Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Чарасызлык

get

Ләләнең сигез яшьлек малае барлыгын ишеткәч, аптырап калдым. Ничек инде ел ярым бергә эшләп, күпме серләшеп, дустанә мөнәсәбәтләрдә йөреп, бу хакта ләммим сүз дәшмәскә була? Ире юклыгын беренче очрашып танышуда ук әйтте ләбаса!

…Язмыш Ләләне төрле яклап сынаган. Институтның икенче курсында укыганда ук гөрләтеп туй ясап, үзеннән ун яшькә олырак түрә малаена кияүгә чыккан ул. Бераздан сөекле иренең аерылган хатыны һәм ике баласы барлыгы ачыкланган. Бу яңалыкны ишеткәч, 19 яшьлек Ләләнең аңы томаланган. Үз-үзенә кул салганда, әтисе коткарып калган-калуын, ләкин шул вакыттан тормыш аның өчен болытлы көннәр тезмәсенә әверелгән. Җитмәсә, шул вакыйгадан озак та вакыт үтми, әнисе ерак Үзбәкстаннан килгән төзүчеләргә ияреп китеп барган. Бу хәлдән соң Ләләдә тормышка битарафлык уянган. Ул, институтны ташлап, төнге кафега официант булып урнашкан, уен-көлке, аңны томалаучы эчемлекләр, көчле музыка тавышы астында төрле сыйфатка кереп селкенүчеләр дөньясына кереп чумган.

Мәктәпне алтын медальга тәмамлап, институтта да бик яхшы укыган, тырыш, ярдәмчел, иркә Ләләнең кинәт үзгәрүен күреп, әтисе бик борчылган. Тискәре йогынты ясаучы иптәшләреннән көч-хәл белән аерып, мең бәлаләрдән йолып калып, йорт-җирләрен сатып, Себергә китеп урнашканнар. Шулай итеп, начар юлга кереп баручы Ләләне әтисе икенче тапкыр коткарып калган.

“Зур җир”дәге тормышын исенә төшереп, мәрхүм әтисен сагынып сөйләсә дә, улы турында беркайчан да әйткәне булмады Ләләнең. Бу хакта бөтенләй чит кешедән очраклы рәвештә генә ишеттем. Ә мин юләр, аңа үзе өчен генә булса да берәр бала табып тәрбияләү хакында тукыган булдым тагын!

Без Ләлә белән шәһәрдән йөз чакрым ераклыкта урнашкан ир-егетләр яшәүче тулай торакта алмашлап кизү торабыз. Ул көнне минем смена бетеп килә иде инде. Көтмәгәндә, тулай торак тынлыгын бозып, телефон чылтырады.

– Бу мин – Ләлә. Мин вахта автобусына соңга калдым, зинһар, мине өч сәгатькә алыштырып торыгыз әле… Соңрак барысын да аңлатырмын…

Нидер булган, күрәсең, тавышы калтырый, борчылуы сизелә.

Өч-дүрт сәгатьтән килеп җитте Ләлә. Елауданмы, йоклауданмы шешенгән күзләрен читкә бора. Аның нидер аңлатырга маташып, ык-мык итүен күргәч, сүзне икенчегә борып, сменамны тапшырдым да, ул килгән таксига чыгып утырдым.

Минем карамакта төрле урыннарда урнашкан өч тулай торак булганлыктан, Ләлә белән озак кына очрашмый тордык. Телефоннан гына хәл-әхвәл белешеп, эшкә кагылышлы мәсьәләләрдән ары, бүтән сүз сөйләшмәдек.

Бер ял көнендә, иртәнге якта, рәхәтләнеп йоклау ниятен пыр туздырып, телефон чылтырады.

– Гафу итегез, безгә килә алмассыз микән. Зинһар… Кичекмәстән… Хәзер үк… – дип , Ләләнең еламсыраган тавышы ишетелде телефоннан.

– Ничәнче подъезд әле синең? – дидем, киенә-киенә.

– Дүртенче… Мин урамда басып торам… Күрерсез…

Йортының кайда икәнен белсәм дә, беркайчан да фатирына барганым юк иде.

– Ни булды? – дип сорадым таксидан төшүгә каршыма йөгергән Ләләдән.

– Улым ишекне ачмый… – диде ул, шешенгән күзләрен миңа төбәп. – Минем төнге сменадан кайтып килешем… Бер сәгать шакыйм, чылтыратам… Ни телефонны алмый, ни ишеккә килми.

