Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмыш сынавы

news_620-nggid041460-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010

Мәрьям бик ашыга иде. Бу араларда ире дә «салдымда» йөри, шунлыктан мал-туар каралмагандыр, бишектәге баласы да ачыккандыр инде, күрше авыл мәктәбендә интернатта торып укучы кызы – Зәйнәбе дә кайтышына өйдә булмагач аптырагандыр, дип уйланып кайткан хатын, авыллары турысына җитүгә, машина туктап җитәр-җитмәс көйгә сикереп төшеп калды һәм як-ягына карап та тормыйча, ашыгып юлның икенче ягына ташланды. Каршы яктан килгән машина шоферы юлга кинәт килеп чыккан хатынны күрсә дә, каушавыннан тормозга басарга өлгерә алмый калды, хәер, басса да файда булмас иде, чөнки Мәрьям машина астына ук килеп керде. Аны исән килеш район хастаханәсенә кадәр алып барып җиткерә алмадылар.

Язмышның ачы сынавы белән беренче тапкыр әнисен югалткач, бишенче сыйныфта укыганда очрашты Зәйнәп. Әнисе кебек чибәр-кара бөдрә чәчле, нурлы йөзле кыз кинәт боегып, олыгаеп китте. Ул бишенче сыйныфны иптәшләре белән бергә тәмамлый алмады, чөнки берсеннән-берсе кечкенә дүрт туганын карыйсы, хуҗалык эшләрен алып барасы бар иде. Иң кече энесе Мидхәт әниләреннән алты айлык кына булып калды.

Бер елдан әти кеше өйләнде. Әниләренә тамчы да охшамаган, караңгы чырайлы, балаларга күзенең агын әйләндереп караучы бу хатын беренче көннән үк бар нәрсәне үз кулына алды. Балаларга өйдә бөтенләй рәт бетте. Үги әни ипине дә җыеп куя, ике кечкенәне, асларын юешләгән өчен көзге салкын көннәр булуга да карамастан, киемсез килеш сәгатьләр буе баскыч төбендә бастырып тота. Үз баласы тугач, тагын да явызланды. Әтиләре я айнымыйча эчә, аек вакытында да яшь хатынына сүз әйтергә кыймый. Балаларны жәлләгән бердәнбер кеше – киң күңелле күрше карчыгы. Ул үги әниләре күрмәгәндә, балаларны үзенә чакырып кертә, май ягып туйганчы ипи ашата.

Зәйнәп икенче уку елында кабат бишенче сыйныфта укый башлады. Башка балалар өйләреннән алып килгән акчага кибеттән ризык алып ашаганда, ул бер читтә боегып басып тора иде. Бераздан кыз шул авылдагы шәл бәйләүчеләргә аз гына бәягә шәл чите бәйләштерә башлады. Әнисе, уңган хатын, олы бала буларак кул арасына керсен дип икенче сыйныфта укыганда ук шәл чите бәйләргә өйрәткән иде, шул ярап куйды. Зәйнәпнең һәм туганнарының тамагы икмәккә туйды. Ләкин бу озакка бармады. Каяндыр кызның кешегә шәл бәйләп биргәнен ишеткән үги ана килеп, интернатның астын-өскә китерде.

Шуннан соң гел тикшереп тора башлады.

Кешеләр биргән калдык киемнәрне киеп (үги ана кулына эләксә, әле алары да ут азыгы була иде) Зәйнәп сигезенче сыйныфны тәмамлады. Алда озын, авыр җәй. Кызның бер минут та буш торганы булмады.

Җәйге көннәрнең берсендә күрше әбигә кунакка Хәмидә исемле бер апа килде. Ул кызның уңганлыгына, акыллылыгына сокланды.

Үз авылына кайткач та, кыз турында уйланып утырды. Уйларына чумып утырганда, ишектән күрше егете Гадел килеп керде. Акыллы гына юаш егет 32 яшенә җитсә дә, һаман өйләнми йөри. Хәмидә шаяртырга теләп: «Гадел кунакка барган җиремдә сиңа бер кыз табып кайттым бит әле. Синнән хәйран яшь инде. Тик бик булдыклы һәм чибәр, кайчан алып кайтабыз?», — диде. Егетнең күзләре очкынланып китте, әллә уйнап, әллә чынлап: «Хәмидә апа, әйдә, бүген кич үк барып алып кайтабыз!» — диде. Кичен, Хәмидәнең ире эштән кайткач, бар да хәл ителде: тиз генә җыенып, Зәйнәпне килен итеп алырга киттеләр.

Гадел кызның әле балалыктан бөтенләй чыгып бетмәгән икәнен күреп аптырап калды. Шулай да моны сиздермәде, кызны жәлләп: «Үги анасын явыз диде бит Хәмидә, аның кулында калдырганчы, үзем белән алып китим, үсәр, ныгыр әле», — дип уйлады.

