Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Абый иде, ир булды

77933

Танышым Сиринәнең язмышы гыйбрәтле дә, сәер дә. Беренче тапкыр кияүгә чыкканда, аңа 20 яшь иде. Матур итеп туй уздырдылар. Сиринә бәхетле күренә иде. Ләкин бергә тора башлагач, бер-береңнең кимчелекләре дә күренә башлый шул. Ире эчүчегә әйләнде, төннәр буе өйгә кайтмый иде. Аерылыштылар. Икенче ире белән ул автобуста танышты. Бераз очрашканнан соң, кавышып та куйдылар. Сиринә малай тапты. Бер-ике ел үткәннән соң, гаиләгә тагын кара мәче керде, аерылдылар. Сиринә малаен кочаклап калды, ире чыгып китте. Һәм танышым ир-атларга бүтән борылып та карамыйм дигән уйга килде. Ләкин язмыш нишлисен үзе белә ул.

Күрше йортта 18 ел буе бергә бер гаилә яши иде. Балалары юк. Бала булмауда кем гаепле икәнлеге дә билгесез. Көннәрдән беркөнне баласыз ир Сиринәгә күз төшергәли башлады. Шулай итеп, гомер буе “Рафыйк абый” булган кеше Сиринәнең күңелен яулады, очраша башладылар. Кайчандыр күрше булып йөргән кешеләр, ничә елдан соң бер-берсен яратуларын аңладылар. Рафыйкның: “Әнә, күрше кызы Сиринә дәү үскәч, аңа өйләнәм”, – дип шаяртулары чынга ашты.

Хәзер Рафыйк белән Сиринә бергә яшиләр, малайлары туды. 18 ел буена балалары булмаган лабаса! Гаеп хатынында булган дисәң, ул да икенче кешегә кияүгә чыгып, кыз бала тапты. Шунысы кызык, Рафыйк Сиринә өендә яши, ә хатыны икенче ире белән күршедә генә. Урамда очрашканда, алар бер-берсенә сәлам биреп китәләр. Янәшә торган арбалардагы балалар да бер-берсенә елмаеп карыйлар, әйтерсең лә, ниндидер серне беләләр. Бәлки үскәч, алар кавышып та куярлар. Тормыш бит, көтмәгәндә генә, кызык борылышлар ясап куя.

Алсу САФИУЛЛИНА

Чыганак: «Татарстан яшьләре» № 77 27.06.2006



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.