Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Каргыш

1262521286_poster20

Мин заводта шактый еллар Вася исемле мордва кешесе белән эшләдем. Ул бик яхшы белгеч, тик менә теленең әчелеге белән һәркемне астына җибәрттерә иде. Үзе дә еш кына: “Минем телем – беренче дошманым”, – дип көлә иде. Шуңа күрә без Вася белән бик аралашмаска тырыша идек, ә җитәкчеләр аны бөтенләй урап узалар иде. Ләкин Вася аларны күреп, әйтәсен әйтә, дөресрәге, тетмәләрен тетә торган иде. Җыелышлар турында сөйләп тә тормыйм, без анда Васяны тыңлар өчен генә йөри идек. Шул теле аркасында җитәкчелек аннан ничек котылырга да белмәде. Статья белән куарлар иде, Вася моңа сәбәп бирми: эчми, тартмый, эшкә вакытында килә, вазифасын җиренә җиткереп башкара.

Әмма, андый озын теллеләрне урыннарына утырту җаен тапмасалар, җитәкчеләр җитәкче булалармыни? Васяга, фатир алу чираты җиткәч, гаиләсенең зурлыгы буенча өч бүлмәле тиеш булса да, аңа ике бүлмәлене тәкъдим иткәннәр. Билгеле инде, Вася башта бу тәкъдимне кире каккан. Ә ул елларда биргән фатирны алмасаң, чиратыңны бер елга артка чигерәләр иде. Васяга да шуның белән янаганнар. Әлеге дә баягы, шул теле аркасында “малосемейка”дагы күршеләре белән сугышыр хәлгә җитеп, суд юлында йөргән Васяга башка чара калмады – ике бүлмәлегә ризалашты.

Шуннан соң ул озак эшләмәде, фатирга күчү белән эштән китү турында гариза язды. Ул китәр алдыннан узган җыелышта Вася торып басып, үзенә фатир бирүдә төп җаваплы өч кешенең исем-фамилияләрен әйтеп: “За мое унижение вы в дальнейшем вот так захлебнетесь кровью!” – дип, кулы белән муенын күрсәтте. Вася теленең нинди икәнен белгәнгә без аның сүзләреннән көлдек кенә. Ә юкка көлгәнбезЙ

Бер тирәдәрәк торгач, мин Васяны ул эштән киткәч тә очраштыргаладым. Берьюлы ул теге өч җитәкчене чиркәүгә кереп, шәм куеп каргавы, икенче юлы авылдагы сихерче әби аша каргыш «җибәрүе» турында әйтте.

Вася каргаган кешеләрнең берсе цех башлыгы иде. Вася киткәннән соң ул озакламады, хәмер белән дуслашып китте, нәтиҗәдә аны эшеннән алдылар. Шуннан туган якларына кайтып киткән. Бераздан безгә аның 50 яшен дә тутырмыйча үлеп китүе турында хәбәр килеп иреште.

Каргалучының икенчесе профсоюз рәисе иде. Алар гаиләләре белән юл фаҗигасенә эләктеләр. Хатыны шунда ук һәлак булды, малае имгәнеп, инвалид булып калды, ә үзе шактый вакыт сырхауханә юлын таптап, дәваланып йөрде.

Өченчесе участок начальнигы иде. Аның малае наркоманнар белән бәйләнеп китеп, зур бурычка батты. Нәтиҗәдә егетне шуның өчен үтереп үк ыргыттылар. Бераздан участок начальнигын цех башлыгы итеп күтәрделәр. Килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, ул бу эшендә запчастьләр сатучы төркем оештырган һәм тотылып, эшеннән куылган. Аны төрмәдән зур акчалар гына коткарып калган диделәр.

Абугали ГАЛИМОВ. Чаллы. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №28, 3.09.2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.