алмассың,мин бит бөтен җиргә җитәм.Сиңа җәннәт барыбер эләкми инде,ә тәмугка мин кермим.Так что сират күпере төбендә аптырап торсаң,миңа кычкырырсың,күңелем бик йомшап китсә,бәлки алып чыгармын,-дип шаркылдап көлде Фирүзә.Шкафтан эш киемнәрен алды,тәмләп кенә чишенде.Кыз юри Гөлчирә алдында боргаланып:

-Кичә ишәк бөтен тәнемне яндырып бетергән,кая карама засос,хәзер менә ничә көн шоколад күк тәнемне кояш егетенә күрсәтми йөрергә туры киләчәк.И тән нәрсә,төзәлер,узар,зато,менә нинди кыйммәтле алкалы булдым!-дип ,кыз Гөлчирәнең йөзе каршында ук чебеш күкәе чаклы алтын алкаларын селкетте.Фирүзә кашлы мондый алкаларны “Алтын”кибетендә әле бер көнне генә Гөлчирә дә карап торган иде,бәясенә күзләре төшкәч,баш чайкап куйганы да хәтерендә Утыз ике мең!Андый алкаларны алыр өчен өч ай эшләргә кирәк бит Гөлчирәгә,ашамый-эчми,киенми дигәндәй!

Ә монда әле ай тулыр-тулмас эшләгән Фирүзәнең колакларында шул алка!

-Ошыймы,матурлармы?Мин бит әйбернең матурын,ирләрнең баен,шәбен яратам,апакаем!

Гөлчирә:” Шул байлар рәтенә минем ирем дә керәме?”-дип сорарга уйлаган иде дә тукталып калды.Ә Фирүзә-елан ысылдавын дәвам итте:

-“Ишәк” баш-аягы белән гашыйк миңа!Ни теләсәм –шуны алырга риза!Әле кредитка машина алып бирергә булды.

-Сиңа байлар ошый дисең бит,машина алырлык хәле юкмыни?-дип куйды Гөлчирә.

-Һәркайсы үз урынында,апакаем!”Слон”әнә сезнең төшегезгә дә кермәгән духи,тун алды,”Профессор”эшкә урнаштырды,но “Ишәк” машина алса….Фирүзә бераз дәшми торды.Ашыкмыйча гына яшел костюм-чалбарын киде,чәчләрен рәтләп чепчик астына җыйгач:

-Әле “Слон”бер көнне бассейннан соң массаж ясаганда ,бер зур бай “Бөркет”белән таныштырырга сүз бирде.

 Гөлчирәнең кабат Фирүзә белән сүз куертасы килмәде,башта палаталардагы авыруларны барлап чыгарга булды.Һәр палатага кереп,анда ятучылар белән исәнләште,хәлләрен сорашты.Бүлмәләрне тәртипкә китерергә кирәген дә әйтергә онытмады.Хатын үзе чисталык,тәртип ярата.Өендә дә тәрәзә төпләрендә утырган миләүшә,яран,кына,тамчылы гөлләре Гөлчирәнең кояшлы бүлмәсендәге сафлыкка хәйран калып үсәләр,хуҗабикәләрен чәчкәләре белән сөендерәләр.Быел гына шушы кояшлы йортка әллә каян кунган кара болытка аптыраган гөлләр дә Гөлчирәнең хәленә кереп,тагын да матуррак чәчәкләр атарга тырышалар иде.

Гөлчирә палаталарны урап,процедура бүлмәсенә кергәндә,Фирүзә каядыр чыккан,тәрәзә төбендә авызын ачкан ак сумкасы гына тора.Системалар исәбен алып бара торган дәфтәрне тәрәзә төбеннән алыйм дигәндә,Гөлчирәнең күзе ирексездән шул ачык сумкага төште.Төшмәс иде дә соң-сумка кесәсеннән аңа бик таныш яшел тышлы паспорт карап тора иде.Бер чите бераз кыршылган,язуының “П” хәрефе юылган таныш паспорт.Дистәләгән паспорт тезеп куйсалар да ,иренең паспортын бер кешенеке белән дә бутамас!Ничә тапкыр кулында тоткан,иренә тапшырган,бергә кредитлар алган,тиздән уллары кайткан җиргә аз булса җыела торсын дип саклык кассасына акча салган паспорт та әле ул!Хатын  аптырап китте.Газизҗанның паспорты Фирүзә сумкасында нишли,нәрсә ире аерылышырга уйлаганмы әллә?Булмас,ул кадәр үк тиле түгелдер!Күреп тора ич ул,бу кыланчык кызның аның белән вакытлыча гына уйнаганын?!

Ишек ачылды.Фирүзә икән.Никадәр сабыр булырга тырышса да,Гөлчирә бу чаклысына түзә алмады,Фирүзәнең сумка кесәсеннән иренең паспортын тартып алды да,кызның борын төбендә селекте:

-Нәрсә җитми сиңа,матурым,ирләрме,егетләрме,алтынмы?Ник син бер дигән тату гаиләләрне җимерәсең,кеше тормышына керәсең?Себереләсең килә икән,егетләр дә бетмәгән ләбаса сиңа!Төнге клубларга йөре,кычыткан урыннарың басарга шестта әйлән,түзәрлегең калмаса!Ник син безнең гаиләгә ябыштың,оятсыз,җир бит!Гөлчирә гомер булмаганча тузды.Үз тавышына үзе сәерсенде .Фирүзә каушап кала торганнардан түгел,күрәсең,инде остаруы килгән:

-Бик кирәк иде миңа синең ирең!Ни үзе,ни акчасы….

-Соң бит ябышкансың әле!Сиңа әти булырдай яшьтәге кешегә ябышырга калгач,егетләр карамый инде сиңа!

-Егетләрнең акчасы юк,акчалылары ияле уже,Гөлчирә апау!Ә синең Ишәгең даром кирәкми миңа,Бөркетне кулга төшергәнче генә сыктым мин аны.Так кына,бераз гына…калды бит сиңа да…Кирәкми ул миңа,не в моем вкусе Ишәгең-ни йөзе,ни фигурасы,ни темпераменты-да так себе!

Гөлчирә паспорт эченнән саклык кенәгәсе килеп төшкәч,яңа кисеп аударган каен агачы сыман,урындыкка сыенды.Авызы кипте.Теле көрмәкләнде.

-Әллә сез… сез  әллә?…Хатын йөрәген тотып ,хушын җуйды.

Гөлчирә күпме болай яткандыр-хәтерләми,тик күзләрен ачканда,бүлмәдәге кушеткада ята,янында басып торучы Фирүзә белән Зифа аның чигәләрен ,аяк-кулларын уа иде.Гөлчирә торып утырды.

-Гөлчирә апа,ни булды?-дип сорады Зифа.

Гөлчирәнең эче ут кебек янса да,артыгын сөйләмәде:

-Нәрсәдер йөрәгем кысты,күптән болай авыртканы юк иде,-дип кенә куйды.

Гөлчирә су  белән корвалол да йотып куйгач,бераз тынычланды.Кызлар чыгып киткәч,тәрәзә төбендә ятучы паспортны тагын бер кат ачып карады.Әйе,паспорт иренеке иде.Эчендәге саклык кенәгәсе дә Газизҗанныкы.Әле бер ай элек кенә саклык банкына бергә кереп,ачтырган кенәгә.Тиздән олы уллары Бәхтияр армия срогын тутырып өйгә кайтасы бит,бераз булса да,акча торсын әле дип,илле меңне вакытлыча исәпкә салганнар иде.Кием –салымы,кирәк-ярагы булыр.Гөлчирә кенәгәдәге акчаның суммасына игътибар итте-исәптән кичә генә 35 мең акча алынган иде.Я,алла,Газизҗанның ничек кулы барган?!Дөрес,хатын акча корбаны,акча бете түгел,әмма улы кайтып керүгә аны бит баштанаяк киендерергә дә кирәк булачак,эшкә урнаштырасы,укуын дәвам итәсе…Нәрсә,ире улына дигән акчаны алып,шушы еланга колак алкасы бүләк иткәнме?Башка сыярлык хәл түгел!Гөлчирәнең куллары калтырады,аяклары оеды,йөрәге чәнечте дә чәнечте…Бу елан кызы ирен нишләтте икән шулкадәр,әллә берәр бозык ясаттымы икән?

