Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күршеләр

img-52425

Бакча рәшәткәләре артына ук терәлеп утырган урман шаулады, гөжләде. Җәй башы гына булуга карамастан әле дә җылынып китә алмаган табигать, салкын җилле яз ае белән хушлашып бетә алмады. Зәңгәр күкне каплап алган карлы-яңгыр болыты чиксез тарафларга агылды да агылды. Гүя кеше язмышлары. Кеше гомерләрен дә болытларга тиңләп булыр иде. Терәүле җил капканы сак кына этәреп, җитмешнең теге ягына чыккан Фагыйлә карчык урамга атлады. Кичәге тавыш-гаугадан әле дә арына алмаган әби “И-и, ходаем, сабырлык бир, күршеләргә тәүфикъ бир”, дия-дия үз алдына сөйләнде.

Иң авыр ачлык, сугыш елларында да бер-берсенә терәк-таяныч булган күршеләргә ни булган соң? Халык эшсезлектән, рәхәтлектән иза чигә шул. Фагыйләттәйнең күзләреннән җыерчыклы бите буйлап яшь агып төште. Хәсрәт тамчылары. Юк шул аның яклаучысы, терәк-таянычы калмады. Сахалинда яшәгән олы улы Гомәрне узган ел чәнчеп үтерделәр. Хатыны марҗа, әбине электә бар дип тә белмәде. Кызы Гәүхәр Норлатта, кайтса берничә елга бер кайтып китә ала. Үз тормышы. Үз янына торырга чакыргаласа да, әби үз нигезен ташлап китмәде. Ә кече улы Альберт Төркиягә укырга киткән җиреннән кайтмады, шунда төпләнеп калды. Бәйрәм-сәйрәмнәрдә килгән котлау открыткалардан гайре бер хәбәре дә юк. Сөекле карты Фатыйхның вафатына да ике дистә елдан артык инде.

Түбән очтан җил-җил кайтып килгән Сабираның гәүдәсе күренүгә карчык тизрәк кереп китәргә ашыкты. Тагын ниләр майтарыр инде күршесе. Җир өчен барган бу гауга әбинең тәмам үзәгенә үтте. Сабираның каладан кайтып монда яши башлаган улы, юк сәбәпләрне бар итеп әллә ничә керде инде. Бәрәңге бакчасының бер ягына чәчелгән печән җирен  даулап йөрүе. Карчыкның кәҗәсе өчен күз карасыдай саклап үстергән печән җирен ни пычагыма “җенле” Сабирага бирсен ди ул. Янәсе, кәҗәлек кенә печәнне үзем бирермен. Юк, ышанмый ул исерек Гамир сүзенә. Ярый әле алланың биргәненә шөкер, икенче як күршеләре төпле ярдәмчел кешеләр. Нурулласы да, Хәкимәсе дә хәзер кереп җитәләр булышырга. Кичә дә печән җирен сукалатам дип Гамир алып кергән тракторны алар гына борып чыгардылар. Улы белән Сабираның яшелле-күкле тавышлары әле дә булса колак төбеннән китми, янәсе бер ялгыз карчыкка ниемә шул кадәр җир. Ни белән бетәр инде бу тавыш, Алла белсен.

Көннәрдән беркөнне исерек килеш Гамир түбән авыл кибетенә барып, пычак белән янап ике ярты аракы талап чыккан. Шуны үзе кебек үк дуслары белән утырып эчкәннәр. Иптәшенең ботына пычак белән кадаган. Җаваплылыктан качып үзе калага качкан ди. Районнан килгән милиция Сабираны да үз урнына тиз утырткан. Бу араларда шып-шыпырт йөри әле. “Улың кайтса, тиз арада безгә хәбәр итәрсең, яшереп яткырсаң җәзаның катысын бирәбез”, дип киттеләр ди.

Суд булып берничә айдан соң Гамирне кайтаралар. Иртәнге намаздан соң оеп киткән карчык төш күрә: “Әнә, төпчек улы Альберты ап-ак кәчтүм чалбардан кулына зур чемодан тотып кайтып килә. Янында нәни генә кызчык та атлый. Чү, туктале, бу бит Гомәр улы түгелме соң? Ә кызчык? Аларның ике уллары гына бар ләбаса. Әнә улы аны чакыра: “Әнкәй нигә каршы алмыйсың инде?”, — ди. Ишек алды уртасында яңа юан бүрәнәләрдән буралган өй бурасы тора. Карчык хәйран гына шул бура эченнән чыга алмыйча җәфаланды.

Күршесе Хәкимә кергән тавыштан иртәнге төш өзелде. Әби торып утырды. Аны-моны әйтми генә чәйнеген газ плитәсенә утыртты. Хәкимәнең хәбәре әбине пошаманга салды. Сабираның малаена каты гына кисәтү ясап күп кенә штраф салганнар да өенә кайтарып җибәргәннәр, ди. Иптәше бергә утырып эчеп, дус булып йөргәнгәме Гомәрне яклап чыккан, ди. Тагын бер “чп” ясаса төрмәгә утыртмакчылар, ди.

