Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Сеңлем рухы мәҗбүр иткән

86091358

“Серле телефон”га бер апа шалтыратып: “Әгәр үзе килеп сөйләмәсә, бер дә ышанмаган булыр идек”, — дип сүзен башлады да, елап җибәрмәс өчен озын тын алып, сөйләвен дәвам итте.

- Яңа ел алдында зур кайгыга юлыктык… Октябрь аенда гына 50 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырган сеңлебезне яман чир бер ярым ай эчендә бакый дөньяга алып та китте. Бу югалту безнең өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган кайгы булды. Бөркеттәй нык характерлы киявебезнең, канаты каерылган кош кебек боегып, яшәргә бөтенләй теләге булмавы, безне тагы ныграк хәсрәт утына сала. Сеңлебез артыннан китеп бармаса ярар иде дип куркып торабыз әле. Әмма сүзем бөтенләй бүтән кеше турында.

 Бер көнне болай да авыр кайгыбызны икеләтә тирәнәйтеп, минем янга сеңлемнең яшүсмер чактан гел бергә йөреп, аннары гаиләләре белән аралашып яшәгән дус хатыны Мәдинә елап килеп керде дә: “Розалия апа, зинһар, кичерә күрегез мине! Түзәр чарам калмады бүтән. Гүзәлия минем кызларымны алып китәргә тора бит. Ничек коткарып калырга икән җан кисәкләремне? Алардан да кадерле беркемем дә юк бит минем бу дөньяда! Ярдәм итегез, Розалия апа, алай каты бәгырьле булмагыз, зинһар, бәхилләгез мине!” – дип аягыма килеп егылып үксеп-үксеп елады. Мин Гүзәлия сеңлемнең исемен ишетүгә, зиһенем буталып, баскан җиремдә катып калганмын икән. Ә ул яшьләренә буыла-буыла, эченә сыймый башлаган ташкынга юл ачты. “Гүзәлияне бары тик мин генә үтердем. Мин аның үлемен теләдем. Хәзер ул миннән үч ала, көн дә төшемә кереп йөдәтә. Нәрсәләр генә эшләп карамадым инде, барыбыер мине үзеннән җибәрми, рухы янымда йөреп, гел усаллык эшләп, тормышымның астын-өскә китерә бара. Зур кызымның күкрәгендә яман шеш таптылар, икенче кызым гаиләсе белән юл һәлакәтенә очрап, үзе әле дә хастаханәдә ята. Сезгә әйтәм, Розалия апа, балаларым, оныкларымның ни гаепләре бар соң биредә?! Мин болай буласын белмичә эшләдем бит. Инде төшемдә генә түгел, өнемдә Гүзәлия белән сөйләшәм, болай дәвам итсә, психушкага барып эләгүем дә ихтимал. Башка чарам калмагач, сезгә килергә мәҗбүр булдым, чөнки Гүзәлия рухы миңа барын да сезгә сөйләп, бәхиллегегезне алырга куша. Әйе, мин Гүзәлиягә күпме бозым ясаттым, фотосурәтен 3 табутка салып җиргә күмдердем. Ни өчен дисеңме? Чөнки тормыш бар уңышларны аңа гына бүләк итә барды: яхшы укыды, югары белем алгач ук шәһәр хакимиятенә эшкә керде. Менә дигән егеткә кияүгә чыгып, сау-сәламәт балалар үстерделәр, өйләнешкәч үк 2 бүлмәле фатир сатып алдылар, аннары коттеджда яшәп, иң яхшы чит ил машиналарында гына йөределәр, ел саен чит илләрдә ял иттеләр. Ә мин! Гүзәлиядән ни җирем ким иде соң?! Балачактан әнием белән фермада сыер саудым, бозаулар карадым. Тирескә баткан итекләрне чишкән саен, нечкә үкчәле затлы түфлиләр турында хыялландым. Исерек әтидән качып әни һәм 4 энем белән салкын сарайларда яшеренгән чакта җылы бер почмак табылуын, әнине, энеләремне бу хурлыктан яклар өчен, әтинең аракыга тончыгып үлүен теләдем. Ә ул үлгәч тә, тормышыбыз җайланмады, әни үзе эчүгә сабышып, өйгә төрле ирләр йөртә башлады. Энеләрем минем өстә булдылар, шулар аркылы югары уку йортына керү турында сүз дә булмады. Гаилә корырга вакыт җиткәч, минем яшерен яратып йөргән егетем иптәш кызыма өйләнде. Туйларында шаһидә булу миңа нинди җан газаплары китергәнен белсәң иде! Барына да түздем, сыкрануларны беркемгә дә сиздермәдем. Озакламый мин дә кияүгә чыктым, ләкин ул наркоман булып чыкты. Улым тугач, врачлар аңа ДЦП диагнозы куйдылар. Нарасыем озак яшәмәде, әтисе дә передозировкадан дөнья куйды. Икенчегә кияүгә чыккач, каенанам яшәргә бирмәде, мин кызымны алып Викторга чыгып китәргә мәҗбүр булдым. 3 нче ирем алтын куллы булса да, йомшак характерлы иде, эчәргә яратты, шулай аның белән дә мал җыеп, яхшы машиналар, коттеджларда яшәргә насыйп булмады. Мин михнәт чигеп яшәгәндә, Гүзәлия бәхет дәрьясында йөзде: ире дә бар капризын үтәргә көтеп кенә торды, балалары да бернинди газап кичертмәделәр. Ә бит мин Рамилне дә үземә каратырга тырышып, фотосурәтен берничә багучыга алып барып карадым. Аның энергетикасы көчле диделәр, фотолары сары төскә кереп, ритуаллар башкарырга мөмкинлек бирмәде. Гүзәлиягә булган мәхәббәте комачаулады, күрәсең! Розалия апа, акылдан шаша бу, дип уйлама, Гүзәлия сезгә һәм балаларына җиткерергә кушты – Рамил миңа килергә ашкынмасын. Ул яшь әле, ир кешегә үзенә генә яшәве бик авыр, әгәр яхшы күңелле хатын-кыз очратса, аны мине яраткан кебек үк үз итеп кабул итегез, тормышларын рәткә салып җибәрергә булышып җибәрегез, дип әйтергә кушты”, — дип сөйләде Мәдинә  тагын да зур афәткә калдырып.

“Серле телефон”га бу хәлне сөйләвемнең сәбәбе – зинһар, һәркемнең колагына ишеттерсәгез иде, кеше язмышы белән уйнамасыннар, кылган явызлыклар барыбер эзсез югалмый, 70 кат тиреңне тунап барыбер үзеңә, балаларыңа әйләнеп кайтачак ул. Бозым ясату түгел, борынгылар хәтта карганырга да кушмаганнар. Әнием һәрвакыт безгә: “Каргыш сүз беркайчан да әйтмәгез, чөнки каргыш иясен табалмыйча йөреп-йөреп хуҗасына кире әйләнеп кайта икән”, — дип кисәтә иде. Аңлыйм, кызган, нәфрәтләнгән чакта, бәлки, корбан теләгән җан башкарган усаллык нәтиҗәләрен күреп канәгатьлек күчерүен кичерәдер дә. Әмма ләкин озакламый аның “җимеше”н үзең яки газиз җаннарың “татый” башласа, әлегә кешелек сыйфатын югалтып бетермәүче өчен моннан да ачырак, моннан да зур үкенчнең булуы мөмкин түгелдер. Аннары йомры агач ике башлы булуын һич тә истән чыгармасыннар иде”, – дип йомгаклады сүзен Розалия апа.

Рәүфә КАНГАЗИНА. (26.03.2015)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.