Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күз яше ачы була (повесть)

9a2ae60490

Гадилә ашыгып-ашыгып табын әзерли. Өйгә борыннарны кытыклап,тәмле бәлеш исе таралды. Аның бик кадерле кешеләре-ире Сәяр белән улы Инсаф менә-менә кайтып керерләр. 8 нче мартны шулай бергә гаилә белән каршыларга яраталар алар. Белә инде хуҗабикә: әтиле-уллы юкка гына чыгып китмәде ич алар! Гадиләне сөендерер өчен бүләк сайларга китте аның кадерлеләре!..

Хатын газ плитәсенең мичен генә ачкан иде,кесә телефоны шалтырады.

Иредер инде-ул һәрчак ни эшләсә дә шулай хатыны белән киңәшергә ярата.

-Гадиләм…Сәярның тавышы нишләптер калтырап чыга иде,

-Гадиләм…ир сүзен әйтә алмый аптырады…

-Әтисе,я ни булды?

-Гадиләм….-Улыбыз!..тавыш өзелде…Гадиләнең кулындагы таба тоткыч бияләйләре бармакларын гына түгел, йөрәген үк кыскан сыман тоелды.Хатын нишләргә белми, беравык баскан урынында катып калды. Ишектәге кыңгырау тавышы Гадиләне айнытып җибәрде. Йөгереп диярлек ишеккә барды. Ишек төбендә полиция киеменнән таныш түгел ир-ат басып тора иде.

-Гадилә ханыммы?

-Әйе. Сез кем?

-Мин полиция капитаны Илсур Мидхатович булам.Ирегез белән улыгызны хастаханәгә озаттым. Әйдәгез, киенегез, бәлки әле улыгызның исән чагын күреп , сүз әйтеп кала алырсыз!

Гадилә өстенә язгы пальтосын киде дә , капитан артыннан атлады.

-Кайда булган бу хәл?Соң бит әле өйдән чыгып киткәннәренә дә күп түгел, ярты сәгать вакыт узмагандыр?

Бераз баргач та, машина туктады.

-Менә монда!

Гадилә борылыштагы асфальт юл өстен тутырып яткан сап-сары лалә чәчәкләренә карап тын калды. 3-4 полиция хезмәткәре авария булган урынны камап алган, юл читендәрәк ап-ак төстәге машинада кып-кызыл кан таплары…Улының гомерен өзгән машина шулдыр, күрәсең! Улы белән ире бик матур чәчәкләр алган булган икән! Яз кояшы төсле күз явын алырлык чәчкәләрдә дә кызыл таплар күренә. Кан таплары…Бәйрәм -көтеп алган 8март!Улы, ире, фаҗигә….Гадиләнең бер мәлгә күз аллары караңгыланды. ”Ярабби, сакла баламны, сакла күз нурымны!”

Илсур Мидхатович хатынга бераз уйланып,күреп калырга рөхсәт итте.Аннары хастаханәгә юл алдылар.Авария булган җирдән хастаханә ерак түгел,1-2 минутлык юл.Капитан ишек янында кизү торучыга тиз генә аңлатты да, 2нче катка күтәрелделәр.Реанимация бүлегенә.Коридорда аларны каршылаган өлкән шәфкать туташы палатага озатып куйды.Ап-ак кар төсле простыня җәелгән өстәлдә аның бәгырь җимеше ята.Иренең дә бер кулына нидер булган, бәйләгән бинт аша кан саркып чыккан.

-Улым, бәгырь кисәгем, балам!-Ишектән атылып кергән хатынын күрүгә,Сәяр урыныннан кузгалды. Гадиләнең үзәк өзгеч тавышы палатага гына сыймады-тәрәз пыялалары зеңләп куйды. Күкрәк астында 9ай көтеп үстергән мәхәббәт җимеше шулай кадерле була шул! Ничә еллар күзгә-күз карашып яшәп тә,балалары булмаган, ничә еллар узгач, Ходай аларның теләген ишеткән-уллары Инсаф туган иде.Тагын бер атнадан улларына 14 яшь тулган булыр иде!Иде….ай бу үкенечле үлемнәр!Гадиләнең күзенә ак-кара күренми иде-ул әле улының система тоташтырылган кулыннан ,әле кан саркып торган чигәсеннән үбә:

-Улым, улым, юк, юк, синең үләргә хакың юк , балам! Син яшәргә тиеш, тиеш, улым!-Бөтен тормышымның яме ләбаса син, улым! Шулчак, Инсаф акрын гына күзләрен ачты.Әмма әтисе белән әнисен күрдеме ул, әллә күрмәдеме- какчыл гәүдәсе яртылаш күтәрелде.

Малайның тәне ут кебек яна, йөзе дә әллә ни мазар кызарып китте. Гадилә улының кулларыннан тотып:

-Улым, Инсафым, я, менә мин монда, әниең монда,әтиең монда……без монда..синең белән , улым!

Мизгелләр җавапсыз булганга шулкадәр озак тоелды анага, ник җавап бирми улы, авызыннан бер сүз чыкса иде дә бит! Инсаф бик аз гына чиксезлеккә карап торды да, авыр гына тын алып, яңа кисеп төшерелгән яшь каендай, кинәт кенә урынга ауды. Шәфкать туташы ир белән хатынны аралап, пациентны җайлап , төзәтеп куйды.

-Борчымагыз, зинһар, ул инде саубуллаша сезнең белән, мәңгелеккә! Гадиләнең бу хәлнең дөреслегенә ышанасы килмичә, кабат улының кулларыннан алды.

-Юк, юк! Ярабби, нишләп кенә өйдән чыгарып җибәрдем мин сезне бүген, нишләп риза булдым, нишләп?

-Гадиләм, синең бер гаебең дә юк, бетермә әле үзеңне! Ходайдан уза алган кеше юк!-Сәяр сәламәт кулы белән хатыны кочаклады. Шәфкать туташы Инсафның беләгенә тоташтырган катетерны алды да малайның үлеме турында белгертергә табиб янына чыгып китте.Палатада ир белән хатын, инде җаны бакыйлыкка күчеп барган уллары гына торып калды.Гадилә бераз тыела төшеп кенә елый:

-Инде нишләрбез, Сәяр, нишләрбез,ничекләр яшәрбез аңардан башка,ничек?

Палатага өлкән табиб Шамил Госманович килеп керде.

-Кайбер күзәтүләрне карточкасына тутырасы булыр. Хөрмәтле әти-әнисе, коридога чыгыгыз, калдырыгыз пациентны!

Сәяр хатынын сыңар кулы белән кочаклап диярлек бүлмәдән алып чыкты.Коридорда торган диванга утыргач та, Гадилә сүзсез генә иңрәп елавыннан туктый алмады.

“Ата йөрәге – таудан өлкән, Ана йөрәге – диңгездән тирән.”,-дип юкка гына әйтмиләрдер шул! Сәяр , күңеле никадәр тирән өзгәләнсә дә, хатынына терәк булырга тиеш, тынычландыру-аның бурычы. Аңлый, бик аңлый ул Гадиләсен! Яши башлауларына бер юл тулгач та, хатын, кара кайгыга төшеп, табибларга йөрде. Ник балага уза алмавының сәбәпләрен ачыклады.Төннәр буе пошынып, йоклый алмый газапланып чыккан хатынына ни актан, ни карадан , гаепләп, сыңар сүз дә әйтмәде ир. Көтте. Гадиләсен елга икешәр тапкыр санаторийларга алып барырга акчасын да, вакытын да кызганмады. Яши башлауларына 9 ел булган иде инде.

Хатынының дерелдәгән иңнәрен тагын да ныграк кочты ир.Ничек тынычландыра ала соң ?Хастаханә коридорында табиб чыкканчы 5 минут көтеп утыру, әйтерсең, бер гомер яшәү! Ә яшәлгән кадәресендә вакыйгалар-сөбеханалла-машалла гына!

Язмышы шулай булгандыр инде-Сәяр соң өйләнде. Ничектер, кыз-кыркын артыннан чабарга вакыты да җитмәде. Әти-әниләре иртә үлеп китте. Өч сеңлесенә ул әтиләрен дә, әнисен дә алыштырды. Сеңелләре буйга җитеп, аларны кияүгә биреп, артка борылып караса, 36 яшь тә тулып киткән.Авылдагы нигезне ябарга йөрәге җитмәде. Алай да шәһәргә килеп урнашты.Авылда төпләнер,гаилә корыр өчен сыңар кыз булмавы сәбәп булдымы,әллә инде шәһәрдә яшисе килү теләгеме-үзе дә аңламады.Эштә сыната торган егет түгел анысы, белеме дә, кул егәре дә җитәрлек.

Гадилә белән тәүге тапкыр очрашкан көннәрен хәтерләде. Квартирасына кирәк- ярак карарга кергән иде. Ремонт өчен обойлар караштырып йөргәндә, карашлары очрашты.Сәяр да, Гадилә дә зәңгәр кыңгыраулар төшкән обой рулоны янында тукталдылар.

-Бигрәк матур, нәкъ без урман аланыннан җыйган кыңгыраулар!-диде таныш түгел кыз.

-Миңа да ошый.Мондый чәчәкләрне күп тапкыр күргәнем булса да, җыеп .бүләк итәргә туры килмәде,-диде Сәяр да.

-Төсләрен яратам-хыял төсе, җәйләр төсе! Миңа да бүләк иткәннәре булмады шул, менә карап , сокланып торам шуңа,-диде яңа таныш.

Сәяр кызның күзләренә игътибар итте-алар обойдагы кыңгыраулар төсле үк икән !Зәп-зәңгәр күзләрдәге карашлар инде сазайган егетнең йөрәген чеметеп куйды.

-Исемегез дә матурдыр әле, туташ?Бик сер булмаса, бәлки әйтерсез?

-Гадилә.

-Гадилә, Гадилә! Минем әниемнең исеме кебек үк! Бик гадел, бик инсафлы кеше иде бәгырькәем!

-Ә ник иде? Исән түгелме әллә?

-Әйе, Гадилә.Әти дә, әни дә бик иртә киттеләр шул. Сеңелләрем генә бар минем, бай мин-өч сеңелем бар!

-Ә обойны алыгыз, бик матур, өегез дә көлеп торыр, урман аланын хәтерләтеп торыр.

-Шул аланның былбылы буласыгыз килмиме, Гадилә?-дип шаяртты Сәяр.

-Ходайның насыйбы кемдер бит?!

Сәяр ул чакта квартирасын 1 көн эчендә обойлап чыкты.Күз алдындагы зәңгәр кыңгыраулар, әйтерсең лә, Гадилә күзләре! Бер-ике көн шулай янып-көеп йөрде дә, кабат Гадиләне очраткан кибеткә юл тотты, әйтерсең, анда аны кыз көтеп тора!Ходайның бирмеш көне булгандыр-кыз ,чынлап та кибеттә иде.Сәяр Бәхет кошы тоткандай, Гадилә янына атылды:

-Кыңгыраулы аланның былбылы нишли икән монда?-диде ул елмаеп.

-Менә сездән соң мин дә алган идем бит теге обойларны.Азрак алынган .Бер буй җитмәде дә, кабат алырга килдем,-диде Гадилә.Ә монда андый обой башка юк икән, беткән.Инде зал ягыбыз шулай бур полоса газетлы килеш каламы?

-И юкка кайгырып торасың!Миндә калды ич ул кыңгыраулар,

2 төргәк, әйдә , теләсәң, бирәм дә җибәрәм сиңа!

-Чынлапмы? Исемегезне сорарга онытылган. Гафу итегез, чынлап бирәсезме? Менә бит ә, бәхетем бар икән! Берничә минуттан Гадилә белән Сәяр инде күптәнге танышлар кебек гөр килеп, сөйләшеп егет торган йортка таба атлый иделәр.

Егетнең квартирасы матур гына икән, зал ягының зур-зур тәрәзәләреннән бүлмә яп-якты-кояшлы алан сыман! Стенадагы зәңгәр кыңгыраулар шул аланда үскән чын чәчәкләр кебек тоелды кызга.

-Квартирагыз бигрәк нурлы!

-И, син монда килеп кергәнгәдер әле ул!-Кунакны чәй эчермичә җибәрми иде әни дә, әйдә кухняда хуҗабикә бул әле!Мин сиңа кирәкле обойларны хәзер гараждан алып керәм, ерак түгел-3 минутлык юл.

Гадилә Сәярның квартирасы бик чиста булуга исе китте.”Ялгыз ир-ат шулай җыеп торыр микән, бардыр моның берәр кешесе!”-дип фикер йөртте.Кухнядагы савыт-сабалары да ялт иткән. Кухня диварларына да бигрәк якты төсләр сайлаган икән-ачык яшел җирлектә ап-ак ромашкалар гөлләмәсе-утырып җыясы килеп китә! Гадилә газ плитәсе өстендә торган чәйнеккә су агызды да кабызып җибәрде.”Сеңелләрем бар,-диде бит,-алар килеп тәртипкә салып китәдер бу бүлмәләрне”-Гадилә шулай уйлады…

Чәй кайнап чыкканда, Сәяр ике төргәк күтәреп керде.

-Менә сине көтеп ятканнар бу обойлар, Гадилә!-Әле ярый теге чакта күбрәк алынган, алайса, синең белән болай бергәләп чәй эчә алыр идекмени?!-дип гөлдердәде ир. Бергәләп чәй өстәле әзерләделәр.гадилә дә бу квартирада әллә кайчан яшәгән хуҗабикәдәй,чәй эчкәч тә өстәл өстен җыештырып, чынаяк-савытларны юып та куйды. Бу күренешкә Сәярның сөенече йөзенә чыккан иде:

-Гадилә, бәлки сеңелләремне дә чакырыргадыр кичкә, сине аларга да бик күрсәтәсем килә. Бигрәк әнигә охшаган бит син! Алар да яратмый калмаслар сине! Син ризамы?-дип кызны бераз аптырашка да калдырды.Кыз ул-бу уйлап каршы килгәнче, Сәяр трубканы кулына алды да, номерлар җыярга кереште:

-Алло,алло,Фәнзирә,синме?Апаларыңа да әйт тә кичкә миңа кереп чыгыгыз әле-сезне бик яхшы яңалык көтә!

Гадилә белән Сәяр кичке өстәлгә кирәк-яракны алып, кибетләрдә йөреп кайттылар. Ир бигрәк йорт җанлы, һәр хәрәкәтен, гамәлен ошатты кыз да.

Табын әзерләнеп беткәндә, ишектә кыңгырау зыңлады. Ишекне бергә ачарга булдылар. Сәярның сеңелләре бүлмә тутырып керделәр-шактый ук таза бәдәнлеләр, озын буйлылар икән!

-Фирдәвес,Фәния,Фәнзирә!Менә сез ишетәсе, күрәсе сюрприз-Гадилә апагыз!

Кем дисезме?Дөрес сорыйсыз?!Мин өйләнергә булдым.Җиңгәгез булыр бу апагыз!Гадилә бер мәлгә вакыйгаларның бу чаклы тиз үзгәрүенә аптырап, ни дияргә дә белмәде.Әйләндереп бер сүз дә әйтә алмады.

-Я, әйдәгез, утырыгыз, чәй өстәлебез әзер безнең, җаннарым!

Сеңелләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде, аларның күчтәнәчләре дә өстәлгә куелгач, туй табыны булды да куйды. Кунаклар берәр сәгать утыргач та, кузгалырга булдылар. Шунда өлкән сеңел Фирдәвес:

-Абый, Гадилә апа безгә бик ошады, без никях көнен көтеп калабыз,-диде. Сеңелләре киткәч тә, Сәяр Гадиләне кунарга кыстарга уйласа да, әйтмәде, рәнҗетермен дип курыкты. Ике төргәк кыңгыраулы обойлары белән өенә озатып куйды. Гадилә әнисе белән генә яши икән, әтисе күптән бакыйлыкка күчкән. Гадилә, әнисен ялгыз калдырудан куркып , кияүгә чыкмый икән. Бар белгән хәбәрләре шул булды.

Кызның залын кыңгыраулы обойлар белән балкыткач та, бер атнадан никях мәҗлесе уздырып, җылы мөнәсәбәтләргә, назга сусаган ике яшь йөрәк бергә яши башладылар.

…..Сәяр,коридорга чыккан табиб тавышыннан айнып китте:

-Улыгызны берәр сәгатьтән алып китә аласыз.Мин заключение язып куярмын.Кайгыгызны уртаклашам, без кулдан килгәннең барысын да эшләдек бит,үзегез күрдегез!

Сәярның сынган кулы тартышып куйды. Кул нәрсә ул-урынында, төзәлер, ә менә дистә еллар көтеп алган бердәнбер улы инде кабат кайтмас җиргә китә…

-Гадиләм, әйдә , өйгә кузгалыйк, улыбызны алып кайтыр өчен әзерлек күрергә кирәк бит!-диде ир. Гадиләнең бите буйлап күз яшьләре ерганак ясаса да, каты тавыш чыгармый-сабыр итә! Кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бар шул, ә кеше түзә, иреннәрен аркылы тешләп булса да түзә шул!Татар халкында кычкырып ,үрсәләнеп елау гадәткә кермәгән, шәригать тә кушмый.

Гадиләне өйгә кайтарып куйгач та, кирәк –яракны алып, Сәяр кабат хастаханәгә килде.Улы яткан бүлмә ишеге ябык, анда табиб һәм шәфкать туташларының сөйләшкәннәре ишетелә. Ир әлеге ишекне ачарга җөрьат итми…Кеше гомере дә шулай –бер ишектән керәсең, икенчесеннән чыгасың…Бик күп авыруларны күргән ишек улы белән Сәярны-яшәү белән үлем арасын аерып торучы авыр дивар сыман!

-Керегез!Ишек ачылды.Табибның да тавышы кылтырап чыкты. Бик еш үлем шахиты булырга туры килсә дә,табиб йөрәге дә таш түгел!

-Улыгыз белән сезне “Ашыгыч ярдәм “машинасы илтеп куяр, сезгә мәетне урнаштырырга булышырлар. Сәяр улының агарып калган йөзенә карады. Әле иртән генә әтисе янында :”Әнигә нинди бүләк алабыз, әти, әни ул сап-сары лалә чәчәкләре ярата бит!”-дип гөрләп йөргән улының үлеменә һич ышанасы килми, күзләре күрсә дә, йөрәге кабул итми иде.

Улының мәетен залга урнаштырдылар. Аякларын кыйблага каратып, Инсафның башын азрак күтәрә төшеп куйгач, залга Сәярның сеңелләре узды. Гадилә , улының инде суынган гәүдәсен кочып кабат иңгелдәп елап җибәрде:

-И Аллаһым, нинди генә гөнахларым булды икән синең каршыңда, никләр алдың газиз парәмне, инде нинди өметләр белән, ничекләр яшим, ничек яшим?-дип үкседе дә үкседе Гадилә. Иртән үзен кочып , елмаеп чыгып киткән улының бер хәрәкәтсез, җавапсыз ятуына, үлеменә ана йөрәге ышана алмады. Гадилә белән Сәяр да, туганнары да бу үлемнең сәбәпчесе булган исерек ирнең мәет өстенә беркеме дә килмәвен, гафу да сорамавын бик авыр кичерделәр. Хәсрәтләрен бүлешергә улларын таптатучының анасы белән атасы килсә дә , күңел йомшар иде югыйсә!

Инсафның мәетен саклап төн уздыручы хатын-кыз, Гадиләнең бәгырь өзәрлек хәтирәләрен ишетте:

-Сәяр белән бергә кушылгач та, тугыз ел балага уза алмадым…Ни сәбәпле-беркем, бер табиб та, им-томчы да әйтә алмады. Икебез дә сау-сәламәт, ә балабыз –юк та юк.

Бер көнне иске мәчеткә хәер керттем. Мәчет ишек төбендә ак яулыклы бер әби генә утыра.

-Балам, кемгә азарынып керттең хәереңне? Кемгә багышлап укыйм?-ди.

-Туачак балама, әби! Минем менә 10нчы ел инде ирем белән бергә тора башлавыбызга, балабыз юк,- дидем мин.

-Быел узарсың, әмма аның өчен хаҗ сәфәре кыларга кирәк, кызым!-диде әби. Сәдакамны биргәч тә, бик озак укыды ул.Ул дога укыган чакта күңелләрем әллә кайлардан урап кайтты. Өйгә кайткач та, Сәярым белән бу хакта сөйләштем.Бу изге сәфәргә ирем белән бергәләп әзерләнә башладык.

-Хаҗның ислам диненең бишенче баганасы булуын да, гомерендә бер генә тапкыр булса да шуны үтәү кеше өстендә фарыз булып торуын да әлеге ак яулыклы әбием-Сабирә апа аңлатты миңа.Мин аның янына йөреп намаз укырга, ислам кагыйдәләрен үтәргә өйрәндем. ”Бу , Гадилә балам, сезнең өчен бер изге сәфәр булачак, туачак сезнең балагыз.Ул гына да түгел улыгыз-нәсел җимешегез булачак”,-дип үзе янына килгән саен күңелемне үсендереп торды.

Хаҗ кылу ирем белән икебез өчен хыялланган иң олы теләкнең берсенә әйләнде.Теләк кенә түгел ният кирәк иде. Тиешле киемнәрне булдырдык та, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хаҗ сәфәренә кузгалдык. Самолетка утыргач та, черем итеп киткәнмен.Арафат тавында йөрим , имеш. Үзем дә ап-актан, ирем Сәяр да.Тау түбәсендә икәү бергә кулга-кул тотынып теләк телибез кебек.Шул вакыт безнең куллар тотынышкан урынга зур якты шар төште күктән…Ирем бер кулы белән шарны күтәрде дә, без бергәләп таудан төшә башладык. Шардан икебезнең дә кулыбызга җылылык, әллә нинди бер рәхәтлек килә…

Гадилә сөйләвеннән туктады.Зал уртасында яткан улы Инсафның битләреннән куллары белән йомшак кына сыйпап куйды. Җаны чыккан йөрәк җимеше, әйтерсең лә, тере!Һаман исән, әнисенең гел шулай яратып, битеннән сыйпавын көтеп ята сыман. Бигрәкләр яратып үстерделәр бит улларын. Ире дә, Гадилә үзе дә ялгыш кына да бер малайга тавыш күтәрмәде.Хәер, нигә бер дә юкка ачуланырга?! Инсаф бик тәртипле, ипле, иманлы бала булып үсте бит. Ярдәмчел,эшчән дә, әтисе белән бергә биш вакыт намазын да калдырмый иде ул.Кечкенәдән әтиле-уллы бергә җомга намазларына йөрделәр.Улының кутырлап киткән маңгаендагы җәрәхәт эзен сак кына сыйпап узды хатын.

