Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кеше сүзе кеше үтерә

161208-5

Казаннан авылга кайтып барышым. Автобуста урыным бер сөйкемле генә татар хатыны янына туры килде. Күренеп тора: күңелен ниндидер хәсрәт кимерә.

– Әби, нахак бәла ягып, тормыш бозучыларга күз яшьләре, каргыш төшә микән, җәзасын ала микән андый кешеләр? – дип сүз башлады. Күзләре яшьле.

– Нәрсә булды, сеңлем?– дим.

Хатын күз яшьләренә буыла-буыла башыннан узганнарны сөйләп бирде.

… Ире белән яратышып өйләнешкәннәр. Уллары туган. Тыныч кына яшәгән вакытта ире кинәт кенә аңа карата суынган. Кемнеңдер сүзенә ышанып, хатынны үзенә хыянәт итүдә гаепләгән. Хатын үзенең гаепсез икәнен күпме аңлатырга тырышса да, ире аңа ышанмаган. Нахак сүз җиңгән. Кемнеңдер яла ягуы аркасында тормышлары җимерелгән, аерылышканнар.

– Минем гаепсез, намусымның чиста икәнен бер Алла гына белә, – дип өзгәләнде хатын.

Аны юатырдай сүзләр таба алмадым.

– Сеңлем, артык бетерешмә, вакыт дәвалар күңел яраларыңны. Балаңны үстерәсең бар. Ходайдан исәнлек-саулык, сабырлык сора, – дип кенә әйтә алдым.

Ул үзенең тукталышында төшеп калды, ә миңа әле Мамадышка кадәр кайтасы. Уйланып кайтам. Шушыңа охшаш хәл мин эшләгән авылда да булды бит. Без Галия белән (исемен үзгәрттем) бер мәктәптә эшләдек. Галия бик матур җырлый, уңган-булган, килмәгән җире юк иде. Ире колхозда эшләде. Ике бала үстерделәр. Галиянең ничек итеп йорт җиткерүләре турында сөйләгәне хәтердә. Элек колхозларда җитен чәчәләр иде. Галия, дәрестән соң барып, басуда җитен йолкый, аны иске әвен базына өеп бара икән. Караңгы төшкәч, аны ат белән өйләренә ташыйлар. Аннан шул җитенне эшкәртеп сүс ясыйлар. Шул рәвешле, тырыша-тырмаша, йорт салып чыкканнар.

Кайбер сәбәпләр аркасында миңа үз авылыма кайтып урнашырга туры килде. Күпмедер вакыттан соң миңа Галияләр аерылышкан икән дигән хәбәр килеп иреште. Аптырап киттем. Нинди матур гаилә иде бит! Ире белән бер-берсен санлап, бер сүздә булып, чөкердәшеп яшиләр иде! Баксаң, Галия белән мәктәптә бергә эшләүче хатын (ул хатынның ире дә мәктәптә эшли иде) аны иреннән көнләгән. Шул ачудан, үч алу нияте белән Галиянең иренә: “Хатының фәлән белән йөри”, – дип нахак сүз җиткергән. Күз алдына да китерә торган түгел бу хәлне. Галиянең ире, ике баласы, каенанасы бар. Абзары тулы мал-туар. Аларны карыйсы бар. Иркенләп утырып ашарга да вакыты юк иде ул бичараның. Төнге уникеләргә кадәр план төзү, дәфтәр тикшерү һ.б. Кая аңа чит ирләр белән очрашу?

… Галия белән Мамадышта очраштык. Судка аерылышырга килгәннәр.

– Менә нахак сүз безне нишләтте. Минем кемлегемне син беләсең инде, Роза. Ирем минем сүзләремә колак салмады, нахак сүзгә ышанды. Ике балабыз ятим үсәчәк бит инде, – дип өзгәләнде, бичара.

Ире белән аерылышканнан соң Галия авылдан бөтенләйгә Түбән Камага күченеп китте.

Кеше сүзе кеше үтерә, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Нахак бәла аркасында җимерелгән гаиләләр бихисап бит.

Роза ЗАҺИДУЛЛИНА.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №43, 05.04.2012

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.