Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Соңлап тотылган җавап

-489370-604-458-

Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куйгач, бер-бер артлы “sмs” хатлар килә башлады. Бер сәгать эчендә әллә күпме булып киткән алар. Рәйдә “sмs” хатларга, шылтыратуларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, “икмәге” шул аның.
Рәйдә машинасына чыгып утырды да, шылтыратуларны барлый башлады. Әнисе дә шылтыраткан икән. Ул иң беренче аның номерын җыйды.
— Әни, исәнме! 
— Исәнбез, кызым! Үзең ничек? Зөфәр кияү, балалар исән-саулармы?
— Бар да яхшы әни, рәхмәт! Шылтыраткан булгансың икән, берәр йомышың бар идеме? 
— Балакай, йомыш дип инде…..ни… ялга авылга кайтасызмы?
“Әле кичә генә авылны урап килдек бит, нәрсә булган булган бу әнигә” – дип уйлап өлгергәнче, әнисе “йомышын” әйтеп тә өлгерде.
— Кызым, Фидан сине күрергә тели, ниндидер проблемалары бар, ахыры. 
Алар авылында дүрт кеше йөртә бу исемне. Шуңа күрә Рәйдә: “Кайсы Фидан ул әни?- дип ачыклап алды.
— Каримов. Олы абыеңнар белән укыган иде. Исеңә төштеме?
Утыз ел башлангыч класста укыткан әнисе, үзе укыткан дәвердәге бөтен баланы исендә тота. Хәтеренә күз тимәсен!
— Әйе… Исемдә, әни…. Тик менә кайту турында әле бер сүз дә әйтә алмыйм. Атна башланды гына, Зөфәр ни дияр? 
— Балам, кияүнең вакыты булмаса, үзең булса да урап кит, яхшы түгел. Кеше ышанып килгән. Аннан.. Авыл кешесенең кыйбатлы адвокатлар ялларлык рәте юклыгын, үзең дә беләсең.
— Ярый, әни уйлап карармын, тик ышандырмый тор, яме. 
Рәйдә тагын биш-алты шылтырату ясап алды да, офисына табан кузгалып китте.
Иртәгә булачак суд утырышларына әзерләнергә берничә тапкыр тотынып караса да, әнисенең шылтыратуы аны бөтенләй икенче ярга илтте дә ташлады.
Бик яхшы хәтерли ул Фиданны, онытканы да юк. Фиданга карата булган нәфрәте, әле дә гайрәтен чигереп тора. Әнисенә ачуы да чыкты Рәйдәнең. Аның Фиданга карата карашын белә торып, адвокатлыкка яучылый. Моңа кадәр, Рәйдә бер вакытта да авылдашларына ярдәм кулын сузудан баш тартканы булмады. Оешмада юрист булып эшләгән вакытында ук, авылга кайткач, аңардан киңәш, я булмаса ярдәм сорап килгәнәрнең берсен дә кире какмый иде. Ул заманда район үзәгендәге бердәнбер адвокатка йөрергә авыл кешесенең вакыты да булмагандыр. Акча ягының да чамалы икәнен исәпкә алсаң, Рәйдәнең бушлай биргән консультацияләре алар өчен зерә дә файда иде шул. Олыраклар Рәйдәне әллә кайчан “судья” ясап, әнисеннән: “Безнең судья кайчан кайта?” – дип, белешеп кенә тора торган булып киттеләр.
“Адвокат ялларлык булгач, эшләре яхшыдан түгелдер инде” – дип уйлап куйды Рәйдә Фидан турында. 
Райдәнең иң яраткан укытучысы Гөлсинә Муратовнаның тормышын җимергән кеше бит ул Фидан. Хәер тормышын гынамы соң? Ә иң аянычлысы — ул үзенең җинаяте өчен җавапка тарттырылмады. Дөрес, бу кабәхәтлеген аның санаулы кешеләр генә белгән. Шуларның берсе- Рәйдәнең әнисе иде. 
Бер коллективта эшләгән өчен генә якынаеп китмәде Рәйдәнең әнисе Фирая белән Гөлсинә Муратовна. Гөлсинә Муратовна аларның мәктәбенә эшкә җибәрелгәч, фатирга Фираяның әнисе Нәгыймәттәйгә урнашуы сәбәпле, аларга мәктәптән тыш та очрашырга туры килде. Башкала кызы — яшь укытучы Гөлсинә белән, яшь аермасы бик күп булуга карамастан, дус-әхирәткә әйләнделәр дә киттеләр. Фирая апаның- башлангычта, Гөлсинә Муратовнаның — югары классларда тарих дәресләре алып баруы да, аларның дуслыкларына комаучаламады. 
Гөлсинә Муратовнаны яратмаган укучы булмады. Беренчедән, ул үтә дә чибәр иде. Аңа авыл егетләре генә түгел, югары класста укыган егетләрнең дә 90 проценты гашыйк иде. Икенчедән, үзе укыткан тарих фәненә бөтен укучыларны гашыйк иттерде дә куйды ул. Ә дәрестән соң укучылар белән үткәргән кичәләрне сөйләп китсәң… 
Телефоны шылтырамаса, Рәйдә әле һаман да хатирәләргә бирелеп утырыр иде. 
-Кызым, бая синең белән сөйләшкәч, Фиданның әнисе Сабира апаң да килеп китте. Кайтырга тырыш инде, телефоннан сөйләмим, хәлләре шәптән түгел. Бала хакы бар.
Нинди бала хакы турында әнисенең сөйләвен Рәйдә ачыклап тормады, бары: “Әни, аңладым. Язган булса, кайтырмын”- дип кенә җавап бирде.

