Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Син, кодагый, ялгышасың!

uk0gq4z_cee

Минем кызым кияүгә яратып чыкты. Булачак киявем дә кыз артыннан матур йөрде, артыгын кыланмады. Өйләнешкәндә икесе дә студентлар иде әле, укып яткан чаклары. Үзләре риза булгач, без дә карышмадык, чит-ят кешеләр түгел. Егет тә укып кына ятмый, ял көннәрендә эшли. Шул акчадан кызыма вак-төяк булса да бүләкләр ала, юлга икесенә дә түли. Гаилә корып бергә-бергә яши башлау укуларына комачауламады. Менә дигән итеп диплом якладылар да, үзебезгә эшкә кайттылар. Читтә каңгырап йөргәнче, без дә янда гына, ярдәм кулын кайчан кирәк буласын белмисең бит аны. Интекмәсеннәр, дидек. Яшәүләренә 7 ел инде хәзер, ике онык бүләк иттеләр. Әмма мин барыбер гел күз уңында гына тотам аларны. Безне әниләр яшәргә өйрәтмәде, вакытында күрә белсәләр, күп хаталар эшләнелми калган булыр иде. Моңарчы тыныч кына яшәгән балалар быел шактый нык ачуланыштылар. Кияү салгалап та йөрде, эшсез дә калды. Ярый, анысын ничек тә сабыр итеп уздырып җибәреп була. Әмма хатынга кул күтәрүне мин берничек тә аклый алмыйм. Кыз миңа ике көннән соң гына әйтте аны. Шундук барып алып та кайттым. Мин баланы кыйнатып яшәргә дип үстермәдем чөнки. Кияү берничә көн дәшми-тынмый гына йөрде. “Кайтыр әле” диде бугай. Көтми генә торсын әле, дидем. Хатасын аңласын, килеп гафу үтенсен дип, кызны җибәрмәдем. Шул арада кодагый да шалтырата. Ул да белә бит оныклар белән кызның миндә яшәгәнен. “Тормыш иткәндә барысы да була инде ул, кодагый. Без дә ирем белән гел кочакланышып кына яшәмәдек. Урамга чыгып сугыша идек тә, кичтән бергә ятып йоклый идек. Син, кодагый, ялгышасың. Артык яклама кызыңны!” – ди бу. Атна да үтмәгәндер, үз кызы елап кайтып керде. Ул да кияүдә. Ире кыйнаган икән. Мин дә шалтыратмыйча түзә алмадым, тел кычыта бит инде. “Артык яклама кызыңны, кодагый! Ник үзеңдә ышыкландырып ятасың?” – дидем. Минем сүзләремә ни дип тә җавап бирә алмады. Шулай шул, үз балаңны кыйнатып яшәтәсе килми. Шуннан күренеп тора инде килененә мөнәсәбәте. Минекеләр дуслашты, аныкы һаман үзе белән әле.

Исемемне күрсәтмәгез.

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.





ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.