Эш көне Гөлчирә өчен гомер булмаганча бик авыр узды.Үзләре янына уколлар ясарга кергәч,бүлектә ятучылар да сизде булса кирәк,кайберләре:

-Гөлчирә,әллә авырып киттегезме,йөзегез качкан,-дип сораучылары да булды.Авыруларның күбесе аны ярата,хөрмәт итә.Аның сменасын көтеп ала,эч серләрен сөйли,киңәшә иде.Ә бүген шәфкать туташының үзенә ярдәм кирәк!

Гөлчирә  көне буена Фирүзәгә башка сүз әйтмәде.Төшке аш вакытында,кухняда бергә чәй эчкәндә генә әле бу сәер хәлләрнең болай гына бетмәсенә ышанды.Дәваланучыларның берсе бүлектән чыгасы икән,кызларга чәй өстәленә тортын,балыгын,конфетларын керткән.Ашчы кыз өстәлгә аларны да кичеп куйды.Дүртәү чәй эчә башлаганнар гына иде,бер-ике кисәк торт кабуга,Фирүзә укшый башлады да,бүлмәдән чыгып йөгерде.

-Нәрсә, торты иске булмагандыр ич,-диде Зифа.

Ашчы кыз гына :

-Юк,вакыты бүгенге куелган.Ә,Фирүзәне әйтәсезме,соң корсаклы бит ул!Кичә дә шулай косты,-дип таң калдырды.

-Ничек корсаклы,соң кияүдә түгел ич әле ул?-дип аптырады өлкән шәфкать туташы.

-И,Зифа апа,сез бигрәк сабый инде,ничек корсаклы булалар-йоклап!-диде ашчы Сания.

Гөлчирә эчә торган чәен йота алмый торды.”Газизҗаннан булса?”Фирүзә кызлар төшке ашны ашап бетергәчтен дә,бүлмәгә кермәде.

Гөлчирә аштан соң,процедура бүлмәсенә керде.Фирүзә кушеткага бөгәрләнеп яткан-эче авырта булса кирәк,иртән генә май кояшы сыман балкып йөргән чыраенда нур әсәре күренми.

“Нинди көн булды соң бүген?Фирүзнең корсагы Газизҗаннан булса?”-дигән сорау хатынның миен бораулый да бораулый.

Гөлчирә кызның маңгаен тотып карады.Маңгаена шабыр салкын тир чыккан,күзләрен йомган кыз:

-Кирәкми!-дип тартылып куйды.

-Кемнән?Гөлчирәнең тавышы катгый идеме,Фирүзә җавапсыз калмады:

-Слоннан бугай!

-Нишләп бугай,төгәл белмисеңдәме әллә?

-Гөлчирә апа,җаныма пычак кадама әле яме,үземне генә калдыр!Кайсы кулга эләгә-шунысы булыр!

Гөлчирә аптырап китте.

-Ничек инде кайсы кулга эләгә?!Ул баланың әтисе бардыр ич?

Фирүзә  елан төсле бөгәрләнеп яткан җиреннән кузгалмады да,сыңар сүз дә әйтмәде.

Эш сәгате бетәргә күп калмаган иде,Гөлчирә җыена башлады.Шул чак тәрәзәгә күзе төште-иренең машинасын ерактан ук танып алды.

“Кайсыбызны алырга килде икән,минеме,Фирүзәнеме?”-Уйлары да елан төсле мигә урала бит аның-муенны буа,сулыш алырга уңайсыз итә башлый.

-Әйдә тор,сменаны тапшырыр вакыт җитте,монда кунмыйсыңдыр ич,анда сине алырга килгәннәр .-диде Гөлчирә.

-Слонмы?Фирүзә шунда ук сикереп торды да,тиз генә киенергә тотынды. Озын ап-ак итәген,чигешле ак кофтасын киеп,ак яулыгын мөселманча уратып бәйләгәч,яулык өстеннән кара күзлеген дә менгезеп куйгач,әле генә кушеткада аунап яткан кыз кабат әүлия фирештәгә әйләнде дә калды.Гөлчирә ,гаиләсен туздырган көндәше булуына карамастан,Фирүзәнең матурлыгына сокланып та куйды.Татуаж ясаткан кара дуга кашлары,бал белән кабартылган кызыл иреннәре,әллә ничә кат тональный крем белән шомарткан бите кызны,чыннан да матур,сөйкемле күрсәтә.

Гөлчирә:”Бизәнә,үзен карый белә бу кыз!”-дип уйлады.Хастаханә ишегеннән Фирүзә белән бергә чыктылар.Каршы яктагы миләш төбендә ире машинасы янына чыгып ук баскан. Тик кыз ,Гөлчирәне шаккатырып,Газизҗан янына түгел,”Ашыгыч ярдәм”бүлеге янына килеп туктаган ап-ак машина ягына юнәлде.

-Миндәй фәрештәгә шушындый  ак Lexus кына бара,Гөлчирә апа,пока-пока!-диде дә йөгереп китеп барды.”Слон” дигәне үзе руль артында иде –Гөлчирә завод директорын шунда ук таныды.Әле берничә ай элек директорның хатыны алар бүлегенә көндез йөреп системалар алган иде.Йөрәк авыруы кузгалган хатынга Гөлчирә көн дә система куеп,уколлар кадады.Ул чакта хатынны директорның шоферы китереп ,алып китеп йөрде.Машинасы да таныш.Өч миллионлык машина шәһәрдә алай ук күп кешедә күренми.Слонның хатыны беләме икән ирнең бу елан белән чуалганын?Гөлчирә ире басып торган якка күз ташлады..Газизҗан машинага кереп утырган.Күрәсең,Фирүзәне көткән булгандыр да,ә тегесе баерак мәче белән китеп барды.

Гөлчирә машинага якынлашты.Ире нишләр?Ишекне ачып утыртырмы,китеп барырмы,инде ике көнләп рәтләп сөйләшкәннәре юк.

Шундый матур,тату гаилә булып яшәгән нигезгә ни булды?Гөлчирә сәбәпләрен үзеннән дә эзләп карады.Ир –ат хыянәт итмәсен өчен  хатын-кызга кирәкле сыйфатларның кайсысы уртак чылбырдан өзелде икән соң?

     Өйдә чисталык бар.Иренең яткан урыны пөхтә,көн аралаш урын-җир кирәк яракларын алыштырып тора,ире кайткан вакытка тәмле аш-суы әзер,артыгын борчымый,хәленә кереп сөйләшә белә,чәпчеми,чит ирләргә караш ташламый,ире янында башка ир-атны мактап сөйләми,Газизҗанның горурлыгына тимәсен ,янәсе…Иренең өс-башы һәрчак юылган,үтүкләнгән булыр-кеше янына ире гади шофер гына булса да,министрлардан ким йөрми.Ире сөйләгәндә, кайчак килешеп бетмәсә дә,тыңлый,фикерләшә белә.Уртак мәхәббәт җимешләре-ике ул бүләк итте.Ирендә интим канәгатьсезлек дияр иде,иренә назны да кызганганы юк…Юк,нидер бар монда,нидер бар!Гөлчирә бирә алмаганнны Фирүзәдән эзләгән бит әнә!

-Мине көткән идеңме?Шалтыратмадың да бит!

-Чыктың бит,өйгәдер бит?-Ире бик төксе иде.Тавышындагы ачу үзен сиздерә.Белә гөлчирә:ире Фирүзәне көткән булган,ә ул ..ул нәрсә-төкермәде дә…Слон белән китте дә барды.Гөлчирәдә хатын-кыз көнчелеге уянды:”Шул кирәк сиңа.Яшь кызлар артыннан селәгәең агызып йөрмәссең…баш югалтып!”