“И-и-и, Ходаем үзең сакла, тагын тынычлыкларым бетә икән”,-дип авыр сулады Фагыйләттәй. Күршесе юатырга тырышып: “Бер дә аптырама, тагын кереп тавыш чыгарса, райунга барып милисиягә жалу язам, диген — хәзер килеп алып китәрләр”.

Күршесен озатып кергәч әбинең иртәнге күргән төше янәдән исенә төште. Яшисе яшәлде, картайгач беркемгә кирәгең калмый икән шул, дип үз алдына сөйләнде.

Төне буе яуган яңгыр иртән торышка бөтен дөньяны җебетеп пычракка батырып бетергән иде. Әллә нинди яңгырлы булды бу ел. Авылның түбән оч урам юлыннан менәргә азапланып яткан машина тавышлары ишетелде. Бүген дә исән-имин йоклап тордык, дип Фагыйлә карчык кәҗәсен саварга чыгып китте. Лапасның түр почмагында яткан кәҗә күзләрен сәерләндереп әбигә бер карады да, башын тота алмаган яшь бала кебек янәдән саламга ятты. “Ниләр булды матуркачым, тор әйдә гомер булмаганны”, дип карчык кәҗә тирәли бөтерелде. Ләкин малкай киреләнеп маташты. Мал духтыры Радик та: “Карттыр инде кәҗәң”, диюдән ары берни әйтә алмады. Шулай берничә көн яткач кәҗә үлеп китте. Бердәнбер иптәшен югалту ачысыннан әби җанына тынгылык таба алмады. Таң тишегенннән торып Фагыйлә, Сабираларга үзе кереп китте. Улы иртән генә кайткан булса кирәк, кирза итекләрендәге урам пычрагы  баскыч төбенә агып төшкән иде. Сабираның төксе йөзенә, ясалма елмаю чыгарып торуына игьтибар итмичә сүз башлады:

-        Әнә җир, теләсә нишләтегез. Теләгегезгә ирештегез, мин ялгыз карчыкка ниемә ул. Кәҗәм үлде, мин печән ашамыйм. Бүген иртәгә гүр иясе кеше, — дип сүзен озакка сузмыйча чыгып та китте.

Җәй буе җылылыкка тиенә алмыйча үсеп утырган агачларның яфраклары, инде саргаешып хәйран гына коелдылар. Менә бүген беренче октябрь — Өлкәннәр көне. Әбине дә тәбрикләделәр, колхоз исеменнән бүләк биреп чыгып киттеләр, рәхмәт яугырлары. Бер җылы сүздән дә күңелләр була шул. Күршесе Сабира гына җир тишегенә кереп киткәндәй юкка чыкты. Менә инде ай ярымлап булыр, Гамир көн дә исерек, бер көтү иптәшләр ияртеп кайта. Таңга чаклы җырлый-җырлый эчәләр. Гамир эчсә дә элеккеге кебек шаркылдап көлеп, авылны яңгыратып җырламый башлады. Сизмәде түгел, күңеле сизде Фагыйлә карчыкның, ни булганын кистереп кенә әйтә алмады. Күрше-күлән дер калтырап торды бу шайкадан. “Анаң өйдә юкмыни, күзгә-башка күренми”, диючеләргә “Апасында. Столбищеда”, дип төксе генә каш астыннан карап җавап бирә торды. Беркөн кеше аркылы ишетепме, үзе теләпме Сабираның апасы Наилә кайтып төште. Өйдәге шакшылыкка шаккатып, сеңлесен таба алмыйча пошаманга төшкән хатынга ниләр булганын тиз җиткерделәр. Бу хәлләрне Наилә башына сыйдыра алмады. Таныш-белешләрне барлап чыккач, Гамирдан: “Сезгә барам”, дип чыгып китте дигән сүздән гайре сүз ала алмагач, дусты янына районга китте Наилә. Моталлап Бари улы прокуратурада эшли иде. Студент чакларның дуслык җепләрен арада еллар гына аера. Икесе дә гаиләле, дәрәҗәле кешеләр. Наилә үзе дә  балигъ булмаган балалар инспекторы булып эшли. Бер-берсе белән җылы гына күрешеп исәнләшкәч, булган хәлне сөйләде. Эшне озакка сузмыйча, алар тагын берничә белгечне алып Таулы авылына юл алдылар. Көн кичкә авышса да, барлык булган җирне, ихатаны җентекләп тентү тикшерү башланды. Каралмаган, актарылмаган тишек калмады. Ләкин  бер җирдән дә җеп очы табылмады. Гамирдан сорау алу да ярдәм итмәде. Алай да тәҗрибәле  тикшерүче Моталлап, әллә кайчан гаепле кешене гаепсезеннән аерырга өйрәнгән иде инде. Чыраеның нуры качкан егет әрле-бирле ишек алды буйлап йөренде. Күңелендә ниндидер авыр таш йөрткәнен белгән Моталлап, аны читкә дәшеп телен чиштерә башлады. Алай-болай боргаланып маташудан файда булмаячагын белгән Гамир барысын да ничек булганын тәфсилләп сөйләп бирергә мәҗбүр булды.