-Мәдинәгә төнге икедә очып төштек. Казаннан очучылардан бер төркем “Иләф әл һүдәә” дигән кунакханәгә урнаштык. Сөйләгәннәре бар иде хаҗдан кайтучыларның.Әмма бу кадәр нурлы дип күз алдына да китермәгән идек.Мөхәммәт исемен йөртүче бу мәчетнең янәшәсендә генә. Мәдинәдә шул мәчеткә кереп , монда килүче йөзләгән , меңләгән мөселманнар белән дога кылдык, намаз укыдык. Самолетта безнең кебек үк пар очкан иде.Алар белән кайда барсак та, бергә йөрдек…Самира белән Мәхмүтнең туган бер баласы үлеп бара икән. Алар ходайдан туачак балаларына гомер сорап килгәннәр.. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең каберен күрдек, аның рухына салаватлар укыдык. Мине көне буе самолетта күргән төшем озатып йөрде.”И раббем, бирсәң иде безгә дә олы бәхетне-күкрәгемә кысып үз баламны сөяргә, күкрәк сөтләре имезергә язсаң иде, ходаем!”дип намазым саен теләк теләдем. Куба мәчетендә 2 рәкагать намаз укыдык, бусы гомрә хаҗы дип аңлаттылар безгә.Икенче көнне гөсел коенып, тәхарәтләндек тә ихрам киемнәребезне киеп, Мәккәгә киттек. Юл буена тәлбия (Хаҗның бөтенлеген һәм символын күрсәтә торган изге сүзлә)укып бардык. Җитәкчебез Фәиз хаҗи вәгазьләр сөйләде. Күңелләребез Аллаһыма якынаю теләгеннән нур белән тулган иде…”Булачак безнең балабыз, Алла боерса!”-дип һәр даим эчемнән бер теләкне кабатлыйм. Самирага карыйм, аңардан да ниндидер ышаныч, нур бөркелә. Юлда автобусларны туктатып, Зәм – зәм сулары, хөрмә җимешләре бирделәр, Коръәннәр өләшеп чыктылар. Мәйкатта йомшак ,бик җылы тоелган сулы тәһарәтханәдә тәһарәтләр алдык, кайнар чәйләр эчеп, хәл алдык. Күңел ашыга, тизрәк теләк телисе урынга барып җитәсебез килә.Дөньяның илахи нурына коенып утырган Мәккә шәһәренә килеп җиттек. Монда безнең пәйгамбәребез туган, яшәгән. Монда аңа илһам,ышану хисе килгән -Коръән иңә башлаган.

“И балам, улым, шушы Мәккәдә теләгән теләкләребез белән дөньяга килгән бәгырь җимешебез идең бит!”-дип Гадилә кабат улы Инсафның кулларына битен куеп ала, кычкырып еларга курыкса да, үзәге өзгәләнә, күзләреннән яшьләре Инсафның күкрәк турысына ябылган ап-ак простыняга коела иде. Беравык туктап , тынып тордык Гадилә…Залда да тынлык, беркем эндәшми.Ананың ничә еллар, нинди авыр сәфәрләр кичеп тудырган улын югалту хәсрәтен һәркем үз йөрәге аша кичерә.

- Әл-Хәрам мәчетендә намазлар укыдык. Бер намаз укыган кешегә 100000 әмер языла икән.Мин инде намазга басуга , сурәләрне кабатлаганда ,балага узу теләгемне дә бергә кушып укыйм… Гомрә хаҗы кылганнан соң , Сәяр белән икәү тагын шул берүк теләгебезне күңелебездә тирбәтеп, олы хаҗга әзерләнә башладык. Олы хаҗ көне килеп җитте. Тәлбия укый-укый, Мина үзәнлекләренә юнәлдек.. Минада тагын өмет тулы бер кич!.Иртәнге намазыбызны ничек укып, ничек Гарәфәгә җиткәнне сизми дә калдык. Гарәфәдә көне буе догалар кылып, вәгазьләр тыңлап, теләкләр теләдек. Аяк өстендә торылса да, арыганлык та, кызулык та сизелмәде-иң зур максатыбыз гына күңелнең әллә кайсы бер почмагын җылытып, үзенә бер рәхәтлек,серлелек биреп торды.Мөздәлифәдә ташлар җыйганыбыз, Минага кайтып, җәмәратка барып ,шул ташлар 7 тапкыр атканыбыз да исемдә.Тәнемнең генә түгел, җанымның да сафлануын бик-бик теләдем шул, Ходаем миңа бала табу бәхете насыйп итсә, бар җирем чиста, пакъ булсын дип уйладым. ”Гөнахларым-белеп кылганнарым,белми кылганнарым булса, Аллаһым ярлыкар” дип инануым бер минут та күңелдән китмәде.Кәг ъбә ташы янында»Рабби ләә тәзәрни фәрдән вә әнтә хайрел-ваарисиин» («Раббыбыз безне ялгыз калдырма, хәерле нәсел биреп, варисчылар калдырырга насыйп ит! Син исә бу эштә безгә ярдәм итүчеләрнең иң хәерлесе «)дип, дога кылып, Аллаһы тәгаләдән бала сораулары бер мизгел кабат хәтереннән сызылып узды.

“Инсаф әнә шундый олы сәфәрләр, асыл догалар укылып, изге гамәлләр кылып, дөньяга туган бала иде югыйсә.Ходаем үзе сакларга тиеш түгел идемени бу баламны?!-дип иңрәде хатын.

Гадилә туктады.Тавышы калтырап чыга, әйтерсең лә, Хаҗда Ходайдан бала сорап, Мәккәдә елый-елый тәваф, сәгый кылулары кабат күз алдыннан узды…

Гадилә,Хаҗдан кайткач, 9 ай узуга тупырдап торган ир бала тапты. Гаиләнең шатлыгы өйгә генә сыймады, шәһәрнең һәр мәчетендә имамнар вәгазь сөйләгәндә, Хаҗ сәфәренең зурлыгы, изгелеге, мәгънәсе турында сөйләгәндә, еш кына Сәяр белән Гадиләнең бәхетле сәфәре турында да әйтеп китә иделәр. Инсафлары әтисе белән өч яшеннән мәчеткә намазга йөри башлады.Хәтере бик яхшы, коръән аятьләрен ике тапкыр укып чыгу белән үк исендә калдыра, кичләрен аларны әти-әнисенә тыңлата иде шул…

Гадилә зал уртасын тутырып яткан улының мәетенә һаман да ышана алмый газаплана.

-Гадилә, улыңның аякларын тот, ул аякларның салкынлыгы балаңның үлеменә ышандырыр,-диде Сабира карчык.Төн шулкадәр тиз үтте кебек тоелды анага.Ул ничек тә баласының өйдә озаграк булуын, аның янында мөмкин кадәр күбрәк торырга теләде. Авызына бер йотым су алмыйча,төне буе газиз парәсен саклап чыкты.Сеңелләре Инсафны күмү хәстәрләрен күрделәр.

Инсафның мәете җомгага кадәр зиратка куелды.Март ае булса да,бик матур булып йомшак кына кар төшеп торды. ”Бигрәк инсафлы, иманлы бала куелды.Табигать-Анабыз үзе дә елый, үзе дә сагышлана, җәмәгать!”-диде кабергә иңдерүчеләр дә.Озатырга килүчеләрнең күплеге әлеге сабыйның тормышына битараф түгеллекләрен аңлатса да, озатучылар арасында баланы таптатучы ир гаиләсеннән сыңар адәм дә күренмәде…

Газинур(Инсафны таптатучының исемен шул көнне ишетте)белән Сәяр хөкем залында танышты.Улын күмеп ,берничә көн узгач та, ирне мәхкәмәгә (судка) шахитлыкка чакырып, повестка килде.Газинурның өстә зур урында утыручы җизнәсе бар икән-шул беркемгә сүз әйтергә ирек бирмәде-сөйләде дә сөйләде…Газинурның туктаусыз башы авырта, имеш, тумыштан ук баш өянәге бар икән, исерек тә булмаган икән, баш давлениесе югары күтәрелгән дә, юлны аркылы чабып чыгучы малайга туктатып өлгерә алмаган икән….Малай юл кагыйдәсен үзе бозган, тиеш булмаган урыннан чабып чыккан икән….Гаиләдә бердәнбер ир, кыз туганнарына терәк булып яши имеш! Дүрт апасы да, берсен-берсе бүлдереп, энеләрен яклап сөйләделәр. Аракы дигән зәхмәтне авызына да алганы юк икән…тагын әллә нинди имеш-икәннәр!…Сәярның торып басып сөйләргә ничә тапкыр җыенуын да исәп-санга алып тормадылар,хәтта судья сорау бирүне дә кирәк тапмады.

“Их, Кеше тормышын бернәрсә белән дә бәяләп булмый. Ул — бәһасез. Беркем дә, бернинди шартларда да аңа кул сузарга тиеш түгел, ул закон белән якланырга, кемнеңдер тормышына куркыныч тудыргансың икән, моның өчен законда кырыс җинаять җаваплылыгы булырга тиештер бит!”-дип әйтәсе килде ирнең, әмма….Сәяр чыгарылган хөкемне каяндыр бик ерактан ишетелгән кайтаваз сыман гына ишетте:

-РФның 73 статьясы 5маддә буенча 2елга кадәр ирегеннән шартлы рәвештә җәза үтәтү канунлаштырыла.

Мөбаракшин Газинур Рәфәгать улы

-яшәү,эшләү урынын алыштыру хокукыннан мәхрүм ителә;

-ресторан, бар, казино, ипподром кебек җирләргә барудан тыела;

-сәламәтлеге начар булу сәбәпле дәвалану учреждениеләрендә савыктыру курслары уза ала;

-гаиләсенә ярдәм итә ала…

Сәярның йөрәге чәнчеп куйды.Сүз сорамыйча да торып басты:

-Кеше үтергән өчен 8 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу җинаять явызларча кылынмаган булса да, 15 елга кадәр ирегең чикләнергә мөмкин.Ә сез 2 ел, анысы да шартлы рәвештә..дисез. Кем безгә улыбызны кайтарып бирер?Олыгайган көнебездә кем безгә терәк булыр?

Судта гаепләнүче гаепләүчегә әйләнде дә куйды.Бар нәрсә дә-хәтта законнар да сатыла икән! Хөкемдар Сибгатуллин җәза бирү карарын укып бетергәч тә, Газинурны суд залыннан алып чыгып киттеләр.Үзенең олы югалту ачысы, өзгәләнүләре белән Сәяр Сибгатуллинга бик озак текәлеп торды да:

-Бер Ходайдан сабырлык сорыйбыз.Гаиләмә килгән ачы хәсрәтне күтәрергә ул ярдәм итәр! Ә менә сезне, иптәш судья, бала күз яше бер көн килеп тотар!Сез әле бу көнне улыбызны бер кат кына түгел, йөз кат искә төшерерсез!

Көннәр Инсафтан башка да уза, уза гынамы соң, йөгерә, оча…Улларының өчесе дә, җидесе дә бер мизгел кебек кенә узды да китте. Сәяр өйдә күбрәк вакытын булырга тырыша, хатынын ялгыз калдырудан курка башлады. Кайчакларда эштән өйгә кайтып керсә, Гадиләнең улы бүлмәсендә, аның караватында мендәр кочаклап, дөньясын онытып утырган чакларын еш күрә торган булып китте. Болай барса, акылын җуярга да ерак түгел.

-Гадиләм, улыбыз безнең бик иманлы бала иде бит, авыр булганда, син аның рухына күбрәк догаларың укы болай утырганчы.Ул да шатланып ятар, үзеңә дә җиңеллек булыр,-диде.

-Бу мендәрләрдә улым исе бар кебек, Сәяр, яткан урыннарында аның тән җылысы калган кебек миңа. Нишлим соң, күпме көтеп алган балабыз иде бит! Мин бит инде сиңа башка бала таба алмаячакмын, юк бит, юк! Миңа бит инде кырык биш!-дип , Гадилә ирен кочаклап алды да үксеп , елап җибәрде.-Син әле әти була аласың. Өйлән син! Калдыр мине, үпкәләмәм мин сиңа.Өйлән берәр яшьрәк кызга! Күп ич шәһәргә китеп картайган кызлар-тулай торак тулы! Улыбыз хәсрәтен дә онытырга җиңелрәк булыр.

-Ни сөйлисең, Гадиләм, каян уйлап таптың бу сүзләрне, ничек телең әйләнә?!

Тагын өч көннән улыбызның кырыгын уздырасыбыз бар. Әйдә бергәләп кирәк-ярак әйберләрне җыештырып кайтыйк ичмасам! Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды, эчендә ут булса да, бирешмәскә тиеш , ул –ир егет ләбаса!

Урамда яз! Апрель кояшы урам тротуары буена тезелгән каен кызларының чукларын сыйпап уйный. Алары да чытлыкланып, кояшка елмая сыман.Ап-ак күлмәкләрендәге кара төрткеләрдә әллә каен кызларының күз яшьләре, әллә инде иртән явып киткән ләйсән яңгырының якты тамчылары! Баласын югалтканнан бирле күккә күтәрелеп карамаган Гадилә зәп-зәңгәр күк йөзен беренче күргәндәй, аптырап, беркадәр сагынып күзәтте. Икмәк кибете янындагы тупылга мәктәп укучылары сыерчык оясы элгән икән-оя өстенә беркетелгән ботакта , кагынып-кагынып , бер сыерчык сайрый. Ире кибеттән икмәк алып чыкканчы , шул сыерчыкны тыңлады Гадилә.Җырчы кош та аңа улын хәтерләтте.

Узган җәй шәһәр читендә җир кишәрлеге алып, җиләк-җимеш куаклары утырттылар, йорт салырга тотынырга исәпләре бар иде. Инсаф бигрәк тә үз йортлары белән тору турында хыялланды сабый! Кирәк-яраклар куеп торыр өчен дип ясалган кечкенә генә сарай башына үз куллары белән ясап, сыерчык оясы беркеткән иде. Икенче көнне бакчага эшкә килгәч, оясына оялаган сыерчыкны күреп, әнисенә ничек шатланып сөйләгән иде:

-Әнием, карале, минем ояны бигрәк үз иткән бит сыерчыклар-и парлашып мактыйлар инде!-дип куанычы эченә сыймаган иде. Быел улымны сыерчыклар да, оясы да юксыныр инде! Көзен утыртып калдырган куаклары да! Бигрәк табигать җанлы бала иде шул уллары! Хатынның кабат күзләре чыланды…Ә тупылдагы сыерчык сайрый да сайрый, әйтерсең лә бу җыр Инсафның әйтелеп бетмәгән ярату хисләре, матур сүзләре!

Урамнан пар балдаклар беркетелгән зур ак кортеж, аның артыннан дистәләгән машиналар узды.

-Сибгатуллинның кызы кияүгә чыга бугай, алар машинасы!-ире

икән!-Әнә өченче машинада кем?

-Кем соң?

-Газинур! За рулем бит әле!-Ике ел дигәннәре ике ай белән юылып та беткән ,ахры,-диде Сәяр,тирән көрсенеп.Чыгарганнар, димәк!Улыбызны гына харап итте иблис!Ничек җир күтәрә ә шундыйларны, Гадиләм?!

-Акчалыларны җир башта күтәрә кояшка кадәр, аннары Ходай һәркемне тигезли ул! Миллионерга да, хәерчегә дә ике метр җир җитә!Бер кешене дә алтынга төреп күммиләр,Сәяр! Әмма бу җирдә ничек яши кеше-анысын бер Ходаем үзе күзәтеп торадыр кебек миңа, артык кыланган адәмнәргә барыбер үз җәзасын бирә ул Аллаһы тәгалә!

Машиналар бөтен бер урамны тутырып, Никяхлашу сараена килеп туктадылар.Тротуардан баручы Гадилә белән Сәярны ике яшь кыз узып китте.Берсе ярсып-ярсып икенчесенә бик мөһим нәрсәләр турында сөйли кебек:

-Ляля,ә мин хәзер Загска кереп пыр китерәм Инсафны!Мин аны судья кияве дип тормам! Нәрсә обещать иткән иде ул миңа, помнишьмы, “өйләнәм”- диде бит! Соң бит мин аңардан бала көтәм, бала, аңлыйсыңмы син, Ляля?!Балабызга җан керде бит инде, шевелится…Инсаф,паразит,нишләтте мине?!Мин бит ышандым аңа!Сибгатуллин кызына өйләнмәячәк ул.Хәзер керәм дә сөйләп бирәм барысын да,-диде шактый түгәрәкләнгән кыз.

Гадилә әллә нишләп китте.”Инсаф,Инсаф!”Нинди Инсаф ул,

нинди кияү?!Сәяр белән Гадилә дә серле вакыйга шахитлары булыргамы, әллә үзләренең йөрәгенә хәнҗәр кадаган бу иләмсез кешенең язмышын белергә теләделәрме-кызлар артыннан иярделәр.Никяхлашу сарае алды затлы күлмәкләр фестивале сыман-нинди генә күлмәкләр, нинди генә костюмнар юк биредә!Урамга әллә ничә төрле хушбуй исе таралды.

Ир белән хатынны узып киткән кызларның берсе ишек төбенә ашыкты.Баскычта бөркет сыман кукыраеп Сибгатуллин үзе баскан.Янында кечерәк кенә буйлы, затлы бәрхет күлмәктән хатыны Роза .

Ак кортежның ишеге ачылды.Аннан ак күлмәкле Сәйра белән кияү егете чыкты.Яшь пар баскычка юнәлде.Шул чак баягы кызларның берсе:

-Кунаклар, кунаклар, Инсаф монда кермәячәк!Ул Сәйра белән язылышырга тиеш түгел,чөнки ул-минем ирем!

Гадиләнең тәне эсселе-суыклы булып китте.Сибгатуллинның кияве булачак егет тә Инсаф исемле икән бит!Кирәк бит ә?!Болай булгач, безнең улыбыз исемен кияве килгән саен да, ачуы килсә дә,шатланса да кабатлаячак бит !

-Инсаф,әйт дөресен,син-бит –минем никяхлы ирем, инде ничә айдан бирле яшибез бит! Әйт, әйт Инсаф.Балабызга җан керде бит инде, ник дәшмисең?-дип йөкле кыз кияү егетенең алдына егылды.Туй кунаклары гөж килде.

-Нинди ир, нинди корсак, нинди бала?Тиледер бу кыз!-диештеләр. Өстәге баскычта басып торган Сибгатуллин кашларын җыерды да арттагы егетләргә:

-Нәрсә карап каттыгыз, алыгыз бу шлюханы, туйны бозар өчен специально яллангандыр ул!-дип, карчыга сыман аска ташланды.

Йөкле кыз артык дулкынлануданмы, әллә инде башка берәр сәбәптәнме-аңын җуйган иде. Инсафның чырае агарып калган, ул ни эшләргә белми аптырап, булачак кәләшенә инәлеп карый.

-Инсаф, бу дөресме? Син –аның иреме?-Ник эндәшмисең?Туй кунаклары да килеп туган кыен хәлдән чыгу юлын белми газапландылар.Сәйра кулыннан төшкән туй букеты өстендә аңын җуйган көмәнле кыз ята.

-Алыгыз , ишетмисезме әллә, теләсә кая куегыз бу дураны,-дип җикерде Сибгатуллин.Аның артыннан төшкән ике егет, җирдә яткан кызны күтәреп Никяхлашу сарае читендәрәк торган машинага алып киттеләр.Аларга кызның дусты Ляля дигәне дә иярде.

Туйның яме китте. Кияү белән кәләш бу хәлдән айнып өлгергәнче күпме вакыт узган булыр иде,Сибгатуллин барын да үз кулына алырга булды .күрәсең:

-Давай, барыгыз да эчкә узыгыз!Барыгыз да, беркем дә калмасын монда!Судья туй кунакларыннан читтә торучы Сәяр белән Гадиләне дә күреп алды:

-Нәрсә кәмит карарга килдегезме, сөенәсезме? Ничего, мондыйларны гына хәл итмәгән без!-дип, чарт иттереп җиргә төкерде дә, кунаклар артыннан Загс бинасына узды.

Гадилә белән Сәяр күргән тамашадан исләрен җыя алмыйча бераз торгач,базарга юнәлделәр.Улларының кырыгы бит,әйберләр аласы бар.Аңын җуеп егылган кызны машинага салып,теге егетләр дә кузгалды.

-Менә бит ә, кияү Инсаф нишләп алай алдап йөрде икән ул баланы?-дип куйды Гадилә.Шулвакыт Сәярның кесә телефоны шылтырады.Кече сеңлесе Фәнзирә икән!Бала тудыру йортына салганнар,икенче бала көтә иде җаныкаем!

-Абый,улыбызны мин роддомнан чыкканчы гына үзегезгә алып кайтып тормассызмы икән, каенанам да авырып тора. Малай шук бит, ирем шабашкага киткән иде тиз генә кайта алмас,-диде Фәнзирә.Гадилә телефонны иреннән тартып диярлек алды да,ашыга-ашыга:

-Алырбыз, нәнем, хәзер үк кереп алырбыз,-диде.

Гадиләнең каенсеңелесенә бик тә булышасы килә иде шул! Бала көтә бит, бала! Ә Гадиләнең башка баласы булмаячак…булмаячак…чак…чак…Хатынның колак төбендә чыңлап торган бу сүз аякларына асып куйган авыр йөк сыман! Ире алган азык-төлекне өйгә кертте . Хатынының, нишләптер, хәлсезләнеп китүенә борчылды:

-Әллә аз гына ятып аласыңмы, Гадиләм, көне дә авыррак бугай.Магнит давыллары бардыр, күрәсең!-Иртәгә эштән тиз генә кайтып булмас, малайны бүген үк алып кайтырга кирәк булыр,-дип, хатыны күзләренә карады.