-Мә,икенче кирәкмәгән җирдә онытып йөрмә!-диде дә сумкасыннан иренең саклык кенәгәсе белән паспортын чыгарып бирде.Бәлки ире гафу үтенер,ул паспортның Фирүзә сумкасына ничек керү тарихын аңлатыр?!Газизҗанның борчылганы сизелеп тора,кабаланды,җавап таба алмый аптырады,паспортны бардачокка бәрде дә,радиоланы кабызып җибәрде.

Юатырлык сүзләр таба алсак
Газизләргә кирәк чагында.
Тик хыянәт кенә кермәсен ул
Кагылмасын тагын ,тагын да…

Радиоладан яңгыраган җыр ирнең бәгыренә тоз сипте.Гөлчирә дә бүгенге хәлләрне түкми-чәчми сөйләргә уйласа да,тынды,дәшмәде.Өйгә кайткач,чәй өстәле артында җайлап сөйләшербез,аңлашырбыз, дип уйлады.

Газизҗанның радиоланы сүндерергә кулы бармады.Әмма үзе кылган хыянәттән аңа да бик авыр иде,күрәсең, я  кирәкмәсә дә тамагын кырды,я уфтанып куйды,я сул кулының бармаклары белән туктаусыз машина руленә шакылдатты.

Өйгә бергә шатланып ,көлешеп кайтып кергән чакларны сагынып,ир белән хатын бер-берсенә сыңар сүз дә катмыйча гына ишектән уздылар.Гөлчирә чәй өстәле әзерләгән арада әллә аның янында тормыйм дипме,ире бакчага чыгып китте.Хатын тәрәзәгә күз салды.Бер кулында шлангасы,икенчесендә- кесә телефоны.Газизҗан кемгәдер шалтырата,тик телефонны алучы гына күренми.

Гөлчирә,өстәл әзер булгач та,тәрәзне ачып иренә дәште:

-Матурым ,кер әйдә,ашап –эчәбез!Хатынның йөрәге яна,ничек сүз башларга белми аптырады.

-Матурым,инде нишлибез?

-Нәрсә нишлибез?

-Улыбыз кайткач,акча каян алабыз,дим?Син бит малайга дигән акчаны алгансың,кенәгәне карадым мин…Ник кирәкте ул акча сиңа?Фирүзәгә алка алыр өченме?Күрсәтте ул,мактанды,”Ишәк “ алып бирде “,-диде.Синең күзләрең каядыр,ул бит сине ишәкккә генә тиңли.Шалтыратып  та ятма!Бүген завод директорының ятагында ул,алмаячак телефонын да…Көтмә дә!Ай,юләр син,юләр сез ир-атлар,күзләрегез сукыр сезнең!

-Син каян беләсең аны?Иренең йөзенә гаҗәпләнү катыш аптырау галәмәте чыккан иде.

-Ничек белмим-бергә эшлибез бит.Ул бит сөйләп тора,күрсәтеп тора…Синең белән ничек йөргәнен,синең шалтыратканнарны.Син бүләк иткән алканы,тәненә син ясаган засосларына кадәр күрсәтте…И,матурым,матурым,дәү әти булырга җыенганда,кияү келәте кирәктеме сиңа?Мин инде,телне аркылы тешләп булса да,түзәрмен,ай-вай килеп кычыкырып йөрмәм,ә менә улларың күзенә ничек карарсың син,Газизҗан?Ире озак кына эндәшми торды.Гөлчирә инде,бу тезләнеп гафу сорар,дип уйлаганда гына,көтелмәгән җавап ишетелде:

-Гөлчирә,син рәнҗемә миңа…Мин өйдән чыгып китәрмен пажалуй…Яратам мин Фирүзәне…Теләсә ни уйла,орыш,сук миңа,яратам!Малай-шалай кебек гашыйк булдым…үзем дә сизми калдым…Башымны бутады ул минем…елан мәхәббәте белән…Көнгә чыксам,гел аның турында уйлыйм…

Гөлчирә телсез калды.Ничә еллар аның белән тормыш арбасын тарткан,уллары тугач та,кулларыннан төшерми күтәреп йөрткән,икешәр смена эшләп,буш урында нигез корган,уллары өчен өзелеп торган Газизҗанымы соң бу ир?Әллә саташамы Гөлчирә?Юктыр,бу ул түгелдер!

-Газизҗан!…Гөлчирә бу хәбәргә түзә алмады,үзен никадәр сабыр тотарга тырышса да,сыгылып төште-туйганчы үкседе.Ире инде чит,чит,хәтта ул ничә еллар мәхәббәт юрганын бүлешкән хатынын юатуны да кирәксенмәде.

Бик авыр иде Гөлчирәгә бу минутларда.Гомерен бары тик иренә,балаларына  гына багышлаган хатынның хәлен үзе хыянәт кичергәннәр генә аңлый алыр!

-Гөлчирә,мин барын да сиңа калдырам,киемнәремне генә алам да….

Гөлчирәнең колаклары тынганмы соң,ире нидер әйтә.Ул аны ишетми диярлек!Чукракландымы әллә?Хатын,килеп туган хәлдән нишләргә белмичә,бакчага чыкты.Аяклары үзләре үк аны былтыр Газизҗан белән бергәләшеп ясаган беседкага алып китте.Ирнең куллары алтын иде-челтәрләп эшләнгән беседкада җыйнак түгәрәк өстәл,кечкенә бизәкле эчкәмияләр аның күңел җылысын саклый…Гөлчирә беседка янында үскән үрмәле алсу роза янында тукталды.Нишләптер чәчкәләре бөгелгән әле…Төбе коры икән!…Мичкәгә җыелган яңгыр суын алып килеп чәчкәләргә бөркеде.Мул итеп  су сипте.

”Чәчкәләргә дә гел су сибеп торырга кирәк шул, ә миңа?Миңа җылы сүзне кем әйтер,эштән арып кайткан чакларымда кем хәлемә керер,нишли бу Газизҗан?!”Гөлчирә ирен югалту ачысын ничекләр кичерер,уйлары таудан биегрәк,тормышның үзеннән кырысрак,күз яшьләре Балхаш суыннан да тозлырак иде бу минутларда…

Кич ничә еллар бер-берсен ярты сүздән дә аңлашып яшәгән ир белән хатын аерым бүлмәләрдә йокладылар.Гөлчирә төн буе керфек какмады.Таң алдыннан гына йоклап киткән хатынны әтәч тавышы уятты.”Минем тавыкларым ач,безгә җим сип,су куй!”диюе булдымы,әтәч кычкырды да кычкырды.Ире дә шул 15 тавыклы әтәчтән үрнәк алдымы әллә?Гөлчирә йокы бүлмәсенә керде.Урын буш иде.Димәк,ире саубуллашып торуны да кирәк тапмаган!Бүлмәдәге ишеге ачык калган шифоньердан Газиҗанның шакмаклы күлмәк җиңе күренеп тора.Гөлчирә шифоньерны ачып карады-ир үз киемнәрен җыештырган,тик бер күлмәге хатыны шүрлегендә булгангамы,онытылып калган иде.Гөлчирәнең йөрәге кысып куйды.”Улларыма ничек әйтермен,әтиләрен кичерерләрме?Бу хыянәт белән ничекләр яшәп бетәрмен?”дигән уйлары күңеленең иң ерак урыннарын айкап чыкты да тагын күз яшьләре булып сибелде.

Урын-җирне тәртипкә китереп,чәй куеп җибәрде.Йорт эченә чыгып,тавыкларга җим биреп керде.Горур әтәч бүген аңа сынап караган төсле тоелды.

Чәйнеге сызгырган тавышка, уйларыннан айнып,эшкә җыена башлады.Кухня сердәше –магнитоладан таныш җыр агыла:

Вакытлар бит барын оныттыра
Тик хисләрнең төсе югала.
Бер кылынган хыянәттән җанда
Кара табы кала елларга.