 

Фидан белән Гөлсинә Муратовна тарихын белгән санаулы кешеләр арасында Рәйдәнең тормыш иптәше Зөфәр дә бар иде. “Зөфәр белән киңәш итим әле, ул ни әйтер икән” – дип уйлап кайтты Рәйдә. 
— Йөрәгем тартмый, Зөфәр. Син ничек уйлыйсың?
— Мин адвокат түгел бит-, дип көлемсерәп җавап бирде ул,- үзең хәл ит. 
— Ә шулай да.
— Субъектив караш арткы планда булырга тиеш дип уйлыйм мин.
— Зөфәр, ә менә мин Гөлсинә Муратовнаның әтисенең күзләрендәге сагышны әле дә оныта алмыйм. 
— Онытылырлык түгел шул… кызы да үсеп беткәндер инде Гөлсинә Муратовнаның. Ире өйләнмәде микән?
— Ишетәсем дә килми анысы турында, — диде Рәйдә тавышын күтәребрәк. 
— Ярый, ярый, кызма. Аңа да җиңел түгелдер.
Менә шундый инде аның Зөфәре. Кеше турында бер начар уйлый белмәс. Көпә-көндез талап китсәләр дә, димәк, аларга да акча кирәк булгандыр, дип әйтәчәк.
Шимбә көн иртән иртүк, балаларын укырга озаткач, икәү авылны урап килергә булдылар. 
Рәйдә юл буена, уйламаган җирдән искә килеп төшкән вакыйгалар белән кайнады.
Гөлсинә Муратовнаны ул иң беренче тапкыр әбиләрендә күрде. Укулар башланырга әле атна-ун көнләп вакыт бар иде. Әбиләренең капка төбендә ап-ак “Жигули” машинасын күргәч, Рәйдә, суга барган җиреннән, кире борылып, чиләк-көянтәләрен капка артына кертеп куйды да, әбиләренә чапты. Әбиләре белән бер урамда, дүрт йорт аша гына торалар алар. Шуңа күрә ике минут та үтмәде, Рәйдә әбисенең күтәрмәсеннән менеп килә иде инде. “Кемнәр килгән икән ул әбигә?”– дип уйлый-уйлый ишекне ачты. Әбисенең түрендә чәйләп утырган чит кешеләрне күргәч, оялып, кире чыгып йөгерде. Тик шулай да ул әбисе янында утырган бик чибәр кызны һәм “солидный” абзыйны шәйләп өлгерде.
Җәйге ялыннан соң эшкә чыккан әнисе төшке ашка кайткач, ул мәктәпкә институт бетереп берничә яш укытучы эшкә җибәрелгәнен, шуларның берсе аның әнисендә, ягни Рәйдәнең әбисендә яшәячәген ишетте.
— Ә мин күрдем аны, вот чибәр, әни!
— Алай булгач, авыл егетләренең йөрәгенә ут сала икән! 
Әнисе: “Кызым, ул югары классларда тарих дәресләре алып барачак, сезнең класс җитәкчегез итеп билгеләнде” — дип тә әйткәч, Рәйдә шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Хокук бүлегенә укырга керергә әзерләнгән Рәйдәгә, тарих фәнен “алтылыга” үзләштерергә менә кем ярдәм итәчәк! 
Гөлсинә Муратовна бер ел эчендә Рәйдәләр классын ул “кеше” ясады да куйды. Үзе белгәнне аларга бирергә тырышты. Ә талантны ходай аңардан жәлләмәгән иде. Педагоглык сәләтенә кушып, аңа моңлы тавыш, өздереп бию, шахмат уйнау, рәсем ясау һәм тагын башка осталыклар биргән иде. Ә чибәрлек нәрсә! Артистларың бер якта торсын! 
Тора-бара Гөлсинә Муратовнаның ни өчен авыл егетләренә “сер” бирмәгәнлеге ачыкланды. Төзелеш институтын бетереп, башкалада эшли торган егете бар икән. Гөлсинә Муратовнаның ике атнага бер башкалага кайтып йөрүенең дә сәбәбе дә шул, имеш. 
Югыйсә, Рәйдәнең дә аны җиңгисе итәсе бик килә. Өйләнмәгән менә дигән абыйсы Радик бар. Институт бетергәч, юллама буенча күрше өлкәгә эшкә иткән абыйсына әллә ничә тапкыр хат язды Гөлсинә Муратовна хакында. Ичмасам, күңел өчен дә: “Ярый, бер ялга кайтырмын”,- дип язмый.
Әнә, тракторда эшләүче — абыйсының классташы Фидан, егете бар дип тормый, дегет кебек сыланырга тора аларның Гөлсинә Муратовналарына. Бик исе китер инде аңа укытучы апаларының.