Каладан кайткан көннәрнең берсендә, дуслары белән җыелышып берсенең яңа машина алу вакыйгасын “юуалар”. Су да кушылмый эчкэн спирт үзенекен итә. Тәмам миңгерәйгән баш үз вазыйфаларын үтәми. Төн йокыларын йокламыйча көткән ана үзенең соңгы минутларын яшәвен башына да китерми. Ана белән бала арасында чыккан тавыш фаҗига белән тәмамлана. Ананың: “Синең аркада күршеләр белән әчелешле булып беттем, бөтен кеше дошманга карагандай карый”, дигән сүзе утка май сипкәндәй тәэсир итә. Улы: “Әле син Фагыйлә кортканы яклыйсыңмыни, якла!” — дип, карават аягы астына кыстырылган кирпечне ишек тупсасына таба ыргыта. Борылып түр якка кереп китәргә  дә өлгерә алмаган ана тупсага авып төшә. Тирә-якка  чәчрәгән кан тамчылары күз алдында сикерешә, биешә башлый. Улының: “Әнием, зинһар өчен гафу ит!”, — дип өзгәләнүен ана тоймады. Куркудан, аракы сөременнән калтыранган егет тиз арада эз яшерергә керешә. Каяндыр чүп тутыра торган капчык табып кереп, әле суынырга да өлгермәгән анасын тыгып тирескә күмә. Өйгә кереп чәчрәгән кан тапларын юа. Бу эшләнгән җинаятьне кешегә чыгармаска тырышып, көн-төн эчә башлый, кайгысын юарга тотына. Көндә дер калтырап “Менә белерләр, килеп кулга аларлар”, дип көтә. Көндә караңгы төшкәч, тирес буенда канлы күз яшьләрен түгә. Җүләрлеге өчен анасыннан гафу сорый. Бар булган гаепне күрше карчыгына өя, әле ярый кәҗәсенең үлеменә минем катнашны белми кортка, әллә кайчан таш стена эчендә булыр идем дип уйлый.

“Бик нык үкенәм, гаеплемен. Шушы аракы сөреме генә төрле җинаятьләргә этәрде мине”, дип тәмамлады сүзен.

Тиреслектә аунаган тәмәке төпчекләрен тикшерүче әллә кайчан искәргән, күңел төбенә салып куйган иде шул. Шуңа күрә дә егетнең гаепле булуын бик тиз сизеп алды. Ниндидер кайгысы булмаган, нервланмаган кеше шул кадәр күп күләмдә сигарет тарта ди мени?

Гамирне алып киттеләр. Суд карары буенча аны каты режимлы, зур сроклы төрмә көтә иде. Сабираның мәетен эксгумацияләп Казанда тикшереп кайтарганнан соң туган-тумачасы, бар авыл халкы соңгы юлга озатты. Фагыйлә карчыкның өзгәләнеп елавын, бер туктаусыз үзен кичерүне сорап Алладан ялваруына игътибар итүче булмады. Авыл кешесе мондый кансызлыкны күреп хәйран калган иде.

Бу вакыйгалардан соң күп еллар үтте. Фагыйлә карчык үзе дә инде күптән гүр иясе. Гамир кебекләр көннән-көн арта бара. Күп авылларда карт-карчыклардан башка гайре кеше калмады. Шаулап-гөжләп утырган урман да юк. Аның урынында Сабира белән Фагыйлә карчыкның нигез урыннарында котырып үскән алабута, кычытканнар шаулый. Кычыткан тамырыдай нык җинаятчеллек җәмгыятебезне, илне урап алды. Шушы чүп үләннәрен йолкып атып, гөлләр-чәчәкләр үстерүчеләребез булырмы безнең!?

Аяз күкне каяндыр килгән кара болыт тоташ каплап алды. Дөнья караңгылыкка чумды. Чылтырап ватылган пыяла тавышлары кебек, калай түбәләрне яңгыратып күк күкрәргә тотынды. Шыбырдашып коелган көзге эре яңгыр тамчылары, гүя дөньяның пычрагын гөнаһлардан чистартып юарга тотынды. Менә болытлар таралыр да, зәңгәр күк йөзен балкытып кояш чыгар. Әбиләр чуагы башланыр әле.

Миләүшә Маликова. Казан (05.03.2015)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.