– Өйдә үзе генәмени?

– Вася белән… Мәче ул безнең… Ашыгып чыгып китеп ачкычны онытканмын. Бу тимер ишекне ничек ачмак кирәк?!

– МЧСны чакыртмый булмас, Ләлә… – дидем мин, унбиш минутлап чылтыратып та, шакып та карагач. – Ничә яшь соң улыңа?

– Сигез тулды, быел икенче класста укый… – диде ул, авыр сулап. – Әти исән чакта бик җиңел иде, бергәләп карый идек Данилны. Ике эштә эшләсәм дә, акчасы күп кергәч, аруны сизми идем. Әти үлгәч, бар нәрсәнең асты-өскә килде. Базарда сатуны ташладым. Безнең шәһәрдә хатын-кызга эш табу кыен бит. Бер танышым акчалы, яхшы урын барлыгын әйткәч, бик шатланган идем. Әмма әлеге эш сменалы булып чыкты һәм анда балалы ялгыз хатыннарны алмауларын ишеттем. Мин гаиләле түгел дип, алдап урнашырга туры килде сезнең тулай торакка. Көндезләрен Данил үзе генә торса да, мин төнгегә киткәндә “куркам” дип елап кала бахыр. Быел икенче сменада укыгач, мәктәптән каршылыйм да, бергә дәресләрен карыйбыз. Үзем чыгып китәр алдыннан гына йокы даруы бирәм. Ул, тынычлап, мин кайтканчы йоклый…

– Йокы даруы?! Нинди йокы даруы?! – дип кычкырып җибәрүемне сизми калдым.

– Ә нәрсә эшләргә соң миңа? Кем карасын аны, кемгә кирәк кеше баласы? Бала караучы ялларга акча җитми… Фатир һәм башка түләүләрдән калган акчаны ашарга чак җиткерәм, – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.

– Соң сау-сәламәт баланы сигез яшеннән дару биреп йоклаткач, психикасы нормаль булыр дип уйлыйсыңмы? – дип ачуландым мин һәм МЧС номерын җыеп, адресны әйткәч, – нәрсә бирәсең инде син ул нарасыйга? – дип сорадым.

– Әти яман шештән китте. Авыртынып, йоклый алмыйча бик интеккәч, табиб фенозепам язып киткән иде. Данилга шул таблетканың өчтән берен кичтән биреп китәм, иртән үзем кайткач, уятам. Бернинди зыяны сизелми – яхшы укый, шәп ашый, быел шахмат буенча яшьтәшләре арасында беренче урынны алды…

– Ләлә… Син эшчән, акыллы, тормыш күргән кеше, ләкин мин сине бу кадәр мәгънәсез зат дип уйламаган идем. Үз кулың белән балаңда шундый көчле препаратка бәйлелек тудырасың ич! Башсыз!!! Башка вакытта болай булганы бар идеме? – дип сүктем мин аны.

– Ачмыйча интектергәләде… Теге чакта, мин соңга калдым ич… Кибеткә чыккан җирдән, керәлми азапландым. Ачкычны ишектә калдырган да, менеп яткан. Көч-хәл белән уяттым.

МЧСны көткән арада әле урамга чыгып, тәрәзәләрне күзәттек, әле дүртенче катка йөгереп менеп, ишекне төйдек. Коткаручылар килгәч, ишекне ватмыйча, тәрәзәдән генә керергә булдылар һәм тиз генә махсус баскыч суздырып, дүртенче катка үрмәләделәр. Без подъездга кереп, дүртенче катка менеп җиткәндә, тимер ишекне эчке яктан ачканнар иде инде. Ләлә, сумкаларын идәнгә ыргытып, диванда ятучы балага ташланды һәм йөрәк өзгеч тавыш белән:

– Данил, Данил!.. – дип, улын селкетергә тотынды.

Бала, йокылы-уяулы күзләрен зур ачып, бер әнисенә, бер миңа, бер коткаручы ир-егетләргә куркынып карап торды да:

– Әнием, ни булды? – дип кычкырып елап җибәрде.

Мин, коткаручы бригадага рәхмәтләр әйтеп озаткач, кабаттан бүлмәгә кердем. Ләлә, баласын кемдер тартып алырга җыенгандай, һаман кочагыннан ычкындырмыйча, үкси-үкси елый иде.

Миләүшә Нәҗметдинова. Ханты-Манси автоном өлкәсе.

 Чыганак: «Татарстан яшьләре» №47, 18.10.2012

 

 

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.