Әлеге җыр, бүгенге Газизҗансыз ялгыз иртә Гөлчирәнең күңелендә бик озак сакланыр әле…

Гөлчирә эшкә барышлый “Сөт” кибетенә керергә уйлады.Янган йөрәгенә сөтле чәйнең файдасы тимәсме,эшкә баруга ашчы кыздан чәй куйдыртыр…

Тротуардан олы юл аша чыгарга борылды гына….Хатын калганын хәтерләми.”Уф”дип әйтергә дә өлгермәде,ни булды бу?

Гөлчирәне олы юлдан бик кызу куалап килүче машина бәрдереп тә китте.Юлның икенче ягында сөйләшеп торучы берничә хатын ерактан ук Гөлчирәне танып алганнар иде.Танымыйча-әле узган айда гына терапия бүлегендә ятып чыктылар,шәфкать туташының ачык йөзеннән,тәмле телннән,тылсымлы кулыннан да тизрәк савыктылар бугай!Саҗидә шунда ук “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратты да,дус хатыны белән юлда яткан Гөлчирә янына йөгереп чыкты.Иртәнге күк йөзе төсле ачык зәңгәрсу күлмәктән кан эчендә яткан Гөлчирә аңсыз иде.

-Саҗидә,машинаның номерын хәтерләп калмадыңмы?-диде Нәфисә дә.

-Номерсыз да таныйм,бу бит балалар санаториясенең главврачы.За рулем да үзе иде бугай,аңа охшаттым.

-Менә сиңа мә!Медиклар бер-берсен таптаткач,безгә ни кала инде?

-Я,әйдә телеңә салынып торма,сумкасын тот,коелган әйберләрен җый,”Ашыгыч ярдәм”килеп җиткәнче,әнә,кемдер хәбәр иткән-полиция машинасы сызгырта,килеп тә җиттеләр.Гөлчирәне кузгатырга да ярамас әле алар килгәч?

Машинадан полиция капитаны төште.

-Шахитлар бармы,кем бәрдерде,светофор нинди төстә иде?

-Без күрдек,менә Нәфисә белән Гөлчирәгә карап сөйләшеп тора идек.Яшел яна иде светофор да.Гөлчирә зебрадан чыкканда, бәрдереп китте,-диде Саҗидә.

-Машина номерын истә калдырмадыгызмы?Шофер туктамадымы?Кире килмәдедәме?

-Машина- главврачныкы!

-Кайсы главврач?

-Санаторийныкы!

-Данис Хәбировичмы?Ничек?Башка сыймаслык!Әллә “капкан” булдымы икән?Соңгы арада еш “каба” диләр иде.Үз башына чапкан икән!

“Ашыгыч ярдәм”машинасы килеп туктагач,шахит кызлар читкәрәк тайпылды.Гөлчирәне носилкага күтәреп салдылар.Хатынның бер кулы сынган,башы ике җирдән яраланган,сул аягының тез капкачыннан туктаусыз кан саркый иде.

“Кайгы ялгыз йөрми”дип халык белми әйтмәс!Гөлчирәгә өелеп килгән иртәнге хәсрәткә юл фаҗигасе өстәлде.Машина ачы сызгыртып китеп баргач та,Саҗидә белән Нәфисә кузгалып китә алмый юл кырында озак  кына сүзсез басып тордылар.

-Исән генә калсын иде,җаным,бигрәк авыр тән җәрәхәтләре алган.Аңына гына килсен,Ходаем!Бигрәк әйбәт хатын бит!Куллары алтын бит аның!Терапия бүлегендә аның кебек оста система куючы да юк,нинди каты авырулар булса да,аны чакырып алалар.Үзе карусыз,үзе ярдәмчел,кешелекле!Исән генә калсын инде,раббем!

    Гөлчирәнең тормышы өчен хирург Саматов кулыннан килгәннең барысын да эшләде.Ул яктан аңа тел-теш тидереп булмас иде.Талантлы,үз эшенең чын остасы,операцияләрне уңышлы ясый.Эш практикасында аның пычагы тигән авыруларның 99% исән кала.

Гөлчирә аңына килгәндә,инде берничә сәгать вакыт узган иде.Башы бик каты сызлый.Ни өчендер бик тыгыз итеп бәйләп куйганнар,шуңа чигәләре кысамы?Аякларын кузгатмакчы булган иде-алары да таш аскан сыман –ни кузгалмый,ни күтәрелми.

-Гөлчирә,ай куркыттыгыз,җаным!-диде хирургия бүлегеннән аның янына еш кергәли торган Галия.

Гөлчирә җавап бирергә теләсә дә,теле әйләнмәде.Хәле бик авыр иде.Теле кибеп аңкавына ябышканмы соң-аптырады,әйләндереп җавап кайтара алмагач та,бу ни инде?!

-Тынычлан,аллага шөкер,исән калдың болай булгач.Шәп кеше безнең бу Саматов,куллары алтын аның,сине китергәнле бирле бер яныңнан китмәде,бөтен ярдәмне үзе күрсәтте.Бик ихтирам итә икән сине!-диде Галия.

“Әллә Фирүзә белән үзләрен мин тотканга шулай тырышканмы,хатынына сөйләмәсен өченме?Юктыр,андый вак җанлы кеше түгел ич ул!Әйбәт кеше,кызганыч менә “елан” белән бәйләнеп кенә үзенең дәрәҗәсен бераз төшерде”Гөлчирә шулай дип уйлады,тик Галиягә бу хакта әйтмәсә дә,дусты сизгән иде:

-Беләм,беләм!Син аларны күргән идең!Юктыр,Саматовның күңеле чиста аның,әгәр синнән ачу алырга уйласа,сиңа булышмаган булыр иде!Мин тизгә генә процедура бүлмәсенә барып,берничә авыруга уколлар кадап киләм,югалтма!-дип,Галия  Гөлчирәнең ак бинтларга уралган башыннан акрын гына сыйпап,маңгаеннан үпте дә,бүлмәдән чыгып китте.

“Минем белән булган хәлне Газизҗан беләме икән?Килерме?әйтүче булдымы икән?Хәер,Фирүзә җиткергәндер аңа,мондый хәбәр тиз тарала бит!Бәлки әле килеп тә чыгар?!”Уйлар хатынның болай да авырткан башын тагын да кысрыклыйлар,сызлаталар иде.

Төш вакыты,төштән соңгы йокы вакыты узды,тик ир күренмәде.Эш сменасы бетәр вакытта бүлмәгә Фирүзә килеп керде.

-Гөлчирә апа,я ничек,хәлләр?

Гөлчирә аның болай оятсыз битен ертып үз янына керүен көтмәгән иде.Ә ул керде менә!Икенче якка борылып кына ятасы иде дә,хәл юк…

-Күрәсең бит!Шатланасыңмы?

-Юк инде,нишләп кеше фаҗигасенә шатланып утырыйм?Никто не гарантирован!Кем белән булмас!Сөйләделәр,санаторий главврачы бәрдергән икән сине!Мир тесен!Менә бит ә?!Мин киләсе атнадан шунда эшкә күчәм бит,Саматов сөйләшкән иде аның белән….Инде хәзер ни була?Аны эшеннән очырып бәрсәләр,миңа тагын хана икән!Гөлчирә апа,өстеннән бик торма инде,исән калдың бит,бераз штарф кына чәпәсеннәр дә үзенә ,эшләсен.

-Мин беркемгә дә начарлык теләгәнем юк,теләмәм дә!…Фирүзә-елан белән сөйләшәсе булгач,теле дә ачылып китте бит әле монда!

-Саматовка шалтыраткан ул:”Гөлчирәне ничек тә исән калдыр,калган гомеремне төрмә баландасы эчеп уздырасым килми,тырыш!”-дигән.Саматов яныгыздан да китмәде.Сезнең урында мин булсам да,ул кадәр карамас иде!

