Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Басыла торган хасрәт түгел

татарстан

Ирләргә елау килешми дисәләр дә, мин тагын ваннага су җибәрдем дә, үксеп еладым. Сәгать төнге өч. Төшемдә мин улымны күрдем, Рамилемне. Ул дөньяга килгәч, мин нык үзгәргән идем. Чөнки беренче мәртәбә мине яратканнарын тойдым. Суыткычтан алып баш­ланган шәрабымны йотып куйдым. Ничәмә тапкыр үземә сүз бирсәм дә, бары хәмер генә мине әзрәк тынычландыра. Дарулар минем кайгым алдында көчсез.

Мин әтинең әнине ярат­­мавын тоеп үстем. Алар мәктәпне тәмамлауга өйләнешкән булганнар. Мәхәббәт булмаган йорт­та гел кычкырыш, гауга, бер-береңә теләсә нәрсә әйтү була. әтигә каршы тора алмаган әни ачуын миннән ала иде. Почмакка сәгатьләр буе бастырып куюларын әйтмим дә инде. Минем кайбер хәрефләрне дөрес әйтмәвем дә аның нигәдер нык ачуын китерә һәм ул хәтта шуның белән дә кимсетергә генә тора иде. Миңа калса ул әтигә булган ачуын шулай чыгарган. Мин хатыныма бик яратып өйләндем. һәрхәлдә шулай дип уйладым. әмма мин бит гаугалы гаиләдә үскән егет. Тора-бара нәкъ әти төсле кылана башладым. Теләсә нәрсә әйтәм, кимсетәм. Хәтта тиздән улыбыз туасын белгәч бик сөенсәм дә, телемне тыймадым. Туачак бала әнисенең корсагында бөтен нәрсәне ишетеп ята диләр. Улыбыз фәрештә кебек матур, тыныч булып дөньяга килде. Тыны да чык­мыйча ашады, йоклады, ашады. Иртә сөйләшә баш­лады. Бер-ике сүз ге­нә түгел, хәтта җөмлә­ләр белән сөйләшә иде. Ул һәрвакыт хатыным белән мине кочаклап: «әтием-әнием мин сезне яратам», — дип әйтә. әгәр дә тавышымны күтәрә башласам, ул шунда ук елый башлый. һәм: «әтием, кычкырма, мин синең сүзеңне гел тыңлаячакмын. әнием дә тыңлаячак», — дия иде. Аның нәни кулларын селти-селти бу сүзләрне әйтүеннән минем үземнең дә күзләремә яшь килә, андый вакытта мин аны күтәрәм, ә ул мине кочаклый да: «әтием, бүтән кычкырма яме», — дия иде.

Мин ярар дип башымны кагам. әмма бит мин ярата белмим, чөнки үзем­не бала чакта яратмадылар. Мин бала бе­лән уйный да белмим, аны юатыр өчен нинди сүзләр әйтергә кирәклеген дә белмим. Чөнки сабый чагымда аларны ишетмәдем. Мин идәндә яткан уенчыкларга аягым белән тибәм, җыярга кушам. «Хайван», — дип кычкырам. ә ул:

— Юк, әтием, мин хайван түгел. Мин кечкенә Рамил. Хәзер уенчыкларымны җыям. Миңа бү­тән алай дип әйтмә, — дип елый.

Минем тагын күзләремә яшь килә, бүтән аның белән шулай итеп сөйләшмәскә, эчтән генә ант итәм. Чыннан да ул үскән саен мин дә үзгәрә бардым. өйдә тавышымны күтәрмәскә тырыштым. Мин эштән кайтуга ул алдыма менеп утыра. Аннан әллә ничә кешегә җитәрлек самимилек, яхшылык бөркелгән кебек була иде. Мин үзем дә аның белән булганда начарлык бөтенләй булмаган дөньяда яшим кебек хис итә идем үземне. Минем сабыем бөтен кешене ярата белә иде. Ул кояшка да, яңгыр тамчыларына да, кар бөртекләренә дә сөенә. Яңа кием кисә көзге каршында шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә. Суалчан күрсә дә: «Аның да әнисе өйдә көтеп утыра», — дип басмаска тырыша. Ул миннән гел: «әтием, син мине яратасыңмы?» — дип сорый һәм әгәр дә мин: «Юк», — дисәм, «Мин бит синең кечкенә улың, мине яратырга кирәк», — дип елый иде.

Беркөнне улым йокысыннан бик күңелсез уянды. Биш яшьлек бала нәкъ олылар төсле итеп: «Мин начар төш күрдем, әтием. Мин бүген өйдә генә утырыйм әле», — диде. Ял көне булганлыктан: «Юк, улым, һава суларга икәү бергә чыгарбыз яме», — дидем. Подъезд ишегеннән чыгуга телефонымны өйдә калдырганым исемә төште. Улыма шунда гына басып тор, дип, кире борылдым. Мин чыкканда улым җирдә ята иде. Арты белән кузгалган машина астына кергән.

Нишләп мин аннан төшеңдә нәрсә күргәнен сорамадым икән? Нәрсәгә иде миңа телефон? Мин тормышымда иң кадерле кешемне югалттым. Миңа хәзер бу тормыш та кирәк түгел. үлем бик якын килде. Мин аның сулы­шын тоям. Ул хәзер минем өемдә, минем йөрәгемдә яши. Күз алдымда гел улымның күзләрен тутырып карап, подъезд төбендә калуы. Бервакыт мине улым белән бергә булырга кирәк дигән уй эзәрлекли башлады. Ярый әле үземне кулга ала алдым. Чөнки әздән генә сырхауханәгә салмадылар. ә аннан чыккач инде бүтәнчә карый башлыйлар сиңа.

Бүген тагын улымны төштә күрдем. Ваннага кереп, тагын үксеп-үксеп еладым. Инде биш ел үтте. ә аның эчкерсез көлүе заман күз алдымда тора.

В.Р. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №5, 01. 08. 2019



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.