Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Син миңа — буш урын!»

iqgs_qmop4u

Без – авыл балалары, элеккеге тәрбия алып үстек. Кечкенәдән әнинең: “Авызың тулы кара кан булса да, төкермә”, – дигән сүзләре гомергә йөрәктә калган. Барысына да түзеп яшәргә өйрәнгәнбез. Нигә кирәк булган диген? Егерме яшь тә тулмаган көе димләп кияүгә бирделәр. Бер дә белмәдем түгел, ул минем артымнан үзе йөрде, ләкин мин аны яратмый идем.
Менә бер кичне ул, ике дустын ияртеп, мине алырга килде. Хәзер уйлап куям: шулай киләләр мени кыз алырга? Бик итәгатьле генә күренеп, үзен кызгандырып утырды. Имеш, өйдәгеләр дә әзерләнеп, көтеп торалар. Минем яктан әни-апалар киңәштеләр дә: “Кызым, эчми-тартмый, тыныч кешегә охшаган, барыбер кайчан да булса кияүгә чыгарга бит инде”, – дип, үгетләргә тотындылар.“Их!” – дип куям хәзер. Шул чакта үз сүземне өздереп кенә: “Юк!” – диясе калган. Төнге унда аларның авылына кайтып җиттек, ә анда… Кая безне көтеп торулар! Ут та юк, әнисе белән әбисе йоклап яталар. Өйдәге пычраклык… Шунда ук кочагы белән салам кертеп җәйгәннәр, ике сарык, дүрт бәрән йөриләр. Аш-су ягында берәр атна булыр – табак-савыт юылмаган. Менә шулай көткәннәр иде мине. Тормышыбызның беренче көне алдаудан башланды. Шул чагында борылып чыгып китәргә дә бит! Юк шул. Имеш, кеше көлә, “бер төндә үк аерылып кайткан дип” сөйләрләр дип куркып калдым.
Миңа ике ел шул авылда яшәргә туры килде. Икебез эшләп торсак та, акчаны үзебез тота алмадык, чөнки касса 80 яшьлек әбидә иде. Үземнең әнигә барырга юлга бер сум акча сорап йөри идем. Һәрвакыт: “Акча юк, бурыч түләдек”, – дип әйтәләр иде. Ирем беркайчан да минем яклы булмады. Аның өчен мин соңгы планда идем. Үзе эштән кайтып та кермәде. Йорттагы бөтен эшкә дә өлгерергә кирәк, мин берүзем генә. Соңарып кына туган бала булганлыктан, шактый муллыклы гаиләдә үстем. Иремнең йортына килгәч, исем китте. Унсигезенче гасырда да шулай яшәмәгәннәрдер, хәерчелекнең иге-чиге юк иде. Дөрес, кайнананың миңа начарлыгы тимәде. Тик алгарак китеп булса да әйтим: мин чирләгәч, ул бер тапкыр да хәлемне белергә килмәде. Югыйсә, авыл белән район үзәге арасы – берничә чакрым гына. Ит-сөт күрмәдем, тик соңрак кына сыер һәм кош-корт алдык. Шуның белән миңа эшне дә арттырдык. Җәйге эссе көннәрдә, авырлы килеш, иртәдән алып, кичкә кадәр печән чабып, киптереп, карт әби белән өеп куя идек. Калган эшләрне кайнанам һәрвакыт авылдан ир-атлар яллап эшләтте, улларына кушмады.
Менә балам туар вакыт җитте. Тик мин аны исән килеш кулыма ала алмадым. Ул үлде. Бала тудыру йортында 26 көн ятып, тотынып йөрерлек хәлдә генә өйгә кайттым. Ә кайткач, тагын таң калдым. Чөнки шул ук пычраклык, чәй дә юк, мунча да ягылмаган иде. Утырып еладым. Шул чагымда артыма да борылып карамыйча качарга булган икән. Шул да булдымы авырлык, диярсез. Мин аларны язып тормыйм, башымнан бик күп михнәтләр узды. Ике ел авылда яшәгәч, безгә район үзәгеннән фатир бирделәр. Шунда мин бик нык шатландым. Янәсе, үзебезнең аерым фатир була, акчаны да үзем тотам. Тик иртәрәк куанганмын икән. Мин иремне күрми дә башладым, чөнки ул авылдан һәм әнисеннән аерыла алмады. Җомга көнгә хәтле эштә булса, җомгадан дүшәмбегә хәтле авылда булды. Бөтен бәйрәмнәр ансыз уза иде. Башкалар парлап концертларга, бәйрәмнәргә йөргәндә, мин ялгызым елап утырдым.
Шулай тарткалаша торгач, 18 ел узып китте. Ике кыз үсеп җитте. Беркөн түзмәдем, сүз башладым: “Әйдә әле, сөйләшик. Күпме шулай яшәп була? Синең бит кызларың бар. Аларның киләчәге турында уйларга вакыт. Гел авылга чапмыйлар бит, минем дә кешечә яшисе килә”, – дидем. Ә аның җавабы әзер иде: “Син миңа – ноль, буш урын. Мин сиңа әни белән энекәшне беркайчан да алмаштырмыйм. Син минем өчен юк”, – диде. Мин тораташ булып каттым. Шул ташның бер кыйпылчыгы йөрәгемә кадалды. Аның тагын әйткән сүзләре: “Түзә алмаслык булгач, ялынып килерсең, шунда минем белән йокларсың». Газета битләренә язарлык сүзләр түгел алар, шуңа бераз үзгәртеп әйттем. Менә шул көннән ул минем өчен үлде. Мин ялгыз хатын булып калдым. Без ирем белән бер фатирда ике гаилә булып яшибез.
Ун еллап инде ул – дин юлында. Дингә бирелүне начар димим, ләкин ул тормышын да алып барырга тиеш бит. Ике кызым да үз көчләре белән эшләп укыдылар, икесе дә икешәр югары уку йорты бетереп, фатирлы, машиналы булдылар. Аллага шөкер, булышалар. Тормыш, балалар турында сүз башлап, иремә: “Син әз генә булса да уйлап карыйсыңмы соң алар турында?” – дигәч, ирнең җавабы тагын әзер: “Атның башы зур – ул уйласын». Миңа Ходай биргән тормыш җитә, артыгы кирәкми дип яши бирә ул. Гомер буе бөтен ир-ат эшен кешедән эшләтеп тормыш итәм. Һаман да нигә китмәдең, дисезме? Бар нәрсәне дә эчемә җыеп, нервыланып яшәп, исәнлегем бетте. Зур операцияләр кичердем. Барыр җирем дә юк. Абыйларым, әни үлделәр. Шулай тормыш белән сугышып, тагын 16 ел узды. Иремнән бер наз, җылылык, яклау күрмәдем. Ә бит кешечә яшисе килә. Яныңда яратып, кирәк җирдә яклап чыгарлык кеше булуын сизеп яшәү миңа хыял гына булды. Бернинди ярату күрмичә, бернинди терәк тоймыйча гомер итү авыр икән. Кайчакларда аңа карыйм да, салкынлык, битарафлык, явызлыктан кала, берни күрмим. Балалар ятим булмасын, башка балалар “әти” дигәндә, кызыгып тормасыннар дип яшәдем. Хатын-кызга беркайчан да түзеп, бу ир үзгәрер әле, дип яшәргә кирәкми икән.

Дания, Кама Тамагы районы.

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.





ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.