Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мәрзия баланы

4551_big_34z3QM5RXvs

Шәфкать туташы чибәр Мариянең кавышу көне, туй табыны бик күңелле узса да, зөфаф төненең мәхәббәт чы­былдыгын сугыш башлану турындагы яман хәбәр ерткалап ташлый. Әле яңа гына диплом алган лейтенант кияү — хәрби офицер, кәләшен дә үзеннән калдырмыйча, утның үзәгенә ташлана. Алар хәрби частька барып җитә ал­мыйлар, эшелон бомбага тотыла. Сөе­неп кавышкан, нибары бер атна бергә яшәп калган сөйгәне сылукайның күз алдында канлы кисәкләргә өзгәләнеп ташлана; снаряд кыйпылчыгы Мария­нең касыгын яралап уза — мизгел эчендә ана булу бәхетеннән мәхрүм итә.
Бердәнберен югалту фаҗигасен бик авыр кичерә Мария…Терелеп аякка баскач, санитар по­ездда алгы сызыктан тылга яралылар­ны ташый. Хәрби госпиталь, эвакуация­ләнеп, Казанга кайткач, хирургия бүле­гендә шәфкать туташы булып таңнан- төнгәчә операция өстәле янында тора. “Яралылар гаять тә күп, хирурглар, да­рулар җитешми. Берничә тәүлек юнь­ләп ял-йокы күрми операцияләр яса­ганга, табибларның аңнарын югалтып егылган чаклары да еш булды”, — дип искә ала иде ул чакларны Мария апа.
1942 елның җәендә ул янә тетрән­дергеч вакыйга кичерә. “Үле солдатны җиде төн уртасында берүзем подвал­дагы моргка төшердем. Караңгы. Шәмне саклап кына тотабыз. Рәт-рәт тезелешеп яткан үлеләр арасыннан каталкамны этеп барганда, шомландыргыч өн ишетелде:
— Су! Бер генә тамчы су…
Капшанып барып, яшәү белән үлем арасында тартышып, саташып ятучы­ны таптым. Тәне ут кебек яна. Аягын­нан укшыткыч ис килеп бәрелде — димәк, гангрена! Пульсы чак сизелә; йөрәге хәлсез булса да, Газраил коча­гыннан ычкынырга омтылып леперди. Клиник үлемнән соң, суыкта аңына килгән, ахры, бичара”.
Мария операция бүлмәсенә йөгерә, хәлне аңлатып бирә, тизрәк егеткә ярдәм итүләрен үтенә.
- Үлеләр белән башымны катырма әле. Әнә күпме тере солдат ашыгыч ярдәм көтеп ята!
- Йә, сугыш! Нишләттең син кеше­ләрне?—дип елый-елый, ул кабат под­валга йөгерә.
Үз белдеге белән яралыны опера­циядән соң ятучылар палатасына кер­теп “яшерә”. Моның өчен чак кына хәрби трибуналга эләкми кала.
- Фашистларга сатылдыңмы? Мик­роб таратып, берьюлы илле солдатның башына җитмәкче булдыңмы? — дип җикеренәләр аңа.
Баш табиб Мариянең тәҗрибәсезлеген, кеше гомерен саклап калу бәра­бәренә тырышканлыгын исәпкә алып, аны көч-хәл белән трибуналга эләгүдән алып кала.
Газраил тырнагыннан могҗиза белән ычкынып калган яшь капитан Тәлгать Сафинның (исеме үзгәртел­де) черегән аягын өч тапкыр кисәләр. Мария егетнең гомерен саклап калу өчен үз канын бирә, кризис узганчы, биш тәүлек өенә кайтмый, аны саклап чыга. Үз паегына бирелгән ризыктан өлеш чыгара.
