Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Көтәрсеңме?

75679955910891

(Чын хикәя) Мәрҗәннең йөрәге урынында түгел бүген… Иртә таңнан әле бер яулыгын, әле икенчесен алыштырып бәйләде, күлмәкләренең  берсен киде, берсен салды. Күлмәк-күнчекләрен алыштырганда инде ничә еллар элек яртылаш пешкән тәненең төзәлгән җөйләре тартышып-тартышып  бәгыренә үтте. Яшел атлас яулыгы аеруча килешә икән үзенә — шуны бәйләргә булды. Нишләптер аяклары дерелдәп куя. Кулдан эш төште, түр яктагы көзгегә карап үз-үзенә сорау бирде:

     -Мәрҗән, я нигә шулкадәр каушыйсың, каударланасың? Ике ел буе хат алышкан кеше бит инде Габделхак, алла боерса, бер дигән итеп сөйләшерсез, аңлашырсыз, кирәк икән көтеп алырсың! — хатын үзен шулай юатты. Ничек дулкынланмаска ди?! Соң бит бүген исемен әйтеп уянган, исемен мең кат кабатлап йокыга талган кешесе белән очрашырга бара.

    “Габделхак! Габделхак! Син минем нурсыз тормышыма нур алып кердең, өметсез көннәремә хыял уты кабыздың! Тәүлегемдә ничә мәртәбәләр синең шигырь юлларыңны кабатлыйм, миңа хат итеп салган һәр шигыреңне күңелемнең бөтен күзәнәкләре аша уздырам бит, Габделхак!” — дип, Мәрҗән ирнең соңгы чакыру хатын күкрәгенә кысты.

   Хат хатынның яшел атлас кофтасы аша тәнен куырып алды сыман! Ир, әйтерсең  лә, хаттагы юлларга ялкын телемнәре кушып җибәргән! Мәрҗәннең уйларын аңлагандай, радиодан Габделхак сүзләренә язылган җыр яңгырады:

Уфтанасың булыр мине уйлап:

“Җүнле бала бу дип булмады”

Нишлим ,Әнкәй, мин бит туган чакта

Җинаятьче булып тумадым…

    Җырны башкаручы Илсафның тавышы калтыранган, урыны –урыны белән өзелгән сыман тоелды хатынга. Җырчы артыннан Габделхакның үзенә күптән хат итеп язган сүзләрен иреннәре кабатлады да кабатлады. Мәрҗәннең өлгергән карлыган күк чем кара күзләреннән   берничә бөртек яшь атылып чыкты да, керфекләрен чылатып, бите буйлап тәгәрәде. Инде 10 ел төрмәдә утырган ирнең язмышы Мәрҗән язмышына, тормышына аерылгысыз бәйләнгән иде, күрәсең!

        Өй эченә борынны кытыклап, өчпочмакның хуш исе таралды. Мәрҗән духовканы ачып карауга исе китте, карале, өчпочмаклары да сынатмаган: өсләре шундый килгән, үзләре матур булып кабарган, йөзләре алсуланган иде. Хуҗабикә өчпочмакларны алып, зур ашъяулыкка төреп куйды. Беренче тапкыр күрешергә барганда,  иргә үзенең аш-суга да осталыгын бик күрсәтәсе килә иде. Кайнар килеш, тәмле килеш ашап карасын әле Габделхагы (әйе-әйе, шулай, “Габделхагым”, дип уйлаганын үзе дә сизми калды!) Ишек ачылды. Керергәме-юкмы дигән, азрак тарсынып кына, бүлмәгә бик мөлаем йөзле ханым узды.

-Сез бит Мәрҗән апа, дөрес кердем бит?!

-Әйе, мин булам, акыллым. Сезне дә бик якын кешемә охшатам, Габделхак сеңлесе түгелме сез?

-Мин, Мәрҗән апа, мин — Гөлләрия! Уртак сөйләшер сүзләре, күрер кешесе булган бу ике хатын күптәнге танышлар, юк таныш кына түгел, туганнар сыман кочаклашып күрештеләр.

-Менә бит дөньялар ничек, кем уйлаган инде гәҗит аша гына танышкан кешеләрем белән шулай бик якын итеп күрешүне?! Кем уйлаган? Габделхакны күрә алырбызмы, төрмәгә кертерләрме икән соң, җаным, безне?

-И юкка борчылма, Мәрҗән апа, без барыйк та, керми кайтыйкмы, керәбез дә, әле абыемны синең өчпочмаклар белән сыйлап та кайтырбыз, алла боерса!

-Насыйп булсын инде, сеңелем, үзем дә бик көттем бит бу очрашуны. Бу очрашу барын да хәл итәр сыман миңа, я без бергә булачакбыз, я бөтенләйгә-гомергә аерым. Соңгы сүзләрне әйткәндә Мәрҗәннең тавышы калтырап чыкты, тамак төбенә әллә-ни мазар каты төер утырды. “Аллам сакласын начар уйлардан, тфү-тфү”, — дип белгәннәрен укып алды.

   Мәрҗән Габделхаккка дип әзерләп куйган күчтәнәчләрен алды да, юлга кузгалдылар. Гөлләрия укытучы булып эшли икән, кияве дә бигрәк сабыр, игътибарлы, хатынына булган яратуын, ихтирамын бер күрүдә үк чит кеше дә күрерлек. Мәрҗән юлдашларының һәр сүзен, хәрәкәтен күңеленә сеңдерә барды. Шулай булмый ни, ул бит Габделхакның бертуганы. Туганнары әйбәт булган кеше, төрмәдә утырса да, начар була алмый. Әнә кара, бигрәк тә асыл затларны бер хаксызга төрмәгә тыкканнар бит теге заманнарда! Ул бик яратып укый торган Хәсән Туфанны әйтәсеңме, Фатих Кәримнеме, Сөббух, Ибраһим, Галимҗан Ибраһимов, Мансур күпме күренекле артистлар шунда үлгән! И саный китсәң, бигрәк тә әйбәт кешеләр әрәм булган икән анда! Габделхак та бик матур шигырьләр яза бит, Мәрҗәнгә салганнары гына да 200дән арткандыр инде! Аның сүзләренә язылган җырларны тыңлаганда, елый Мәрҗән, тыныч кына тыңлый да алмый. Әйбәт кешедер Габделхак та нахакка  10 ел гомерен ябык стена артында, бандитлар, зеклар, караклар арасында уздыра. Ничек кенә аның исән-имин төрмәдән чыккан көнен җиткерергә? Тоткын шагыйрь Мәрҗәнгә язган һәр хаты саен бер үк сүзне кабатлый: “Көтәрсеңме?”