 

Фиданның Гөлсинә янында буталуын сизеп калган мәктәпнең военругы Самат, беркөн аны авыл клубында кино беткәч, читкә чакырып алып, “дәрес“ биргән диделәр. Таза гәүдәле, мускуллары тракторда эшләп ныгып беткән Фидан, Саматның “ипи шүрлегенә” менеп төшәргә чамаласа да, булдыра алмаган. Армияда дзюдо алымнарын өйрәнеп кайткан Самат, аны күз ачып йомганчы, әйләндереп тә салган. Икенче көн авылда бу хәбәр таралып та өлгерде. Гөлсинәне озатырга өметләрен өзмәгән егетләргә дә бу зур сабак булды.

Уку елы ничек тиз башланса, шулай тәмамланды да. Гөлсинә Муратовна бер ай мәктәп янындагы лагерьда эшдәгәннән соң, ике айга ялга китеп барды.

“Кияүгә чыгып кына куймаса ярар иде”, — дип, җәй буе классташлары белән теләделәр алар. Быел бит аларның чыгарылыш елы. Гөлсинә Муратовна булганда, бөтен сынауларны да җиңеп чыгачаклары көн кебек ачык иде аларга. Теләкләре кабул булды, беренче сентябрьда Рәйдәләр классын Гөлсинә Муратовна яңадан каршы алды.

Ноябрь бәйрәменә мәктәптә бик зур концерт әзерләнде. Гөлсинә Муратовна салган коллектив биюләр мәктәп сәхнәсе өчен кысан булганын искә алып, концертны авыл клубында куярга булдылар. Көндезге сәгать дүрттә анда энә төртәрлек тә урын калмаган иде. Олылар да, аяк өстендәге көзге пычракка  карап тормый, килеп утырганнар. Быел көзе дә әллә нинди булды. Башта бертуктамый яңгыр яуды. Аннан килеп кинәт кенә туңдырып җибәргәч, авыл урамнарында эре кисәкле түмгәкләр тырпаеп басып калды. Абынып егылып аягын сындыручылар да булды хаттә аларга.

Рәйдә сәхнәгә чыга торган классташлары белән, әзерләнә торырга дип махсус бүлмәгә үттеләр. Гөлсинә Муратовна  килеп җитәр микән концерт башланганчы? Бүген нишләптер мәктәпкә дә килмәде, аның дәресләрен, математикага алыштырдылар. Рәйдә бию читекләрен киеп алды да, көзге каршында  әйләнә башлады. Шул вакыт классташы Фина аны бер як читкә тартып алды.

-         Әйдә, киен, Гөлсинә Муратовнаны алып китәләр.

Рәйдә бер ни аңламыйча: “Кайда, кем алып китә, концерт булмый мени? – дип Финага бер-бер артлы сораулар бирергә тотынды.

-         Әтиләре алырга килгән бөтенләйгә, ярты сәгатьтән кузгалачаклар, тизрәк бул, монда булган классташларга әйтә тор,  мин залда утырганнарын җыям!-  дип китеп тә барды.

Залда бер-берсенә чыш-пыш хәбәрне җиткергәннән соң, берәм-берәм чыга башладылар. “Бер кереп утыргач, нигә кузгалырга инде”, — дип, алар артыннан сукранып калучылар да булды.

Рәйдә әбисенең өенә барып җиткәнче әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Соңгы вакытларны бик күңелсез йөрде апалары. Элек әбисе кунакка киткәндә, бер үзе өйдә кала торган  Гөлсинә Муратовна, бу юлы  Рәйдәне куна чакырып алды. Рәйдә ике атна элек, өч көн буе кич утырганнарын искә төшереп, елмаеп алды. “Гөлсинә Муратовна әби китү белән чакырсагыз да килә идем, ике көн минсез генә аулак ясагансыз”, –дип шаяртып та куйган иде әле җитмәсә. Шул чагында Гөлсинә Муратовнаның йөзе үзгәреп китүен тойгач, әллә ялгыш ычкындырдым инде, ни дисәң дә, ул укытучы кеше бит, рамкадан чыгарга ярамый”. – дип үзен шелтәләп тә куйды.