“Әнә ничек икән!Төрмәдән курка икән!Саматов Гөлчирә өчен түгел,Фирүзә өчен тырышкан икән ләбаса,әйе,әйе!Фирүзә эшсез калмасын,санаторийда җылы урында,тыныч кына эшләсен дип тырышкан икән!”

-Гөлчирә апа,ишәгеңә әйттем мин…Тик …аның сүзләрен сиңа әйтергәме икән?Килми ул…

Гөлчирә эсселе-суыклы булып китте.Ни дип җавап бирергә дә белмәде.Эндәшмәде.”Эндәшмәү-ризалык галәмәте”дип аңлаган  Фирүзә:

-”Миңа инвалид хатын кирәкми!”диде дә,телефонын бәрде ирең,-диде.

Менә сиңа иске авыздан яңа сүз!Бу минутларда Гөлчирәгә бик авыр иде.

Буш урында икәү нигез корган иреме соң бу?

“Гөлчирәм,күзләреңне яратам мин синең,шундый матур ич алар!”-

дип,таңга кадәр капка төбендә серләшкән егетеме?Олы уллары тугач та:”Батыр хатын малай таба,батырым син минем!”-дип кочагына кыскан иреме бу?!Гөлчирә үстергән чәчәкләргә таң калып:“Син үзең иң матур чәчәк ич!”-дип сокланган Газизҗанмы соң бу?!Юк,юк,аңлый алмады хатын иренең бу кыланышын.Аклый да алмады…

         Гөлчирәне 2 атнадан соң гына хастаханәдән чыгардылар.Улларының кечесе берничә тапкыр әнисе янына кайтып китте.Йорт –җирне җыештырып,бакчаларны тәртипкә кертте.Малайлары үзләренә охшап кечкенәдән эш яратып үстеләр-кирәк икән идәнен дә юдылар,бакчасын да карадылар,”хатын-кыз эше бу”дип вакланмадылар,керен дә юдылар, әниләре янында аш-суын да әзерләргә өйрәнделәр.Кече уллары Ихтыярның кулы теләсә нинди эшкә ятып тора,теле телгә йокмый-сүзгә дә оста.Әти-әнисеннән акча сорап аптыратмас өчен кафеда бармен булып эшкә урнашкан әнә,лекцияләре бетүгә,шунда йөгерә.

Гөлчирә Ихтыяр белән бик озак сөйләшеп утырды.

-Улым,әллә әтиеңнең чыгып китүен абыеңа хәбәр итми торыйкмы,юкка борчылып ятмасын,кимсенмәсен!Холкы да кызу бит-я үзе белән берәр нәрсә эшләр,ярыймы,-дип улын күндерде.

-Килештек ,әни!Әтигә шалтыратып караган идем мин,син чыгасын әйтергә,уртага салып сөйләшергә дип.Алмады телефонын.Ну ладно,раз ул үзенә шундый тормыш сайлаган икән,не будем беспокоить,әни!Яшәсен,пускай подумает,нинди этлек эшләгәнен…

Ихтыяр әнисен кочаклап алды.

-Ә син молодчинка безнең,менә бит аякка бастың,крепкий орешек син!

-И,улым,басуын бастым,тик менә бер аякка аксыйм бит.Яңадан ничек эшләп китәрмен,эштә бит көне буе аяк өстендә йөрергә кирәк,авыруларга “Минем аягым авырта,үзегез килегез уколга!”дип утырырмынмы?Башымның сызлавы да кимемәде әлегә,кан басымым вакыт -вакыт күтәрелеп китә,даруларны вакытында эчмәсәм,күзләрем шартлап чыгар дәрәҗәгә җитә бит,балакаем!

-Ничего ,әни,выкарабкаешься,главное-исән калдың бит!

-Әтиең кайда яши икән соң,белмәдеңме?Фирүзә бит терапиядән китте,балалар санаториясенә күченде.

-Белдем,даже домын да беләм,пацаны сказали…Они снимают квартиру,әни.

-Әллә синең белән икәү барып карыйкмы,сөйләшеп… әтиең белән дим?

-Ты че ,әни,ярат инде бераз үзеңне!Бездән башка яши алмаса,үзе кайтыр…ну ты даешь,ташлап чыгып киткән ирне эзләп барырга?Где у тебя уважение к себе?Ихтыяр Гөлчирәне бакчадагы беседкада утырырга күндереп,үзе өйне ялт иттереп җыеп-юып чыгарды.Улының җитезлегенә хатынның исе китте.Күз ачып йомган арада,өйнең һавасы ук икенчеләнеп киткән иде.

Көннәр бер-бер артлы уза торды.Гөлчирә инде ялгызлыкка да күнеп килә иде.Эшкә чыгып ,акрын гына хезмәт белән онытылып йөргәндә,Газизҗан турында хәбәр килеп иреште.Терапия бүлегенә дәваланырга Сария исемле хатын керде.Бик хәбәрдар,бик телчән нәрсә.Сария Газизҗан белән Фирүзә тора торган йорттта яши икән.Квартиралары кара-каршы гына…бөтен хәбәр,вакыйгаларның үзәгендә кайнаган хатын бер көнне Гөлчирәнең ялгыз гына авырулар тарихын тутырып утырган чагын туры китереп,үзе белгәннәрне сөйләргә булды.

Фирүзә күрше хатынына серләрен ачкан икән!”Мин синнән корсаклы!”дип,Фирүзә башта Саматовка бәйләнеп караган,тегесенең хатыны килеп пыр туздыргач,тизрәк моны санаторийга озатканнар,күз алдыннан яшереп торырга,Фирүзәгә аборт ясатырга тәкъдим иткән,”балаңны алдырмасаң.очрашмыйбыз башка”дип тә кисәткән.Фирүзә ризалашмаган.Хәзер Саматов бөтенләй икенче кыз белән чуала, имеш.Слоны килгәләп йөри,күрәм.Слонны югалтмас өчен,корсагын салды бит Фирүзә.Кесәсе калын бит Слонның,абортка ризалашты кыз.Берничә көн мин дә кереп ярдәм итеп йөрдем.Газизҗанга “сулы таз күтәргән идем,корсагым төште”дип алдады. 2 көн ятып чыкты.Газизҗанның сезнең ир икәнен монда кергәч кенә белдем әле мин,Гөлчирәкәем.Сез берүк миңа ачуланмагыз инде.Гайбәт булса да,никтер сезгә белдерәсем килде.Авырый бугай ирегез.Ябыгып та киткән төсле күрәм.Фирүзә рәтләп өйдә тормый бит ул,башта эштә,аннары биләмдә,пешереп тә ятмыйдыр,үзе туеп кайткач.Әле мин монда керер алдыннан гына шул Слоны белән Эмиратка китте.Тегесе хатынын ничек алдагандыр,кем белән барам дигәндер,Фирүзә Газизҗанга иптәш хатын белән дип ирештерде.Миңа китәр алдыннан ачкычын калдырган иде.Кечкенә эте бар бит,күкрәккә тыгып йөри торган,шул Слоны бүләк иткән булган,шуны көнгә 3 тапкыр ашатып,һавада йөртергә кушкан иде.Менә үзем дә авырып киттем бит әле.Улыма әйттем инде.Газизҗан яратмый ул этне,но Фирүзәгә дә каршы килә алмый.Өйдә бала урынына шул кечкенә эт асрыйлар хәзер.

-Сария апа,рәхмәт хәбәрләрең өчен,әмма боларның миңа кирәге бармы икән соң?!