Үги ана кызга 15 яшь икәнен дә уйлап тормастан, алып китүләренә шатланып риза булды, әтисе, гадәттәгечә, берни дә эндәшмәде.

Кыз бала үзе ошаткан, ягымлы Хәмидә апасының: «Сине шушы егеткә алырга килдек», дигәненә ризалык белдереп баш какты. Ул үзенең кая барасын да, кияүгә чыгуның ни икәнен дә белми, явыз үги анасыннан еракта буласын уйлап бераз куана да иде.

Булган киемнәрен кечкенә төенчеккә төйнәп, кыз машинага чыгып утырды. «Зәйнәп кияүгә чыккан», — дигән сүз бөтен авылны шаккатырды. Кемнәрдер сүзсез генә баш чайкады, кемнәрдер ятим кызны кызганды. Шулай итеп, Зәйнәп Хәмидә апалары күршесенә килен булып килде. Алар кайтып кергәч, Гаделнең әнисе шаккатты: «Кисәргә ипием дә беткән иде, иртәнге чәйлек кенә калган, иртәгә пешерермен дигән идем», — дип сөйләнде ул. Гәрчә улы аңа кыз алып кайтачагын әйтеп калдырган булса да, карчык, әллә ваемсыз, әллә малаеның өйләнүеннән өмет өзгәнгә күрә, аның сүзенә ышанмаган иде. Хәмидә тиз генә өйләреннән ипи, май, варенье, бал алып керде, шулардан табын әзерләде. Көне буе басуда чөгендер чүбе утаган, авызына бер бөртек тә ризык капмаган Зәйнәп тамагы туйганчы ашады. Биеме, «усал Хәят», – дип даны таралган карчык: «Кечкенә генә кыз бала, шулкадәр күп ашый», дип уйласа да, өстенә кияргә рәтле киеме булмауга аптыраса да, гомер буе, хәтта сүзгә килгән чакларында да күпләр кебек: «Син ач хәерче, безгә килгәндә өстеңә кияргә киемең дә юк иде бит. Сине без к еше иттек!» — дигән сүзләрне әйтеп битәрләмәде. Чиста, рәтле карчык Зәйнәпне үзе белгән бөтен эшкә өйрәтте. Каенанасына бик рәнҗегән вакытлары булса да, Зәйнәп гомере буе шулар өчен рәхмәтле иде.

Тамагы туйган, арган кыз каенанасы җәеп биргән чиста урынга ятуга сабыйларча татлы йокыга талды. Гадел карават кырыена утырып, уйга чумды. Юк, кагылмады ул Зәйнәпкә. Ике ел буе төннәрен кызның нәфис йөзенә, балаларча изрәп йоклавына сокланып, матур чәчләреннән сыйпап иркәләп уздырды.

Зәйнәпкә 18 яшь тулып киткәч, аларның беренче балалары дөньяга аваз салды. Малайга Миннәхмәт исеме куштылар. Тагын ике елдан соң Зиннур туды. Зәйнәпнең көннәре авылдагы башка хатыннарныкыннан аерылмый: колхозда эшли, өйдәге эшләр дә җитәрлек. Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый тормый, иренең иптәшләре белән салгалап кайткан чаклары да, каенанасы белән сүзгә килгән чаклары да булгалый.

Гадел элек тә ауга йөрергә ярата иде. Күптән кулына мылтыгын алганы юк икән, мылтык чистартылмаган. Ул иртәгә ауга чыгасын уйлап, мылтыгын корып куярга булды. Мылтык корылып беткәч, алып куйыйм дигәндә, Гадел ялгыш чакмага басты. Аны аңсыз килеш район хастаханәсенә китерделәр, хирурглар бавыры җәрәхәтләнгәнен, хәле өметләнерлек түгеллеген әйтте. Шулай да Казанга җибәрергә булдылар. Зәйнәп берничә ай буе хастаханәдә ирен саклады, сәламәтләнүенә өметләнде. Ләкин аның өметләре акланмады, яшь хатын 23 яшендә ике кечкенә баласы белән тол калды. Сынырга, сыгылырга ярамый иде, берсеннән-берсе кечкенә сабыйны үстереп кеше итәсе бар бит. Зәйнәп колхоз фермасына эшкә урнашты, алны-ялны белмичә эшләде. Балалары кеше арасында ким-хур булмасын, өсләре бөтен тамаклары тук булсын өчен тырышты. Сыерын да асрады, кош-кортын да үстерде. Авыл халкы бу уңган хатынның ирсез килеш тә шундый итеп тормыш алып баруына соклана иде. Яшь, чибәр Зәйнәпкә өйләнергә тәкъдим ясаучылар да булды, ләкин хатын аларга борылып та карамады, бар тырышлыгын, назын балаларына бирде. Каенанасы, авылда башка малайлары булса да, төп йортта Зәйнәп белән яшәп калды. Башка чыккан малайлары, аның пенсия акчасын алу өчен, сабыйлар акылы керә башлаган карчыкны төрлечә котыртты, Зәйнәпкә төрле нахак сүзләр әйтеп каһәрләде. Әлбәттә, тол хатынның күз яшьләре җиргә төшмәде. Гаиләләрендә дә талап диярлек алынган акчадан да рәхәт күрмәде алар.