- Аша, кадерлем! Бер генә йотым булса да тәмле шулпа эч!
Шәфкать иясенең үҗәтлеге, мәрхәмәтле кайгыртучанлыгы егеткә көч бирә. Яшь тән тиздән савыга баш­лый. Бер ел дигәндә, ул, култык таяк­ларына таянып, сабыйлардай ава-түнә йөрергә өйрәнә…
Сугыш беткәч, алар өйләнешәләр.  Канын-канга, җанын-җанга ялгап, Тәлгатькә икенче гомер бүләк иткән булса да, гаиләсендә бер дә кадер-наз күрми шул, бәгырькәй.
Инвалид ир эшкә урнашырга уйлап та карамый, эчәргә һәвәсләнә. Кул күтәрергә дә тайчынмый. “Култык та­якларын күрсәм, йөрәгем гөлт итә иде минем. Исерек ирем шулар белән еш “сыйлады”. Төн урталарында чәчемнән сөйрәп торгыза да, дөньядагы иң әшәке сүзләр белән хурлый-битәрли:
- Кысыр дуңгыз! Сине бер эшелон фронтовик “фәлән” иткән. Уйнашчы булганга балага узмыйсың! Миңа нәсе­лемне калдырырга кирәк! Син Сафиннарга лаек түгел, алар — бөркетләр, ә син — өтек чебеш! Тавык та чеби чыга­ра…”
Җәнҗал арты җәнҗалга түзә ал­мыйча, Мария Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының кадрлар бүлегенә эш сорап бара:
- Ераграк авылга җибәрә күрегез,  адресымны иремә бирмәгез! — дип үтенә. “Пенсиясе җитәрлек, фатиры бар. Сугыштан соң ир-ат аз, бәлки, өле­шенә тияр көмеше чаярак булыр, үзен кыйнатып ятмас”, — дип өметләнә.
Апас районының утсыз, юлсыз, үзәктән бик ерак почмагына килеп төшә Мария. Иң авыры шул: татарча бер авыз сүз белми. Бәхетенә каршы, фатир хуҗасы Мәймүнә абыстай укы­мышлы карчык була.
- Балакаем, — ди ул аңа, — начар уйларыңны башыңнан чыгарып ат. Хәлеңне аңлыйм. Аерылу — канатлар каерылу инде ул… Сугышта минем дә ике улым шәһит китте, Ходай җәннәтле итсен үзләрен! Бары Аллаһы Тәгаләгә таянып кына хәсрәтемне йота алдым… син дә бирешмә. Рәнҗетүчеңне дә гафу ит, шул чакта сиңа Аллаһ уйламаган-көтмәгән җирдән бәхет ките­рер…
Аның тәэсире белән Мария мөсел­ман динен кабул итә. Исемен татарча­га Мәрзия дип алыштыра.
Һәм…
Озак та үтми, аның тормышында бик гыйбрәтле вакыйга була.
Авылда шор милләтеннән булган бер килмешәк хатын бала табарга азаплана. Авыры зур, үзе хәлсез, җитмәсә. Мәрзия аны район үзәгенә озатырга өлгерә алмый кала, хатын авылда бәбили. Дөньяга ир бала аваз сала. Аналыктан шаулап киткән канны шәфкать туташы туктата алмый шул. Үләрен чамалаган хатын, сөякчел кул­лары белән, чытырдап, аның иңнәренә ябыша; җан ачысы белән тартыша-тартыша:
- Бәгърем! Сабыемны ташлама! Зинһар үзең тәрбиялә! — дип өзгәләнә.
Мәрзиянең бер мизгелдә башын­нан мең төрле уй йөгереп уза. Яшьле күзләр җавап көтә. Минутлары санау- лы хатынга карап, Мәрзия ризалыгын белдереп, башын селки.
Шулай итеп… бала Мәрзияне тор­мышка бәйли. Язмышына яшәү мәгънәсе өсти…