Рәйләнең әбисенең өенә сыйган кадәр керделәр. Түрдәге караватта Гөлсинә Муратовна ята. Барысының да йөрәкләре җу итеп китте.

-         “Килегез якынырак, мин йөри алмыйм, аягым сынык…  Хушлашыйк”, — диде ул йөзенә елмаю чыгарырга тырышып.

Укытучы апалары янында тутырып куелган чемодан-сумкалар күргәч,  күмәкләп елап җибәрделәр.

Гөлсинә Муратовнаның әнисе, аларны тынычландырырга теләп:

-         Еламагыз балалар, сезгә аңардан да яхшы укытучы килер, — диде.

-         Кирәкми безгә беркем дә, алып китмәгез Гөлсинә Муратовнаны!- дип, бар да такмаклый-такмаклый елауларын дәвам иттеләр.

Алып киттеләр шул, тыңламадылар аларны.

Рәйдә бишенче курска җиткәч кенә, әнисе аңа дөресендә ни булганын, ни өчен  Гөлсинә Муратовна мәктәпне, яраткан укучыларын ташлап китәргә мәҗбүр булганын сөйләде.

-Кызым, синең  хокук бүлегендә укыганга гына сөйлим, юкса, бу турыда, бигрәк тә кыз баланың белмәве яхшырак та булыр иде, — дип сүзен башлады ул.

-И әнием, судта практика үткәндә нинди генә коточкыч җинаятьләр белән танышмадым,  Гөлсинә Муратовнаның китү сере, алар янында чүп кенәдер әле!

- Юк шул, чүп кенә түгел, тыңла. (дәвамы бар)

 

 

«Соңлап тотылган җавап» (4) 