     Юл сәфәре бик озын тоелды Мәрҗәнгә. Габделхак белән күрешү минутларын күз алдына китереп бара торгач, вакыт тагын да озаграк, тагын да шомлырак тоелды аңа. Күңелендә тудырган Габделхак чынбарлыкта нинди булыр икән соң? Мәрҗәннең төрмәгә килүен зеклар ничек кабул итәр, ир дә максатыма ирештем дип кенә уйламасмы, бу очрашу камерадашлары алдында бер мактану өчен генә түгелдер бит инде? Хатынның артык уйлаудан чигәләре кысып куйды, колак төбендә килененең тавышы ишетелгәндәй булды: “Тюремщик булса да, сиңа иптәш була ич инде ул, гел безнең белән бергә яшәмәссең, үз тормышың булыр!” “Бәлки киленем дә хаклыдыр, аларның үз көннәре, минем үз көнем дигәндәй. Әгәр Габделхакның хисләре саф булмаса, миңа шундый хатлар яза алыр идемени? Тормышта да безнең кебек парлар буладыр  ул , төрмәдән  срогы тулып чыккач та,  яраткан кешеләре белән гаилә корган, матур гына яшәп киткән  кешеләр бар, бар ул! Хатын -кызның сабырлыгы, ирне ир итеп тотуы, хөрмәте булса, гаилә оешып китә инде. “Мәрҗән тоткын ирне әллә ничә төрле сурәттә күз алдына китерде. Менә  Мәрҗән төсле үк яшел күлмәк, башына бәрхет яшел түбәтәй кигән, ярату тулы күзләре белән аңа текәлгән Габделхак! Ә монысы соры төрмә киеменнән, күзләрен хәйләкәр елмаю астына яшергән Габделхак! Читтәрәк кулларын чалбар кесәсенә тыккан, “Ни эзләп килдең инде син монда, тиле хатын?” дип сынап торган ят Габделхак! Кайсы көтә Мәрҗәнне, кайсы аның кулын сорарга әзер, кайсы аның йөрәгендәге соңгы мәхәббәтен аңлар? Уйларын Гөлләрия бүлде:

   -Мәрҗән апа, әллә нишләп, төсләрең үзгәреп китте, әллә абыемнан куркасызмы? Төрмәдә 9елын утырса да, күңеле кырысланмады, һаман да шул бөркет йөрәкле, хатын-кызны якларлык, йомшак күңелле абыем ул! Шикләнмәгез дә, яман уйлар башыгызга да кереп карамасын! Менә тиздән үзегез дә күрерсез, бик җан җылымлы, әйбәт кеше ул безнең! Язмыштыр инде! Кем дә үзенең ни күрәчәген алдан белми бит, әгәр белә торган булсак, үзебез күрәчәкләрне уйлап, акылны җуяр идек бит! Абыем тормышында әле ярый сез очрадыгыз. Гөлләрия туктап калды кинәт кенә өзгәләнеп елап җибәрде.

    ***

Габделхакның төнлә күзенә бөтенләй дә йокы кермәде. Камерадашы керәшен егете Сергей да яңа унҗиде тулган егет кебек гасабиланган, дулкынланган ирнең бу халәтен ич аңлый алмады.

-Нәрсә инде, гомердә хатын-кыз күрмәгән, тотмаган штули син, бакланнар алдында сер биреп торасың! Не пойму мин сине, активист!

-Юк, күргән бар анысы хатын-кызларның төрлесен, әмма мондый фәрештәне очраткан булмады! Чып-чынлап фәрештә бит бу Мәрҗән! И нәрсә сиңа авыз суы корытып торам соң, телемне әрәм итеп.

Сөйләшү өзелде. Габделхак үзенең татлы, Мәрҗәнле гөлбакчасына –хыял бакчасына керде. Хатынның һәр хатын күз карасы кебек көтеп алган. 101 кат укыган, андагы һәр сүз, һәр хәреф, нокта, өтер күңеленә сеңгән.Үзенең тормышы турында язган хатын Габделхак инде ятлап бетерде.

“Хәерле көн, Габделхак! Мин сиңа үз тормышымны бар ваклыклары белән язарга булдым. Син бит инде минем чын дустым, сердәшемә әйләндең, — дип башланган иде ул хат.