* * *

Малайга өч яшь тулганда, Тәлгать Мәрзияне барыбер эзләп таба, аягы­на егылып гафу үтенә:
- Кичерә күр, синсез яши алмыйм!
“Бичарадан ни чара” дигәндәй, яңадан Казанга әйләнеп кайталар. Мәрзия шәһәр янындагы бистәгә эшкә урнаша, ә Тәлгать Маратны “карый”. Уллыкка алынуы турында рәсми кәгазьләре булса да, аны Мәрзиянең уйнаштан туган малае дип уйлап үртәлә. Бала күңеле бу төксе абзый­ның үзен сөймәвен бик яхшы сизем­ли. Аннан читләшә. Күзгә күренеп са­быйның холкы үзгәрә. Ул еш авырый, киреләнә, елый. Көне-төне авырулар янында кайнашкан Мәрзиянең дә аңа игътибары җитенкерәми шул…
Марат мәктәпкә керәсе елны, торак фартларын яхшыртып булмасмы дип, алар Яшел Үзән районына күченәләр. Авыл җирендә көн итү өчен җирдә ка­зынырга, терлек-туар асрарга кирәк. Хуҗалык мәшәкатьләрен санап бете­рерлек түгел. Шәһәрдә үскән Тәлгатькә боларның берсе дә ошамый. Ул, чы­гымчылаган ат шикелле, кирегә сука­лавын гына белә, хатынына булышасы
урынга, иске әвәслегенә — “шешә”гә үрелә…
Марат шук, тере малай булып үсә. Укытучылар аның тәртибеннән бик зар­ланалар. Бервакыт ата-аналар җыелы­шыннан каны кызып чыккан Тәлгать баланы кыйнап ташлый…
- Зина бәрәнеңне тый, — ди ул Мәрзиягә. — Юкса, башкисәреңне Раифа колониясенә олактырам! Иртәгә үк интернатка илтеп ат!
Хатын ике ут арасында кала. “Үз ку­лында дөньяга килгән, кендеген үзе кискән баланы ул ничек итеп чит-ятлар арасына — балалар йортына ил­теп урнаштырсын, ди?! Баланың мәрхүмә әнисенә биргән вәгъдәсен бозсамы?!. Аллам сакласын…”
“Бөкрене кабер генә төзәтә”, диләр. Гаиләсен рәнҗетмәскә ант иткән ир егылып эчүен дәвам итә: көне буе кәеф-сафа кора, ә төнлә гауга купта­ра. Бу хәлгә түзәр чамасы калмаган Марат, сигез классны тарта-суза тәмамлап, шоферлыкка укып, армиягә китә. Хатларын да бик сирәк яза. Мәрзиянең хәлен сорашса да, Тәлгатькә сәлам дә юлламый.
- Күңеле каткан икән бичараның, — дип сыкрый ана йөрәге.
Озак та үтми, егет армиядә чакта, Тәлгать эчеп үлә. Хәл белә керүчеләргә Мәрзия:
- Ходайга шөкер, бүген өс-башым­ны чишенеп, тынычлап, туйганчы бер йокладым әле. Мәет сөйкемсез булса да, тере кешедән әйбәтрәк, ул кул күтәрә алмый, — дип сөйләнә.
Авызы тулы кан булса да, ят кеше алдында төкермәгән, хәсрәтен үз эченә йотып, гел авыру-сырхауларга ярдәм итеп яшәгән Мәрзиянең ни­лектән болай сөйләшүен аңламыйлар, саташу гына дип бәялиләр.
Феодосиягә телеграмма сугылса да, Марат күмәргә кайтмый. Әнисе шыл­тыраткач: “Шундый чибәр хохлушкага йортка кердем. Бик бай. Ресторанда туй иттек! Мин монда калам”, — дип, шаккатыра.
Берәүдә мәет җирләү кайгысы, берәүдә — туй шатлыгы…
Үзенә таяныч булыр дип үстергән иде бит югыйсә…
“Ана күңеле — балада, баланыкы — далада”, диюләре дә хактыр, күрәсең… * ★ *
Тормышында ни генә күрсә дә, күңе­лендә иман нуры йөрткән Мәрзия кы­рысланмады. Сабырлык белән иңен­дәге авыр йөкне күтәрә белде…
“Мәрзиянең язмышын үзең күргән­дәй язасың”, — диясез булыр. Миңа аның белән танышып-күрешү, берара күршеләр булып яшәү дә насыйп бул­ды. Ап-ак ефәк чәчле, үз халкына хас таза гына гәүдәле, битен тирән җыер­чыклар чуарлаган әбекәйнең күзләрен­дәге сагыш-моңны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгелдер… Шуңа да кара­мастан, начар күрә торган, зәңгәре то­ныклана төшкән күзләреннән гел нур түгелә иде…
Аңа тирә-күрше еш кына үтенеч белән керә: кемнең сыерын савып то­расы, кемнең сабыен бакчадан алып кайтасы бар… Яшь ханымнар аның янына гел киңәшкә килә, әби-сәби се­рен уртаклаша. Мәрзия әбинең эчкерсез күңеле серне җилгә чәчми, барсын да сыйдыра.
Әле дә хәтерлим: әбекәй 71 сум пенсия ала да, шуны авызыннан өзеп, ел буе “мая” туплап, Маратның гаилә­сенә җибәрә. “Йортка керү — утка керү ул, аз булса да ярдәмем тисен, аның миннән башка таяныр кешесе юк, ха­тыны алдында йөзе ак булыр”, — дип, күңелен юата-юата, үзалдына сөйләнеп йөри.
Беркөнне Мәрзия әби почтадан җанланып, яшәреп кайтты. Шатлыгы эченә сыймый: аны улы белән килене Феодосиягә чакырган!
Тирә-күрше әбине юлга хәстәрли башлады: бал, каз-үрдәк ише затлы күчтәнәч кертте. Аннары “Мәрзия апа­га юллык акча юнәтергә кирәк, хәл ка­дәренчә өлеш чыгарыйк, җәмәгать!” дигән хәбәр дә авылны тиз әйләнеп чыкты.
Ул өй борынча йөреп, атна буе авыл­дашлар белән бәхилләште. Китәр ал­дыннан фатирын сатарга уйлаган иде дә, әлегә моны эшләмәскә күндердек.
- Балакайларым, бәхетем ташты бүген! Үз оныкларым, үз балам янына — күз нурымның җан җылысын тоеп яшәргә китәм бит! Кырымда татарлар күп, ди, дога укып күмүче тапмый кал­маслар, — дип, әбекәй очынып юлга кузгалды.
Ай тулыр-тулмаста, башын иеп, кире әйләнеп кайтты.
- Күчтәнәчләрне ашадылар. Сез биргән акчага килен ресторанда туган көн үткәрде. “Кунакның гомере өч көн, озаграк торса, муйнакка әверелә”, — диде.
- Улың, яклап, бер сүз дә әйтмәде­мени?
- Үз өендә түгел бит…
—Үксез бозау асрасаң, авызың тулы май булыр, үксез бала асрасаң, авы­зың тулы кан булыр, — диеште күрше- күлән… (дәвамын укырга…)

Хәмидә ГАРИПОВА

PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.