Рәйдә белән Зөфәрне ат башы кадәр йозак каршы алды. “Кайда чыгып китте икән әни? Без кайтасын белә иде бит, югыйсә. Кибеттә микән?” – дип сөйләнә-сөйләнә, барысына да билгеле урынга куела торган урыннан ачкычны алып, ишекне ачып керделәр. Аш-су бүлмәсендәге өстәлдә әнисе язу калдырган булып чыкты. “Балалар, кайтсагыз, тамак ялгый торыгыз, мин Каримов Фиданның кызын соңгы юлга озатырга киттем”.
Рәйдә белән Зөфәр бер-берсенә карашып куйдылар, менә сиңа мә! Зөфәр бу минутларда нәрсә уйлагандыр, белмим, ә Рәйдәнең күз алдына тагын Гөлсинә Муратовна килеп басты. Күңелле, матур чагын кайтарырга тырышса да, гел моңсу, сагышлы булып килә дә баса укытучысы аның каршына. 
— И балакайлар, исән-сау кайттыгызмы? 
Шушы минутта, әнисенең кайтып кергәненә сөенеп, икесе дә бер тавыштан:
— Шөкер, әни, үзең?- дип күрешеп алдылар. 
— Мин исән лә ул, балалар, менә яп-яшь баланың гомере өзелде. Унсигез яше дә тулмаган булган икән балакайның. 
— Чирләпме, авария -фәләнме?- дип соравына Зөфәрнең, Фирая апа әйтергәме-юкмы дигәндәй, бераз эндәшми торды да:
— Үз-үзенә кул салган… Ходайның бер бәхетсез баласы булды инде, — дип куйды.
Тамак ялгап алгач, Зөфәр ишек алдындагы вак-төяк хуҗалык эшләре караштырырга чыгып китте. Әниле-кызлы түр якка диванга күчеп утырдылар.
— Әни, бу хәлләр булгач, бүген Фиданда адвокат кайгысы юктыр. Балаларга бүген кайтабыз дип ышандырдык, озак тормаска иде. 
— Шулаен шулай да, үзең ни диярсең икән, мин бит әле бөтенесен дә кияү алдында әйтеп бетермәдем. Ни бит… кызын көчләгән булганнар. Буенда алты айлык авыры булган. 
— Кем икәнен беләләрме соң?
— Фидан кызын кыйнап әйттергән. “Утыртам, башын төрмәдә черетәм сабакының, адвокат кирәк”,- дип кибет алдында сөйләнеп торганда, кемдер сине тәкъдим иткән. Тик ходайныкын белеп була мени… Атна азагында кызы кабергә керде. Ары-бире килә калса, ни әйтим кызым, ярдәм итәрсеңме?
Рәйдә иңбашларын гына җыерды.
Кайтыр юлга чыккач, Рәйдә әнисенең теге вакытта сөйләгәннәрен тезеп-тергезде.
Ул кичне Гөлсинә мәктәптәптән кайтырга ашыкмады. “Нәгыймә түти дә өйдә юк, иртәгә ял көне, таң белән торасы юк, эшемне бетереп кайтыйм әле”- дип утыра торгач, кичке ун җиткәнен дә сизми калган. Дежурда торучы Сәхия апа калдырып киткән ачкычлар белән мәктәпне бикләгәч, шәп-шәп атлап, фатир торган йортына атлады. Көз, көз инде. Караңгы әллә кайчан төшеп, авылны үзенең кочагына алган. Кайбер йортларда утлар да күренми. “Халык шулай иртә ята микән?- дип үз-үз белән сөйләнеп, капкадан керде дә, йорт ишеген ача башлады.
Итекләрен салып күтәрмәдән үтим дигәндә, кемнеңдер еш-еш мышнаганын тоеп, артына борылып карады. Я, хода! Фидан басып тора. Гөлсинә курыкканын белдермәскә тырышып:
— Нишләп төн уртасында кеше ихатасында йөрисең, ни йомыш? – дип эндәште.
Фидан форсаттан файдаланып, Гөлсинәне кочаклап алды да: 
-Син кирәк, син җаным! – дип иреннәренә үрелде.
Гөлсинә физик яктан ат кебек таза Фиданны җиңәлмәсен аңлый иде. Ул аны хәйлә белән алдырмакчы булды. Кулына килеп эләкән кошны ычкындырырга Фидан сантый мени! Гөлсинәнең бер сүзенә дә игътибар итми, күтәреп алды да, ишектән кертеп, келәсен төшереп тә куйды.
Тарткалаша-тарткалаша өй эченә үттеләр.
— Фидан, акылыңа кил, иртәгә ни буласын күз алдына китерәсеңме? 
— Иртәгә бар да яхшы булыр, көяләнмә,- дип, Гөлсинәнең пальто төймәләрен ычкындырырга кереште.
Өй эче Фиданның киемнәренә сеңгән солярка исе белән тулды. Әллә солярка исеннән, әллә ни буласын күз алдына китереп, Гөлсинәнең башы әйләнә башлады, укшып куйды. 
-Курыкма, җаным, мин сиңа тимим, чишендереп кенә карыйм, — дип Фидан хахылдап, күлмәк-чалбарларын салып ыргытты. Аннан Гөлсинәне караватка илтеп салды. Анадан-тума калдыргач, Фидан хайвани теләк белән күзләрен майландырып, Гөлсинәгә ташланды. (дәвамы бар)

 

_

 

Таңны көчкә аттырды Гөлсинә. Башында тик бер уй: “Ничек бу пычраклыкны күтәреп яшәргә?”. Үз-үзен өзгәләп ташлар дәрәҗәгә җитеп, җанын кая куярга белми азапланды. Ярый әле бүген ял көне, төн буе йокы күрмәгән, елаудан шешенеп беткән күзләре белән ничек барыр иде укучылары каршына? Әнисе белән әтисенә генә барып ишетелмәсен, күтәрә алмас йөрәкләре. Ә Илшатка ни дип аңлатыр? Җәйгә өйләнешергә сүз куешкан иде бит алар. “Яңа елга туй ясыйк” – дип тә караган иде Илшаты. “Унынчыларымны чыгарам, ярты уку елында ташлап китмим” – дип Гөлсинә ризалыгын бирмәде.

Гөлсинә көч-хәл белән кузгалып, канга баткан урын-җирләрне җыештырып алды. Аларны кая куярга белми аптырап бетте. “Яндырырга кирәк, Нәгыйммәттәй кайтканчы яндырырга!- дип киенергә тотынды. Кичә сулар ташып, мичкә утын тутырып куйганын уйлап, мунчага керде.  Коры утын ут төртүгә шыртлап янып та китте. Мич авызы Гөлсинә томырган төргәкне  ялкынга чорнады.

Иртән сыер савырга чыккан Фирая, мунча торбасыннан чыккан төтенгә карап: “И булган бала инде бу Гөлсинә, таң белән мунча да ягып җибәргән, әйтеп чыгыйм әле, алай булгач, кызурак итсен, бер мунча барыбызга да җитәр”-  дип, сөтен ишек алдына гына куйды да, әнисе йортына атлады.