-Язмыш. Мин 1996 нчы елнын январь аенда, бик зур бәлагә юлыктым, көтмәгәндә-уйламаганда гына ярты гәүдәм пеште. Тәнемне сәламәт җирләре бик аз калган иде. Табиблар “өченче дәрәҗә пешкән” дип диагноз куйдылар. Ул чактагы әрнүләремне кешегә әйтеп кеше ышанмаслык газап, авыр икәнен үзем генә белдем! Үзебезнең Мамадыш районы хастаханәсеннән, минем исән калуыма икеләнделәрме, әле дә аңламыйм, самолет белан Казанга алып киттелар. Кыскасы, Аллахы тәгаләнең рәхмәте белән мин яңадан аякка бастым. Исән калып, кабат йөри алуыма күпләр ышанмадылар да. Бер ел эченда сигез тапкыр наркоз алдым. Ирем бик яратып мактый торган тездән аска төшеп торган кап-кара толымнарымның бөртеге дә калмады, наркоз шулай итә икән. Мин Аллахының барлыгына, берлегенә ышанып, көне-төне теләкләремне теләдем, ялварып сорадым. Иртәләрем Аллахым исеме белән башланды, кичләремдә аның исеменә ялварып йокыга талдым. Аңымны югалтып яткан чакларым да күп булган. Ирем янымнан бер минутка да китмичә, системаларга хәтле үзе куеп, минем хәлемнең көннән-көн ярыйсылана баруына балаларча сөенеп, матур сүзләр әйтеп, күңелемне күтәреп, савыгырга көч биреп торды. “Җаным, синен бик авыр чакларыңны күреп, коридорга чыгып елаган чакларым да булды”, — дия иде ул. Көннәр шулай уза торды. Мин дөньяга яңадан туган төсле, тагын да сокланыбрак карый башладым. Иремнең мине ничаклы яратуын шул көннәрдә генә аңладым. “Үзем исан -сау терелеп, балаларым янына кайта алсам ,иң беренче газиз әнкәйләремнең икесенә дә ап-ак яулык алып башларына бәйләтер идем, кул- аякларым төзәлгәч тә, ятим балалар йортында тәрбияланүче балаларга бәлеш пешереп алып барыр идем,” – нәзер дә әйттем. Аллахыма мең шөкер, әйткән нәзерләремне аякка басып, йөри ала башлауга җиренә җиткереп үтәдем. Әле минем ике ай элек кенә, берданбер туганым апам алты баласын калдырып гүр иясе булган иде. Аның ятим калган иң кечкена балаларын, үзебезнен өч балабыз янына тәрбияләргә, үз канатыбыз астына алган идек. Йөрәк җылым барысына да җитте, мин исән калдым бит! Аллахы Тәгалә мине бервакытта да ярдәменнән ташламады, бәлки шул балалар хакына миңа гомер биргәндер дә! Халыкта әйтәләр ич: “Ходай үзенең яраткан бәндәсен гел сыный-авыруын да, шатлыгын да тигез бирә” –дип, шулай, күрәсең! Сабыр иткәннәр генә морадына ирешә. Хак сүзләр болар, мин моны яши-яши аңладым. Ходаем миңа бик күп сынауларын да бирде, үзе шулардан чыгу юлларын да күрсәтте. Язып кына бетерә торган түгел, ул чакта минем хастаханә юлларын таптауларны! Табиблар да минем савыгып бетүемә ышанмадылар шул. Беркайчан да “Аллахы тәгалә нигә генә миңа шулчаклы өеп хәсрәтен, авыруын бирә икән?” — дип әйтмәдем. “Тереләм”, дип гел матур итеп яшәремә өметләндем. Ходаема көн-төн ялвардым, “Ярдәмеңнән ташлама, ярабби!”- дигән инәлеп сорауларым бушка китмәде бит! Авырулар артта калып, бик тә рәхәттә яшәп ятканда, күгемне кара болыт каплагандай булды, олы бәхетебезгә көнчеләрнең күзе тиде: көтмәгәндә-уйламаганда гына, бер сәбәпсез, ирем үз теләге белән бакыйлыкка күчте. Ни булганын, ни өчен икәнен мин дә, балалар да аңламадык. Иремнең үлемен бик авыр кичердем, бөтен тормышымны кара болыт каплады. Ирем үлеп, 2 ел узуга, ике әнием бер атна эченда вафат булдылар. Сабырлыклар сорадым, алар рухына догалар укып, үз-үземне юаттым. Калган гомеремдә бала хәсрәтләре күрмичә, оныкларымны сөеп, матур гына яшәргә язса иде дим. Лаеклы ялда булуыма карамастан эшлап йөрим, ул эшемне Аллахтан олы бүләк сыман кабул иттем, чөнки эшемдә барысы да бик яраталар, хөрмәт итәләр үземне .Бүгенге көнемә тагын ни җитми соң? Ирем үлгәнле бирле чит ир-атларга күз төшергәнем булмады. Ярдәм иткән чакларым булды, дөрес. Син дә бит минем ярдәмемә мохтаҗ. Мин шуны аңладым. Синең белән аралашу бик рәхәт миңа, хатларыңны, шалтыратуларыңны гел көтеп алам, синең белән сөйләшкәч тә, үземне иң бәхетле кешегә санап, очынып йөрим. Бу нидер, Габделхак, әлегә әйтә алмыйм. Сиңа ярдәм итәсе килүме, сине хөрмәт итүме, әллә яратумы? Исәнлектә күрешергә язсын. Мәрҗән, “Габделхак хаттагы һәр җөмләне инде ничәнче  кат укып, иректә аны көтүче бәхеткә мең кат сөенеп, хатны иреннәренә, күзләренә куеп торды. Әйтерсең лә, бу хатта бар сихәт, җанының бар әрнүләренә чын дәва! Күкрәге чәнчеп куйды. Бик кадер иде аңа хат иясе, бик газиз иде! “Ярабби, шушы бәхетемне күпсенә күрмә, мин бу тимер рәшәткәләр артыннан чыкканчы гына, зинһар, шул фирештәмне — Мәрҗәнне сакла, ярабби! “Ирнең керфекләре юешләнде.

     Тимер рәшәткәләр белән капланган тәрәзәләрдән Габделхакка көзге кояш елмая. Көзге кояшның яктысы мулдан булса да, җылысы азрак шул. Соңлап килгән мәхәббәтен дә ни өчендер көзге кояшка охшатты әле ул. Еракта аның кояшы. Күңелендәге бар хисләрен аңлатып язган сагыну тулы хатларга җәйге кояшны салыр иде дә бит! Мәрҗәне өчен бизәнү әйберләре, кечкенә коръәннәр сала торган шкатулкаларга да кояш сурәтен төшерде ир. Күктәге кояш та аңа да, аның инде яратырга өлгергән Мәрҗәненә дә бертигез яктырта бит! Мәрҗәнгә язган хатларын шигырьләре белән тутырды:

Хәзергә мин синнән  еракларда

Томаннарда ирек иртәсе!

 Шатлыкларда сөенеп, сөйләшергә

Хыялларны  их чын итәсе!

Тормышымда бәлки бу сынаулар

Кирәк булгандыр ул,кем белә?!

Чын кунелдан сөеп,сәлам белән

Яза яратканын бу  көндә.

“Мәрҗәнем! Кавышыр көнебезне көтеп җиткерә алырмынмы? Минутлар сәгатьләргә тиң — бик озак үтә. Килер юлларыңа көзге алтын яфракларны түшәп, көтәм дә көтәм. Нинди газаплы, нинди татлы бу көтү! Килерсең бит, килерсең бит, Мәрҗән? Бу караңгы камералардан күренүче, ак  юл күрсәтүче күңелем кошы, иректәге былбылым! Көтәм. Габделхагың.”

     Көзге юлдан машина ашыга. Ә Мәрҗәннең уйлары машинадан да тизрәк, кызурак-ул әллә кайчан Габделхак янында! Нинди икән ул? Әле бит ул аның сыңар фотосын да күрмәде. Хәер, ничек күрсен ди? Языша башлаулары да бик кызык та, сәер дә килеп чыкты ич!

Моннан ике ел элек булды бу хәл. Түләү квитанцияләрен тиз генә түләп кайтырга почта бүлегенә барды хатын. Юлда әллә нинди бер шатлык булыр сыман-йөрәге ашкына, күкрәк читлегеннән чыгып төшәм-төшәм дип талпына. Почтада кеше күренми, почта бүлеге мөдире,эш беткәч тә Мәрҗәнне газетега яздырырга өнди башлады. “Кәеф ничек?” бик кызыклы газета, үзең укыгач та, миңа килеп рәхмәт әйтерсең әле, Мәрҗән апа! — диде почтальон кыз да, — Иртәгә кабат почтага килергә онытма, газетаның үзеннән журналистлар да киләчәк, квитанцияләрне уйнату була, бәлки отып та куярсың! Кил, яме!”