-Сәяр, Фарис улыбызны кереп ал инде син! Мин берәр кайнар ризык куярмын. Хәзер бераз сулыш кына алам да…

“Инсаф, Инсаф!Улым! Бәгырем җимешем! Мин бит синең исемеңне генә дә тыныч тыңлый алмыйм икән! Ә монда!..Гадиләнең күз алдыннан баягы хәлләр тагын бер кат узды.”Ничек икән теге кыз бала?Баласы исәнме икән?”

Гадилә кухняга кереп, шулпа куеп җибәрде. Азык-төлекнең кайсын суыткычка, кайсын шкафка урнаштырып бетергәч, тәрәз төбендәге радиоланы кабызып җибәрде. Хатын “Болгар” радиосын бик яратып тыңлый, сирәк кенә булса да, үзе дә шалтыраткалап куя, матур теләкләрен ирештерә иде. Кып-кызыл җиләкләр төшкән чәйнеккә су агызды. Бу чәйнекне улы Инсаф яратып алдырган иде. ”Әни, бу чәйнеккә карагач, ашыйсы килмәсә дә аппетит ачылачак, җиләкләренең исе дә килә кебек!”-дигән иде сабыем.”Ә…,бүген Гөлназ Фәйзрахманова икән эфирда!Бик йомшак тавышлы мөлаем бу кызны Казанда узган “Чәкчәк “бәйрәмендә күргән иде ул.

-Тормыш сынауларына бирешмичә яшәүче көчле затларыбыз өчен яңа җыр премьерасы тәкъдим итәбез.Җырның сүзләрен Буа шагыйрәсе Гөлнур Айзат, ә көен Фәрид Мифтахов иҗат иткән. Рәхим итеп тыңлагыз, дуслар!Бүлмәгә талгын җыр агылды:

Тормыш тез астыма суккан чакта,

Аягымда торып, басып калам.

Авырлыкны җиңеп чыгар өчен

Куәт-көчне бирә миңа Аллам!…….

Гадилә табактагы итне шулпага салырга кирәген дә онытып, йомшак тавышлы бу ир-егетнең җырын әсәрләнеп тыңлады…

….Бер Ходаем куя сынауларын

Үзе сөйгән тырыш кешегә….

“Күрәсең, мин дә, Сәяр да -Аллаһымның сөйгән бәндәләредер! Ничә еллардан соң әти-әни булу бәхетен татытты да, алды бердәнберебезне!”-дип көрсенде.Ә радиодагы тавыш ,әйтерсең лә, Гадилә хакында җырлый:

Минем өчен түгел җиңелүләр,

Минем өчен түгел мескенлек….

Җырны бу чаклы йөрәккә үткәзеп җырламас иде, бу кешенең дә тормышында сынаулары күп булгандыр, мөгаен!” Иреннән сорар әле,Сәяр шагыйрәсен дә беләдер бәлки. Хатынның әлеге матур җырны язучылар белән танышып, күрешеп сөйләшәсе килде…Үзенең бөтен хәсрәтләрен сөйләп,эчен бушатасы иде.Кем белә,бәлки алар Гадилә турында да җыр язарлар?!

Ишектә кыңгырау шалтырады…Иренең ачкычы бар бит, ник үзе ачып керми икән? Хуҗабикә, битендә эленеп калган яшь тамчыларын алъяпкыч чите белән сөртеп алды да, ишекне ачты.

-Бу без ,Чәчәк апасы, егетләр кайтты!-дип гөлдердәде ире.Юри үзе ачмаган икән, малай алдында Гадиләнең елмаеп каршылавын теләгән.”И, бигрәк сабый холыклы инде бу Сәяр!”-дип уйлады хатын.Фарисның тамагы ачкан икән-өстәлдәге ризыкларның әле берсенә, әле икенчесенә сузылды.

-Чәчәк апа, минем ит ашыйсым килә!Сездә ит бармы,тавык ите?-дип,Фарис газ плитәсе өстендә кайнап утыра торган кәстрүл капкачына үрелде.

“Бигрәк сөйкемле инде бу бала, яратып туйгысыз!” –хатынның уйлары гел Фарис тирәсендә бөтерелде.Әле кәнфитен, әле алмасын, грушасын тоттырды.Фарис сабыйлыгы белән онытканмы, Гадиләне шаккатырып сорап куйды:

-Инсаф абый бүлмәсендәге туплар кая?Хәзер ул футболга йөрмиме әллә?Фарис йөгереп барып Инсаф бүлмәсендәге кием шкафларын ачып карады.Аннары:

-Инсаф абыйның киемнәре дә юк монда, ул миңа шарф бирәм дигән иде әле.Анда ак башлы бүре дә төшергән иде.Кайда ул,Чәчәк апа?-дигәч,Гадилә түзә алмыйча, елап җибәрде.

-Улым, балакаем, Инсаф абыең башка кайтмас инде бу өйгә, кайтмас,-диде.

-Ник?Сабый күңеле бу авыр хәбәрне аңламый иде шул!Шул чак,Сәярның кесә телефоны зеңләде.

-Абый мин предродовойда ятам,Чәчәк апаны бир әле!

-Ник кирәк булды сиңа Гадилә?

-Я инде абый,отчет алма,бир диләр сиңа!

Сәяр телефонын хатынына сузды.Гадилә аптырап:

-Ни бар,Фәнзирә акыллым?

-Чәчәк апа,синең хәлең ничегрәк?

-Ярыйсы.Фарис бездә .Менә аның белән бүлмә тикшереп йөрибез.

-Чәчәк апа,син хәзер роддомга килә аласыңмы?Фарис абый белән калып торсын!

-Ник ,акыллым,ни булды,балаң белән берәр нәрсә булдымы әллә?

-Чәчәк апа,тизрәк кил яме, рәтең булса!

Гадилә өй киемнәрен алыштырды да хастаханәгә җыена башлады.Каенсеңлесенә сумка әзерләп, тавык шулпасын, үзе ясаган алма согын тыкты.

Хастаханәгә җәяүли дә ерак түгел-5-6 минутлык юл.Гадилә бала тудыру бүлегенең ишек төбендә торучы шәфкать туташына передачасын тапшырды да,сеңлесе чакыруын әйтте.

-Сеңлегез бала таба инде,чыга алмас,көтегез бераз,-диде кизү торучы хатын.

Шулчакта роддомның ишеге ачылды, анда өлкән шәфкать туташы күренде.

-Сез Гадиләме?Аяк киемен салыгыз да, эчкә узыгыз әле.Киемнәрегез өстеннән менә бу ак халатны киегез.Гадилә аптырады,каушады.”Нигә мине алып керәләр икән,Фәнзирәнең хәле авырмы әллә?И ходаем, берүк сакла инде үзен дә, баласын да!”-дип коридор буйлап барганда белгән бар догаларын укыды.

-Фирая Газизовна!Галиянең хәле бик авыр.Безнең запас плазмалар бетте.Ул канны бик күп югаткан,-дип Гадиләне ияртеп барган шәфкать туташына берәү каршы чыкты.Гадилә үзеннән ни кирәген һаман да аңламыйча, Фирая Газизовна артыннан бара.Бала тудыру бүлмәсенә каршы бүлмәгә керделәр.

-Гадилә ханым,сез аптырагансыздыр?!Ник монда кергәнгә, мин дә аптырар идем.Безнең бала тудыру бүлмәсендә сезнең сеңелегез әле яңа гына бала тапты.Ир бала, сау-сәламәт, батыр!

-Сеңелемә берәр хәл булдымы әллә?

-Юк,сеңелегез дә үзен әйбәт хис итә,Гадилә апа!Апа дисәм ярыйдыр бит?

-Эш нидә соң,акыллым?Шул вакыт бүлмәгә шприцлар тотып бер шәфкать ашы килеп керде.

-Ә,Сара, менә эш Гадилә ападан тора хәзер,-диде Фирая.-Безгә көндез кан эчендә яткан бер пациентканы китерделәр.Галия исемле яшь ана.Монда кергәндә,бик авыр хәлдә иде. Тәннәрендә күгәргән эзләр бик күп, кыйнаганнар булса кирәк.Менә шул кыз баласын вакытсыз тапты.Инде ничә сәгать шул Галия өчен көрәшәбез.Баласы исән,тик җитлегеп тумаган,6 айлык кына.Янындагы документлары буенча, кияүдә түгел.Аны таный торган бер генә кеше табылды монда-ул сезнең сеңлегез.Алар гинекологка тикшеренергә бергә йөргән булганнар.Туганнарыннан бер әбисе генә барлыгын да сеңелегез әйтте.Әти-әнисе юл фаҗигасендә үлгән.Аны озатып килүчеләр “Ашыгыч ярдәм”гә кертеп калдырганнар да киткәннәр.

- Галиядә бик сирәк очрый торган кан. Дүртенче группа,”отрицательная»!

-Ә мин нишләргә тиеш?Гадилә эшнең асылына бераз төшенә башлады сыман.Димәк, ул балага кан кирәк!

-Сеңлегез сездә дә шундый кан булуын әйтте .Сезнең белән сөйләшеп карарга ул кушты.

-Әйе,минем 4нче группа кан,”Отрицательная»..Мин үзем бала тапканда,бик авырлык кичердем.Шунда гына белдем бу канның сирәк булуын.

-Гадилә апа,вакыт сузарга ярамый, әгәр сез риза булсагыз,без Галиягә прямое переливание ясар идек.Бу куркыныч,әмма мин бу эшне үз өстемә алам.Галия язмышы да,бала язмышы да хәзер сезнең кулда, Гадилә апа!

“Бала,бала,бу Ходаем кушуыдыр инде,миңа изгелек эшләр өчен бер мөмкинлектер!”-дип уйлады хатын.

-Мин риза!Күпме кан кирәк соң?

-400мл ,Гадилә апа!Сез риза да бит,ирегез ни әйтер?

-Бала саклап калу хакына ирем риза булыр.Фирая Газизовна:

-Әйдәгез алайса минем арттан!-диде.Бала тудыру бүлмәсенә керделәр.

Андагы кушеткада ап-ак чырайлы яшь кенә бер кыз ята.Күм-күмгәк иреннәрен каты итеп тешләгән, күрәсең,өске иренендә кан саркып чыккан.Гадилә Галия янында туктап, өнсез калды.Бу көндез Загс алдында Инсаф алдына егылган кыз иде!

-И сабыйгынам,ничек өзгәләнгән иде көндез!-дигәнен Гадилә сизми дә калды.

-Танышыгыз булып чыктымы әллә,Гадилә апа?-диде Фирая.

-Көндез күрдек , ирем белән базардан кайтканда.Бу кызның ире өйләнде бит бүген, Сибгатуллин кызына!

-Ничек ире, ул бит кияүдә түгел. Паспортында штампы юк.

-Галия дисең бит әле исемен.Менә бу кыз үзе “Инсаф-минем ирем,балабыз булачак”-дип өзгәләнде Загс алдында.Гадиләнең беләген жгут белән кысып бәйләде дә,Фирая Газизовна кан алырга әзерләнде.

-Эшләтегез бармакларны катырак итеп,эшләтегез,тамырларыгызны табарга җиңелрәк булыр, Гадилә апа!Мин зур җаваплылыкны үз өстемә алам инде, болай эшләргә һич ярамый,барлык туганнар белән килешү төзеп,башта кан анализларыгызны тикшергәч кенә мөмкин дә бит, әмма вакыт кыса.Моның өчен минем башымнан сыйпамаслар сыйпавын…Галияне алып каласы килә бит,без дә якламасак,кем яклар ул ятим сабыйны, кем?!

Гадилә:

-Шулай,күпме кирәк алыгыз!Мин инде әни булу бәхетенә башка ирешә алмам, хет сабыйга, яшь анага ярдәмем тисен, ярабби!-диде.

Фирая үз эшенең остасы икән-Гадиләнең венасын тиз тапты,авырттырмады да.Шприцка сиптереп диярлек кып-кызыл кан агыла башлады.

-Давлениегез бар бугай,бик сиптерә каныгыз!-диде Фирая.

-Булыр,булмый ни,бүгенге хәлләрдән соң ничек айнып китәргә белми йөрим әле ,акыллым,-диде хатын.Канны җылы килеш Галиягә салдылар.

-Ярабби , файдасы гына тисен! Гадилә Галиянең йөзендәге тимгел тапларга, күгәреп торган урыннарга игътибар итте. Әллә теге машинага алып киткән егетләр ,чынлап та кыйнадылармы икән?!Ничек куллары күтәрелгән ә?!И ,бу дөньяның нинди бәндәләре генә юк?!

Биш-ун минут вакыт кына узса да, Гадиләгә бигрәк озак тоелды.”Нишләп күзен ачмый икән бу бала?Гадилә бала тапкан хатын-кызга укый торган догасын исенә төшерә алмый изаланды.аннары кинәт кенә зиһене ачылып китте дә:

-Бәракә Аллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү,-диде.Хәерлесе белән Галия күзләрен ачып,үз баласын үзенә үстерергә яз,Ходаем!

-Баласы кайда соң,Фирая Газизовна?

- Баласын кувезга урнаштырырга туры килде.Җитлегеп бетмәгән бит,Гадилә апа!Авырлыгы да 600грамм гына.Баланың буе да 33 см гына..Барокамерада үстерергә туры киләчәк инде .Аның өчен баланы казанга алып китәргә кирәк.

Ниһаять, Галиянең керфекләре тибрәнеп куйды.Күз кабаклары бик авырлык белән генә күтәрелделәр.Галия янәшәсендә яткан Гадиләгә,Фирая Газизовнага карап алды.

-Балам исәнме?

-Исән ,исән балагыз,үзегез дә шөкер,күзегезне ачтыгыз!-дип,Фирая Газизовна Галиянең башын күтәрә төшеп,мендәрен рәтләп куйды.

-Рәхмәт сезгә!-Галия авырлык белән генә тын алды.Сулыш алу авыр идеме,әллә өстенә убылып төшкән хәсрәттән кыенмы-Гадилә әле бүген көндез генә танышкан кызны аналарча кызганып куйды.

-Менә сезнең гомерегезне саклап калучы фәрештә дә биредә-таныш булыгыз,Гадилә апагыз!-диде Фирая.

-Рәхмәт.Галия моңсу янында гына яткан хатынга күзләрен тутырып карады.

-Мин сезне беләмме,апа?

-Юк бугай.Тынычлап йоклап ал.Әле танышырбыз да,сөйләшербез дә,акыллым,-диде Гадилә.

Фирая Газизовна Гадиләнең кан басымын үлчәп карады, йөрәк тибешен тыңлады.Аннары донорның хәле әйбәтлегенә ышангач,коридорга чыгарга киңәш итте.Гадилә сеңлесенең хәлен белү мөмкинлеген белешкәч тә,Фирая Газизовна каршы килә алмады.Бер белмәгән кешегә шулкадәр канын биргән бу рәхимле апага каршы җавап бирүне кирәксез санады.Фәнзирә яткан палатаг алар бергәләп керделәр.

-Апа,Чәчәк апа,син каян болай?-диде сеңлесе.

-Менә сине үзем кереп котлыйсым килде әле,-дигән булды апасы.

-Апагыз –чын мәрхәмәт иясе,белеп әйткәнсез,Фәнзирә!Галия исән!

-Безнең Чәчәк апа бит ул!Ул дөньяда да бер генә!Әни кебек бит ул… безгә дә!

-Сезне калдырам,әмма озакка түгел.Фирая Газизовна чыгып китүгә,Гадилә каенсеңлесен кочаклап алды.

-Батырың белән котлыйм,акыллым!Улыгыз игелекле бала булып үссен,ярабби!

-Чәчәк апа,ышанасыңмы,4кг.800 булган малай,буе да озын бит әле 53 см!

Мин табарга ятканда, предродовойга Галияне кертеп салдылар.Аңсыз иде…бөтен җире кан…Соңгы тапкыр без анализларны бергә тапшырып йөргән идек..бик кызгандым мин аны.Беркеме юк.Ярдәм итәр кешесе дә.Никяхлы ире-Инсафы да ике атна күзгә-башка күренмәгән.Бик борчылган иде.Ире “бала туганчы язылышырбыз”дигән диюен.Менә килерме-юкмы.Миндә Галиянең дус кызының телефон номеры бар.

-Я ,ничек үзең?Галия дә Галия?Үзеңнең соңгылыгың төштеме?

-Төште ,Чәчәк апа!Мин синең ярдәм итәсеңә бик ышандым.Мондагылар аптырап чабып йөргәндә,”Безнең апаның каны “четвертая,отрицательная”,-дидем.Син бит –фәрештәбез безнең,килмичә түзә алмас та идең.Ә болай…И яратам да инде,апам ,сине!-диде Фәнзирә.

-Килмәс ул Галиянең ире.Инсаф өйләнде бит бүген.Абыең белән үзебез күрдек.

-Апа,инде Галия нишләр икән?Аңа ярдәм итәрлек бер кеше дә юк бит!

-Бар да Ходай кулында, акыллым.”Бәндәләрне курку белән сынармын”-дигән Раббебыз,шундый очрак булса гына инде?!Озак тордым,ярамас,син дә өзлегерсең.Я,сау булып тор!Менә бүген пешкән тавык шулпасы ,термоста суынмагандыр әле.Кайнар килеш ашап ал,сөт төшәргә әйбәт булыр.Улыңны китерү белән имезергә, авызландырырга кара!Күкрәкләрең шешеп китмәсен, изүләреңне ябып йөр!Имезер алдыннан ими башларыңны юарга онытма,улыбыз инсафлы бала булсын,раббем,итагатьле бала булып үсәргә язсын!

Гадилә каенсеңлесенең маңгаеннан үбеп алды, иңнәреннән яратып кочты да ишеккә юнәлде.Фирая Газизовнага рәхмәт йөзеннән колак сөенчесе өчен булыр дип,үзе бәйләгән челтәр шарфны аның иңнәренә салды.Шәфкать туташы уңайсызланыбрак китте китүен:

-Сез нәрсә инде,Гадилә апа,сезгә тиеш әле бүләк,Галияне алып калуда сезне бәяләргә тиешбез!

-Юк акыллым,колак сөенчесе тиеш ул әйткән кешегә.Фәнзирәбезнең улы турында беренче сез әйттегез бит.Мин бала турында кем беренче хәбәр ирештерә,шул кешегә бүләгем дип алып килгән идем.Менә ул кеше-сез булдыгыз!Иңнәрегездә кулларым җылысы торсын!Мин улыбыз Инсафны тапкач,Сәяр колак сөенчесенә күрше хатынына колак алкасы да алып биргән иде әле.Алтын алка!

Гадилә кешеләргә ярдәм итә алуына куанып,бала тудыру йортыннан чыкты.Урамда бүгенге шатлыклы хәбәрдән кояш та яктыра төшкән шикелле!Гадилә йорт алдындагы мәктәп бакчасына карап уйга калды…Сыерчык тавышы килә…Ә, мәктәп балалары зур талмагачларга сыерчык оялары куеп чыккан икән!Ни гомер яшәп,сыерчык ояларын алмагачка элгәннәрен күргәне юк иде.Карале,ташбашлар.белгәннәр кая куясын,кош балаларвна азыкны алмагачтан гына чүпли инде болай булгач, ерак очасы да түгел!

Алмагачлар…сыерчык….оя…..Инсафы да үз йортыбыз белән торырга,алмагач,карлыган, миләш үстерергә хыялланды бит!Көзен әнисенә сыңар көрәк тә тоттырмыйча,агач-куаклар өчен чокырларын да үзе казыды,су сибәргә дә үзе йөрде.”Балам,бакчага синсез генә баруларга ничепк түзәрмен дә синең кул тигән һәр нәрсәгә ничекләр генә карамын икән?!Гадилә сыерчык сайрый торган алмагачка карап үзенә –үзе сөйләнеп басып тора.

“Алмагачның кортларын сыерчыклар арчыр,алмалары да өлгерер, ә менә кешеләр күңелендәге яманлык, хөсетлек орлыкларын кем чүпләр?Бәндәләрнең күңелләрен ни сафландырыр?Бер-береңә мәрхәмәт,ихтирам югалып барган заманда яңа туган балаларга дөрес юлны күрсәтүче булырмы?!”Хатын борчулы уйлары белән өйгә таба атлады.

-Я,нигә бик озак йөрдең,Гадиләм?-дип каршылады ире.Гадиләнең өстеннән юка пальтосын салдырып ,элгечкә элде.Ул арада Фарис йөгереп килде.

-Чәчәк апа, нәстә алып кайттың?

-Мин сиңа ,улым,бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк хәбәр алып кайттым.

-Ә нәстә ул?Аны ашап буламы?Или аның белән уйныйлармы?

-Ул,балам,кешенең йөрәгенә урнаша торган хәбәр.-Каяле,йөрәгең бармы икән,тотып карыйк әле?!

-Бар ,бар,Чәчәк апа,менә монда дук-дук итеп тора ,-дип сабый гадиләнең уң кулын үзенең күкрәгенә куйды.

-Ә хәбәрне сиңа бирергә ярый алайса!

-Я,бир инде,Чәчәк апа,кайда?

Гадилә сабыйны кочагына алды.

-Синең менә шундый –синең кебек батыр,синең кебек матур ээнең бар!менә шул хәбәрне йөрәгеңә салып куйыйк әле,бәгырь кисәгем!Бүген әниең бик матур.бик таза ир бала тапты бит!Әле генә күреп кайттым.Ул сиңа хәбәр җибәрде.”Фарис абыем,сине тыңласын,ашасын,зур итеп үсеп куйсын!Мин кайткач мине уйнатыр.йоклатыр!”-диде.

-Уррррррррра!Минем дә братигым булган икән!Ура!Мин аңа зур КамАЗымны да бирермен, ком ташыр”,-дип сикергәләде Фарис.Әтиемә әйтик,ул да йөрәгенә салсын бу хәбәрне.Минем кебек!Әйтик инде ,Чәчәк апа!

-Хәзер әйтәбез аны!-дип сүзгә Сәяр да кушылды.Ул кияүләренә шалтыратып,улы туганлыкны,Фәнзирәнең хәле яхшы булуын сөйләп бирде.Котларга да онытмады.Телефонның теге башындагы ирнең дә шатлыгы ерак чакрымнар аша Гадиләләр ,Сәярлар янына кайтып җитте.

-Баһадирны алырга кайтып җитәм мин,абый!-диде кияүләре дә.

Кичке ашны ашагач та,Фарис гомер булмаганча.шатлыгыннан иртә йоклап китте.Ир белән хатын роддомда булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләшеп ,Галиягә ярдәм итәргә карар кылдылар.Иренең йомшак күңелле ,ярдәмчел,сабыр булуына Гадилә тагын бер кат ышанды.