Звонокка басып кына чакырып чыгармакчы булган иде Гөлсинәне, чыгучы булмагач, өйгә керде. Тик өйдә беркем дә булмагач: “Мунча ишеге ачык иде шул, шунда керәсе калган башта”, — дип кире борылып чыкты. Мунчаның тышкы ишеге дә, эчке ишеге дә ачык, мич алдында сәер итеп Гөлсинә чүгәләгән иде.

“Исереп үләсең бит, балакай, нишләп мич каршында утырасың” – дип, Фирая ярым ушындагы Гөлсинәне ихатага алып чыкты.

Гөлсинә үксеп Фираяның кочагына егылды. Эшнең нәрсә дә икәнен төшенгәч: “Кем эше, әйт, яшермә”- дип Фирая кабат-кабат сораса да,  Гөлсинә әйтергә кирәк тапмады. Фиданның янап чыгып киткәненнән куркып түгел, үзенең исемен шул хәшәрәт белән бәйләп сөйләгәннәрен теләмәде. 

Хәтимәттәй кайтканчы Гөлсинә Муратовна янына кич кунарга, бу хәлләрнең берсен дә белмәгән, Рәйдә йөрде.

Ә мәктәптә кич тоткарланырга туры килгәндә, Гөлсинә Муратовнаны Фирая соравы буенча, военрук Самат  озатып йөрде.

Фидан Гөлсинәне кич очрату мөмкинлегеннән ваз кичкәнен аңлап, бервакыт көндез юлына чыкты. Гөлсинә күрмәмешкә салышып китеп барырга уйласа да, “битенә тирес каплаган” Фидан аны кулыннан каерып туктатты.

-         Карчыгыңны кунакка озат, чыдар хәлем калмады- диде ул теш арасыннан гына.

Гөлсинә: “Яшисең килсә,  минем юлыма башка чыкма! – диде дә, башын горур күтәреп китеп барды. Фидан нәрсәдер мыгырданып басып калганын, Гөлсинә ишетмәде.

Ноябрь бәйрәменә мәктәп әзерләгән концертка коллектив биюләр салуны Гөлсинә Муратовнага йөкләделәр. Каршы килмәде ул. Үзенең унынчы классыннан да менә дигән номерлар әзерләде. Гомүмән, соңгы вакытны үзенә эш артыннан эш өеп кенә торды. Күңел ярасын эш белән дәваларга тырышты ул. Менә бүген дә соңга кадәр биюләрне кабатладылар. Иртәгә чыгыш ясаячаклар.

-         Ярый, бүгенгә җитәр, иртәгә концерт алдыннан тагын бер үтәрбез” – дип биючеләрен кайтарып җибәрде дә, икенче этажга укытучылар бүлмәсенә киенергә менеп китте. Самат районга ике көнлек семинарга киткән иде, шуңа Гөлсинә, балалардан калмаска тырышып, тиз генә пальтосын киде дә, чыгар ишеккә юнәлде.

Бала-чага ут белән бер бит ул. Кай арада киенгәннәр дә, кай арада чыгып йөгергәннәр. Дежурда торучы апа гына торып калган.

Гөлсинә  олы урамга төшми, тыкрыктан гына кайтырга булды. Бу вакытта авыл яшьләре кичке кинога җыела башлый, клуб тирәсендә Фиданны очратудан курыкты ул. Караңгы булу өстенә, җирдә туңып калган түмгәкләр атларга комаучалый. Фонарен кабызырга шикләнде Гөлсинә, кабаланмый гына атлап, тыкрыкка борылды.

Тыкрыкта кемдер басып торганын күреп, туктап калды. Тиз генә кире борылды да мәктәпкә таба йөгерә башлады. Бер тәрәзәсендә ут яна, димәк, дежур апа әле кайтып китмәгән. Тик озак йөгерә алмады, аягы бер каты түмгәккә эләгеп, барып төште. Аягының авыртуына чыдый алмый, кычкырып җибәргәнен, артыннан куып килгән Фиданнан башка, беркем дә ишетмәде. (дәвамы бар)

 

«Соңлап тотылган җавап» (6) (АХЫРЫ)