  Лотереяларда бәхете чыкканы юк иде хатынның, ә монда – бәхетенә ап-ак футболка чыкты. Ни генә дисәң дә — бүләк, кызыклы, истәлекле бүләк! Футболканы бер генә киде дә, юып, җыеп куйды. Бәлки әле Габделхагы белән кавышкач та, бакчаларда эшләгәндә, шул футболканы кияр дә тәүге кат танышкан көнне искә төшерерләр. Әйе, әйе! Ак футболка киеп бакчадагы ак чәчкәләренә су сибеп йөри иде ул көнне. Бакчага ап-ак шомырт чәчәгенең исләре таралган, башларны әйләндерерлек хуш ис-туган як исе, туган җир исе. Ярабби, нинди матурлык, нинди хозурлык! Мәрҗән ирен искә төшерде. Исән чакта  ире дә матур кыр ромашкаларын җыяр иде дә Мәрҗәнгә алып кайтыр иде. Ике битеннән үбеп: “Мәрҗәнем, син үзең дә кыр чәчкәләре сыман бит-шундый ук ак күңелле, шундый ук саф! Яратам сине!” — дияр иде. Шомыртлар чәчәк аткан чакта капка төбендә ире белән бергә серләшеп утырган чаклары күз алдыннан узды. Бөтен күңеле, бөтен тәне-җаны белән ирен сагынып куйды. “Никләр генә китеп бардың, җаным? Кемнең генә күзләре тиде икән бәхетебезгә, кемнәрнең генә каргышлы карашлары тиде икән, җаным?”-дип кабатлады хатын.

-Мәрҗән апа, газетаң килде! — диде урамнан узып, капка төбенә туктаган почтальон кыз. Мәрҗән яңа газетаны кулына алуга, күзе игъланнар рәтендә торучы танышу хакындагы кечкенә хәбәргә төште.Төрмәдә утыручы ир-ат танышу нияте белән кечкенә генә хат язган иде.

    Бер елдан соң газета ябылды ябылуын, әмма Габделхак белән танышуларына сәбәпче дә шушы газета иде бит!

    “Төрмәдә утырган кешегә халык гел начар итеп кенә карарга күнеккән бит! Бу ир-атның соңгы өмете шушы газета битләрендә инде!  Әллә соң, бар белгән догаларымны укып, изге теләкләремне теләп, тәвәкәлләп караргамы икән?” — дип уйлады ул чакта Мәрҗән. Язды ул хат, язды.

“Хәерле көн, Габделхак! Газетадан сезнең хәбәрне укыгач та, җавап язарга булдым. Никтер сезгә чын күңелдән ярдәм итәсем килде. Ничек дисезме? Сезгә хатлар язып торып булса да! Юктан гына бу хәтле сыкранып язмагансыздыр! Әйбәт кешедер сез! Теләсәгез миңа хат яза аласыз, эчегезне тырнап торган борчуларыгызны да язсагыз була. Мин аңлармын, авырлыкларны күп күрдем үзем дә. Аңларга тырышырмын. Мәрҗән”. Мәрҗән инде җавап та көтмәгән иде. Ә җавап килде, бик тиз килде Габделхактан.

“Исәнме, Мәрҗән! Бүген төрмәдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр?! Иптәшләр арасында хатын-кыз затыннан иң күп хат алучы мин бүген. Газетадагы хәбәремнән соң, дистәләгән хат килде. Нишләптер сезнең хат йөрәгемә якынрак тоелды. Җавапны да мин сезгә генә язарга булдым. Мондагы соры көннәремне, әйтерсең лә, кояш яктыртты! Мәрҗән, мин сезнең җавапны өзелеп көтеп калачакмын. Ходай сезне минем өчен генә сакласын!

 Исәнлек –иминлек юлларыңда,

 Сәлам сина мәхкум дустыңнан.

 Бары тик бирелеп өметләргә

Хәбәрләрең көтеп сагынам. Габделхак. “Хатны кат-кат укыды. Мәрҗәннең күңеленә төрмәдән килгән хаттан ниндидер якынлык җепләре уралды, ни бу?! Хатын үзе дә аңламады. Ирен югалтуның ачы хәсрәтләре инде тоныкланган, балалар, оныклар дип кенә яши башлаган хатынның күңел читендә якты бер  учак яктысы пәйда булды. Юк, юк, аның әле үзенең дә яратылып, кадерләнеп, ир хатыны булып яшәргә хакы бар икән бит! Әйе, әйе, яратылып! Ярату хисенең ни икәнен онытырга күпме генә  тырышса да, йөрәгенең әллә ничәнче бүлмәсенә бикләнгән наз хисе ишек какты, уянды, кузгалды. Үз гомерендә сыңар тапкыр да күрмәгән бөтенләй чит ир-ат — әнә шул төрмәдә ике кеше үтерүдә  гаепләнгән ир аның серле, сихри бүлмәсенең тәрәзәсен чиртте! “Бәлки әле ул анда хаксызга, бер гаепсезгә утыра торгандыр?! Шундый матур шигырьләр язган кешенең күңеле пычрак, гамәлләре гөнаһлы булмас!” Хатын шулай уйлады.

 

Ах, бу ирек! Аның бит һавасы да башка! Иректә уйлар да башкачарак бит! Килерме Мәрҗән очрашуга? Габдехакка сеңлесе Гөлләрия Мәрҗәнне алып килергә вәгъдә бирде бирүен, әмма….

  Тымызык көзге көннең болыттан үргән пәрдәсе азрак күтәрелде. Көнчыгышта алтынсу төскә керә башлаган калын урман артыннан ашыкмыйча гына кояш күтәрелеп килә. Бу алтынсу кояшның ерактан төшкән нурларында урман тагын да ялкынрак булып күзләрне камаштыра, уйларны кабат иректәге көннәргә алып китә. Кояшны иректә күрмәгәненә дә 9 елдан артык вакыт узып китте бит!

Ул кичне  төпчек кызы дусты белән  урамда  йөреп кайтабыз дип чыгып киткәч тә, эче пошкан иде Габделхакның. Кичкә каршы 15 яшендәге кызга кемнәр бәйләнмәс тә, кемнәр ниниди әшәкелек эшләмәс?!

