Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Сафа бабай

inherit_no_gift1

Көзге яңгырлы көннәр башланганчы гаражны тәртипкә китереп кайтырга  диеп җәяүләп кенә чыгып китте Сафа карт. Аяк астында кыштырдаган сары яфраклар тавышыннан үткән тормышы хакында уйланып барды. Үзенең дә гомер көзе килеп терәлгән ләбаса. Борылыштагы гараж почмагыннан чыгып торган сапогиларны күреп кайсы әрәм итеп ташлап киткән моны, дип шул якка борылды. Каршысында пәйдә булган хатын-кыз мәетен күреп аздан гына йөрәге тотмады, калтыранган куллары белән Әстагыфирулла, диеп кесәсеннән телефонын алып милиция номерын җыйды. Картка тикшерүче криминалистлар килгәнче җинаять булган урыннан китмәскә кушылды. Ярты көн буе сораулар белән бимазаланганнан соң гаражга да кермичә кире өенә кайтып китте ул. Мәетне үз күзе белән күреп борчылганнан соң күңеле актарылып тикшерүнең ни белән бетәсен  беләсе килде. Көн дә килгән гәҗитләрдән, телевизордан карап хәбәрләр көтте. Ни өчен үтергәннәр соң бу кызны, кемгә зыяны тигән…

Кемнеңдер газиз баласыдыр, эзлиләрдер бичараны. Баланы югалту ачысы бик яман шул. Моннан егерме еллар элек Сафаның да улы вакытсыз вафат булган иде. Бүгенгедәй хәтерендә, мәктәптән кайтып барганда исерек егет машинасы белән бәреп китте улын. Түрә малаена берни булмады, ә менә газиз баланы тиешсез урыннан чыккан дип гаепләп эшне ябып та куйдылар. Шул чактагы хәсрәт-борчуларны күтәрә алмыйча, йөрәге тотып хатыны да бердәнбер уллары артыннан китеп барды. Дан-дәрәҗә — байлык белән гади халык тиңләшә алмый шул. Элек тә шулай булган хәзер дә шулай. Кеше рәнҗеткән түрә малаеның да гомере кыска булды, берничә елдан көчле наркотик кулланып җан-тәслим кылды. Иртән килгән гәҗиттә  Регина исемле кызның ике ай элек югалуы турында игълан басылган. Җанына тынычлык эзләп тикшерүче Гариф янына китте Сафа. Күрше подъезда гына яшәсә дә дуслыклары исәнләшүдән ары узмый иде моңарчы. Чыннан да гаражлар арасында табылган мәетнең югалган кыз Регина икәне ачыкланды. Балалар йортында тәрбияләнеп  хокүмәт биргән фатирда яшәгән кыз. Ачык күңелле аралашучан Регинаны бергә эшләгән иптәш кызы абыйсы белән таныштыра. Абый кеше тормәнең төрле баскычларын үткән атаклы җинаятьче, мәкерле ятьмә корган. Кызны алдап төрле документларга кул куйдырып фатирны үзләштереп тә куйган. Түләү кәгазьләре бүтән кеше исемендә икәнен күреп эшнең нидә икәнен сизә Регина. Егетне сөйләшергә чакыра. Бу вакытта жинаятьче фатирны өченче берәүгә сатып акчасын үзләштерә чит илгә качарга билетлар ала. Ләкин кызны тагын бер кат алдарга дип очрашуга ризалык бирә. Тукталыштан ерак булмаган гаражларга төбәп үзенең яңа машина алуын әйтә шунда сөйләшербез, дип алдап алып керә һәм буып үтерә. Детдом баласын эзләүче булмас, дип качарга була. Иптәш кызы абыйсының ни дәрәҗәдә кансыз, комсыз җинаятьче булуына суд залында ишетеп ах итә. Абыйсы белән таныштыруына бик үкенә.

Сафа карт ишеткәннәрдән авыр уйлар белән кайтып китә. Төпле карарга килеп үзе үлгәч фатирын ятим балаларга калдыруын әйтеп васыятнамә яза. Тумас борын ата-ана назыннан мәхрүм булган ятимәләргә аз булса да ярдәм итә алуына чиксез сөенә Сафа.

 Миләүшә Маликова. Казан. (5.11.2014)

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.