Улының кырыгын уздырырга дип, Гадилә бакча мөдиренә өч көнгә гариза язган иде.”Кояшкай”балалар бакчасында Гадиләне бик хөрмәт итәләр, пешергән ризыгын мактап ашыйлар.Инсафны тапкач та,улым янында булырмын дип, бакчага пешекче булып эшкә урнашкан иде.Гел үзе янына кереп аптыратыр инде дип ,баштарак шикләнгән булса да, Инсаф тыныч, тәртипле, ипле бала булды.Бакчадан башка балаларны әти-әниләре алып бетергәч тә,әнисенең кухняда эшләре беткәнче сабыр гына көтеп утыра, я рәсемнәр ясый иде.”Кояшкай”ның мөдире Инсафны күмгән көндә дә килеп,Гадиләгә квартираны җыеп юышырга да булышып йөрде.”Мәет өстендәге кешеләргә сәдака өләшмим,Гадилә апа,сезгә хәзер кирәгрәк булыр”-дип ,хатын алырга теләмәсә дә,күлмәк кесәсенә акча салып китте.Гадилә үзе эшли торган коллективын бик ярата ,бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре өчен төрледән –төрле татар ризыклары әзерли.Инсафы да итле карабодай бәлешен бик ярата иде шул!Улының мәҗлесенә дә аның яраткан бәлешен әзерләргә булды, сабыйның рухы шат булып ятсын.

Кичен каенсеңелләре булышырга килде.Олы сеңлесе Фирдәвес кош телен бик тәмле пешерә,ул шуның белән мәш килде.Фәния өстәлгә тәм-том урнаштырып йөрде.Алар янында Фарис та булышкан була:кая тәлинкә илтеп куя,кая конфетларын.Вазаларга куйган алмаларны карап тора да:

-Чәчәк апа,Инсаф абый бу тәмнүшкәләрне ничек ашап бетерә инде ?-дип олыларны аптырашка калдырып, сораулар бирә.”Инсаф абыең ашы”дигәч, сабый абыйсы ашарга кайта дип уйлый, күрәсең.Эшләрне бетергәч,сеңелләре кайтып китте.

Фарис үзе генә йокларга курка икән-Гадилә белән Сәяр уртасына кереп ятты.Шушы бөтерчек кенә малайның исе хатынның башын әйләндерде,ул аны куенына кысып,чәчләрен сыйпады.Алма төсле алсу бит алмаларыннан үпте.Фарис та бигрәк наз ярата торган бала икән-әле Сәяр кочагына керде,әле Гадиләнең битләренә битен куеп иркәләнде.Хатынга малайның керпе сыман куе чәчләре,кай ягы беләндер улын хәтерләтте. Нәни куллары белән муеныннан кыскан бу ташбаш малайга берничә генә көнгә булса да бар яратуын, ана назын,җылысын бирәсе килде.Фәнзирә берәр атна роддомда ятар әле,кияүләре кайтып төшсә генә инде…

Куенына Фарисны кысып, Гадилә бик озак йоклый алмый ятты.Мыш-мыш килеп, ара-тирә “Чәчәк апам”дип кычкырып куйган Фарис бик-бик якын тоелды.”И, Ходаем, тагын ана булу бәхетен татыса идем,ишетсәң иде теләкләремне,ишетсәң иде!”дип өзгәләнде.

Гадилә таң алдыннан төш күреп,манма тиргә төшеп уянды.Төшенә улы- Инсафы керде.Бакчаларында йөриләр ,имеш.Гадилә бакча уртасында тимер өчаякка аскан казанда аш пешерә.Ире түтәлләр казый.Инсафы сарай янында кечкенә эскәмияләр ясап кайнаша.Шунда сарай башындагы ояда пар сыерчык алмаш-тилмәш балаларына суалчан ташый.Инсафы әнисенә борылып карады да:

-Әнием, кара-кара,безнең сыерчыклар да дүртәү-әти-әни сыерчык та, ике балалары,без дә дүртәү!Яратканнар минем ояны ,карале ,ничек матур сайрыйлар тагын?!-дип куйды.Гадилә борылып ояга карыйм дигәндә,улы каядыр юк булды.

-Сәяр,Инсафны күрдем.Бүген ашын –кырык көнен уздырасы булганга ,без әзерләнгәнгә сөенеп кергән инде!-дип иренә кагылып куйды.Башын Сәяр күкрәгенә,аякларын Чәчәк апасы өстенә ыргытып, тәмләп йоклап ятучы Фарис кына зурлар сүзенә уянмыйча,йоклавын дәвам итте.

-Гадиләм,бәлки аллаһы тәгалә безгә тагын берәр бала бирәдер.Юкка түгел бу,хикмәтле төш!-дип,Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды.Бу үбүдә бергә яшәлгән,кичергән еллар өчен рәхмәтле булу да,юату да,наз да –һәммәсе сыйган иде.

-И тилем,картаеп беткәч,нинди бала?Сеңелләргә булышсак та ярар!-дип елмайды Гадилә.

-Ә нәрсә, минем әле самый гайрәтле чак, Инсаф улыбыз белми әйтмәгәндер!-дип Сәяр хатынын кочагына кысты.

Аш мәҗлесенә утызлап кеше җыелды.Күбрәк ике яклап туган-тумачаларны,тирә- күршене,дусларын чакырдылар.Сәяр сәдакага йомшак сөлгеләр өләшеп чыкты.Гадилә белән Фирдәвес аш-су бүлү белән мәшгуль булдылар.Хәзрәт яшь кенә булса да,бик эчтәлекле вәгазь сөйләде:

- Җәмәгать, сәдака өләшү-ул – сөннәт дәрәҗәсендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәребез:“Хөрмә төшенең бер генә бөртеге белән булса да, үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз”, – дип әйткән. Без бу хәдистән кечкенә күләмдәге хәер хакында сүз барганлыгын аңлыйбыз.Чын күңелдән ихлас бирелгән сәдакаларыгыз Аллаһы тәгалә каршында да йөз аклыгы булсын! Әле менә хуҗаларыбыз мул итеп табын әзерләгәннәр.Килгән кешеләрне, кунакларны ачык йөз белән тукландыру да сөннәт гамәлләрдән санала. Бер хәдис безгә болай ди җәмәгать: “И кешеләр! Сәлам таратыгыз, бер-берегезне тукландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, намазларыгызны үтәгез һәм шул чакта сез җәннәт әһеле булырсыз”.

Һәркемгә өлеш бүленеп беткәч, барысы да аштан авыз иттеләр.Аштан соң ит белән бәрәңге чыгардылар.Аннары бәлеш.Табынчы Сорур бәлешнең капкачын ачып,бәлешне болгатып алды,күп итеп эретелгән ак май сипте,һәр кешегә аерым тәлинкәләргә бүлеп бирде.Гадилә пешергән итле карабодай бәлешен дә бик мактап ашадылар.”Саваплы ризык булсын”дип теләделәр.

Аштан соң,Гадилә аш-судан бала табучы яшь аналарны да сөендерергә уйлады..Ашын зур термоска,бәлешләрен зур подноска куеп,Фарисны ияртеп ,хастаханәнең бала тудыру бүлегенә китте.Юлда барганда,Фарисның тәтелдәп баруына сокланды да аптырады да:

-Чәчәк апа,миңа энемне күрсәтәләрме,мин аны ярата аламмы,кулларын тотып карый аламмы?Мин аңа менә кечкенә машинамны алдым,анда аның бит уенчыклары юк,уйнар!Мин –саран түгел!Мин энемә менә футболкадагы корабликны да алдым.

Гадиләнең исе китте.Әле кичә генә алып кайткан өр-яңа зәңгәр футболкасыннан малай ак көймәсен каерып алган иде..

-И бала, бала!Әле бер дә күрмәгән энекәшеңне нинди яратасың,бик туган җанлы булырга охшап торасың әле син!-дип көлде.

Хастаханә ишек төбендә Гадилә Сибгатуллин кияве белән күзгә –күз очрашты. ”Нишләп йөрер икән ул монда? Әллә баласының хәлен белергә килгәнме?Аталык хисләре уянган дисәң-ай-һай булыр микән?”- дип аптырап артыннан карап калды.

Бала тудыру бүлегенә уздылар.Коридордагы өстәл артында нидер язып утырган Фирая Газизовна Гадиләне күрүгә, якын туганын очраткандай:

-Гадилә апа,бүген икәүләп килгәнсез әле!Бу батыр егет тә энесен күрмәкчеме?-

-Хәерле көн,Фирая акыллым! Галия исәндер бит?

-Ник алай сорадыгыз әле?

-Монда кергәндә, каршыма Галиянең никяхлы ире-Инсаф очрады бит!

-Ә,аны әйтәсезме? әйе,Инсаф килде.Мин бит Галияне кыйналган килеш роддомга китерүләре турында полициягә хәбәр иткән идем.Иртән тикшерүчеләр дә булды.Галия белән сөйләштеләр.Галияне кыйнаучылар Сибгатуллин кешеләре,берсе Инсафның яхшы танышы да бугай.Соң бит Гадилә апа җаным,Галиянең тәнендә күгәрмәгән урыны юк,типкәләгәннәр бит аны,машинадан кан эчендә сөйрәп кертеп бәргәннәр.Теге егетләрдән сорау алганнар.Алар бар гаепне Инсафка аударганнар

-Уф,бар бит җир күтәрә алмаслык хәшәрәтләр!Соң?

-Соң,менә шул,Сибгатуллинны яклап калганнар алар,ә Инсаф мин егетләргә берни дә әйтмәдем дип бара.Капитан Файзуллин палатада очная ставка уздырды.Мин дә булдым яннарында.Галия алдында Инсаф ант эчте:

-Минем гаебем юк.Кирәк икән малайга ярдәм итәм,Казанга урнаштырырга да,акча белән дә!Тик минем өстән эш кузгатмасыннар!-дип чыгып китте.

-Бар нәрсә дә акча белән генә бәяләнсә икән, ә әти кешенең җаваплылыгы ? Баласын үзенеке дип тандымы соң?

Фирая Газизовна дәшмәде.Күрәсең,көтелгән җавап булмагандыр.

Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен сеңлесе яткан бүлмәгә кертергә кушты.Кизү торучы хатын Фәнзирәне чакырып чыкты.Әнисен сагынуы килгән Фарисның:

-Әнием,энем кайда?Әйдә кайтабыз,мин аңа да уенчыклар җыеп куйдым.Әйдә инде ,-дип әнисен аптыратырга тотынды.Гадилә кулындагы төенчеген сеңлесенә тоттырып:

-Бусы — Галиягә!Аңа күчтәнәч китерүче булмас.Бәлешне кайнар чакта ашасын.Үзең баһадирны имездеңме әле,сөтең нихәл,акыллым?Җиттеме?

-И,Чәчәк апа,чак җиткездем,ике генә суырды.Ай-һай ашамсак буласы улыбыз!

-Әни,шундый тиз ашыймы?Мин дә, мин дә кайткач, шулай тиз ашармын,яме,Чәчәк апа?!Гадилә Фарисның башыннан сыйпап куйды.

-Галия нихәл?Ире килгән булган икән!

-И,Чәчәк апа,аның тәннәрен күрсәң,корсагына типкәләгәннәр бит,баласы ничек үлмәгәндер!Улын Казанга озатмакчылар.Үзе авыру әбисен ташлап китә алмас инде ул,баргалап кына йөрер.Ә баласын кереп карады,Фирая Газизовнадан улы турында барын да сораштырды.Ярата ,күрәсең.Бәхетсез ,үзе дә сабый гына кебек ул миңа.-Ашларыгыз ничек узды,апалар булышырга килдеме?

Гадилә сеңлесенә бар да әйбәт узуын,аш-суның уңуын бәйнә-бәйнә сөйләде.Инсафын искә төшереп елап та алды.

-Иртәгә эшкә чыгасы бит,Фарис улымны үзем белән бакчага алып барырмын инде.Абыең да көне буе эштә булгач.Аны кемгә калдырыйк?

-И апам,әле ярый сез булдыгыз.Бик борчылган идем,Фарис хакында.Ходай тәгалә бар теләгән теләкләрегезне кабул итсен, яхшы күңелегезне сөендерерлек сәбәпләр табылсын, ярабби!-диде Фәнзирә.

Гадилә Фарисны ияртеп хастаханәдән чыкканда ,капка төбендә торган кара Toyotaдан Инсаф төште.гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды.”бу кансыз малай безне дә берәр нәрсә эшләтмәсен тагын!Аллам сакласын!Читтәнрәк урап узарга кирәк!”-дип уйлап өлгермәде:

-Гадилә апа,мин сезне көтәм.-диде Инсаф.

-Мин сезне белмим,-диеп хатын китәргә уйлаган иде,тик егет Гадиләнең каршысына чыкты.

-Сиңа ни кирәк,энем?

-Сездән берни дә кирәк түгел.Мин сезне рәхмәт әйтер өчен көтеп тордым,Гадилә апа! Сез….сез…Галияне үлемнән алып калгансыз.Улымны да….

-И,энем,улым,Галия дип торган буласың, яратсаң, йөкле хатының ташлап өйләнмәгән булыр идең!

-Сез бит белмисез,мине мәҗбүр иттеләр!Галиягә ярдәм иткән өчен мәгез,алыгыз!-дидп Инсаф Гадиләгә меңлекләрдән торган бер пачка акча сузды.гадилә нең аякларын көзән җыерды,теле бәйләнде:

-Син нәрсә,мине сатып алмакчы буласыңмы? Әллә бөтен нәрсә,бар кеше дә акчага сатыла дип белдеңме?Оятсыз икәнсең!

-Юк!.Егет моңсу күзләре белән Гадиләгә төбәлгән иде.-Галия алмады.Сез бит Галия янына йөрисез,аның башка туганы да юк бит!Шул акчага кирәк нәрсәләрне алып керер идегез дип кенә бирүем.Бала кирәк-яраклары.Үзенә кирәкле кием-салым…Ул миңа бик ачулы..белми ул…Сибгатуллин мине китереп терәде бит…башка юлым калмады минем…Яратмыйм бит Сәйраны,ул да башканы ярата…Әтисе мәҗбүр итте безне…Сәйра бөтенләй башка кешедән йөкле иде ул….Гадилә кадакланган кебек ,ни дияргә дә белмәде.

-Алайса,нишләп туй ясадыгыз.Галияне кыйнадыгыз?

-Мин Галиягә тырнак очы да тидермәгән булыр идем..белә идем бит..без бит инде 5 ай бергә яшәдек..Әбисе дә белә…Инсафның тавышы калтырый,җитмәсә Фарис кыбырсый башлады:

-Чәчәк апа,кайтыйк инде,минем уйныйсым килә!-дип аптыратырга тотынды.

-Гадилә апа,алыгыз,зинһар!Галия сездән кабул итәр акчаны да,башкасын да!-

дип ,Гадиләнең ачык торган сумка кесәсенә салды.

-Мин сезне күрермен әле!Табармын,белешермен хәлләрегезне,-дип ике уйларга вакыт калдырмыйча,машинасына утырып китеп тә барды.Гадилә. аны-моны уйлап өлгергәнче,машина күздән юк булды.

Ишек төбендә каршы алучы Сәяр хатынының йөзенә карауга,нидер булганын төшенде.

- Гадиләм, кайсы?-дип сорады.Бу “Кайсы?”дигән сорауны Гадилә “Фәнзирәме, Галияме?”-дип аңлады.

-Инсаф!-дип көрсенде хатын.

-Улыбыз турында тагын уйландыңмы?

-Юк,Галия ире…. Инсаф турында мин.-Ул без уйлаганча ук иблис түгел икән!

-Кем әйтә?

-Әйтми,очраштык,сөйләштек.

-Кайда күрдең инде син аны?

-Кайда булсын-хастаханәдә!Галия янына килгән булган.Кара-каршы очраштык.Гадилә сумкасының кесәсен ачты да аннан өстәлгә бер пачка акча алып куйды.-Менә миңа бирде,Галия янына йөрергә.

-Син алдыңмы?

-Юк алмаган идем дә, сумкама көчләп тыгып калдырды.Артыннан чапмадым,”Бәлки улына тотарга туры килер,Галиягә дә бирермен”,-дип уйлап куйдым.

-Белмим,белмим,Сибгатуллин киявеннән болай гына ничек акча артты икән?

-Сәяр,Инсаф “өйләнешергә мәҗбүр иттеләр” ,ди бит!Күзләре бик моңсу иде, әллә чынлап та шулай микән?Сибгатуллинның йонлы кулы теләсә кая җитәрлек бит!Иртәгә эштән соң Галиягә кирәк –яраклар алып барырмын,бөтен расходларын язып барырмын.Сыңар тиененә дә кагылмам.

Фарис арган,күрәсең,малайның күзләре йомыла.Гадилә аны йокы бүлмәсенә кертеп,чишендереп урынга яткызды да кухняга Сәяр янына чыкты.

-Сеңлебезнең дә,батырның да хәлләре әйбәт.Нинди исем кушарлар икән?Сәяр,әйдә Фәнзирәгә әйт әле,улларына Инсаф дип кушсын!Үзебезнең улыбыз шикелле яратыр ,үстерергә булышыр идек.

-Соң кияү миңа сөенче алгач ук, “Малай Инсаф булачак!”-диде.-Мин сиңа гына әйтмичә торам.

Гадилә бая хастаханә ишек алдында Сибгатуллин кияве биргән акчаны алай да санап карарга булды.Пачкада меңлекләрдән торган төгәл йөз мең акча иде.Сәяр хатынының бу эш белән шулкадәр әвәрә килүенә бераз аптырап та карады:

-Нишләргә җыенасың инде?

-Галиягә дип бирде бит аны,менә ниләр алырга кирәк булыр-исемлеген төзим дә һәр туздырган сумманы яза барам.Моның илле меңен малайга аерым алып куям,калганына Галиягә кирәк булган әйберләрне акрын-акрын гына алгалап барырмын.Хатынының киң күңелле,ярдәмчел булуы бер яктан ирне сөендерсә, икенче яктан бераз хафага да салды.

Санаулы көннәр тиз уза.Биш көн узгач та,Фәнзирәне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар.Кияүләре сүзендә торды-иртәгә малайны алып чыгасы дигән көнне бер кочак бүләк белән кайтып төште.Беренче бүләкне Фарис эләктерде.Поездлары йөри торган тимер юл уенчыгы малайга аеруча ошады.Ул ашавын да онытып, поездны куды да куды…Сәяр белән Самат кияү өйдә чагында, Гадилә каенсеңлесенең йортын җыеп-юып чыгарды.Баланы алып кайту өчен кирәк –яракларны тәртипләп куйды.Күңеллерәк булсын дип,телевизор кабызган иде.Татар моңнары йөрәгенә үтеп керде.Татар телендә яңгыраган җырларның күбесе күңел дәфтәренә язылып бара.Инде эшне төгәллим дигәндә,”Сәлам юллыйм”тапшыруы башланып китте.Гадилә кулындагы юеш чүпрәген куярга да онытып ,онытылып китеп, җыр тыңлады.Бигрәк моңлы җыр!Бәширә икән:

Баш очымнан пар аккошлар очты,

Миннән сәлам алып киттеләр.

Синең белән пар аккошлы көннәр

Күңелемнән ләкин китмиләр….

Бу җырны тыңлаганда ,нишләптер,Галия балакай күз алдына килде.Иртәгә аны да чыгарасылар икән?Аны кем каршы алыр да борчуларыннан аралап кем юатыр?!Гадилә җырны тыңлап бетереп,телевизорны сүндерде .Җыр хатынга тыңгылык бирми иде.бер таныш булмаган бу кыз алар тормышына каян килеп керде соң?Галияне уйламаган көне юк хәзер.

Өйләренә кайтышлый,Гадилә бер бәйләм алсу розалар сатып алды.Иртәгә Сәярыннан бирдерер ул чәчәкне.Озатып калучы шәфкать туташлары янында да йөз аклыгы булыр,Галиянең дә кемгәдер кирәк булуын күрерләр.Гадилә өйгә шатланып кайтып керде.Ул каөткач та өстәл артына бергәләп чәй эчәргә генә җыенганнар иде,өй телефоны шалтырады:

-Яруллиннармы?

-Әйе.сезгә кем кирәк?

-Яруллиннарның кайсы да ярый,,-диде тупас тавыш.

-Ә сез кем буласыз соң?

-Неважно!Карагыз әле,сез анда роддомда Галия янына йөрисез икән,вот шул,если Инсафка бәйләнергә уйласагыз,сытам…чебен урынына…Понятно?Поняли?!….Гадилә Сибгатуллинның гөбедән чыккан сыман тупас тавышын танып алды.

-Без теләгән кешеләребез янына йөри алабыз.Без –Алла бәндәләре барыбыз да.Ә куркытырга сәбәп юк.Безнең урлаган малыбыз да,яшерен эшләребез дә юк,хөрмәтле судья әфәнде!Сәярның йөзе агарып китте.Хатынының батыр җавабы аны да ,Саматны да таң калдырды.Гадилә Сибгатуллинның башка әйтер сүзен көтеп тормыйча,телефонны куйды.

-Карагыз әле сез моны,улыбызны теге дөньяга илтеп тыккан кешене яклап калуы җитмәгән, Галия тормышына, Инсаф киләчәгенә,безнең яшәешкә тыгыла!Алланың кашка тәкәсе диярсең!

Гадилә иртә уянды.Таң яктылыгы урам яктагы тәрәзәдә беленә генә башлаган.Коридорда торган зур стена сәгате кояш чыгарга бер сәгать ярым калганын күрсәтә. Кояш чыга башлаганчы өлгерергә кирәк.Гадилә иртәнге тәһарәтен яңартып, намаз укыганда кия торган күлмәген киде.Өйдәгеләрнең тыныч сулыш алып,тәмле итеп йоклаганнары Гадиләгә дә күңел тынычлыгы китерде.Иртәнге намазны кояш чыгарга 5 минут алдарак тәмамлау хәерлерәк. Чөнки кояш чыгып торган вакытта намазлар укырга ярамый. Иртәнге намазны укыган вакытта кояш чыга башласа да Гадилә намаз бозылганын белгәнгә ашыкты:

-Ният кылдым иртә намазымның 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә…Намаз укыганда, Гадиләнең, әйтерсең лә, тәне генә түгел, бөтен җаны сафлана сыман…

-Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәссәләәм, тәбәәрактә йәә зәлҗәләәли үәл икраам,-дип сәламен бирде дә хатын иртәнге намазын тәмамлады.”И , мәрхәмәтле, изге Аллаһы тәгалә , кулларымны күкрәгемә куеп сорыйм,тату нигезебездә тагын да бала сөю шатлыгын,бәхет-сәгадәтен насыйп әйләсәң иде!”дип инәлеп –инәлеп,теләк теләде.