-Нишләп булмасын?Ирегез юкка чыга ич!Күреп торам ич мин,борчыла ул,тик горурлыгы гына комачау итәдер..яңадан сезнең янга кайтырга…Фирүзәгә сукыр тиенгә дә кирәкми ул!Әле ниндидер Бөркеткә дә күз атып йөри ул…Бик эләктермәкче Фирүзә,бикк!Тегесенең бавын хатыны яхшы тоткан бугай-ычкындырмый.Алайса,тренажерный залга юкка гына йөрми ич инде ул,шунда булса да күреп кайта..шул Бөркет дигәне дә анда йөри икән!Менә бит нинди замана китте ә?!Өйдә ир көтеп утыра,хатыны берьюлы берничә ир белән типтерә.Аның Газизҗанга аш пешереп өйдә утырырга вакыты да юк,эштән туры кайта шунда.Андый чакларда миңа шалтырата:”Сария апа,бәгырь кисәгем,мин залга туры кайткан идем.Аккүзне(эте инде)генә ашатып чык әле!”-ди.Газизҗан кайттымы ,ашадымы икән дими бит,Аккүз ди! Фирүзәне әйтәм әле,әнисе дә  кызының шулай бозылып йөргәненә берни әйтми.Әйтер иде-Фирүзә аңа да мулдан акча төртә.Ул бит сезнең ирне ышандырган,”массажистка булып эшкә урнаштым»-дип.Менә ята хәзер калын кесәле ирләрне сыйпап!Ничек кенә сыйпый әле!Көн дә бер яңа күлмәк,туфли кия.Санаторийда алган 13 меңгә бик киенә алмас иде алай.Шул Слоннары,Бөркетләре  киендерә инде аны.

Сария “Сөйләп бетердем,инде үзең хәл ит”дигәндәй,Гөлчирәгә тутырып бер карады да бүлмәдән чыгып китте.

“Алай,Газизҗанның кай җире авырта икән соң?Сирәк кенә йөрәген тоткалый иде.Ашавын яхшы ашый,тамагыннан зарланмады..Алайса ник ябыга икән?Әллә шалтыратып караргамы?Бәлки телефоны үзгәрмәгәндер?Юк,Ихтыяр белән киңәшеп карарга кирәк булыр.Бәхтиярыбыз кайтырга да күп калмады бит инде,бу хәлләрне аңа ничек аңлатырбыз икән?Аңларлармы әтиләрен?Әгәр ул кире кайтам дисә?Кабул итәргәме?”Гөлчирәнең туктаусыз уйлаудан чигәләре каты кысып куйды.”Соң Слон,Бөркетләре булгач,ул Фирүзәгә минем ирем нигә икән соң?”Аптырады хатын.

   Тагын берничә йокысыз төн узды. Гөлчирәнең фикерләре һаман бер тирәдә чуала: ”Газизҗанга шалтыратыргамы?” Акылы:”Шалтыратма, үзе ташлады, иң авыр чагыңда хәлеңне дә белмәде,яратмый ул сине!”-ди.Йөрәге: ”Шалтырат,Гөлчирә,ул бит синең бәгырь җимешләреңнең әтисе,хәлен белеш,бәлки ярдәмең кирәктер?”-дип күңелен алгысыта.

Шулай ике ут арасында өзгәләнеп тагын бер атна вакыт узып китте.Шимбә көнне Ихтыяр кайтты.Әнисе Сария сөйләгәннәрдән Газизҗан турындагы хәбәрне генә сөзеп улына җиткерде.

-Ну,әни,син үлеп ятканда ,ул килдеме?Сине бер ночная бабаочкага алыштырган икән,миңа андый әти кирәк түгел!Абыйга да кирәк булыр дип уйламыйм.Аңа дип салган соңгы тиеннәргә шул шлюхага алка алган икән,димәк ул безне-улларын бөтенләй дә санга сукмый.Аңа минутлык ласка кирәк,значит?!Шулай түгелме?Все,әни,бу тема закрыта!Бу өйдә Газизҗан исеме башка яңгырарга тиеш түгел!

Улының бу чаклы кырыслыгы үзен аклаганын аңласа да,Гөлчирәнең ирен гафу итәсе килде.Әгәр :”Кайтыйм,карчыгым,гафу ит мине!”-дисә,үзенең берсүзсез риза булачагын белә ул.

Ир белән хатын көтмәгәндә-уйламаганда аптекада очраштылар.

Гөлчирә Микардис даруына заказ биргән иде,аптекада  теләсә кайчан алу мөмкинлеге булмаган бу таблеткалар аның баш өянәген бастыра,кан басымын җайлый,шуны алырга дип керсә,аптека кассасы төбендә Газизҗан басып тора.Килеп туган хәлдән ничек чыгарга белми аптырап торганда,ир  Гөлчирәгә сүз катты:

-Нихәл ,Гөлчирә!Ирнең калтырап чыккан тавышында ниндидер мескенлек,гаҗиз булу сизелә иде.Газизҗан кечерәеп калган.Ябыгып киткән.Гөлчирә,иренең йөзенә карады.Ирнең чырае агарыбрак киткән төсле күренде.Үзен яндырып утларга салган,төннәр буе күзләренә йокы бирмәгән,тормышының нурын алган иренә җавап бирергәме?

-Ярыйсы,Газизҗан!Нәрсә,авырып киттеңме әллә син дә?

-Шулайрак шул!

-Яшь хатының авыру ирне яратмас бит,сиңа авырырга һич ярамый!-

-Авыруны сорап алмыйлар,Гөлчирә?Үзең нихәл?Газизҗанның күзләрен тутырып каравында әле кайчан гына үзе ташлап чыгып киткән хатынын сагыну,нигәдер өметләнү,үкенү  сизелә сыман…

Гөлчирә дәшмичә торды.Тынлыкны кассир кыз бозды:

-Сездән 119 сум! Газизҗан йөрәк дарулары җыйган икән!

-Йөрәк авыртамы әллә?Өйдә чакта бер дә зарланмый идең бит!Гөлчирәнең алырга килгән даруын да онытып,ирен култыгыннан алып ,моннан чыгып китәсе бик килсә дә,үзен тыеп кала алды.Сукырга да күренер иде:ир дә,хатын да бер-берсен бик сагынган,арадагы үпкәләрне кара пәрдә каплаган,берсенең кыю адымы да бу икәүнең яңадан бергә булуын хәл итә алыр иде…тик…

Газизҗан саубуллашмый гына чыгып китте.Гөлчирә Микардис тартмасын сумкасына шудыргач та,ишеккә юнәлде.Бүгенге очрашудан йөрәге күкрәгеннән “чыгам-чыгам”дип ярсып тибә,тынычланырга кирәк иде.Ашыгып –кабаланып бер таблетканы кабып куйды. Тукталыш читендәге таныш түгел ак Тойотаның ишеге ачылды- Газизҗан китмәгән икән:

-Гөлчирә,әйдә утыр,эшеңә илтеп куям,-диде ир.Хатын аптырап китте.Шул серлелеге өчен яраткан иде ул ирен.Көтелмәгән якларын ача-ача яши торгач,менә нинди көннәргә дә килеп җиттеләр бит!

Утырыргамы,юкмы?Үлем белән көрәшеп ятканда килеп хәлен дә белмәгән ирнең чакыруын кабул итәргәме?Уртак тормышның матур мизгелләре дә бихисап иде ләбаса,шулар хакына булса да,бәлки ире белән аңлашыргадыр?!

Гөлчирә авыз эчендәге таблеткасын суырып,каршы сүз дәшмичә,машинага кереп утырды.

-Дару каптың,ахры, мә су эчеп куй!Мин үзем дә гел газсыз Волжанка йөртәм,дару эчкәндә кирәге чыга,-дип ,ир шешә сузды.

Гөлчирә таблетканы йотып,су эчеп куйгач,иренә карады.

-Әйдә, бик илтәсең килгәч,илт инде,Фирүзәңә җиткерсәләр,эләгер әле үзеңә!-дип куйды.

-Фирүзә өйдә юк.Хәер аның өйдә торганы да юк!Гөлчирә,еланның кайда киткәнен белсә дә,иренең кылларын тартып карыйсы килде.

-Ялдамы әллә?

-Әйе.Бергә эшләүче дус хатын белән ялга киттеләр.Дәваланырга кирәк,нервалары какшады,балабызны югалтты бит!