Айлар, еллар үтә торды. Йөрәк җәрәхәтләре төзәлмәсә дә, бераз онытыла төште. Зәйнәпнең балалары үсеп килә. Сеңлесе шәһәрдә, кияүгә чыкты, инде баласы — Ринаты бар. Ир туганнары да үз парларын тапты. Хатынның тормышы җиңел генә бармаса да, зарланасы килми, балалары үсеп җиткәнне зур өметләр баглап көтә. Сеңлесе Ризәләнең улы да күп вакыт җәйне аларда үткәрә. Тик Ризәләнең ире бик вакчыл, көнче кеше булып чыкты, сөт алырга да тиеннәр генә санап бирә иде. Сеңлесе аерылышырга мәҗбүр булды. Эшкә урнашты, шунлыктан Ринат күбрәк Зәйнәпләрдә яшәде. Бу вакытта ул каенанасын хөрмәтләп, тәрбияләп озатты, карчык Зәйнәптән риза-бәхил булып китте.

Инде бар да җайланды дигәндә, эшләгән җирендә авариягә эләгеп Ризәләнең гомере өзелде. Чигә чәчләренә чал керсә дә, сынмады Зәйнәп. Сеңлесенең ятимен кеше итәргә кирәк иде. Үз балалары инде армия яшенә җитте, бер-бер артлы хезмәт итеп кайттылар.

Ләкин алар әниләренә ярдәм итәсе урында, ул эшләгәнгә яшәүне кулайрак күрделәр, аның үзләрен нинди авырлыклар белән үстерүе турында уйлап та карамадылар.

Ринат ятимлекне сизмәсен өчен бар көчен куйды Зәйнәп. Малай башка балалар арасында ким-хур булмады. Ул, Зәйнәпнең үз балаларыннан аермалы буларак, апасының үзе турында кайгыртуын аңлап үсте. Апасына һәрвакыт барлык эшләрдә дә булыша килде. Абыйларының беркайда эшләмичә ятуларына, җитмәгәненә салырга яратуларына ачуы бик килә, апасын алардан аралап алып тынычлыкта, рәхәтлектә яшәтергә хыяллана иде.

Ринат армиягә китте, әйбәт кенә хезмәт итә башлады. Ул армиядә чакта тагын бер хәсрәт кичерергә туры килде Зәйнәпкә. Төпчек энесе Мидхәтне ниндидер машина бәрдергән, бәрдерүчеләр аны хастаханә ишегалдына илтеп атып, үзләре качып киткән иде. Мидхәтнең хәле өметләнерлек түгел иде инде. Шулай да табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләде. Мидхәт, өч баласы хакынадыр инде, исән калды. Ул аякка басканчы, хатыны белән Зәйнәпкә бер-берсен алыштыра-алыштыра, шактый айлар сакларга туры килде.

Ринат армиядән хатларын бик еш, җылы итеп, апасын юатып язды. Армиядән кайткач озак та тормыйча Себер якларына эшкә чыгып китте. Булдыклы егет ике ел эчендә юк-барга әрәм итмичә шактый акча туплады һәм район үзәгеннән яңа йорт сатып алды. Үзен дә, кадерле апасын да хөрмәт итеп торырдай акыллы кызга өйләнде.

Апасын рәхәттә, муллыкта, тынычлыкта яшәтү теләге чынга ашты. Бүгенге көндә Ринат янында яши Зәйнәп. Сабыр булганы, кирәк вакытта акыллы киңәшләр бирә белгәне, гел изге теләкләр теләгәне өчен, Ринатның хатыны да аны бик ярата, олылый. Зәйнәп аларның нәни кызларын караша һәм үзләре ягына ошаган бөдрә чәчле, матур кызчыкның беркайчан да ятимлек ачысын күрмәвен, ата-анасының тигез озак яшәүләрен теләп догалар укый. Үзенең бүгенге тормышына куанып бетә алмый, ләкин зур авырлыклар белән үстергән үз балаларының килеп хәлен дә белмәүләре, эчәргә яратулары аркасында гаиләләрендә рәт булмау аның йөрәген әрнетә, кайвакыт күңелсез уйларга бирелергә сәбәп була.

Айгизә
Чыганак: «Безнең гәҗит» №5, 2009


ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.