Иртәнге чәйне эчкәч тә, Гадилә кайбер күрсәтмәләр бирүне кирәк тапты:

-Сәяр,Самат белән сәгать уннан да калмыйча, бала тудыру бүлегенә барыгыз.Фирая Газизовнага тәмле чәй белән конфетларын, кул ял бирергә онытмагыз.Бала төреп бирүчегә дә бүләк- менә бу пакетта.Бүләкләрне бутый күрмәгез! Сәяр, анда Фәнзирә белән бергә Галияне дә чыгаралар.Улын Казанга озатканнар,үзе рәтләнеп килә, менә бу алсу розаларны аңа бирерсең.Аңа иртәгә чәчәк бирүче булмас, балакаем кимсенмәсен, матур сүзләр әйтеп бир,яме,җаным!Әгәр теләсә,кичен безгә әйләнсен, мин эштән кайткач,киләчәккә планнарын сөйләшербез.

Балалар бакчасында төшке аш вакыты якынлашып килә.Өлкән төркем тәрбиячесе мөдир бүлмәсеннән күзләре кызарып, елап чыкты.Иң башы туктаусыз селкенеп торудан,Алсуның һаман тынычлана алмавын чамалап була.Гадилә андый чакта кирәкле сүзен таба белә, аны яраталар,аның сүзенә колак салалар:

-Ни булды ,алтыным?

-И, Гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә!

-Чү,бусы нинди сүз тагын?”Иске авыздан яңа сүз”дигәндәй…Яле тынычлан,әйдә синең төркемдәге балаларны ашатып алыйк та,сөйләрсең ни булганын,җиңел булып китәр,-дип Гадилә кухняга кереп китте.

Балаларга төшке ашны ашатып бетергәч тә,Гадилә табак-савытлар юарга тотынган иде,бүлмәгә Алсу килеп керде.

-И, Гадилә апам,нидән башларга да белмим ….Ирем йөри минем…Алсу бер мәл тынып калды.Гадилә йөрәге болай да янган хатынны сабыр гына көтте.

-Кем белән диген әле?Судья кызы белән?

-Нинди судья?Кайсы шәһәрдән?

-Нинди булсын,үзебезнеке,Сибгатуллин кызы белән йөри, Сәйра белән!Гадилә өнсез калды.”Кирәк бит ә?Бу язмышлар бигрәк еш кисешә башлады Сибгатуллин белән!”-Шул,теге кәнтәе кияүгә чыкты бит инде,мин ул гаилә коргач,туктарлар дигән идем…Кая ул туктау?Әтисе шәхси ферма ачып бирде бит!Безнекен үзенә шофер итеп алды.Я,әйт миңа,нәрсәгә аңа шофер?

-И, алтыным,ни дияргә,ни дип киңәш бирим ?Ирең яратамы аны?

-Менә шул-шул,ярата!Әле кияүгә дә атасы көчләп кенә биргән икән.Бер көнне ирем исерек кайтты.Безнекеннән Сәйра корсаклы да булган.Шуны белгән Сибгатуллин, кызын пыр китергән. Шул чакта кул астына “Сәфәр”мөдире Инсаф килеп эләккән.Кафеда кичке туган көн мәҗлесендә берәү наркотик белән тотылган икән.Вот шул,Сибгатуллин Инсафны китереп терәгән:”Я халыкка ул –бу чыкканчы,минем кызга өйләнәсең,я башың төрмәдә чери-сайла!”-дигән.Безнекенең миннән яшерен сере юк бит.Исергәч, барын да сөйли.Сәйра кияүгә чыккан көнне бөтенләй тилереп кайтты, кухнядагы табак-савыт калмады,кызның уенчыклары-барын да ватты.

“Теге чакта бала тудыру йорты ишек төбендә Инсаф сөйләгән сүзләр дөрес булып чыга болай булгач!Ничә кешене бәхетсез итте бу Сибгатуллин:алма кебек кызын, Алсулар гаиләсен, Галияне, Инсафны, вакытсыз туган баланы…инде килеп…безне….Хокук сагында шундый адәмнәр торырга тиеш микәнни?Бер Ходаем,үзең барын да күреп торасың, аңына ,акылына китер шул бәндәңне!”

-Гадилә апа, нишлим икән, кызыбыз бигрәк әтисен ярата бит!Бу атнада Салихны үзгәртеп куйдылар, диярсең,”Мин Сәйрадан башка яши алмыйм,Алсу”-дип үзәгемне өзә.Кичә кара көеп кайтты.Сибгатуллин кызының корсагын төшерткән икән.Дүртенче ай киткән булган..Безнеке белән кушылырга уйлаган булганнар.”Инсафтан аерыла алмыйм,әти сугып үтерәчәк,әмма яратмыйм мин Инсафны,бер урынга ятып,дүртәү йоклыйбыз,мин хыялымда синең белән,Инсаф никяхлы хатынын сагына бит.Өйләнешкәнне бирле бергә сыңар тапкыр да йоклаганыбыз юк,Салих!”-дип иремнең башын катырган.” Җитмәсә ирем шуларны сөйләп җанымны кыйный.Хет сөйләмәсә, хыянәтен җиңелрәк кичерер идем.Гадилә апам,җаным,әйт әле,миннән артык нәрсәсе бар шул Сибгатуллин кызының?Ни матурлыгы,ни гәүдәсе?!Ирем шуның нәрсәсен ярата-аңлый алмыйм.

-Алсу акыллым,мәхәббәт ул адәм аңламаслык хис инде!Көчләп яраттырып булмый,мәҗбүр итеп онытып булмый. Яратырга да беркайчан рөхсәт сорамыйлар,алтыным.. Мәхәббәткә беркайчан рәхмәт тә әйтмиләр. Ул бүләк тә ,бурыч та түгел, мәхәббәтне гаеп итмиләр.Ул- газап,яраткан кешеңне күралмаска да минутлар җитә…Ә яраткан кешеңнең хыянәтен гафу итәргә бер гомер җитмәскә мөмкин.Хаталанырга,хыянәткә генә секундлар да артык сыман…

Алсу Гадилә апасын беренче күргәндәй аптырап тыңлады да тыңлады.

-Алтыным,син иреңне битәрләмә,каргама,ул бит мәхәббәт җимешегез-балагызның әтисе!Күңелеңне яман сүзләр,каргышлар белән каралтма!Салих ул Сәйраны чынлап ярата икән, җибәр син аны,тотма,сезгә яшәү газап кына булачак.Әгәр инде бу вакытлыча мавыгу гына булса, йөрер йөрер дә кире сиңа әйләнеп кайтыр.Гафу сорар,хатасын аңлар.Матур гына яшәп китәрсез.Үзеңә чылбыр белән бәйләп куйсаң да тормаячак,сине ярату хисе сүнгән булса…

-Нишлим соң,Гадилә апа,мин бит Салихтан башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм…Алсуның күзләреннән тагын яшь бөртекләре тәгәрәп төште.

-Ә син кызыгыз турында күбрәк уйла.Әгәр бозылып аерылышсагыз,балага бик авыр булачак.Дус булып аерылышсагыз,ул кызың янына килеп йөрсә,балагызга җиңелрәк булыр дип уйлыйм,акыллым.Гадилә кухнясын тәртипкә китергәч тә,иренә шалтыратты:

-Алло,Сәяр,ничек хәлләрегез?Алып кайттыгызмы Фәнзирәне?

-Алдык алдык,синең күрсәтмәләрне 110 %ка үтәдем , Гадиләм!Фирая Газизовна да бик сабыр , шәп кеше икән!Галиягә дә чәчәгеңне бирдем.Фәнзирәне өйләрендә калдыргач,мин ул баланы әбисенә кадәр озата куйдым.Бик ябык кына карчык чыгып каршы алды.Өйләре нык үзе,таза,торырлык икән әле.Әбисе бик зур рәхмәт әйтте сиңа.”Гадиләгә дә,сиңа да саулык сорап,бер намазымнан да калдырмам”-диде.Сатирә атлы икән.Өйләренә кермәдек,ишек алдында гына сүз алыштык.

-Менә бит!Тынычланып киттем.

Көн сизелми дә үтеп китте.Эштән кайткач,Сәяр белән бакчага барып килделәр.Акрынлап бакча эшләренә дә тотынасы булыр.Уллары Инсаф ясап , куеп калдырган ояда быел да сыерчык оялаган…Әни сыерчык ояда басып утыра бугай.Әти сыерчык ашыга –кабалана…җим ташый…Оя өстендәге ботакка кунып шатланып-шатланып сайрап та ала:”Хатыным балалар чыгармакчы була, булышырга кирәк,хәленә керергә кирәк!Инсаф балакайга рәхмәт инде,безне оялы-йортлы итте”-дип сайрыймы икән бу сыерчык.Гадилә бик озак сокланып карап торды.Сәяр түтәлләрнең өлгергәнлеген тикшергән арада, хатын алмагачларның, куакларның исән-имин чыкканмы –юкмы булуын күзәтте.Сыерчык җырында улының сәламен дә ишетте сыман.

Ире бакчадагы кечкенә такта сарайчыкка көрәген-тырмасын җыештырып, хатыны янына килде.

-Кайтабызмы?

-Тагын азрак кына торыйк инде.Сәяр,улым кулы тигән,улым төсе булган нәрсәләр күп монда…Инсаф утырткан алмагачлар исән чыккан кебек,кечкенә,сыеграк ботакларның башларын сындырып карадым.Бөгеләләр,димәк,туңмаган,корымаганнар.Ап-ак чәчәкккә күмелер көннәре алда әле!Улы ясаган кечкенә утыргычны да сарайга кертеп калдырырга уйлап түтәлгә иелгән иде,Гадиләнең бөтен дөньясы чайкалып куйган төсле булды-башы бик каты әйләнеп китте.

-Сәяр!…

-Ни булды,Гадиләм?

-Авам,тот әле мине,башым бик әйләнә…Ире хатынын кулларыннан тотты-куллары тирләп чыккан,үзләре боз кебек.Ир куркып куйды.

-Әле генә матур басып торган идең бит!Арыдың бугай син,карчыгым!Соңгы арада эш тә күп булды,кан да бирдең…Гадилә кулына алган утыргычны кире җиргә куеп,утырды.

-Нишләптер бик нык косасым килә,Сәяр!Әллә нинди ризык та ашамадым бит, ят ризык капканым юк.Күз алларым караңгыланып тора,әллә кан басымым күтәрелдеме икән?Менә бит ә,бакча эшләре башланганда гына!-дип кыенсынып ,иренә карады.Сәяр хатынының маңгаена бәреп чыккан эре тир тамчыларын кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып,сөртеп алды.Оядагы ата сыерчыкның сайравын хәйран калып тыңлап тордылар.

Бу сыерчык дигәннәре бигрәк кызык кош инде!Нинди генә тавыш чыгармый икән күр әле-бака бакылдаган тавыш та,сыер мөгрәгән тавыш та бар,эт өргән кебек тә булып китә,трактор тавышы да килгәләп китә!Гадиләнең бу кадәр якыннан сыерчык сайраганны тыңлап торганы юк иде.Инсаф юкка гына яратмаган икән карап торырга иләмсез генә булса да,тавышы сихри икән ич!Ул арада оядан ана сыерчык авызына ниндидер иске салам кисәге кабып чыкты.”Оясын чистарта,балаларына чиста булсын дип тырыша!”-дип бәяләде хатын.

-Бигрәк тату гаилә икән сыерчыкларыбыз,әтисе!-дип куйды.Ире генә:

-Әллә сыерчык күзәтеп,монда кунарга җыенасыңмы, карчыгым, кайтабыз әйдә!-диюне кирәк тапты.

Машинага чыгып утыргач та, Гадиләнең косасы килүе артты гына.Кулында юл буе пакетын авызына куеп кайтты.

Төнлә Гадилә тәрәздән төшкән ай яктысына уянды.Төш күреп.Гадилә бакчаларында су җыярга куелган зур мичкәдән учына су алып тора иде..Шул чакта оядан ата сыерчык очып чыкты . Гадилә алдындагы алмагачка кунып сайрап җибәрде.Өзгәләнә генә,бер җиргә төшә,бер кире очып менә.Гадилә җиргә караган иде,оядан бер сыерчык баласы егылып төшкән икән дә,ата сыерчык шул турыда белгертмәкче була икән!Гадилә сыерчык баласын учларына күтәрде.Сап-сары томшыклы,бәләкәй генә кошчык күзләрен челт-челт йомып хатынга карап тора, имеш.Хатын,пошынып,кухняга чыгып,чәй эчеп карады.Тынычлана алмады.Тәрәзәдән аңа күз серле генә күз кысып торган айга сәерсенеп карады.”Әллә?”Гадилә моннан 15еллар элек тә шундый “Әллә?”дигән сораулар белән уянып киткән төннәрен хәтерләде.

Урынга ятса да,күзенә йокы кермәде.Кабат Хаҗда йөргән чакларын,үзенең балага узуын көткән сабырсыз мизгелләрен кабат исендә яңартты.Ник?Хатын үзе дә аңламады.

Көннәр бер- бер артлы уза торды.Атна башлана гына, кай арада шимбә дә килеп җитә.Һәр иртәне Гадилә урыныннан уңайсыз гына күтәрелә,башы чатнап авырта,бөтен эчен нидер боргалаган төсле, хәлсезлек җелегенә төшә.Иң яратып ашый торган кәбестә ашыннан бөтенләй бизде, аш пешкән ис тә саруын кайната торган булып китте. Бакчада аш-су янында кайнашу да аңа хәзер шатлык түгел,бер җәзага әйләнде,башы туктаусыз әйләнә.Кухня форточкасын кеше күрмәгәндә генә ачып, шунда башын тыгып һава сулаган чаклары ешайды.Бер көнне форточкага асылынып диярлек башын тыккан килеш мөдир күрде дә:

-Гадилә апа,бу ни эшең?-дип кулыннан килеп тотты.

Гадилә ни актан, ни карадан кайтарып сүз әйтә алмады.Тиз генә тәрәзәне ябып куйды да, “аш-су калдыкларын түгәргә кирәк” дигән булып, мөдирнең күз алдыннан юк булды.Иренә дә ул-бу сиздерәсе килмәде.Хатынының соңгы арада, нишләптер,борчылып йөрүен сизгән Сәяр, кичен сүз кушып карарга булды:

-Гадиләм,әйдә эчеңнән генә янып йөрмә, ниндидер хәсрәтең бар кебек,ни булды?

Гадилә көчәнеп кенә елмаерга тырышты,әмма йөзеннән авыртуларының көчле булуын чамалап була иде.

-Сәяр,әллә нәрсә генә шунда, кәефем бер дә юк,гел хәлем китеп тора, өйдә дә, эштә дә,үзем пешергән ризык исләрен шундый ярата идем бит,хәзер бар истән дә гайрәтем чикте кебек…Әле менә җиләк яфракларыннан кайнаткан чәй генә бераз тамагымнан үтте,косам бит.Кан басымымны үлчәп карадым, әллә ни югары да түгел,130га 80 генә…

-Соң бер атнадан бирле кан басымы булмас, әллә?-Сәяр сүзен әйтеп бетермәде…Гадилә иренең ни әйтергә теләгәнен болай да аңлады.

-Менә дүшәмбе көнне поликлиникага барып карыйм.Кан анализларымны тикшертергә кирәк,табибка да күренермен.

Ишек кыңгыравы шалтырады.

-Кичкырын гына кем булыр бу?-дип Сәяр ишеккә юнәлде.Ишекне ачып җибәрүгә, ир аптырап китте.

-Сәяр кем бар?-диде Гадилә.

-Көтелмәгән кунаклар, карчыгым!-диде ире.

Гадилә ишек төбендә Галия белән таныш түгел карчыкны күреп аптырап китте.”Әбиседер!”дигән уй йөгереп узды.

-Әйдәгез,әйдә, ишек төбендә тормагыз,узыгыз!-диде ул.Карчык кечкенә генә гәүдәсенә юка пальто кигән,башындагы ап-ак челтәр шәле сары йөзенә ниндидер бер яктылык бирә сыман.Моңсу күзләре елмаерга тырышса да,тирән хәсрәт чалымнары күз асларына кара уемнар булып төшкән.Шәл астыннан бәйләгән ак яулыгы читеннән бер тотам ап-ак чәче күренеп тора.Гадилә әлеге сөйкемле карчыкка күрешергә дип кулларын сузды:

-Узыгыз әйдә!-диде.Гадиләне аптырашка калдырып:

-Гадилә апа,мин сезне шундый сагындым,шундый күрәсем килде,шундый –шундый,-дип такмаклап, Галия хуҗабикәне кочаклап алды.Рәтләп аралашмаган кешенең шулкадәр якын туганнарча кочуы Гадиләне әллә нишләтеп җибәрде.Хатын да әле кайчан гына кан эчендә яткан,үлем белән көрәшкән бу баланың, нишләптер,үзенә бик якын булып тоелуын сизде.

Сәяр залда карчык белән сөйләшә торганда,Гадилә белән Галия чәй табыны әзерләделәр.

-Гадилә апам,без бит сезгә бик шатлыклы хәбәр алып килдек.Бу шатлык үзебезнең өйгә генә сыеп кала алмады.

-Синең йөзеңә дә чыккан бит,балакаем,әйтмәсәң дә күреп була!

-Юк,юк,әйтми түзә алмыйм,Гадилә апам!Улыбызны тагын 1 атнадан өйгә алып кайта алачакбыз.Мин бүген аның янында булып кайттым.Шундый матур ул,белсәң иде,Гадилә апа,шундый матур!Каян шундый матур булган ул ә?Галия Гадиләнең әле бер ягына,әле икенче ягына чыгып,яшь болан баласы сыман сикергәләде.Хуҗабикә Галиянең дә бик сөйкемле булуына шунда гына игътибар итте.Шомырт кара күзләрен озын чем –кара керфекләр тирәләгән,бит алмалары алсуланып торган, елмайган саен мәхәббәт чокырлары чыгучы йөзендә ниндидер яктылык сирпелеп торган Галияне беренче тапкыр күргәндәй сокланып күзәтте Гадилә.Бу матурлыкның башкаларга да ямь сирпеп яшәвендә үзенең дә бәләкәй генә булса да өлеше барлыгын белү хатынга чиксез рәхәтлек бирә иде.Кызның кухня тирәсендә еш булуы күренеп тора.

Өстәлдәге һәрнәрсәне бик урынлы, килешле итеп урнаштырып та куйды.Чынаякларга чәйләр ясагач, залдагыларны да чакырдылар.

Сатира апа өстәлдәге аш-суга дога кылуны искәртеп кулларын күтәрде:

-Аллаһүммә бәрик ләнә фиһи вә әтъгыймнә хәйран минһү. Аллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәлә әлән вә әнтә хайрур-разикыйн. Аллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмә әмә нигъмәтикә вә дәвамә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфикыйкә.Укып бетергәч тә,сатирә апа галиягә эндәште:

-Кызым,апаңа алып килгән бүләгеңне бир!Без Фәнзирә сеңелегездән сорашып белдек.Биш вакыт намаз укыйсыз икән!Безгә дә савабы булыр,син дә намазга баскан саен балаларга изге теләкләр җиткерерсең,шулай уйладык.

Гадилә берара ни дияргә дә белмәде.Аны бу тынлыктан Сәяр коткарды:

-Ул бүләксез дә сезгә гел теләк тели,сезнең нарасыйга да,үзе шунда кан биреп чыккач,Галия алдында үзен бераз бурычлы да саный әле ул!

Галия пакеттан ап-ак тукымага чорналган намазлык чыгарды.Калын,чит-читләре укалы-чуклы,тукылган , Кәгъбә ташы сурәте төшкән бик затлы намазлык иде бу!Кыз Гадиләне кочаклап алды да,аның янына идәнгә тезләнде.Галиянең күзләре яшьле иде.Сүзләрен таба алмый газапланды:

-Гадилә апа….Гадилә апа!Минем дә балам тууны әни белән әти күрә алмады…Сезгә зур рәхмәт инде! Мине кабат тудыручы сез бит инде! Менә әбием әйтә, мин дә…..Галия сүзләрен таба алмый аптырады булса кирәк, аннары тыела алмыйча елап җибәрде….Гадилә килеп туган хәлдән тизрәк чыгасы килеп, Галияне кочаклап диярлек торгызды:

-Син нәрсә инде, балам, әни кешеләр көчле була, яле, елаудан туктыйбыз да әйбәт кенә сөйләшәбез.

-Хәзер ,тынычланам мин, Гадилә апа, тынычланам…Галия күзләрен сөртте дә, Гадиләнең кулларыннан тотып:

-Гадилә апа, мин сезгә Гадилә Әни дисәм ярармы икән? Минем дә бик әниле буласым килә, улым тугач, аеруча! Әбием каршы түгел, шулай бит, әбием?!-Галия Сатирәгә карап алды.

-И рәхмәт төшкере бала, ник ярамасын, миңа менә ничә ай инде “әни”дип әйтүче юк бит! Гадиләнең дә ирексездән күзләрен яшьләр каплап торды да хатынның бите буенча ерганак ясап тәгәрәделәр.Табын янында ясалган чәйләргә көрсенеп тамак кырган тавыш дулкыны күпер булып төште.

Гадилә белән кыз күпме шулай утырган булырлар иде,бу хәлдән чыгарга беренче булып Сатирә алынды-буаны икенче тарафка ерып җибәрде:

-Улыбызга ат куштырганда, Сәяр, сез дә килерсез, чакырырбыз.Әле менә кызым белән уйлаштык та, малайга Гадел дип исем кушарга булдык, рәхмәт төшкере!-диде ул ишеккә сөялеп басып торган иргә.-Гадиләгә дә тартым була, малайның әнисен ул саклап калды бит, Гадилә янына бер Гадел дә сыяр, шулай ич, оланнар?!