Сәгать 11 тулып китте. Кызы Суфия күренмәде. Ир йортның ишеген бер ачты, бер япты. Өйдә, бернигә исе китмичә, телевизор карап утырган хатыны Верага:

-Суфия кайтмый никтер, әйдә, урамны урап кайтыйкмы әллә? — дип сүз кушты.

-Кайтыр, нәрсә мин аны саклап йөримме хәзер, үз башы үзендә, — диде  чарт-чорт көнбагыш төкереп утырган хатыны. Юк, түзмәде, Габделхак, өстенә җиңелчә генә свитерын элде дә урамга чыкты. Алар яши торган урамда  йортлар  әллә ни күп түгел, кара-каршы санаганда да 25ләпкә генә җыелыр. Ир урам буйлап  атлап китте. Нишләптер  йөрәге кыса, куллары үз алдына калтырый, аяклары үзеннән-үзе урам башына ашыга, әйтерсең лә, анда, урам башында, гомерлек зур фаҗига көтә сыман!

  Чү,колагына өзгәләнеп кычкырган тавыш ишетелде түгелме соң? Бик таныш, бик якын тавыш!

-Коткарыгыз, коткарыгыз!

-Молчи, су….! Дрянь! Кулны тешләде, мә, сиңа, мә, сиңа, -дип, исерек ир-атларның берсе, каты сүгенеп, корбанын типкәләргә тотынды.

-Котк….! — тавыш кинәт өзелде. Габделхакның каршы яктагы йорт ишек алдында әүмәкләшкән кешеләргә күзе төште. Анда  ике ир-ат бер хатын-кызны  кыйнап, чишендермәкче булып маташалар иде. Габделхак рәшәткә койманы бер генә сикерде, ул инде күз ачып йомганчы исерек ир-атлар янында иде. Я аллам, күзләрем ялгыш күрәме соң, дигәндәй, берара ачылган манзарадан өнсез калды. Алсу күлмәк җиңнәре умырылып төшкән, итәге ертылып теткәләнгән, битләре маңгаеннан агып төшкән канга буялган кыз-аның Суфиясы — төпчеге иде.

   Габделхак үзенә каян шулчаклы кодрәт килгәнен сизмим дә калды. Әйтерсең лә оядан егылып төшкән баласына ташланган төлкеләрне эләктереп атты-ике исерекне икесен ике якка очрыды, бәгырь җимешен җирдән тартып торгызды, кан саркып торган йөзен үзенең күлмәк чабуы белән сөртеп:

Кызым, менә монда утырып тора, тынычлан азрак, аннары өйгә бергә кайтырбыз, балам, -дип кызын  алмагач янындагы кечкенә эскәмиягә җайлап утыртты. Куркудан хәле киткән кызының йөзенә карага куркыныч иде шул!

- Мин хәзер, бу адәм имгәкләрен бераз акылга утыртып алам, — дип исерекләрне башта берсен, аннары икенчесен йөрәген бастырганчы ярды да, өйләренә кертеп атты. Өйдә кеше-кара күренмәде. Бары залдагы стенка полкасында торган рамкалы фотодагы ике кешенең берсе  аңа бик таныш сыман тоелды. Әйе, бу таныш кеше аны бала чакта ук Габделхакны  әнисе белән кыйнап урамга чыгарган әтисе иде. Нәрсә, бу имгәк минем туганым булып чыгамы болай булса? Соң бу адәмнәр алар урамына килеп яши башлаганга 2-3 чамасы гына бит. Түбән Каманың инде күптән  алынырга тиешле йортлардан торган бу урамы кемнәрне генә сыендырмаган? Нәҗесләр, дөньяны пычратучылар!

Ирне урамда елап күзләре шешенеп беткән кызы көтә иде.

Төнлә янгын машинасы  кычкырткан  тавышка уяндылар. Кайда, кемнәр яна икән?

Габделхак шомланып китте, әллә? Дөрес сизенгән икән, ул кичә үзе кыйнап кертеп бәргән исерекләрнең йортлары шарт-шорт килеп дөрләп яна иде.

Янгынчылар ут белән ярты сәгатьтән артык көрәште. Утны сүнлергәч, өйнең көйрәп, төтенләп торган кисәүләре эченнән көеп, бер-берсенә укмашкан, күмерләнеп кечкенә генә көйгән кисәүләргә калган йорт хуҗаларын алып чыктылар. Шунда ук тирә-күрше арасында сораш-белеш китте:

- Соңгы тапкыр менә бу ирне күрдем алар белән, яннарында бер кыз да бар иде, — дип чатылдады бер хатын сорау алучы  тикшерүчегә. Габделхакны янгын сүндерешергә дип барган җиреннән участокка алып киттеләр.

И язмыш, язмыш! Хөкем залында гаепләүченең катгый тавышы яңгырады:

- Согласно п.1. ст. 105 УК РФ, наказанием за убийство является лишение свободы на срок от шести до пятнадцати лет.

        Габделхакның  күз аллары караңгыланып китте. Ул инде гаепләү срогын да, сәбәпләрен дә ишетмәде, аңы томаланды. Кем,ул — үтерүчеме? Ул бит аларны үтермәде дә, ут та төртмәде! Юк! Ул бары тик газиз  парәсен яклады  гына! Ә аны монда 4 стена артына тыгып куйсалар, кызын теге әтрәк –әләм  кебекләрдән кем яклар?! Ярабби, тәгаен генә гаепне расламыйча, кеше гомерен сызып ата торган законнар да бар микәнни соң?! Бар, күрәсең! Әнә бит, караклар, дистләгән кешеләрнең гомерләрен өзгән, күпме хатын-кызны көчләгән, мәсхәрәләгән  имгәкләр белән бер сизода утыра, бер өстәл артында утырып калай савытлардан өйрә ашый. 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән ирнең әрнүләрен кем аңлар?!

    Габделхак өчен көннәр еллардан да авыррак, газаплырак булып ага башладылар. Хатыны Вера төрмәгә бөтенләй аяк басмады гына түгел, 3 нче ай дигәндә, көне –төне тир түгеп төзегән Габделхак  нигезенә ят ирне йортка кертте. Олы кызы да әтисе янына 1-2 тапкыр килде дә, аралашмас булды. Әле ярый төпчеге Суфия сирәк кенә булса да, әтисенең хәлен белергә килә. Әлегә ир аңламый: якын итеп, яратып киләме кызы, әллә аның гомерен саклап калганы өчен үзен әтисенә бурычлы саныймы?