Гөлсинәне, мәктәп елларында ук балигъ булмаган балалар комиссиясында исәптә торган, ә аннан соң вак хулиганлык кылган өчен шартлы срокка хөкем ителгән Фидан тырнагыннан, шушы минутта мәктәпне бикләп кайтырга чыккан Флюра апаның килеп чыгуы гына коткарды. 
— Хәшәрәт, нишләвең бу! – дип кеп-кечкенә гәүдәсе белән тау кадәрле Фиданга килеп ябеште. 
Эшнең ул уйлаганча килеп чыкмавына җен ачуы чыккан Фидан, әшәке сүгенеп, чалбар төймәләрен каптыра-каптыра тыкрыкка төшеп югалды.
— Флюра апа, бер кешегә дә сөйләнмәгез инде берүк күргәнегезне, яме… Көпә-көндез тигез җирдә дә абынып егылалар, берәү дә шикләнмәс үзем егылып, аягымны авырттырганга.
— Ярый, ярый, тик менә теге хәшәрәтне җәзасыз калдыру дөрес булыр микән?
— Вакыты җиткәч алыр, әле сәгате сукмагандыр. 
Гөлсинәнең аягына баса алмаганын аңлагач, Флюра апа якындагы йортка йөгерде.
Аягы авыртуына түзәргә тырышса да, Гөлсинә җан авыртуын җиңә алмады: бөртек-бөртек күз яшьләре туң җиргә коелды да коелды. 
Укытучылар бүлмәсендә иртүк Гөлсинәнең аягын авырттырып эшкә килә алмавы турында хәбәр таралса да, Фирая апа дәресләр бетмичә, хәл белергә бара алмады. Дәресләр беткәч, турыга Хәтимәттәйләргә йөгерде. Болай да яралы күңелне яраламаска тырышып, артыгын сорашмаса да, Гөлсинә Фираяга ниләр булган үзе сөйләп бирде.
Төш авышуга Гөлсинә Муратовнаның әниләре килеп тә җиттеләр. Ул аларга эшеннән чыгып, бөтенләй башкалага кайтып китәргә карар кылганлыгын әйтте. 
Бердәнбер кызларының үзләре янына кайтуына башка чагында куш куллап риза булсалар да, бүген Мурат Садыкович белән Лилия Мусабировнаның күңелләренә бу хәбәр сөенеч булып ятмады. Башлаган уку елын бетермичә, ярты юлда ташлап китү, алар өчен мәзәгрәк тоелды. Тик алар кызларына каршы бер сүз дә әйтмәделәр. “Тизрәк башкала шифаханәсенә алып кайтыйк, бәлки аягы төзәлгәч, кире уйлар”,- диделәр.
Әйберләр җыештырылып, юлга чыгарга гына калгач, Гөлсинә Муратовна үзенең укучылары белән саубуллашырга теләгәнен әйтте. Мәктәпне бетереп югары уку йортларына кергәндә ярдәм итәрлек китапларны, бик күп материалларны, үз куллары белән тапшырып китәсе килде аның. Үткән уку елында, быел беренче чирек беткәнче, максатка ярашлы рәвештә күпме әзерләде бит ул укучыларын.Үзләре дә тырыш булдылар, һич карышмый үти бара иделәр Гөлсинә Муратовна өйрәткәннәрне. Бер кичтә бөтен планнар җимерелде, тормыш дигәннәре үзенчә кыйланып, корабның башын икенче якка борып та куйды.
Рәйдә шәһәргә кайтып кергәч, истәлекләрдән арынды. Үзләре дә ике кыз бала үстергән Рәйдәнең әле дә тәннәре чемердеп куйды. 
Беренче курска укырга кергәч, Рәйдә әбисеннән адресын алып, Гөлсинә Муратовна яшәгән фатирга барды. Мурат Садыкович белән Лилия Мусабировна аны үзләренең кызлары кебек каршы алып, кунак итеп җибәрделәр. Гөлсинә Муратовнаны гына очрата алмады: тормыш иптәше Илшат белән “бәрхет сезонында” диңгезгә киткән булып чыктылар. 
— Ике атнадан кайталар, килеп чык, әлегә безнең белән яшиләр, тик озакламый башка регионга күчеп китүләре бар,- диеп калдылар озатканда. 
Гөлсинә Муратовналарның әниләре студентлар тулай торагыннан шактый гына ерак яшәүләре, дәресләрнең дә күп булуы сәбәпле, Рәйдә аларга ике айдан соң гына барды. Тик очрашырга насыйп булмады: Гөлсинә Муратовна ире белән күченеп китеп өлгергән булып чыкты. 
Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Чынлап та шулай икән. Рәйдә диплом алгач, кияүгә чыгып башкалада калды. Эш мәсьәләсе дә бик тиз хәл ителде. Кадрлар бүлегенә документлар тапшырырга керсә, бүлек мөдире урынында Гөлсинә Муратовнаның әтисе- Мурат Садыкович утыра! Ул да Рәйдәне бик тиз исенә төшерде.