-Ничек килмәскә ди, барабыз, шулай ич, карчык?!-дип гөлдердәде ир.-Гадел –бик матур исем инде, бала исән-сау үссен! Бәлки тора-бара, әтиле дә булып куяр-бар да Ходай кулында!

Кунаклар әллә ни озак юанмадылар.Китәргә җыенганда, Гадилә Галияне йокы бүлмәсенә чакырып кертте, теге көнне Инсаф биргән пачкадан егерме меңне санап алды да:

-Бусы сиңа -юл кирәк-яракларыңа! Балаңны кеше иткәнче күп кирәк әле мондый яшел кәгазьләр, хәзер бар да шул яшел кәгазьгә терәлгән, балам, ал!-дип Галиянең күкрәк кесәсенә тыкты.

-Сез нәрсә инде, Гадилә әни, шулкадәрме, миңамы?

-Сиңа инде,сиңа!Ә балага арба да, карават та алма,Сәяр абыең белән барганда, үзебез ала барырбыз, яме, балакаем?!

-Сез…сез- фәрештәдер, Гадилә әни! Минем мондый кешеләр күргәнем юк иде, сез бу җир кешеләре түгелдер! Мин бала акчасы алгач та, бурычларны түләрмен сезгә.Галия ишек төбендә тукталды.Гадилә , яшь ананың күңеле йомшак чакта, аның күңеленә яхшы оеткы салырга ашыкты:

-Синең Инсафың бөтенләй үк начар кеше түгел!Ул киләчәк әле ,түзмәс!

Галия аптыраулы караш ташлады:

-Гадилә әни, син аны беләсеңмени?

-Соңрак, балакаем! Әйдә безне көтәләр,-дип ашыктырып, сүзне озайтасы килмичә, Галияне бүлмәдән тизрәк алып чыгып китте.

Хуҗалар кунакларны олы юлга чаклы озата бардылар.Гадиләнең дә” Саф һава сулап кайтырбыз”диюенә,ире каршы килә алмады.Алар яныннан бик ашыгыч кына сызгыртып “Ашыгыч ярдәм”машинасы узды.Аның алдыннан полиция машинасы.Полиция машинасының шофер янәшәсендә утырган Сибгатуллинны Сәяр әллә кайдан ук күреп алган , хатынына:

-Тагын берәр хәл булган бугай!-дип куйды.Судьяның үзенең дә дүрт баласы бар икән бит! Күрше районнан монда кайтып эшли башлаганына озак түгел, хәбәрләре, яңалыклары колакка керә тора. Олы уллары Мәсхүт гаилә корып караган үзе, тик 1-2 ай торуга, хатыны эчәргә бик яратучы ирне куып чыгарган икән. Сибгатуллин Казандагы нарколог Тимур Ирековичка үзе ничә мәртәбәләр көчләп алып барса да, рәт чыкмаган олы малайдан.Әниләре Роза бик ипле, акыллы хатынга охшаган да бит! Гөл кебек түтәлдә дә бер билчән була инде ул-бөтен түтәлнең ямен җибәреп торырга ..

Гадилә төне буе борчылып чыкты.Күзен йома гына,башы чатнарга, күңеле болганырга тотына. Күзенә рәтле –башлы йокы эленмәгәч,уйларның озынлыгы-сабантуй кырын иңләрлек була икән!

Гадилә кияүгә чыкканның икенче аенда ук дөнья куйган әнисе төшенә керде.Ап-ак батист яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, куна тактасында җәймә җәя , имеш.Үзе авыз эченнән генә нидер көйли дә сыман.”Менә бәби чәенә кош теле пешерергә уйладым әле, кызым!”-ди.”Ә кем бәби тапкан, әни?”.”Кем булсын-син таптың ич, и тинтәк,тапканын да оныткан-әнә ич бишектә ята улың!” Гадилә күзләрен ачты, корсагын тотып карады. Ул бу сизелми кебек!Тагын күзләрен йомды.Әнисе әнә зур алюмин табакта чыш-пыш сары май эретә…челтәрләп кискән читле- читле камырларны кызган майга сала да,тишекле зур кашыгы белән әйләндерә.Челтәрле сап-сары кош телләре май өстенә кабарып күтәрелә…Әнисе һәр телнең маен саркытып зур ак подноска тезә бара…Карале,тау кадәр өеп куйган!Гадилә шул кош телләренә авыз суы килеп уянып китә…Ашыйсы бик килә икән ләбаса!Иртәнге намазын укып алгач та, ашап –нитеп тормый,поликлиникага анализлар биреп кайтырга җыена башлады.

-Алсу, акыллым, балаларга ,ботка куя тор, мин килеп җитәрмен,-дип шалтыраткан иде, хезмәттәше хатынның өнен алырлык хәбәр әйтте.

-Гадилә апа, ишеттегезме, кичә Сибгатуллинның малае ишелгән бит!

-Кайда ишелгән, ничек, кайсы Сибгатуллин?-дигәнен сизми дә калды.

-Кайсы-кайсы,бездә бер генә Сибгатуллин, судьяның төпчек малае Мирас балык тотып утырганда, яр белән ишелгән ..бергә..3 малай балык тотканнар буада, теге малайларның берсе йөзеп чыккан, икенчесе аңына килгән инде, ә Мирас-Сибгатуллин малае һаман юк.

-Кит аннан, иртә таңнан куркыныч хәбәрләр сөйләмә!

-Нәрсә сөйләмә, Салих төнлә генә кайтты.Ул да эзләште, яхшы йөзә бит ул, водолазлар чакырганнар инде Мирасны бик мактый иде безнеке, бик акыллы, төпле малай-әнисе Роза апага охшаган дип!

-Зурмы соң улы-Мирасы?

-Алтынчыда укый иде.

-И сабый, нинди генә каргышлар тотты икән балакайны?!

-Нинди булсын-шул атасы эшләгән бар этлек балаларына төшә инде-бер баласының да бәхете юк бит!

Гадилә поликлиника алдында торган “Ашыгыч ярдәм”машинасы янында кешеләр күп булуга игътибар итте.Алсу сүзләре хактыр, күрәсең,малайны һаман тапмаганнардыр!Анасы ничек түзәдер бәгырькәемнең?!И бала хәсрәтләре бигрәк авыр , күз яше бигрәк ачы шул ул!Поликлиника ишек төбендә хатын маңгайга –маңгай Сибгатуллин белән очрашты.

-Исәнмесез!-диде Гадилә.Ир , гомер уйламаганча, Гадиләгә йомшак тавыш белән җавап кайтарды:

-Без-то-исән, ә менә малай-юк!

Ирнең мәһабәт сыны басылып калган кебек, карчыганыкы сыман усал күзләрендә аптырау, гаҗизлек сөреме!

-Бала хәсрәтләре бик авыр шул!-диде дә хатын тизрәк китү ягын каерды…Алай да,берничә адым киткәч, Гадилә борылып карады, судья башын чайкап-чайкап алды да,уң кулы белән күзләрен сөртте..Бөтен шәһәрне дерелдәтеп торган ир елый иде булса кирәк.

Гадилә анализлар биреп, поликлиникадан туры эшенә ашыкты.Урамда яз чынлап хөкем сөрә-агач-куаклар ап-ак чәчәккә күмелеп килә.Шәһәрне бүген генә күргәндәй, Гадилә таныш урамнардан сокланып узды.Менә бу йортта бик тырыш кешеләр яши икән, капка төбендәге чисталык-инә төшсә, аны да табарлык! Бусында-чәчкәләргә гашыйк җан йорты-өй алдындагы бакчасы ал,кызыл,сары лаләләргә күмелгән!Ап-ак шомырт куенына кереп үк утырган җыйнак кына өйгә карап , бер мизгелгә тукталып торды.”Биредә Бөек Ватан сугышы бетераны яши”дигән элмә такта беркетелгән йортның тәрәзәләре сагышлы,моңлы кебек тоелды.

Аның әтисе дә сугышта алган яраларыннан сыкрап,тормыштан бик иртә китеп барды шул!Гадилә әле беренче сыйныфта гына укый иде.Әтисен бик-бик ярата иде кыз.Әтисе үлгәннән соң, аның орден-медальләрен дусларына күрсәтеп , мактану гына ата назына сусаган баланың тормышын яктырта алмады.Тормышның бар авырлыгы иртә таңнан кичкә кадәр әнисе җилкәсендә булды. Итек басу фабрикасында эшләгән әнисе бик иртә картайды, сүзгә саранланды, эчкә йомылды. Әйтәм аны әнисенең авыр тормышы исенә төште- ул эшләгән фабрика яныннан узып бара икән!

Биредә фабрика түгел, аның эзе дә калмады хәзер.Бүген монда базар гөрли. Кемдер алдый, кемдер алдана. Юрганны һәркем үз ягына тарта.

Мәктәптән кайткач та, бик ашыйсы килгән чакларда шушы фабрика капкасы төбенә еш килә иде ул.Әнисен көтеп ала, аның белән бергәләп өйгә кайту кызга әйтеп бетергесез шатлык китерә иде. Бик талчыккан булса да, әнисе кызын кочакларга көч таба, әнисенең көрән сумкасында алгы кесәсендә бер булса да конфет я прәннек була торган иде.Әнисе генә:”И ,кызым, синең туйганчы прәннек ашаган көннәреңне күрерменме икән?”дип уфтанып куя.Бүген әнисен әллә нинди татлы ризыклар белән сөендерер иде, әмма ….соң!

Гадилә соңгы арадагы хәлләреннән соң беренче тапкыр үтереп ашыйсы килүен тойды.Инде бернинди ис тә күңелен укшытмас,бар да тәртитә булыр сыман!

Төштән соң анализ нәтиҗәләрен алгач,”Болай күпме билгесезлектә йөреп була инде ?”-дип,бар кыюлыгын җыйды да гинекологка керде.

-Апа, сез ,чыннан да, йөкле! 4 атна тәгаен булыр!Менә бит ә!Сезгә бит инде 45 яшь!

-Рәхмәт!Бар да Ходай кулында, сеңелем!Бу дөньяда тагын бер тапкыр ана булу шатлыгы язган икән!Бик рәхмәт!Алланың рәхмәтләре яусын сезгә!-Гадилә шулай катлы-катлы рәхмәт сүзләре тезгәнгә яшь табибә бераз сәерсенеп тә карады.

-Шул яшьтә табарсызмы?Телисез икән,бүген үк чистартып җибәрә алам.

-Аллам сакласын, ни сөйлисең, акыллым, Аллам сакласын!

Кичке яңалыкларда шәһәр телевидениесе Сибгатуллинның улы фаҗигале төстә үлү уңаеннан кайгысын уртаклашты.”И, Мирас балакай, безнең улыбыздан да яшьрәк килеш караңгы гүрләргә кереп яттың!”-дип, Гадилә сабыйны кызганып куйды.Иптәш малайлары белән балык тотканда,сабый яр белән бергә ишелеп төшкән икән! Гадилә Сибгатуллинны күз алдына китерергә тырышып карады.”Чырае ничек икән?Бала хәсрәтләре патшаның да башын идерә бит, хатынның кырыс,тәкәббер Сибгатуллин күзләренә карыйсы килде.”Бердәнбер улыбызның вакытсыз өзелгән гомеренә дә төкереп карадың бит,судья әфәнде,ә монда -үз газиз парәгез?!”

Яз сулышы табигатьне генә түгел, кешеләрне дә уятып җибәрде сыман.Һәркем бакчасында кайнаша,кемдер түтәлләр ясый, чәчәсе орлыкларын Җир –ана куенына төшерә, агач-куакларны иске, корыган ботаклардан арындыра, алмагач,чия, сливалар да ак итәк кигән сыман купшыланып, матураеп китә.Эштән соң Сәяр белән Гадилә дә һәр көнне бакчага баралар.Сәяр төзисе йортның бөтен кирәк –яракларын барлый, Гадилә исә инде бөрегә төймәләнгән лалә чәчәкләренә, нәркизләргә сокланып, түтәлдә мәш килә.Ире йөзе алсуланып киткән хатынына яратып та,сокланып та карый:сабыр Гадиләсе!Әнә 45 яшендә тагын әни булырга хыялланып йөри бит!”Ә үзем,соң бала туганда миңа алтмыш тулачак бит,вәт бит ә,Ходайның рәхмәте!Туганнар көлер инде,бабай әти булды,дип!Улыбыз туганчы йортны ничек тә салып өлгертәсе инде,өмә ясап күтәрәсе булыр”.Ирнең өмет-хыяллары берсеннән –берсе татлы булып,күңелен рәхәтләндерде.

Кичен өйгә кайтып керүгә,телефон шалтырады.Галия икән!

-Сәяр абый, иртәгә Гаделне алып кайтабыз,Гадилә апа белән кичкә безгә килегез , сәгать алтыга, ярыймы?!

-Кем белән барасыз соң?-дип сорарга кирәк тапты ир.

-Күрше абый белән барабыз.Гаделгә мулладан исем дә куштырасыбыз килә,килегез яме!

-Ярар,сеңелем.

Гадилә иртән эшкә киткәндә,иренә Инсаф биргән акчаны калдырды.”Бала арбасы-Инсафтан булыр,үзебез бүләккә карават алыйк,әтисе!”-диде .Зәңгәр төсле арба алырга килештеләр.

Көн сизелми дә узып китте.Гадилә бүген азрак укшыды,борчылу да кимегән сыманрак тоелды.И, Ходаем, исән-имин күтәреп ,сау-сәламәт бала табарга язсаң иде!”-дип эченнән гел теләк теләде.Эштәгеләргә аны-моны алдан әйтәсе килмәде.Күз тиюдән дә курыкты.Алсу гына:

-Гадилә апакаем,йөзләрең нурлана төште сыман,берәр шатлыгың бармы, әллә яшерен сереңме?-

-Шулаймыни?Көзгегә карарга кирәк әле!Үзем бер дә үзгәреш сизмим болай,-дип кенә куйды.Бала көтү кичерешләрен үзе бала табып караган кеше генә аңлый шул!

Кичен машинага бүләкләрне куеп,Сатирә апаларга киттеләр.Өйләре җыйнак кына икән!Бер бүлмәне кечкенә баһадирга җайлаганнар.Монда бала караваты куярлык урын әлегә буш иде.Галия Гадиләнең сүзен тоткан-балага карават алмаганнар,әлегә баланы түрдәге олы карават уртасына гына салганнар.Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен Сатирә апага тотырды да,Галия янына керде.Бүлмәдә икәү генә иделәр

-Галия,балам,бусы-улыбызга….Гадилә туктап калды…матур сүзләр эзләде..ничегрәк әйтсә,яхшырак булыр икән дип аптырады….Әтисеннән-бүләк!

-Гадилә апа,аңламадым әле сине!Нинди әтисе.өйләнде бит ул!

-Инсафтан бу бүләк,бала арбасы да –аңардан.Ул биргән акчага алдык.Ул акчаларны миңа поликлиника алдында биреп калдырды..Башта мин дә алмаска уйлаган идем дә…Улыгыз өчен булгач,алдым.Сезгә кирәге бик чыгар хәзер.Бала киемнәре алырсың.Кире какма!Әтисеннән улыбызга да нидер тиеш бит инде!Галия дәшмәде.

-Карават-бездән.Хәзер Сәяр абыең җыеп та калдырыр аны..Балаң рәхәтләнеп караватта йоклар.Янга өйрәтергә бик тырышма яме.

Сатирә апа кеше күп чакырмаган иде.Тирә –күршеләре,мулла һәм Сәяр белән Гадилә.

Сабыйны, мендәргә салып, мулла каршына китерделәр.

-Ни аты кушабыз?

-Гадел дип торабыз,мулла абзый,-диде Галия.

-Мулла абзый азрак исем кушу турында сөйләп алды..Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм дә, сәхабәләр дә балаларына үзләре исем кушканнар. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Бу төн минем малай туды һәм мин аны атам Ибраһим (ягъни Ибраһим пәйгамбәр) исеме белән атадым». Без, мөселманнар, балаларыбызга олы исемнәр, олы максатларга өнди торган, җир йөзендә Аллаһның хәлифәсе булу дәрәҗәсенә лаек исемнәр кушарга тиешбез; кимсетә, хурландыра, кәферләргә охшата торган исемнәрдән сакланырга тиешбез.

Хуш!Бик күркәм исем-Гадел!Әтисе кем дип әйтик,олан?

-Инсаф,бабай,-диде Галия, авыр көрсенеп. Мулла Сәлим,тәһарәт алып,баланың уң колагына азан, сул колагына камәт әйтте.Баланың ике як колагына:

-Инсаф улы Гадел!-дип,өч тапкыр кабатлагач, догасын укыды.

“Аллаһөммә әҗгәлөһө фил исләми нәбәтән хәсәнәү вәҗгалөһө мәсгүдән фиддөньйә вәл ахыйрә”(Бу бала ислам динен куәтләуче,ата анасына игелекле,михербан шәфкатьле,тәуфыйкълы бала булсын иде,ата -анасына тигезлек,саулык,сәламәтлек белән үстерергә насыйп әйләсәң иде.Амин!.

Кечкенә генә йомшак кына малайны исем кушып бетергәч тә, Гадилә кулына алды.Әле кайчан гына таныш түгел кызга кан бирермен,баласының гомерен саклап калырмын дип уена да кертмәгән иде.Йомгак кулда тартылды,сузылды,уймак авызын чәпелдәтеп ашарга сорады,күзләрен челт-челт йомгалап алды.Нарасыйның үзенә генә хас тәмле исеннән гадиләнең башы әйләнеп китте.Аның нәни бармакларын, борын очын үбеп алды.Шушы бөтерчек шикелле уллары булса икән тагын!Гадилә йөрәгенең сикерүен, яшермәде, дулкынланды, Галиягә Гаделне биргәндә:

-Балакаем,син дә,Гадел дә гаиләбезгә бәхет алып кердегез бугай-безнең дә балабыз булачак бит!-

-Кит әле,ышанып куярмын,Гадилә апа!

-Ә нәрсә,бала яраткан хатынга бирә икән ул Ходай!Син дә булышырсың,үземнең генә көчем җитмәсә,бу кечкелдүкләрне бергәләп үстерербез-минем тәҗрибәм,синең яшьлегең, дәртең бар!Галия хатынга аптырабрак карап куйды.Бераз сөйләшеп утыргач та,Сәярлар өйгә кайтырга булды.

Төнлә Гадилә шабыр тиргә батып уянды.Эче борып авырта,күз аллары караңгылана,суларга һава җитми сыман-тыны кысыла.

-Сәяр,тор әле,җаным,хәлем авыраеп китте.Тизрәк “Ашыгыч ярдәм “чакыр!

Хастаханәнең “Ашыгыч ярдәм “бүлегендәге кизү торучы табиб Гадиләне Казанга озатырга кирәген әйтте.

-Ашыгыгыз,безнең машина озата барыр!Хатыныгызны “сохранение”гә салырга кирәк булыр!”

Сәфәр хатынның хәлен тагын да авырайтты.Казанга җитәрәк ул бөтенләй аңын җуйды.Сәяр ике ут арасында:хатыны да,туачак баласы да бик кызганыч иде.Республика хастаханәсенә килеп җиткәндә, Гадилә күзләрен ачты:

-Сәяр җаным,балабыз хакына үтенәм,берни дә кызганма,ярдәм ит!

…………….

Гадилә иртән табибның :

-Шөкер,бу ханым игезәкләрнең бер дигән әнисе булачак әле!-дигән сүзләренә күзләрен ачты.Табиб белән янәшәдә басып торган шәфкать туташы нидер яза,каршы якта яткан сөйкемле генә хатын Гадиләне күзәтә иде.

-Ничек игезәк,безнең игезәк балаларыбыз булачакмы,доктор?-диде хатын.

-Әйе,ханым.Сез игезәк балалар көтәсез, әмма аларны дөньяга тудырганчы сезгә бездә ятарга туры киләчәк!

Гадилә башын калкытты.Телләренә авыр герлар асып куйганмыни-шатлыгын сүзләр белән аңлатырлык көч таба алмый, күр әле!Ул бары тик табибның кулларын каты итеп кысты гына-доктор аңлады булса кирәк:

-Ирегезгә бу хакта әйттек инде.Ул сезнең монда озакка калуыгызга каршы түгел.

-Сәярым беләмени?

-Белә,белә,ничек кенә сөенде әле!Берьюлы ике бала әтисе булу- не шутка!-дип табиб Гадиләнең маңгаен тагын бер тотып карады да, палатадан чыгып китте .

Табиб чыгып китүгә, каршы як караватта ятучы чибәр ханым сүз кушты:

-Гадилә , без күрше районнар икәнбез,мин –Апастан,ә син Буаныкы диделәр,-диде.

-Исемемне дә белеп өлгергәнсез,үзегез кем?

-Мин Назлия булам.Ничек белмим, сине монда төне буе сакладык бит, аңыңа килмичә бик озак яттың.

-Назлия,ә сез кемне көтәсез,малаймы,кызмы?

-Мин 25 ел көттем бу кызны!

-Ничек 25 ел?

-Шулай,25 ел балабыз булмады безнең.Менә быел “Синдә киста”дип җибәргәннәр иде,ә киста урынына йөкле булып чыктым-кыз көтәм икән!

Гадилә хатынга аптырап карады.Зәңгәр күзләрен балкытып яткан бу ханымда әллә нинди бер нур бар сыман.

-Шулай озак бала тапмагач,ничек курыкмыйча килдең?Сиңа ничә яшь соң,Назлия?

-48 генә әле,50 тулмаган.Кешеләр 50 дә дә,56 да да таптылар әнә!-диде күршесе ап-ак тешләрен балкытып.

-Ә мин монда 45 яшемдә куркып яткан булам, вәт бит ә! Инде гомер көзенә кереп баручы ханымнар көне буе, төне буе сөйләшеп туя алмадылар.Бер-берсенә киңәшләр биреп, тормышларын сорашып, сөйләштеләр дә сөйләштеләр….

Назлиягә монда тагын 2 ай ятасы икән!Гадилә инде яратып ук өлгергән бүлмәдәшенннән ничек аерылырмын дип хәзер үк борчыла да башлады.

-Карале,Назлия,һич ышана алмыйм әле игезәк балалар табачагыма?