-И,Газизҗан,сабый да сабый,син дә сабый,әллә син сукырмы?

Нинди бала?Ул баланы синнән дип уйлыйсыңмы?

-Соң шул бала аркасында өйдән киттем бит инде мин.Теге бездә кунганнан соң,миңа шалтыратып та,эшемә килеп тә күзне ачырмады Фирүзә,”Безнең балабыз булачак.Әйдә бергә кушылыйк,синең улларың үскән,зур инде, син аларга кирәк түгел,ә уртак кечкенәбезгә син бик кирәк булачак әле,әти кирәк балага!”дип, гел аптыратып торды бит.Йомшадым шул бала хакына.Яшь кызга ялгызы бала үстерергә авыр булыр дидем.

-Ни әйтим инде сиңа,Газизҗан!Әйтсәм ,гайбәт диярсең,әйтмәсәм ,син кызганыч.Әнә йөрәк авыруы алгансың ич!Элек аптека ишегенең кай тарафка ачылганын да белми идең!

Килеп җиттек!Я,сау бул!

-Туктале,Гөлчирә,азрак кына утыр әле!

-Танышлар күреп:”Яшь хатыны ялда чакта,карт хатыны белән очраша ,вәт булдыра бу егет!”-димәсләрме?

-Дисәләр соң!Синең тавышыңны сагынганмын икән мин!Бу гади генә хушбуй исләрең дә менә йөрәк авыртуына дәва булып китте бит әле!Йөрәк тә чәнчүеннән туктады кебек…

Гөлчирә инда ачылган машина ишеген кабат япты.Ни дияр ире,тагын ниләр сөйләр?

-Бәхтияр белән сөйләштек кичә.Киләсе атнага кайтып җитәчәк.Яхшы хезмәт иткәнгә,алданрак җибәрәләр.Бер дигән уллар үстердек бит,Газизҗан!Малайларның туйларын итеп,бергә гөрләшеп-чөкердәшеп кенә яшисе урынга…Гөлчирәнең күңеле тулды,яшь тамчылары бите буйлап тәгәрәп зәңгәрсу кыр чәчәкләре төшкән ак күлмәгенә тамдылар да тамдылар…

Газизҗанга бу минутларда авыр иде,күрәсең,ул,искәрмәстән рульдән кулын алып,хатынына таба борылды да:

-Нишләдек без,карчыгым,-дип Гөлчирәне кочаклап алды.Ирнең дулкынлануы,уңайсызлануы,кулларының калтыравыннан,йөрәгенең дөп-дөп сикерүеннән сизелеп тора.Гөлчирә карышмады,айлар буе җыелып килгән сагыну-сагышлары Газизҗан кочагына сыйды да бетте.Сүзсез генә узган берничә минут еллар күк озын тоелды.Газизҗан кесәсеннән кулъяулык чыгарып,хатынының күзләрен сөртте.

-Их,Гөлчирәм,карт җүләр мин,елан мәхәббәтенә алданган карт тиле мин!Ичмасам,каты итеп сүксәң,миңа җиңелрәк булыр иде!Әйт инде берәр сүз!-Ир инәлеп ,Гөлчирәнең күзләренә карады.Куларын учларына кысты да, бармак очларыннан үбеп чыкты.Теләсәң сүк,теләсәң сук!Кичер син мине!Мин башкача болай яши алмыйм.Бетәм мин!

  Сөйләшер сүзләр күп булса да,тынлыкта менә шулай беренче свиданиедәге сыман сүзсез генә сыенышып утыру икесе өчен бар авырулардан дәва иде булса кирәк-икесенә дә җиңел булып китте.Болай да аңлашып була икән ләбаса!

Газизҗан радиоласын кабызып җибәрде.

Таныш җырдан икесе дә бер-берсенә карашып куйдылар.

Гөлчирә телгә килде:

-Мин бу җырны бик яратам,Газизҗан!Нишләптер, мин аны синең җыр дип йөртәм.Белмим,ник алайдыр,аның сүзләрен син язгансың кебек миңа,син җырлыйсың да шикелле!Син өйдән чыгып киткәнле бирле әллә ничә тыңладым инде.

-Миңа да ошый.Машинада туры килгәндә, кушылып җырлап та барам әле:

Мәхәббәттә хата-ялгышларга
Урын бар ул, кем дә абына.
Ябык булмасын тик йөрәк кенә
Гафу сорап килгән чагында…

-Ничәдә чыгасың? Гөлчирә эндәшмәде.Ире аның эштән ничәдә чыкканын белә иде бит!Сүз юктан сүзә булсын дипме,әллә килеп алырга рөхсәт соравымы бу?

-Эштән ничәдә каршы алыйм,Гөлчирә?-дип кабатлады Газизҗан.

Минем машинада түгел,өйдә үзебезнең тормыш турында сөйдәшәсем килә.

-Кызык әле бу фикер!Башта “ Мин гашыйк”дип ташлап чыгып кит тә,хәзер өйгә кайтып тормыш турында сөйләш,имеш!Бу кинәт кенә очрашып ,аңлашырга теләү алдан планлаштырган берәр нәрсә булса?!Мин бит сиңа ышанмый башладым әле,матурым!

Әйе,әйе,Гөлчирәнең иренә бик яратып әйтә торган сүзе инде күптән әйтелми торганга тансыкланганмы-авыздан чыкты да китте!

-Мин көтәм сине,эштән соң!

Гөлчирә ,кул бирми генә саубуллашты да,хастаханәгә кереп китте.Борылып карамады.Хыянәтче ире алдындагы бүгенге йомшаклыгыннан оялдымы,әллә Газизҗанның күзләре белән кабат очрашса,үзен тыеп кала алмыйча,ялгыш сүз ычкындырырмын дип курыктымы-үзе дә аңламады.

Гөлчирә авыруларга уколларын кадап бетергәнне генә көтеп торган диярсең-процедура бүлмәсенә Сария килеп керде.

-Ни,ни бит әле,Гөлчирәкәем,берүк гаепләмә,сиңа хәбәр керттем..Ни,Фирүзә шалтыратты,Әмирлекләре килешмәгән үзенә,йөрәге каккан,хәле киткән,иртәгә иртән кайтып җитәсе икән!Иреңне бүген алсаң,алып каласың,алмасаң,тагын да ычкына алмастыр…Баласын алдыргач,күкрәкләре авыртуы турында гел зарлана иде Фирүзә,тегендә дә..җылы да булышмаган,тыным кысыла,ди…Менә сиңа Слонлы сәяхәт!Кызганып та куям үзен,юк,шуңа акыл бирүче юк!

-Сария апа,минем язасы эшләрем күп!-дип, Гөлчирә Сариягә китәргә ым какты.

Ну гайбәт оясы да билләхи,үзе ашаган табакка төкерүче дип шушындый хатыннарны әйтәләрдер?!

Сария чыгып киткәч,Гөлчирә уйга калды.Нишләргә соң?Ирен ,чынлап та,эштән соң өйгә чакырыргамы,әллә бөтенләй чыкмаскамы?Җавап бирмичә,бераз газапландырыргамы?Ни булса шул-Алла язганы булыр!

Гөлчирә эш сәгатен тәмамлап,урамга чыкканда, ак Тойота капка төбендә аны көтә иде.Газизҗан хатынын ерактан ук күреп,машинасыннан төште дә:

-Гөлчирә,менә рәхмәт,менә рәхмәт!Мин инде сине бөтенләй чыкмассың да,сөйләшмәссең дә дип уйлап,бөтен йөрәгемне ашап бетердем,-дип хатынның кулындагы сумкасын алып,ишекне ачып утыртты.Теге чакта,Гөлчирә тәрәзәдән карап торганда,Фирүзәне каршылап утырткан кебек!

-Сине яхшы гадәтләргә өйрәткән Фирүзәгә рәхмәт!-диде Гөлчирә.

-Карчыгым,әйдә бүген Фирүзә турында сөйләшмик әле!