   Тоткын, куенында иң кадерле нәрсәсе итеп йөртә торган кечкенә блокнотын алды да карандаш белән уйларын кисеп торган шигырен язып куйды:

Бик зур сабак, акыл алыр идем

Яшьлегемдә кылган ялгыштан …

 Нича гомер гена бирелсә дә,

 Узып булмый, булмый язмыштан!

Язмышымдыр күрәсең, дип яши, күңеленә кер кундырмас өчен, артыгын сөйләшми, бәхәсләшми генә яши торгач, срокның күп еллары, көннәре инде артта калаган икән! Түз, түз генә Габделхак, тагын азга гына! Их бу хисләрен газетага бастырып чыгарсалар икән! Мәрҗәне дә күрер, аның гаепсезлеген аңлар, Габделхак турында кемнәр генә, нинди генә нахак сүзләр әйтсә дә, ышанмас иде!

“Мәрҗәнем, иректәге  өмет кошым минем!” — ирнең керфекләренә яшь тамчылары эленде:

Әрәм узган гомер нәрсәгә тиң?

Ул — тозсыз аш, җанга ятышсыз!

 Максат юкта күңел хәерче шул,

Тик гомерлар  үтми ялгышсыз! Мәрҗәнем, син көт кенә, көт кенә мине! Мин сине беркемгә дә бирмәм, сыңар тапкыр да рәнҗетмәм, күңелеңне калдырырлык ялгыш та бер сүз әйтмәм. Ышан, ышан гына миңа, өметем!”

***

Машина  тагын да ашыга, ашыга сыман тоелда Мәрҗәнгә. Гөлләрия юл буе бары абыйсы турында гына сөйләде:

-Абый –гаиләбезнең тоткасы булды. Без бит әтисез үстек, әтиебез безне ташлап, икенче бер хатынга йортка керде. Абый әти урынына да йорт –җирне карады, ир-ат эшлисе бар эшләрне  үз җилкәсенә бик яшьли алды. Язмыштыр инде — көзге суыкларның берсендә бик көчле салкын тидерде ул. Озак ютәлләп йөри торгач, хәле тагын да мөшкелләнде. Хастаханәгә салдылар. Шунда ятканда, медсестра керәшен кызы Вера белән танышкан. Тегесе абыйның йомшаклыгын белеп алгач, чат ябышкан. Менә шулай көтмәгәндә –уйламаганда гына абый өйләнеп тә куйды. Бер атна торуга килен абыйны Түбән Камага китәргә димли башлады. Әмма килен анда киткәч тә 3-4 тапкырдан артык кайтып күренмәде. Абый кайтып, әнигә дә, безгә дә гел булышып йөрде. Вера гына үзе дә кайтмады, кызларын да туган нигезгә аяк бастырмады. Яратмады ул безнең нәселне. Авылда абыйны үлеп яратып йөргән Фирдания күз яше төшкәндер инде-гаилә тормышы бәхетле булмады абыйның. Абыйны төрмәгә утырткан елны Фирданиядә рак таптылар. Озак яшәмәде авылдаш — бакыйлыкка күчте. Тормышка да чыкмады, гомере буе абыйны гына яратып яшәгән икән бахырым! Җиңги әни үлгәчтен дә күмәргә кайтмады, соңгы юлга озатканда авылдашлар алдында кыен булса да, түздек инде.

Мәрҗәннең йөрәге кысып –кысып куйды, иректә чакта да бәхет кояшы бик елмаймаган икән Габделхакка! Ул аның тормышына нур өсти алырмы, алар бер гаилә булып торып китә алырлармы? Тырнак астыннан кер эзләргә яраткан тирә-күршегә чәйнәргә генә булсын, алар аның саф хисләрендә пычрак аяклары белән таптап рәнҗетмәсләрме, балалары әлегә аңлаган кебек күренсәләр дә, Габделхак белән бергә яши башлагач та, нинди тавышлар, нинди сүзләр ишетер ана йөрәге?

-Без гаилә корсак, кайда яшәрбез соң, Гөлләрия? — дип сорарга батырчылык итте хатын.

-Бергә булыгыз гына, туганнар җыелышып ни дә булса, уйларбыз, берәр җавабын табарбыз әле, Мәрҗән апам!

-Амин инде, җаным, амин! Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен берүк!

Гөлләриянең ире машинадагы радионы көйләп җибәрде:

Синсез яшәү миңа нигә?

Синсез яшәү миңа нигә?

Сагынуларым-сагышларым

Әйләнә дә кабат килә…

Чалллыдан “Күңел” радиосы сораулар буенча җыр тапшыра икән! Мәрҗән Илнур Мусинның тавышын  шунда ук танып алды. Бераз гына калтыратып, әмма үзәкләргә үткәзеп җырлаган Илнур белән хәбәрләр алышканы да бар иде хатынның. Бик, бик ошата ул аның җырлавын! Тәннең бөтен күзәнәкләренә үтә торган моң Мәрҗәнне бөтереп алып, “Тизрәк, тизрәк!” дип ашыктыра “Их, Габделхакның шигырьләрен дә җыр иттереп шушы Илнурдан җырлатасы иде!”- дип хыялланган чаклары да күп аның.

 

Габделхак Мәрҗәннең кечкенә генә фотосын күкрәк кесәсеннән чыгарды да дәшеп куйды:

-Мәрҗәнем, килерсеңме икән син очрашуга, аңлашырбызмы, өметем акланырмы? Ир соңгы көннәрдә фотодагы әнә шул яшел атлас кофталы, ак яулыклы, аңа карап елмайган, карлыган шикелле чем кара күзле хатынның илаһи образы белән яшәде. Аны куенына кысып йокыга талды, аның исемен телләрендә тирбәтеп, ярату тулы сагыш белән пышылдап йокыдан уянды. Хәтта заводтан тоткыннар эшләгән җиһазларны ташучы тракторына да Мәрҗән хакында гына сөйләде. Ирнең үз гомерендә болай егетләрчә гашыйк булганы юк иде. “Мәрҗән” дип бөтенләй башын югалтты.