-Соң сине бит УЗИ аша карадылар,җаным күкрәк астыңда тагын ике йөрәк йөртәсең син,син хәзер- өч йөрәкле,бел!(дәвамы бар)

-Назлия,син ничек 25 ел бала тапмыйча,хәзер йөкле соң?

-Бар да Ходай кулында бит,Гадиләкәем,менә бит сиңа да ничә ел бирми торгач,ана булу бәхете татырга туры килгән.Шул чакта Гадиләнең кесә телефоны шалтырады.Галия икән!

-Гадилә әнием,ничек хәлләрең?Минем Гаделемә кемнәрне алып кайтырсың икән?Ә без үсәбез,ничек кенә үсәбез әле!Сез алып биргән караватны тутырып ук ятабыз хәзер.Яктылыкка,тавышка да игътибар итә.Ашарга да ярата!-дип тезеп китте Галия.Гадилә игезәкләр турында әйткәч тә,Галия башта ышанмый торды.Аннары телефонга бар көче белән:

-Гадилә әнием,менә бит бәхет тешне сындырып керә!Синең күңелең чиста булганга шулайдыр ул!Мин шундый шат,шундый шат,сине каты итеп кочаклыйсым килә!

-Тиз генә булмас,балам,миңа тапканчы монда ятарга туры киләчәк.

Гадилә Галия белән тәмләп сөйләште, Инсаф турында да сорарга онытмады.

-Мин сөт кухнясында чакта килгән безгә,әбием башта кертмәскә уйлаган,ләкин бик үтенгәч, каршы килә алмаган.Гаделне кулларына алып яраткан,елаган да әле.Аптырыйм,Гадилә әни,ничек шулай була икән,башта мине ташлап өйләнде,инде хәзер улыбыз янына килеп йөрмәкче була.

-Син аңа каршы килмә,килсен,балага әти кирәк ул!Ир балага аеруча әти кул җылысы,терәге кирәк булачак.Гафу ит син аны,Галия балакаем!

Галия дәшми торды.Бераздан соң :

-Ярар,Гадилә әни,син әйткәнгә генә тыңлыйм,бел!-дип телефонны куйды.

Көннәр уза торды.Гадилә белән Назлия аерылмас дусларга әйләнделәр.Бар капкан ризыклары уртак.Ирләре еш килә, бар күчтәнәчләрне уртак итеп ,бүлешеп ашыйлар,әйтерсең,апа-сеңел!

Назлиянең дүшәмбе көнне кесарево юлы белән баласын ярып алырга тиешләр.Ничекләр генә түзәр инде,бәгырькәем?!

Гадилә җомга намазын укып бетергән генә иде,Назлия бик каты ыңгыраша башлагач та, кизү торучы шәфкать туташларын чакырды.Назлиянең схваткалары башланган икән.Төнге унбергә кадәр авырды күршесе.Төнге 12дә укол кадап,уколдан соң 8минут эчендә баласын алырга тиешләр икән.

“И ,Ходаем,ничә еллар көткән баласын исән-имин күрергә яз бу Назлиягә!”-дип,Гадилә догаларын укыды,теләкләр теләде.Биш минут узды микән,күршесен бала таптыру бүлегенә алып чыктылар.Бала таптыру бүлмәсе Гадиләләр палатасы белән янәшә генә,озак та узмады, яшь бала тавышы ишетелде-тавышы каты чыга!

Гадиләгә озак ямансуларга туры килмәде,Назлияне кире палатага керттеләр.Күршесенең йөзе алланып,тагын да матураеп,нурланып киткән сыман тоелды.Ана булу бәхетен гомере буе көткән Назлиянең кичерешләре бик таныш аңа.Гадилә дә акрын гына корсагын сыйпап куйды.”И ,раббем,исән-имин шушы балаларымны тудырырга,үстерергә язсын иде!”-теләкләрен кат-кат дога кебек кабатлады.

-Гадиләкәем,мин –әни,әни булдым бит!Мине бит кайчандыр кысыр сыер,корыган агач белән чагыштырганнар иде.Бик авыр кичерә идем.Ә Ходаем менә шундый матур ,шундый йомшак кыз бала насыйп итте!

Назлия елап җибәрде.Аның бу күз яшьләрендә ана булу бәхетенең ачысы да,балы да –бар да кушылган иде шул!

-Иң мөһиме-икегез дә исә-сау,Назлия!-диде Гадилә.

-Әйе шул.Буе 50см,авырлыгы да җитәрлек-3500гр!

Бераз вакыт узгач та ,Назлиянең кызын имезергә китерделәр.Гадилә кызыгып та,яратып та бәхетле ананы күзәтте.

-Карале,Гадилә,минем сөтем юк мәллә,башын салып йоклап китте кызым.Имми!

Гадилә Назлиянең ими башларын кыскан иде-сөте түшәмгә аттырды.

-Монда кызыгызны гына түгел,минекеләрне дә имезешергә җитәчәк сөтең!-дип көлдереп алды.

Җиде көн узгач та ,Назлияне ире килеп алды.Хатыннар инде туганнар сыман дуслашып беткәннәр иде-елашып аерылыштылар.Гадилә балаларын тапкач та ,аралашып яшәргә сүз куештылар.Гадилә күршесен озатканда:”Кызыгызга Камилә исеме бик барыр иде,уйла әле ,Назлия,яме!”-диде.

Көннәр артыннан көннәр йөгереп уздылар да уздылар…Гадиләгә вакыт тәгәрмәче акрын әйләнә төсле тоелса да,сабырлыгы төкәнмәде.Ул Казанда яткан чакта, яңа хәбәрләр белән я ире ,я Галия,я каенсеңелләре таныштырып торды.Төпчеге Мирасның үлеме мәңге иелмәс кебек тоелган Сибгатуллинның да башын идергән-ул кияүләре Инсаф белән Сәйраның аерылышуларына да каршы килеп маташмаган иде.Инсафның Галия һәм улы янына килеп йөрүе,никяхның Галия аркасында гына кичектерелүе Гадиләне бераз аптырашта калдырды калдыруын.Бер шалтыратуында Галия:

-Гадилә әни,синең бала табып кайтыңны гына көтәбез,без Инсаф белән кушылырга уйлап торабыз бит.Синең дә түребездә утыруыңны телим мин,Гадилә әни!-дип шаккатырды.

Гадилә алар өчен бик сөенде.Гадел әтисез бала булып үсмәс,менә бик аңлашып ,матур гына яшәп тә китәрләр.Тормыш бик катлаулы нәрсә шул:кемдер туры гына килә үз бәхетенә,кемдер урау юллар аша…

Иртән Сәяры шалтыратканда,Гадиләдә тулгак ачысы башланган иде.

-Бүген хәбәр көтәрсең.Теләктә,догада тор!-диде дә телефонын янына куйды.

Гадиләнең бөтен тәне калтырый,маңгаена чикләвек зурлыгы салкын тир тамчылары чыга, эченең каты авыртуына тешләрен кысып түзә.Бала таптыручы Суфия хатынның пульсын, кан басымын бик еш тикшереп тора.

Бала табарга җыенган Гадиләгә инде ничәнче тапкыр:

-Бәлки кесарево ясап алырбыз балаларыгызны?-дигән соравын бирә.

Хатынның ризалыгын ала алмагач, кабат палатадан чыгып китә.

Гадилә тәрәзәгә карады.Йомшак кына ак кар төшә.Каршы яктагы хастаханә түбәләренә ап-ак кар яткан.”Менә бит,түздем,көттем,ап-ак кар яуган чакта ак теләкләремне Ходаем кабул итәр!”-дип үз-үзен тынычландыра.Корсагында игезәкләре шул аклыкка чыгарга омтыла,тәненең бөтен күзәнәкләре авырта сыман.Ачы,бик ачы шул тулгак ачысы!Авыртуларын басар өчен,Гадилә тирән итеп сулыш алып та карый.Бөтен оча сөякләрен кемдер кыскыч белән тартып аерган сыман!”Ярабби,ярабби ,Ходаем,исән балалар тудырыйм,үзең булыш,ярабби!-дип, минут саен бер теләкне кабатлый торгач,хатынның авызы кипте.Иреннәренә юеш кулъяулыгын тидереп алды да,акрын гына бөтен гәүдәсен сыйпарга тотынды.

Ишек ачылды.Суфия Насыйровна икән!

-Батырлыгыгызга тора-тора сокланам,Гадилә апа!Бала тудыру бүлмәсенә күчәбезме?Озакламас баһадирларыгыз!Исемнәр уйладыгызмы соң әле,сөйләшегез сез балаларыгыз белән,шулай сезгә дә җиңелрәк булыр,аларга да!

-Уйладык.Ирем кызыбызга Мәрьям дип куштырасы килә.Ә мин улыбызга Мөнир дип кушарга уйладым.Гадилә инде дөньяга туарга ашкынган сабыйлары белән сөйләшеп алды:”Бәгырьләрем,әниегез тырышыр,бик тырышыр,сез генә исән булыгыз!”

Бала тудыру өстәлендә мәшхәр башланды.Хатын анда менеп ятуга,суы китте.Суфия Насыйровна янында ярдәм итеп торучы ике яшь шәфкать туташы кирәк әйберләрне барладылар.

-Гадилә апа,сез курыкмагыз гына,курыкмагыз, я.әйдә матур итеп ,бар көчегезгә көчәнегез әле.Беренче килүче балагыз арты белән килгән бугай.Әйләндерергә инде соң,аның артыннан ук икенчесе тора,аңа зыян китерербез дип шикләнәбез.

Гадилә иреннәрен тешләде.”Арты белән,арты белән…!Табибәнең соңгы сүзләре аны айнытып җибәрде.” Арты белән килгәч,бала икегә бөкләнгән була ич инде!И раббем,үзең ярдәм ит!

-Бала арты белән кысылган булса кирәк,Гадиләнең көчәнерлек көче инде азая бара.

-Гадилә апа,яле,бирешмибез,әйдә,сез бит батыр хатын,ничә ай көткән бәхет кошларын кулдан ычкындырабызмы.Яле,яле,мин дә булышып җибәрим ,-дип Суфия Насыйровна бала туарлык итеп берничә кисемтә ясап ала.

-Бер,ике,өч!Тирәк итеп сулыш ал да.булыш безгә,әни кеше!Гадилә иреннәрен тешләп диярлек бер ыргылып алуга,нәни йомгак аваз сала.

Үәәәә,үәәәәә.үәәәәә!

Гадиләнең күзләрен шатлык яшьләре күмә.

Акушер ханым,малайның кендеген кисеп бәйләп куйгач та, бераз бишниләнеп торган баланы кулына күтәреп, бәхетле анага күрсәтә:

-Малай,Гадилә апа,улыгыз бу!Менә бөтен матур органнары бар үзендә,сөбеханалла!-дип кечкенә йомгакны Гадиләнең баш янында ук әйләндереп күрсәтте.Яле үлчәп тә карыйк үзен!Кызлар баланы тиз генә марганцовкалы алсу су белән чайкатып төрделәр дә үлчәүгә куйдылар.

-2300грамм,Суфия Насыйровна!

-Игезәк бала өчен әйбәт бу,кызлар!Чиратта кыз көтәдер безне…

Гадилә,әйтерсең лә,сөйләү сәләтен җуйды,берни әйтә алмый.Күңеле тулы кичереш,сүзләр булса да,хәлсезлек үзенекен итә булса кирәк.

Биш-алты минут вакыт хатынга бер гомер озынлыгы тоелды.

-Гадилә апа,әйдә,җан кисәгем,тагын бер сикереш ясап алыйк инде.Балагыз килгән монда,тик аяклары белән килгән шул,малайны тибеп чыгарган бугай кызыгыз ,-дип Суфия шаяртып алды.

Гадилә,артта басып торучы кызларның:

-Бу карт апа ник шулхәтле нужара инде,кемгә кирәк инде игезәкләр, әле бит картаеп беткәч..Ничек үстерә инде бу аларны,игезәкләр бик нормальный да булмый бит әле алар,я акылга зәгыйфь, я авыру булалар…аңламассың бу хатын-кызларны !-дип сөйләшкәннәрен ишетте.

Гадиләнең чигәләре каты кысып куйды.Суфияның тавышы каяндыр ерактан ишетелә кебек:

-Гадилә апааааааа!….Гадилә никадәр тырышмасын,хәлсезләнгән куллары өстәл тотынгычыннан аерылды,гәүдәсен үзе тотар хәле беткәннән –бетә барды.бераздан бөтенләй аңын җуйды.Гадиләнең тын алганын күреп,Суфия Насыйровна ,шәфкать туташларына ананы ничек тә аңга китерергә кушты.

-Гадилә апа! Суфия Насыйровна хатынның чигәләрен туктаусыз ышкыды.Тагын берничә минут ана суламаса,балага туу тагын да авыр булачагын акушерка бик яхшы аңлый,кислород җитмәүдән баланың хәле начараерга мөмкинлеге бөтен авырлыгы белән күз алдыннан узды.

Бала “менә туам, менә туам” дип торганда…Суфияның эшләү практикасында мондый хәлләр сирәк була.Игезәкләрне дә 4нче тапкыр гына таптыруы.Кыскычлар белән баланы тартып алып буласын белсә дә, балага зур зыян китерүдән куркып,ананың үзеннән таптырасы килүе дә юкка түгел-Суфияга Ходай бала табу насыйп итмәде.Дистә елдан артык акушерка булып ,күпме балага тормыш бүләк итүдә турыдан –туры катнашса да,үз күкрәгенә кысып баласын имезә алмады шул.Һәр бала туган саен тормышының бу үкенечле мизгелләре аның бәгырен телә,һәр анага ничек тә ярдәм итәсе килә .

Гадиләнең баласы җайсыз килгән.Бер аягы бөкләнеп эчтә калган .Суфия Насыйровна баланың аякларын тигезләп,әйләндереп карарга уйлаган иде,хатынның тирән сулыш алуы сөендереп куйды.Димәк,аңына килә,баласын үзе таба алачак!Шөкер!

Гадилә авырлык белән генә күзләрен ачты:

-Балам исәнме?

-Гадиләкәем,исәнлеген исән.Бераз тырышырга кирәк тагын,-дип хатынның маңгаена чыккан эре тир бөртекләрен сөртеп алды.

Вакытка күз иярми-биш минут узмагандыр-Гадиләнең кызы аваз салды.Хатын да, Суфия Насыйровна да җиңел сулап куйдылар.Бала сау-сәламәт туды,азрак кызылын кызыл ,әмма бар ягы да камил,төгәл иде.

-Иремә хәбәр итәсе иде,-диде Гадилә.

-Азрак хәл алыгыз,үзегез үк шалтырата аласыз,кадерлем ,-диде табибә.

Шундый көтеп алган балаларның колак сөенчесен ничек алмыйча түзәргә кирәк,Гадилә иренә шалтыратты.

-Сәярым,Сәярым,Мәрьямыбыз белән Мөниребез бар бит!—-хатыны әйткән хәбәрдән ир сүзсез калдымы,телефоннан җавап ишетелмәде.Ир олыгаеп беткән көнендә шатлыгыннан елый иде булса кирәк.Бер-ике минутка сузылган бу тынлык бигрәк озак тоелды,әйтерсең лә ,бер гомер!

-Батырым минем,ай батырым!-диде ире тынлыкны бозып.Өйгә өч бәхет булып кайтасы көннәрне генә көтәсем кала!Ничек балалар,үзең?

-Аллаһыма мең шөкер,Сәярым!

-Я,ял ит,иртәгә бераз хәл алгач та ,иркенләп сөйләшербез,Гадиләм,яме!-диде ир.

Гадилә ,чынлап та,үзендә көч арткан сыман сизде.

Иртән игезәкләрне күтәреп ,палатага шәфкать туташы килеп керде.

-Я,кайсыннан башлыйбыз,Гадилә апа?-диде кыз.

Гадилә пеленкага чорналган ике “бәхет кошы”н ике кулына алды.Кызы авыррак та,түгәрәгрәк битле дә икән!Шушы тере йомгаклардан да якын җир йөзендә беркем дә юклыгын хатын тагын бер кат йөрәге аша кичереп,балаларның әле берсен, әле икенчесен үбеп алды.Улларын беренче имезергә уйлады.

Малай бик ашамсак булырга охшамаган әле монда:күзләрен челт-челт китереп,бер-ике тапкыр гына ими суырды да,йоклап та китте.”Я,инде.улым,әтиеңнең ярдәмчесе буласы егет ич,син,шулай ялкау булмаслар,әйдә әле тагын бераз ашап алыйк,йөрәк җимешем!-дип Гадилә әллә нинди дару исләре аңкытып торган улының маңгаеннан үбеп алды.”нинди тәмле,нинди татлы бу үбү!Моны аңлар өчен җир йөзенә баһадир тудырган ананың күзләрендә кабынган очкыннарны күрү дә җитә!Караватта әнә кызы чират көтеп тора:”Әнием,кайчан мине имезәсең инде,минем бик ашыйсым килде,үсәсем килә,тизрәк,тизрәк!”-дигән сыман каты гына тавыш чыгарып елап ала.Улы Гадиләнең үзенә тарткан бугай-бит –йөз торышлары да шулай.Улын яткызып,кызын кочагына алды.Кызы ,чынлап та ,бик ачыгып килгән-йотлыгып –йотлыгып имә башлады.”Карале,син болай булсаң,туганыңа да мәми калдырмассың,вәт ашамсагым,чупырдатып кына тора,әрсезем!”дип кызының алсу бит алмаларын үбеп куйды.”Әтиләре ничек йоклады икән,әле бу бөтерчекләрне күрсә,бөтен эшен онытыр”,дип уйлап куйды хатын.Балаларны палатадан алып киткәч тә,Гадилә беренче эш итеп иренә шалтыратты.Тик никадәр көтсә дә,телефонны алучы да,җавап бирүче дә булмады.Сәяры йоклап ятамы,ник алмый икән.Хатын борчыла ук башлады.Көтеп-көтеп тә җавап булмагач,иртә таң дип тормады,каенсеңлесе Фәнзирәгә шалтыратып карарга булды.

-Фәнзирә акыллым,хәерле иртәләр!Абыең нишләптер телефонын алмый,берәр җиргә китәргә уйламаган идеме?Каенсеңлесе ,гомер булмаган хәл- беравык исәнләшмичә дә,җавап бирмичә дә торды.

-Исәнме ,апа!-Фәнзирәнең тавышы әллә нишләп кылтырап чыга.

-Авырып киттеңме әллә,наным?

-Юк,исән без,тик менә…тик менә…сеңлесе кычкырып елап җибәрде.Гадилә ни уйларга да белмәде.

-Ни булды?Кем?Абыең белән берәр нәрсә булдымы әллә?-дип кычкырып җибәргәнен дә сизми калды.-

-Апа,без сиңа төнлә шалтыратмадык инде,абыйның бераз кәефе китебрәк тора бит әле!

Гадилә,кичә иренең бик аз сөйләшүенә аптыраган иде шул,димәк,авырып йөргән.Шул яңа өй дия-дия,бөтен саулыгын ашап бетерде инде ире.”Игезәкләребезне яңа нигезгә-улыбыз Инсаф хыялланган нигезгә алып кайтмасам,исемем Сәяр булмасын!”дип еш кабатлады соңгы араларда.Хатыны Казанда ятканда,йортны өлгертте,сеңелләре,кияүләре дә булышты.Гадилә хәлләрен сорашканда да,”Бар да тәртиптә,Гадиләм,син борчылма гына.Бер дигән өй килеп чыкты!”-дип,хатынын гел сөендереп,үсендереп кенә торды.

-Фәнзирә,абыеңа ни булды? Фәнзирә озак кына дәшми торды.Күрәсең,әйтергәме-юкмы дигәндәй,ире белән киңәшләштеме,җавап кайтармады.

-Наным,газаплама,әйт ,ни булды Сәярга?

Сеңлесе елаудан туктый алмады.телефонны кияүләре Самат алды.

-Гадилә апа,Сәяр абыйга инсульт булды бит әле.Кичә төнлә..Без белмәгән дә булыр идек.Кичә йортка бала караватлары кайтардык та,Фарис анда кунып калды.Кич 9ларда Фәнзирә шалтыраткач,телефонны абый түгел,Фарис алган.

-Әни,әни,Сәяр абый ник караватка ятмый ул,идәндә ята,-дигән.Аннары малай кычкырып елап җибәргән.Шул ,хатын белән кечкенәсен дә алып сезгә киттек.Барсак….Ир туктады.Гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды,әйтәм аны төне буе пошырынып чыкты.Күңеле сизенгән сизенүен,тик нәрсәгә юрарга гына белмәде.

Гадилә чак кына телен әйләндереп:

-Сәяр исәнме?-дия алды.

Җавап бик озак көттерде…телефондагы тынлык Гадиләнең бөтен тәненә мең энә кадаган төсле чеметтереп алды,кул-аяклары оеды.

-Исәнме Сәярым?-диде ул калтыраган тавыш белән.-Исәнме?Самат,дөресен әйт ,наным,исәнме Сәярым?

-Чәчәк апа,әлегә….

-Ничек әлегә?Минем аны күреп каласым килә…Бик килә…мине чыгаруларын сорыйм, килеп алыгыз,Самат энем!-Хатынның тамак төбенә төер утырды,сүз әйтергә дә бирми,йотылмый да…

-Ярар,Чәчәк апа!Ир артыгын берни әйтмичә,телефонны куйды.

Гадилә палатадан чыгып,табиб бүлмәсен атлады.Суфия насыйровна хатын бәхетенә була иртәләгән-килгән иде.Гадилә ире белән булган хәлне сөйләп биргәч тә,табибә каршы сүз әйтмәде.Гомер баскычларына бергә менгән тормыш юлдашын бәлки соңгы юлга озатырга туры килер .кем белә-шуңа кизү торучы шәфкать туташына игезәкләрне тикшереп,барлык документларын тутырып,чыгарырга әзерләргә кушты.

Ике сәгатьтщ ниләр генә уйламады Гадилә-кыңгыраулы обой алган мизгелләрдән тотынып Сәярның соңгы көннәренә чаклы вакыт елгасында акты да акты…

Шулкадәр көтеп алган игезәкләрне бала тудыру йортыннан ничек матур итеп алып чыгу минутларын шулай күз алдына китердемени ул?!берсен үзе,берсен Сәяры күтәреп,шикләнеп караган теге шәфкать туташлары яныннан горур гына чыгып китәсе дә килгән иде..Әмма…Һәрнәрсәгә Ходай кодрәте шул!