-Ничек сөйләшмисең,бүген төнлә кайтып төшкәч,ире өйдә булмагач та ,ни уйлар?

-Син аның кайтасын кайдан беләсең?

-Мин син белмәгән,белергә теләмәгән бик күп нәрсәләрне беләм,матурым!Фирүзәнең хирург Саматовны да,Слонны да сине дә “Мин корсаклы!”дип куркытып йөргәнен дә,Бөркет дигән бай директорга селәгәй агызып,кулга төшермәкче булып йөргәнен дә,сине “Ишәк”дип йөргәнен дә,әле Эмиратка да дус хатыны белән түгел,шул Слоны белән киткәнен дә,өегездә бала урынына кечкенә эт асраганыгызны….

Газизҗан телсез калды.Юлда хатын башка сүз катмады…Капка  төбенә кайтып туктагач,үзенә тилмереп карап торган Газизҗанны хатын өйгә чакырмый булдыра алмады.

-Монда кадәр кайткач,әйдә кер,өеңнең исен дә оныткансыңдыр!-диде.

Газизҗан чакыруны көтмәгән идеме,әллә каушадымы,машинадан төшкәч тә ,кузгала алмый торды.

Гөлчирә чәй куеп җибәргәч,җиңелгә ире ярата торган коймак коярга уйлады.Кефирын,майонезын,йомыркасын ,кабарткычын ,тозын-песогын очырып кына камыр туглады.Ул арада ире йортны сагынган булгандыр-бакчаларны,өйне карап әйләнде.Үзенең хыянәтенә үзе әрнеп,күңеленнән хатыныннан мең кат гафу сорады.Гөлчирә аны элеккечә яратырмы,кабул итәрме,уллары ни дияр?Бәхтияры ,Ихтыяры алдында бу хатасын ничек юар?Беренче кат үз өендә,үзе корган нигездә ир үзен чит кеше сыман тойды.

-Коймакларың бигрәк тәмле.Гөлчирә!Күптән болай тәмләп ашаганым юк иде!Чәең дә хуш исле-исе борын яфракларында эленеп кала!

-Әйдә шулай дигән бул инде,мактап кына күңел эрерме икән,бик рәнҗедем мин сиңа,Газизҗан!Гомер буе күз төбәп,кадерләп торган кешең берни аңлатмый ташлап чыгып китсен әле-рәнҗерсең дә!

Газизҗан,шул чак кинәт кенә сикереп торды да,Гөлчирә алдына килеп тезләнде.Гөлчирәнең кулларын күкрәгенә кысты да:

-Кичер син мине!Улларыбыз хакына кичер!Яши алмыйм икән мин сездән башка…Бик авыр булды миңа,сер генә бирмәдем…Ә үзем гел синең шалтыратуны көтеп яшәдем. Фирүзә белән бергә яши башлагач та, аңладым. Аңа мин кирәкми идем, акча, кием,  машина, байлык колы ул! Син хастаханәдә ятканда,үземне кая куярга белмәдем.Болай гына,син дәшмичә генә килергә горурлыгым кушмады.Син шалтыратмадың.Аннары …Газизҗаннның иңнәре калтырап куйды.Гөлчирәнең куллары ирнең тозлы күз яшьләренә коенды.

Гөлчирә килеп туачак хәлне күптән сизенсә дә,иренең болай ук ачынуын көтмәгән иде.

-Я,тор,тезләнгән ир-атларны хөрмәт итмим мин.Уйлашырга кирәк.Бәхтияр синең өйдән китеп йөргәнең турында берни белми.Без аңа әйтмәдек.Ихтыяр белән үзең сөйләшерсең,иртәгә кайта ул.Синең чыгып китүеңә дә,мин хастаханәдә ятканда килмәвеңә дә бик ачулы улың.

-Гөлчирә,беләм,аңлыйм…Тинтәк мин,күзе-башы акайган җүләр! Мин бит хата артыннан хата ясадым.Ни булгандыр,үзем дә аңламыйм-Фирүзәнең һәр теләген үти бардым.

-Елан мәхәббәте шундый буладыр,күрәсең.Үзең сөйләдең бит!Менә ябыккансың да,авырыйсың да,бәлки үләргә дә күп калмагандыр ә,матурым?!

-Гөлчирәкәем, көлмә әле,зинһар, болай да үземне өзгәләп ташлыйсым килә.

Ир белән хатын шактый озак сөйләштеләр.Эчәсе чәйләр эчелде.Өстәлдәге коймактан җилләр исте.Аннары бакчага чыгып ,бергәләп алма җыеп керделәр.Быел алмалар эре,матур,кызарып килә.Арада сирәк кенә булса да кортлылары очрый.Андыйлары кулга эләккәндә,Гөлчирә иргә төрттереп әйтеп куя:

-Менә монда синең адашлар бар икән,үзәгенә үк җитмәсәләр дә,кимергәләгәннәр…

Газизҗан дәшми,хатыны хаклы.Хатынын беренче генә күргәндәй,сокланып карый.Матур икән бит аның хатыны,матур!Зур түгәрәк зәңгәр күзләре тирән карашлары белән серле күлне хәтерләтә.Чикләвек төсендәге чәче матур итеп артка җыеп куелган.Гөлчирә чәчен гел кычыткан суы белән югангамы-ялтырап торган шул чәчләргә Газизҗанның да кагыласы,туйганчы сыйпыйсы килеп китте.Хатын алма тулы кәрзинне алырга дип иелгәндә,Газизҗан түзмәде,Гөлчирәне кочаклап алды.

-Бик яратам икән мин сине,Гөлчирәм,бик!Кычыткан чыпчыкларына,еланнарга алыштыргысыз байлыгым минем!

-Китсәнә,кеше көлдереп,әллә ниләр сөйләмәсәнә!-дип тартылса да,Гөлчирәгә иренең кочагында бик рәхәт иде.

Газизҗан өендә куна калды.

Соңгы сүз.

Аңлашкан төннән соң ир белән хатын матур гына яшәп киттеләр.Газизҗан кредитка Фирүзәгә машина алып биргән булган,Гөлчирә белән бергәләп эшләп шуны түләп бетерделәр.Бәхтир армиядән кайтып 1ел эшләде дә өйләнде.Газизҗан белән Гөлчирә  тиздән онык көтәләр.

Ә Фирүзә диярсез? Фирүзә нәрсә, әлегә исән! Слон белән аралары суынды,чөнки хатын башта йогышлы авырудан озак кына дәваланып, Казан хастаханәләренең берсендә ятып чыкты.Слонга сәламәт сөяркә кирәк иде,Фирүзә Казанда ятканда,ул үзенә яңа мәктәпне тәмамлаган кызны тапты.Фирүзә даруларга,дәвалауга акча сорарга теләп,күпме шалтыратса да,телефонын алмады,күрәсең,номерын алыштыргандыр.Казаннан  кайтып Бөркеткә ябышмакчы булып йөргән көннәрдә,тренажер залыннан чыкканда, ике әзмәвер бугай бик яхшы гына типкәләделәр үзен.Фирүзәне яхшы белүчеләр әлеге таза егетләрне Бөркетнең хатыны яллаган дип тә сөйләделәр. Соңгы арада дулкын булып иң башларына таралган чәчләре,тату белән каралткан кашлары коела башлагач,тагын поликлиника юлын таптарга туры килде.Сул як күкрәгендә дүртенче стадия рак таптылар, дәваланган очракта әле 5-6 ел яшәү мөмкинлеге барлыгын да искәртергә онытмадылар. Төннәрен кечкенә этен куенына кысып елап чыккан Фирүзә гомеренең һәр минутын, секундын санап уздыра хәзер.

Гөлнур Айзат (26.08.2015)

 P.S. Рәсем интернеттан алынды. Әлеге әсәр өчен автор «Кермәсен хыянәт» җырын иҗат иткән.( Гөлнур Айзат сүзләре Илдар Магданов көе) 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.