-Нәрсә кәкрәеп каттың, кабыз әйдә тракторыңны, коробкаларны 7 нче секторга илтәсе бар, кабыз диләр сиңа, хыялый Хәйрүш! Тагын шул зеркалаң белән сөйләшәсеңме? Ноты Храмой, даешь! Рәнҗеми ир камерадашларына да, бригадирга да, Храмой тек Храмой. Аягын сындырып 6 айдан артык лазаретта ятты ич, әле дә уң аягына бераз аксап баса. Ә төрмәдә мондый билгеләрне көтеп кенә торалар, кушаматны ә дигәнче ябыштырып куялар. Гел шигырь, мәкалә язганга баштарак аңа “Пушкин” дип кушканнар иде. Үзе дә каршы килмәде, Пушкин хәтле Пушкинның үзе белән чагыштырганнар икән, шәп бит инде! Тик ул кушаматка икенче урыс үзен лаек санады, Габделхак белән 1-2 тапкыр юллары да кисеште, ул да яза, җырлар яза, гитарада уйнап үзе язганнарны бакланнарга тыңлата. Исеме дә Александр җитмәсә! Бер кичне Габделхакны куркытырга дип камерага да килеп керде 2 шестеркасы белән, әмма Габделхак монда бөтен акылын җыеп:

-Мин никак Пушкин була алмыйм, мин –татар бит! Саша, син шәп тә язасың, охшаган да!-дип, ярсып килеп кергән зекның кикриген шиңдерде.

       Габделхак Мәрҗәннең фотосын күзләренә, битенә куеп алды, иреннәрен хатынның  фотодагы маңгаенә тигезде дә, сурәтне кабат куен кесәсенә тыгып куйды. Тракторы бер сулышта кабынып китте, югыйсә зеклар бу тракторда эшли алмыйча, теңкәләре корып бетә иде. Тыңламый аларны трактор, ә Габделхакны тыңлый! Сеңлесе Гөлләрия нишләп шалтыратмый икән инде, киләме Мәрҗән, юкмы очрашуга?

     Ир күккә күтәрелеп карады, әйтерсең лә әкрен генә ут-ялкыннарын сибеп, анда күтәрелеп килгән кояш җавапны белә иде. Кояш иргә серле генә итеп күз кыскандай тоелды. Димәк, Мәрҗәне киләчәк! Габделхак бригадир Сергей кушкан урынга китте.

Өмет кошы килгәнче тизрәк эшләрен бетерәсе, юынып аласы, үзен тәртипкә китерәсе бар. Сынатасы түгел! Эш артыннан эшне табып кына тордылар.

   Төшке ашка кадәр  ярты сәгать вакыт бар икән әле…

Ирнең сынып, кабат ялганга уң аягындагы җөйләр тартышып куйды. Күңел көтү ләззәтенә коенып җырлады:

Очрашканда кочып иңнәреңнән

 Рәхмәтемне сиңа әйтермен.

Иркә кысып,битләреңннән үбеп

Мин яратып сине сөярмен

Рәхмәтлемен бары бер  Ходайга

 Биргәненә сине дөньяда!

Юлларыма минем чыгуыңа,

Бәхет бирүеңә назларда. Ир хыялланды, беравык күзләрен йомып, татлы хыялга талды. Рөхсәт итәрме Мәрҗәне, битләреннән, кулларыннан үбеп бу күңел хисләрен тапшырырга?! Билгесезлек ирне тагын да ымсындыра, очрашу мизгелен якынайту теләге мизгелләрне саный.

Гөлләрия ирен ашыктыра:

-Төшке ашка кадәр абый янына барып җитәргә кирәк! Бергә төшке аш ашасак, аның дә китек күңеленә нур кунар. Мәрҗән дәшми, дәшәрлек мени соң хәле?! Ни дияр ул Габделхакка, хатынның кулын сораса, никах турында сүз кузгатса? Тоткынга ярдәм итәргә үз-үзенә сүз беркетеп куйды да бит, ир бер сүз әйтүгә “Мин риза”дисә, тоткын ир “Бу хатын бигрәк ир-атны тансыклаган икән, карале нинди атлыгып тора”- димәсме? Ә каршы килсә?

Болай да тормыш, язмыш тарафыннан кыйналган, әллә ничаклы сынаулар кичкән ирнең соңгы өметен өзмәсме?

-Тагын 5минутлык юл калды, Мәрҗән апа! -Гөлләрия хатынны уйларыннан, меңләгән сораудан аерды. -Хәзер барып җитәбез. Мәрҗән апам, абыема бер дә каршы сүз әйтмәгез, зинһар өчен, күтәрә алмас йөрәге отказны. Мәрҗән дәшмәде. Алда тимер чыбыклар белән уратып алынган биек коймалы төрмә күренде. Машинаны төрмә алдындагы махсус урынга куйгач та, хатыннар машинадан төштеләр. Мәрҗән иртән генә пешереп, 2-3 кат тастымалларга чорнаган өчпочмагын кулына алды. Гөлләрия ире белән бергәләп үзләре алган күчтәнәчләрен күтәреп капкага юнәлделәр. Хатын алар артыннан.

Кияүләре капка янында вахтада утырган ир-атка нидер аңлата бугай. “Нишләп кертмиләр икән? Кияүләре әйләнеп килде:

-Мәрҗән апа, Габделхакның кеме дип сорыйлар? Хатын аптырап калды. Чыннан да, тоткын иргә кеме соң ул? Хатыны түгел, сөяркәем дияр идең, бергә кунганнары юк, туганы түгел.

Гөлләрия иренә күз кысып куйды. Кияү ымны бик тиз аңлады. Кабаттан кереп китте, дә бик тиз генә әйләнеп тә чыкты:

-Рөхсәт иттеләр, әйдәгез! Хатыннар аның артыннан төрмә вахтасы аша узып, озын коридорга килеп чыктылар. Дежурный  килүчеләрне 2 нче бүлмә турында туктатып, ишеген ачып җибәрде. Анда Габделхак  әрле-бирле йөренеп тора. Мәрҗәннең кулыннан поднослы төенчеге чак төшеп китмәде!

        Инде ничә айлар үзенә шигырьле хатлар язып торган ирне ул нәк шулай күз алдына китергән иде. Өстенә кигән яшел шакмаклы күлмәге аша аның да ничек дулкынлануын күкрәгенең бер күтәрелеп, бер төшеп китүеннән шәйләп була иде.

Башына  кигән җыйнак кына түбәтәе дә Мәрҗәннең күңеленә бик якын булып китте.

Ишек янындагы дежурный:

-Ирне хатыны белән калдырыйк, сез чыгыгыз! — диде Гөлләрия белән кияүгә карап.

      Мәрҗән ни дияргә белми, Габделхак та дулкынлана. Менә ничә айлар буена көтелгән тансык очрашу! Менә алар бүлмәдә икәү генә! Әлеге очрашуны күз алдына китереп ничә төннәр йоклый алмый газапланган ике йөрәк — тынсыз! Тоткын ир үзен башлап кулга алды:

-Мәрҗәнем, исән-имин килеп җиттегезме! — дип күрешергә ике кулын сузды, хатын төенчеген өстәлгә куйды, шомырт кара күзләре иргә төбәлде:

-Әйе, Алланың рәхмәтләре белән килеп ирештек. Исәнме, Габделхак!