Юлда Самат белән сөйләшми генә кайттылар.Тик менә Мөнир белән Мәрьям гына әле күрергә дә өлгермәгән әтиләрен югалтудан куркыпмы,башта икәүләп еладылар да аннары изрәп йоклап киттеләр.

Юл бигрәк озын тоелды.гадилә ирен күреп калырга,күзләренә карап җылы сүзләрен әйтергә ашыгаШәһәргә кергәч тә,Самат машинаны яңа нигезгә таба бормакчы булган иде,гадилә икеләнергә урын калдырмыйча:

-Юк,өйгә кайтмыйбыз,Сәярым янына,туры Сәярым янына кайтабыз!-диде.

Игезәкләрнең берсен Самат,берсен Гадилә үзе күтәреп хастаханәгә керделәр.

Реанимация бүлеге табибы Шамил Госманович Гадиләне танып калганга,артыгын берни сорашып тормыйча,балаларны күрше палатага шәфкать туташларына калдырып,Сщяр янына узарга рөхсәт бирде.

-Шамил Госманович,ирем исәнме?.

-Өмет бар.Сул як миенә паралич булган,шуңа уң як аяк-кулы эшләми.Үзенең аңга килүен бераз көтәргә кирәк булыр .Бер тәүлек дигәндә аңына килсә,яшәргә өмет бар,Гадилә.

-Миңа янында утырып толрырга,аз булса да янында булырга рөхсәт итегез әле.Бәлки …бәлки ул мине ишетер дә айнып китәр…табиб каршы килмәде.Күп газаплар кичереп тә сынмый калган бу көчле ханымга аның соклануы зур иде булса кирәк.

Шамил Госманович палатадан чыгып киткәч тә,Гадилә Сәярның ак маңгаеннан сыйпап куйды.Иренең маңгае шундый кайнар иде-хатын тетрәнеп куйды.Иренең температурасы 40градус та бардыр-кулны пешерерлек иде.Гадилә табибның сүзләрен исенә төшереп ирнең уң як кулын

Учларына алды-бармаклар ,чыннан да,хәрәкәтсез иделәр.Гадилә сак кына Сәярының бармакларына иреннәрен тидерде-бик-бик якын иде аңа бу кеше!

Иренә исәнлек ,тормыш теләп дога кылырга булды.сабыр иде Гадилә.Намаз укыган чакларында да пәйгамбәрләргә хас булганча,искиткеч сабырлыгы ирен дә таң калдыра иде.бервакыт Гадиләгә ире сөйләгән сүзләр хатынның хәтерендә яңарды.Ул, Гадилә бераз чирләп торганда,Сәяр хатынының баш очына утырп сөйләнгән нотык иде.

-Гадиләм,беләсең бит,Пәйгамбәребезнең тормышы да күп җәфа-газаплар, чиксез кайгы-хәсрәтләр кичереп узганын беләбез бит. Ул Аллаһының иң соңгы пәйгамбәре .сөекле колыдыр. Дога кылса, Аллаһы Тәгалә аны шунда ук бу җәфалардан коткарыр иде. Әмма ул барлык кыенлыкларны сабырлык белән кичергән.

Пәйгамбәребез бервакыт авырып ятканда, бер төркем хатын-кыз аның хәлен белергә килгән. Ул бер су савыты сорап алган һәм, аны бер агачка асып, астына кереп яткан. Хасталыкның тәэсирен киметү өчен суны өстенә тамыза башлаган. Хатыннарның берсе:

— Әй, Аллаһының илчесе, хәлең яхшырсын өчен, Аллаһыга дога кыл, — дигән. Аллаһының илчесе:

— Шуны онытмагыз, инсаннарның иң күп бәлагә дучар булганнары — пәйгамбәрләрдер. Баш¬калар — алардан соңдыр, — дигән. Менә син дә,кадерлем,сабыр ит,авыру уза ул,көтә генә белергә кирәк,-дигән иде Сәяры.

Нишләп исенә бу вакытны төшерде әле?!Әйе,көтәр,көтәр.гадилә,кирәк икән бер көн,ике-өч,айлар.еллар буе,тик ире генә исән булсын.

Гадилә иренең күзләренә карап,хәрәкәтсез кулын үзенең күкрәк турысына куеп,дога укыды:

-Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин зәвәәли нигъмәтикә вә тәхәввүли гаафийәтикә вә фүҗьәәти нигъмәтикә вә җәмиигый сүхътыйкә (Аллаһым! Нигъмәтеңнең кинәт бетүеннән, биргән исәнлекнең китүеннән, көтмәгәндә кайгы килүдән һәм бөтен газабыңнан Сиңа сыенамын.) Шул чакта иренең керфекләре дерт итеп селкенеп куюына игътибар итте.

-Сәярым,мин монда,синең яныңда,балаларыбыз да күрше бүлмәдә генә…Гадилә акырын гына иренең чәчләренән сыйпап куйды..хатынның күзләреннән яшь тамчылары талчыккан йөзе буйлап агып киттеләр…

Гадилә иренең хәрәкәтсез бармакларын яңагына куйды.Кайчандыр бу куллар аны назлаган,бик бәхетле иткән мизгелләрне хәтерләде.Бу куллар аңа туй күлмәге кигезде,иң зур бәхет-ана булу булу бәхетенең иң кадерле минутларын уртаклашып уртак бәхет йомгагын-уллары Инсафны күтәреп йөрде.Бу куллар бакчаларындагы бәхетле сыерчык оясын ясады,бакчаны гөл итте.бу кулларда хезмәт тәменең бөтен булганы язылып калган ләбаса!Ә хәзер?..Хәзер бу куллар,бармаклар хәрәкәтләнмәсләрме,Гадиләсен хуш исле чәен ясап бирмәсләрме,яңа туган игезәкләрен яратып күтәреп йөрмәсләрме?Хатынның моңа һич ышанасы килми.”Сәярым,җан кисәгем,күзләреңне ачсаң икән, бәхетле елмаеп,учларыңа кулларымны алсаң икән?!Әле бит әтиләрен күрү бәхетенә төенмәгән улың белән кызың янәшә генә синең күзләрең ачылуны,йөрәгең тибүен көтә,Сәярым!”-Гадилә пышылдап кына иренең күзләренә карап күңел хисләре өермәсен кузгатты.Иренең колак төбендә үк:”Сәярым,мин көтәм,балаларыбыз көтә,ишетәсеңме,зинһар ач күзләреңне!Без яратабыз сине,бик-бик яратабыз,кадерлем!”дип тезде дә тезде.Иренең йомык күзләреннән ике яшь тамчысы чыгып,бите буйлап тәгәрәп китте.Димәк,Сәяры ишетә!Гадилә бөтен уңайсызлануларын онытып,ирнең хәрәкәтсез калган битләреннән үбәргә тотынды.Терелсен генә,кабат аякка гына бассын,бу минутларда Гадилә таулар күчерергә әзер иде.Сәярың күз яшьләре бигрәк тозлы икән-хатын иренең битен үпкәндә,шуны тойды.Бу гомердә аккан яшьләр инде күл булгандыр,Инсафын югалткач та яшәүдән туйган,тормышының матурлыгын күрми башлаган иде шул Гадилә.Ә монда тагын да зуррак сынаулар көткән икән!

Ишек ачылды.Табиб кергән икән!Гадилә өмет тулы күзләре белән Шамил Госмановичка карады.

-Игезәкләребезгә әти кирәк,бик кирәк ,Шамил Госманович!Сәярым бит әле аларны сыңар тапкыр да күрмәде,юк,ул аларны күрми торып.күзләрен ачмый торып бу дөньядан китәргә тиеш түгел,түгел,ишетәсезме?!-дип ,Гадилә,табибның күкрәгенә башын куеп елап җибәрде.

-Тынычланыгыз,узар,инсульт сул як баш миенә бәргән очракта кеше исән кала.Көтик аз гына. Әле безнең бераз вакытыбыз бар.Ә сез ,барыгыз.күрше палатага-балаларыгыз янына!Имезегез,үзегез дә азрак тынычланыгыз юлдан соң,сезгә болай каты борчылырга ярамый-сөтегез бетәргә мөмкин бит!Аннары игезәкләргә ни ашатырсыз?

Шамил Госмановичның акрын гына,салмак кына шулай юатуы Гадиләне ,чынлап та ,бераз тынычландырды,ул күз яшьләрен сөртеп,игезәкләре янына чыгып китте.

Гадиләнең кесә телефоны шалтырады.Фәнзирә икән

-Чәчәк апам,хәлләрегез ничек?Үзең,балалар?

-И ,бәгырь,безнең хәл хәл инде ул,тик менә абыең гына…

-Мин Фирдәвес апа белән сөйләштем,улыбызны аңа калдырып торам да хәзер киләм сезнең янга.Игезәкләрне хастаханәдә тоту килешмәс,алар өйгә кайтырга тиеш,син калырсың абый янында,кирәк булса,мин дә имезеп тора алам бит балаларны.Сөтем җитәрлек минем,Чәчәк апа,ярыймы?!

Гадилә каенсеңлесенең шундый киң күңелле булуына тагын бер кат күңеле булды.Фәнзирә туганнар арасында бер шундый ихлас,игътибарлы,кече күңелле.

-И алтынгынам, Алланың рәхмәте яусын сиңа,тик …белмим шул…әтиләренең күзе ачылганда,балалар яныбызда булсын дигән идем инде.

-Абый уяныр.алла боерса,Чәчәк апам,айнырга тиеш ул.балалары хакына,-диде Фәнзирә.

Гадилә балаларны имезеп,Фәнзирә белән Саматка биреп озаткач та,Шамил Госманович янына керде.

—Өмет бармы?

-Сәяр аңына килде бит!Тик әле сөйләшә алмый,паралич шулай итә.Уң ягы хәрәкәтләнмәве дә тора-бара узар дип уйлыйм,-диде табиб.Гадиләнең йөрәген нидер чәнчеп куйды.

-Сулыш алуы авыр әле аңа.Аңындагы кеше сөйләшә алмагач та лишний стресс ала,борчымагыз әлегә.Төштән соң керерсез.

-Мин дәшмәм аңар,карап кына чыгыйм инде,доктор,күземнең чите белән генә ,бер генә тапкыр!-дип үрсәләнде хатын.доктор шулкадәр инәлеп сораган хатынга каршы килә алмады.

Гадилә песи кебек акрын гына атлап палатага узды.

Иренең күзләре йомык иде,әмма тыныч кына сулый,авыр гына ыңгырашып куя,башы бик авырта күрәсең,чигәләре тартышып куя.

Гадилә,иренең чәчләреннән акрын гына сыйпап алды.Бераз уйланып торганнан соң,сул як колагына иелеп:

-Әтиебез,без кайттык,синең тизрәк торып безне яратканыңны көтәбез….Улың Мөнир,кызың Мәрьям……Сәярым,Сәярымммммммммммм….

Ирнең керфекләре авырлык белән генә күтәрелделәр.Гадилә шатлыгыннан үзен-үзе белештермичә кычкырып ук җибәрде:

-Доктор,Шамил Госманович.ул күзләрен ачты.палата ишеге ачылды.

-Мин бит сезне кисәткән идем,Гадилә!Аңа лишний стресс кирәкмәс иде.Үз җае белән акрынлап кына аңына килергә тиеш ул!Сәярның күз карашы бер ноктага төбәлгән,яндагы кешеләргә игътибары юк иде әле.

-Гадилә,чыгып торыгыз!-диде табиб.

-Юк,юк,ул бит күзләрен ачты,калыйм инде,мине күргәч тә ,бәлки тагын да үзгәреп китәр,Шамил Госманович,зинһар!

Сәярга массаж ясарга керештеләр.Ирнең сөйләме ачык түгел,нидер әйтмәкче була,әмма теле көрмәкләнгән,аңлата алмый иде.Табиб белән шәфкать туташы чыгып киткәч,Гадилә кабат ире янына килде.Сәяр аны беренче күргәндәй,аптырап карап торды.Хатын иренең кулларыннан алып:

-Җаным,бу мин-кыңгырау чәчкәң-Гадиләң бит!-диеп такмакларга тотынды.Сәярның уң як бите тоймый иде булса кирәк-гадилә җиңел генә үбеп алгач та, йөзендә бернинди үзгәреш сизмәде.Бераз шулап утыргач,Гадилә иренең маңгаен кагылып куйды.Кызулыгы кими төшкән,”болай булса,алга табарак хәлләре “дип,үзен юатты.

Берничә минут узгач.Шамил Госманович хатынны палатадан чакырып алды.

-Бүгенгә эмоцияләр җитәр!Гадилә,балаларыгыз янына кайтыгыз!Күзен ачкач,димәк.яшәргә өмет бар!Иртәгә тагын бер тапкыр кереп чыгарсыз,килештекме?-дип башка сүзгә урын калдырмый,табиб хатын белән саубуллашты.

Хастаханәдән чыгып барганда,бер ир аңа сәлам биреп узды.башын күтәреп караса-Газинур икән!

-Исәнмесез,Гадилә апа!

Гадилә дәшмәде.Улы Инсафның гомерен өзгән бу кеше белән аның алыш-биреше булмас!

-Сезнең каргыш төште бугай безгә!Менә сөенегез инде!Балабыз үле туды!

Гадилә Газинурның кулындагы төргәккә күз ташлады.

-Минем беркемне дә каргаганым юк,энем!Каргыш бит ул кире үзеңә әйләнеп кайта!Гадилә инде узып китәм дигәндә,артта ирнең уфтанулы зарын ишетте:

-Шундый көттек бит хатын белән,шундый көттек!Менә хәзер авылга алып кайтып барам…үлгән улыбыз..туарга да берәр ай гына калып бара иде бит!Сезнең күз яшьләре генә төште инде бу балага,Гадилә апа,сезнеке генә!

Гадилә Газинурга җавап кайтармады.Үз хәле хәл,күз алдында хәрәкәтсез яткан ире!

Мәчет яныннан туктамыйча гына узып китә алмады.Башындагы яулыгын чәчләрен күренмәслек итеп бәйләде дә,эчкә узды.Җәлил хәзрәт мәчеттә үзе генә иде.

-Әссәламүгаләйкем,хәзрәт!

-Вәгаләйкүмәссәлам,ханым!Ни йомыш иде?

-Хәзрәт,ирем бик авыр хәлдә.Бакыйлыктагы Инсаф улыбыз да дога өмет итеп ята торгандыр.Әтисен үзе янына алмасын иде.Үзем яңа гына игезәк балалар таптым.Балаларыбызны ирем әле күрмәде дә…Исәнлек бирсен иде Ходай,йөрәк җимешләребезне бергәләп үстерергә насыйп әйләсен иде!Гадилә. телдән әйтелеп бетмәгән барлык теләкләрен күңеленнән әйтеп, Җәлил хәзрәткә сәдакасын бирде

Хәзрәт хатынга күз төшермичә генә укып,теләкләрен теләде:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әллаһүммә хәфәз сәхибә һәзиһис садакати гәнли әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәхү вә әккид,имәнәһү вә аксыйр әмвәләһү вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ.

И, Раббем! Ошбу сәдака биргән бәндәгә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде, аларның савабын барлык көтеп ятучы әрвахларның рухларына ирештереп, аларны шатландырсаң иде!

Бу сәдака бирүче бәндәне бәлаләрдән, казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакласаң иде, гөнаһларын гафу итеп, иманнарын куәтләндереп, малларын арттырсаң иде, хәерле максатларына һәм изге теләкләренә ирешергә насыйп итсәң иде!Хәзрәт туктады.

-Исемегез ничек?

-Гадилә мин.

-Йә, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен сәдака бирүче Гадилә ханыма күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман, тынычлык һәм сәламәтлек бирсәң иде.Ире исән-сау терелеп,яңа туган балаларын тигезлектә бәхетле, шатлыклы озын гомер кичереп, тигез һәм бәрәкатле тормышта үстерергә насыйп итсәң иде!

-Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл—каумил—кәәфириин.-Ирегез терелсен,үзегез көн дә догада торыгыз!-диде дә хәзрәт китәргә мөмкинлекне аңлатып ,баш какты.

Гадиләнең әллә хәзрәт сүзләреннән,әллә күз алдына ирен китереп гаҗиз калудан күзләре яшьләнде.

………………

Сәяр 3 атна дигәндә генә янына керүчеләргә аз булса да аңлашылырлык сүзләр әйтә ала башлады.Бүген хастаханәдән ирен чыгарасы булганга,Гадилә аеруча дулкынлана.Әле бит Сәярының балаларны бер тапкыр да күргәне юк.Мөнир белән Мәрьям һәр көнне алга таба-күзләре белән төсләргә,яктылыкка игътибар итә башладылар.Шалтыравык уенчыкларның тавышын Мөнире аеруча ярата бугай.Кызы ашау белән йоклау ягын карый,шуңа күрә ир туганыннан күпкә тулырак,түгәрәгрәк битле дә…

Галия дә иртә таңнан Гаделне күтәреп килеп кергәч,өй балалар тавышыннан гөр килде.Гадилә янында бөтерелеп йөрүеннән үк,Галиянең шатлыкларын сизеп алды.Баласы инде тәпи атлап киткән,Инсаф белән никях укытып,матур гына яшәп яткан яшь әнинең сөенечләре йөзенә кунган,йөрешләрен,сөйләшүләрен үк үзгәрткән иде шул!

Гадилә бәлеш белән кайнашканда,Галия балалар белән мәш килде,кайсының ыштанын алыштырды,кайсына имезлек,кайсына уенчык-тиендәй бөтерелде генә!

-Гадилә әни,Сәяр абый игезәкләрне күргәч тә,ни дияр инде ә?

-Белмим шул,-диюдән узмады Гадилә.

-Кайттылар!Йорт янына килеп туктаган машинаны беренче Галия күреп алды.

Сәярны ике яктан култыклап,Инсаф белән Самат өйгә алып керделәр.Үзе төзегән өйгә рәхәтләнеп ике аякта атлап кына түгел,йөгертеп кереп ,хатынын,балаларын кочаклап алу турында хыялланган ирнең күзләре дымлы иде.

Инсульттан соң уң аягы бик атларга теләми шул ирнең.Уң кулы да терсәккә кадәр генә күтәрелә,бармакларын катырып куйган диярсең-селкенәселәре килми.

Әтиләре кайтканны сизгән кебек,игезәкләр беравыздан кычкырып елап җибәрделәр,әйтерсең лә,”Без монда,без кайттык,әти,син кайда йөрисең,безне ярат инде!”-диләр.Гадилә белән Галия кечкелдүкләрне иргә каршы күтәреп чыктылар.Әнисенең тагын бер бәби күтәреп торуына үпкәләп, диван янында тотынып басып торучы Гадел кычкырып елап җибәрде.Сәяр алдында ачылган бу манзарадан әллә хәйран калды,әллә әйтер сүз эзләде-берара тын торды,аннары:

-Болллл…ар баррр…..да безз..неке…ләррме?-дия алды.

Ирне акрын гына диванга таба алып киттеләр.Гадел әтисен күреп алуга,аңа таба килә башлады. Үзе елавыннан шунда ук туктап:

-Әттттә-тә,дип такмакларга тотынды.Инсаф улын кулына күтәрде.Сәярны дивандагы мендәрләр белән акрын гына терәп утырттылар.Ирнең ике ягында ике бала күтәреп Гадилә белән Галия басып тора.

-Сәярым,бусы улыбыз Мөнир дип,Гадилә иренең йөзе янына ук баланы китерде.

-Мө..ниррр!-ир сул кулы белән баланың кулларына үрелде.Аның йөз мускуллары тартышып куйдылар.-Мөнирр!У..лым!Ирнең кулы калтыравыннан хисләрен аңлап була иде.Галия Сәяр абыйсы янына иелде дә:

-Ә бусы кызыгыз Мәрьям!Сәяр,яралы бөркет сыман ,алга тартылмакчы булып сузылды,аның кызын да бик сөеп карыйсы килде.

-Мәрррь…ям,матуррр….кызз!-диде ир.Гадилә,өйдәгеләрдән тарсынмыйча,иренең маңгаеннан үбеп куйды.

-Әтиебез,без сиңа күңелсезләнергә ирек бирмәбез,елап булса да аякка бастырырбыз,шулай бит?!-диде.Иренең бите буйлап аккан күз яшьләрен улы Мөнирнең кечкенә бармаклары белән сөртеп алды .

Ел буе хуҗаларын көтеп ямансулаган яңа нигез бәхет нурларына коенды.

Эпилог.

Сәярга дәвалау курслары билгеләделәр.Кинезотерапия(дәвалау гимнастикасы һәм физкультура),уң якка тулаем массаж,психлог,логопедларның да ярдәме тиде.Ир 5 ай дигәндә,үзе йөри башлап,Гадилә бакчада кайнашканда,балаларны карап торырылык хәлгә килде.Уң кулын күбрәк хәрәкәтләндерергә теләп,игезәкләрнең һәр адымын,һәр кыланышын аерым блокнотка яза барды.

Галия белән Инсаф матур гына яшәп киттеләр.Уллары Гаделгә иптәшкә бик матур бер кызчык-Гүзәлне алып кайттылар.Яңа йорт өлгертеп,әбиләрен дә үзләренә янына алып,тулы тормыш белән яшәп яталар.

Газинур ике баласы үле тугач,хатын аерып җибәрде дә ялгызы гына яши.Булган хәлләрдән соң Сибгатуллинның хатыны акылга җиңеләеп ярты ел яшәде дә асылынып үлде,ир исә постыннан төшерелгәч,бик диндар картка әйләнеп мәчеткә йөри башлады.Түгәрәк сакал җибәрде,башыннан түбәтәен төшермәс,күп вакыт ашларда үзенең элеккеге ораторлык сәләтен эшкә җигеп ала-намус ,мәрхәмәт турында килүчеләргә вәгазь укый торган булып китте.

Гөлнур Айзат (24.06.2015)

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.

“Күз яше ачы була (повесть)” язмасына 2 фикер бар

  1. Гузэл:

    Эсрлэрегездэн аерылып булмый. Ижади унышлар сезгэ. Тормышта начар кешелэр булмасын иде дэ бит. Без дигэнчэ тугел шул. Гыйбрэтле эсэрлэрегез очен рэхмэт.

  2. фэузия:

    бик эчтэлекле эсэр бик зур рэхмэт