-Шәһәр матурлаганмы сине, әллә кияүгә чыгу килешкәнме,- дип шаяртып та алды.
Рәйдәнең яраткан укытучысы Гөлсинә Муратовна турында бик тә беләсе килә иде.
— Килеп чыгыгыз берәр көн безгә. Гөлсинә кызы белән бер елдан артык безнең белән яши. 
“Кызы белән, ә ире кайда соң? Бер-бер хәл булганмы әллә, аерылганнар гынамы?”. Рәйдә нәрсә дип әйтергә белми торганда, Мурат Садыкович аны үзе “коткарды”.
— Әйдәгез булмаса, Сезне рәсмиләштерү эшен башлап җибәрик!
Һәм ниһаятъ, беркөнне Зөфәр командировакада чагында Рәйдә Гөлсинә Муратовна янына китте. Шәһәрдә очратса, билләһи, танымас иде ул аны. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Гөлсинә Муратовна Рәйдәнең бик озак текәлеп карап торганын сизеп:
— Себер картайтты мине, аптырама, — дип ярым шаярып, ярым җитди кыяфәтттә әйтеп куйды.
Дүрт яшьләр чамасындагы Алсу Рәйдәне якын итте. Кайтып китәргә җыена башлагач та, кәефе төшеп, елый башлады.
Гөлсинә Муратовна:
-Кызым, алай булгач, әйдә озата чыгыйк без аны, — дигәч, Алсу шатлыгыннан нишләргә белмәде.
Урамга чыктылар. Көзге кич шулкадәр җылы иде, якындагы тукталышта туктамыйча, алдагасына атладылар.
Алсу аңламаслык дәрәҗәдә, Гөлсинә Муратовна иреннән ни өчен аерылып кайтканын сөйләп китте. 
— Син Рәйдә кияүдә булу өстенә, профессияң буенча да яртылаш психолог кеше, шуңа мине аңларсың дип уйлыйм.Түземлегем бетте рәнҗетеүенә. Кияүгә чыкканда мин бит аңардан яшермәдем кыз түгел икәнлегемне. Барысын да яшерми сөйләдем. Аңлады, риза булды. Мин бит типтереп йөрмәдем… Минем баштан үткәннәрне синең әниең дә бик яхшы белә. 
Рәйдә аны култыклап алды.
— Гөлсинә Муратовна, димәк, аның яратуы шул кадәр генә булган. Һич бирешмәгез, Сезне алда тиң ярыгыз, бәхетегез көтеп тора, мин моңа бик нык ышанам!
— Үзем дә шулай уйлыйм, Рәйдә. Тик Илшат бер дә тынгылыкта калдырмый үзе. Шылтыратып кына тора, кайтып йөри.
— Кызыгыз Алсуны сагынудандыр, бәлки?
— Икебезне дә сагына.
— Яңадан бергә торырга уе юктыр бит?
— Бар шул, гел шул гына телендә.
— Тагын Сезне рәнҗетмәсме соң?
— ….
Озакламый Рәйдә Мурат Садыкович аша Илшатның гаиләсенә кире кайтуын, аларның, вакытлыча аерым фатирга кереп, яши башлаганнарын белде. 
Рәйдә бер-бер артлы ике кыз табып, өч елдан артык декрет ялында булды. Гомер шулай үтә торды. Гөлсинә Муратовна белән дә очрашулар сирәгәйде, аннан бөтенләй бетте.
Декрет ялы бетәргә берничә көн калгач, Рәйдә эшенә барып килде. Анда “Мурат Садыковичның кызы асылынып үлгән” – дигән хәбәрне ишеткәч, ышанмыйча, кабатлап сорады. “Их, Гөлсинә Муратовна! Язмышыгыз язылганда, кайда ялгыш киткән булган икән?” 
Рәйдә Гөлсинә Муратовнаның ни өчен кызын калдырып, үз-үзенә кул салганын, бераз чамалый иде, “Түземлегем бетте рәнҗетеүенә” – дигән сүзләре әле дә колагында яңгырап тора аның. Җитмәсә, икенчегә авырлы да булган икән. Хатын-кызның йөкле вакытында болай да нервлары какшаган мәле, иң якын кешеңнең таянычын, терәген тоеп торыр чакларның берсе дә бит, тик бар кеше дә моны аңлап бетерми. Гөлсинә Муратовнага да әнә шулар җитеп бетмәгәндер, мөгәен.
Фиданның кызын күмгәннән соң, берничә тапкыр телефонан сөйләшсә дә, әнисе Рәйдәгә башкача Фиданга адвокат хезмәте кирәклеге турында әйтмәде. Рәйдә бүген үзе сорашырга булды.
— Балам, кирәкмәс, ахыры Кызларын күмгәч Фиданның аңы алышына башлаган. Зиратта кабер өстендә көннәр буе: “Гөлсинә, Гөлсинә” дип, кабатлап утыра башлагач, башта шифаханәгә салганнар, аннан юләрләр йортына озатканнар диделәр.

Люция Аблеева (16.06.2016)

P.S. Рәсем интернеттан алынды



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.