Карашлар очрашты. Сагыну катыш якын итү,алай гына да димәс идем, ярату тулы күз карашларында әйтеләсе килеп тә, әлегә авыздан чыкмаган сүзләрнең олылыгы яшеренеп ята. “Ярабби, бу Габделхакның күзләре нинди моңсу, карашлары ай-һай тирән!” — дип уйлады Мәрҗән. “Мин көткән, уйлаганнан да сөйкемлерәк, нурлырак икән бу Мәрҗән!”-дигән уйлар сызылып китте ирнең  уеннан. Куллар кулга кагылды, бүлмә тынлыгында ике гашыйкның йөрәк тибеше генә ишетелеп тора. Габделхак Мәрҗәннең ут бөркеп торган кайнар кулларын көрәк чаклы учына алды да,бармак очларыннан үпте:

-Бу көнне җиткерү өчен таулар күчерергә дә әзер идем мин,өмет кошым!

-Мин дә! — дип кенә әйтә алды хатын. Тоткын Мәрҗәннең иң башларыннан җиңелчә генә кочып куйды. Мәрҗәннең тәне инде күптән наз тәмен оныткан-дерелдәп, калтыранып куйды.

-Курыкма, курыкма, Мәрҗәнем! Мин сине рәнҗетмәм. Беләсең бит-мин бар җаным-тәнем белән яратам сине! Ә яраткан кешеңне рәнҗетеп буламыни?! Юктыр! Яле хәлләреңне сөйләп җибәр, ничек яшәдең соңгы көннәрдә? Бу 2 көндә шалтырата алмадым бит сиңа, тавышыңны шундый сагындым, шундый сагындым! — диде Габделхак. Мәрҗәннең эченә җылы керде, тартынуы азрак басылды сыман.

-Габделхак, нишләп хатының диде ул кизү торучы,мин аңламадым әле?

-Хатыным мине күрергә килде дип үзем әйттем, юкса сине монда кертмәсләр иде, Мәрҗәнем! — Син минем хатыным булырга ризасыңдыр бит?

Бүлмәдә тынлык урнашты. Беравык икесе дә дәшми тордылар. Аннары Мәрҗән оялып кына:

-Ничек әйтергә дә белмим инде, Габделхак, әгәр син тартмаска, эчмәскә, сугышып йөрмәскә сүз бирсәң, бәлки әле уйлап карармын, — диде иргә, икеләнергә урын калдырмыйча.

-Өметем, өмет кошым, син бит мине бу тимер чыбыклы кысан камерадан якты дөньяга-бәхетләр көтәчәк илгә алып чыктың! Тагын 5 айдан минем иреккә чыгар көнем җитә. Габделхак тамагын кырып куйды. Бик дулкынлана, әйтер сүз йомгагының очын таба алмый газаплана иде ул.

-Мин моннан чыгуга, синең белән никах укытып бергә яшәвебезне телим. Минем беләкләрдә әле көч җитәрлек, җаным, матур итеп йорт торгызырбыз, эшләрмен, менә күрерсең. Гөр килеп яшәрбез, алла боерса! Үзе бер тапкыр да намазын калдырмаган, дини вәгазьләрдән күңеле эреп, сафлана торган Мәрҗәннең ир “Алла” сүзен кыстырып әйтүгә,тагын да җанына рәхәт булып китә. “Ходаем, Габделхакны да дин юлына бастырырга  ярдәм  итсәң  иде, бергә-бергә намаз укыган көннәребезне күрергә язсаң иде!” — дип теләк тели иде хатын. Алар күпме шулай хыялланып утырган булырлар иде-бүлмәгә Гөлләрия белән Инсаф килеп керде.

-Абыем, әллә Мәрҗән апам сине тәмле күчтәнәчләре белән сыйламадыдамы?-дип, әңгәмәне сеңелләр өзде. Кунаклар үзләре алып килгән ризыкларын өстәлгә тезделәр. Тастымалны сүтеп җибәрүгә, бүлмәгә тәмле өчпочмак исе таралды. Габделхак Мәрҗәннең уңган кулларын  мактап, өчпочмакны аеруча яратып ашады. Мәрҗән төрмәдәге чисталыкка, намаз бүлмәсендә бөтен шартын китереп намаз укырга мөмкинлекләре булуга таң калды. Комганына чаклы куйганнар икән! Йөрәгендә йөрткән бар теләкләрен намаз аятьләренә кушып укыды ул.

   Санаулы вакыт тиз уза. Күрешергә рөхсәт ителгән 2 сәгать вакыт бик тиз узып китте. Туганнарына, Мәрҗәненә атап язган яңа шигырьләрен дә укыды ир. Мәрҗәндә Габделхакның фотосы юк иде. Тоткын төрмәдәге иптәшеннән үзенең сурәтен ясатып алган иде, Мәрҗәнгә иң матур теләген язып шуны бирде.

Мәрҗән ак кәгазьгә гади карандаш  белән  ясалган сурәтне бик ошатты. Рәсемнән аңа бераз елмаебрак Габделхак карап тора иде. Сурәтне әйләндереп анда язганнарны укыды:

“Көт син мине, Мәрҗәнем!

Еллар утте,олыгайдык диеп,

 Ялгышмаска иде гомердә!

 “Мәхәббәтнең яше булмый” диләр,

 Ул яшь Һаман йөрәк – күңелдә! Көтәрсеңме?   Ышанам. Габделхагың”.

          Машина кайтыр юлда инде ашыкмый. Мәрҗәннең уйлары хыяллары белән бергә төрмәнең үзләре булган Габделхаклы бүлмәсендә эленеп калды. Биш ай! Һәр айда 30 көннән дә 150 көн бит ул, әле арада 31 көнлесе дә бар. Түземнәре җитәр микән Мәрҗәннең?

Габделхакның кул җылысы калган  учларын күкрәгенә куйды. Колак төбендә ирнең “Көтәрсеңме?” дигән сүзе туктаусыз яңгырый да яңгырый.

Мәрҗәннең иреннәре дерелдәп кысыла: “Көтәрмен, көтәрмен мин сине, җаным!”

АЛТЫНБИКӘ (12.11.2014)

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.

“Көтәрсеңме?” язмасына 1 фикер бар

  1. милэш:

    Шэп язылган бу.Бер сулышта укып чыктым
    Дурт аяклы атта абына бит….