Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кискән ипи кире ябышмый

Foto-10-polosa

(Булган хәл) Искәндәрнең тагын җене котырып кайтты. Тагын аңа йә бусы, йә тегесе ошамый. Миләүшә, ул ишектән килеп керү белән, ерткычтан курыккан җәнлек кебек, калтыранырга ук тотынды. «Йа Ходаем, бүген тагын нәрсәләр күрсәтер икән инде бу?» – дип эчтән һаман-һаман кабатлады, ашарга көйләп, чәйләр ясап, бүлмәгә алып керде. Ир:

– Нишләп монда майонезны да, кетчупны да тотып кердең, мә, үзең тутыр, – дип идәнгә атып бәрде.

– Соң кичә үзең, икенче юлы икесен дә берьюлы алып кер, дидең бит,– дип, Миләүшә идәнгә чәчелгән әйберләрне җыярга, идән юарга кереште. Аның шулай мыштым гына җыештырып йөрүе ирнең ачуын чыгарды:

– Бар, күземнән югал… эш киемнәрен юарга куй, – дип, хатынының чәченнән умырып тотып, бүлмәдән очыртып чыгарды. Миләүшәнең чиләге бер якка, үзе икенче якка очты, ләкин түзде – бер күз яшен дә чыгармады. Бары тик икенче көнне иңбашындагы кара янган урыннар гына авырта иде.

Миләүшәнең ял көне. Искәндәрне эшкә озатты да җылы юрганы астына кереп чумды. Күпме генә тырышса да, күзенә йокы кермәде, әллә нәрсәләр исенә төште. Җанын әрнеткеч вакыйгалар аңа тынычлык бирмәде. Ул узган ел Искәндәрнең бер кыз белән чуалып китүен белеп алды. Нинди генә газаплар кичермәде ул. Ә Искәндәр исә йә бер сәбәп уйлап чыгарды, йә икенче вакыйга турында сөйләде, бернинди дә чит кызлар белән йөрмим мин, дип акланды. Ә соңыннан барыбер чын-дөреслекне сөйләп бирде.

Бик авыр булса да, Миләүшә аны гафу итте, ир заты гына үзгәрмәде, кыерсытуын, кыйнавын дәвам итте. Әле беркөнне Миләүшә эшеннән соңарып кайтканы өчен генә дә кыйнады – хатынының карарлык җире калмаган иде, аркасы, аяклары, куллары кап-кара булды. Эшкә ике атна буе 35 градус эсселектә дә киенеп йөрде. Югыйсә, каенана да күрше бүлмәдә генә яши, беркайчан да боларның арасына кысылганы, улына акыл өйрәткәне, киңәш биргәне, аны туктатканы булмады. «Ярар, түзәр Миләүшә дә, мин бит әле түздем, гомерем буена түзеп яшәдем», – дип кенә уйлый иде. Миләүшә аңардан ярдәм көтсә дә, каенанасы аңа: «И, исең киткән икән, ярар, аерылсагыз да, сиңа ир, Искәндәргә хатын бетмәс әле», – дип йөрәкне телгәли…

– Син кайда? Син миңа кирәк түгел, кызым белән генә сөйләшәсем килә, – диде Искәндәр, Миләүшәнең бүген өйгә кайтмавын белгәч.

– Барысы да бетте. Мин сиңа кирәкмәгәч, нишләп миннән аерылмыйсың? Алайса, мин өйгә кайтмаячакмын, – диде дә телефонны куйды Миләүшә. Бу аның беренче тапкыр атлаган кыю адымы иде. Икенче көнне дә, өченче көнне дә Искәндәрнең бернинди реакциясе булмады. Аннары гына эченә корт керде. Миләүшәне куркыту юлы белән кайтарырга булды. Башта 16 катлы биеклектән сикерәм дип, хатынына шалтыратты. Ә Миләүшә килеп җиткәч, «Кешечә үлә генә дә белмим бит мин», – дип еларга тотынды. Миләүшә: «Дару эчәргә иде. Менә шунда күбрәк эчкән булсам, хәзер синең яныңда шушылай басып тормый идем инде», – диде. Бер ел элек Миләүшә көчле дарулар эчеп, көчкә үлемнән калган иде. Ә шуның дәвамы бер айдан да артыкка сузылды…

Каенанага да җан керде. Аңа шалтыратып, өйгә кайтуын сорады, үтенде. «Син бит кешелекле, алай эшләмә, Миләүшә», – дип тә карады. Тик килен генә: «Исеңдәме миңа әйткән сүзләрең, хатын да бетмәс, ир дә бетмәс, дидең. Ә нишләп соң ул алайса һаман хатын таба алмый? Нишләп миңа кайтырга куша? Мин кире анда кайтмаячакмын. Миңа ул йортыгыз чит инде», – диде. Шуның белән аларның сүзе бетте. Ул шалтыраткач та, Миләүшә алмады телефонын.

Ә Искәндәр инде акылдан ук шаша башлады, аның тормышы Миләүшәдән башка ямен югалтты. «Аңардан башка яшисем килми, мин яратам аны, мин яшәмәячәкмен», – дип бертуктаусыз кабатлады. Бүлмәсенә бикләнеп, кулларын кискәләп бетерде. Әниләренә дә, дусларына да, килгән ашыгыч ярдәм машинасы белән полициягә дә ишекне ачмады, дуслары ишекне ватып керде.

Икенче көнне гаилә тыныч кына аралашты. Миләүшәнең ялы көнне өчәүләп ял итәргә булдылар. Кызлары Алинә әтисен күрү белән бик шатланды, кулыннан төшмәде дә. Бик сагынган иде ул әтисен. Кызларының әтисеннән бер дә аерыласы килмәде. «Минем икегез белән дә яшисем килә, минем әтидән дә, әнидән дә китәсем килми», – дип ярсыды бала.

Ана нишләргә дә белмәде – бер чыгып киткәч, шушы өйгә кире әйләнеп кайтасы килмәде. Инде аерылышырга гариза да язылган, башка тору урыны да бар аның, тик кызы гына үзәкне өзә. «Нишләргә? Юк, бер чыгып киттемме, кире юл юк, аның кыерсытуларына, кыйнауларына түзәр хәлем калмады. Мин дә бит кеше баласы», – дип ярсып-ярсып елады ул. Ә Искәндәр Миләүшәне бала белән дә куркытып булмаячагын аңлап алды. Ул аны бит һәрвакыт үз кубызына биетергә өйрәнгән иде. Шуңа хатынын кире кайтара алмаганына җене котырды. Тынычлангач, ялынды, ялварды, гафулар сорады, ләкин барысы да бушка булды. Миләүшәнең бер яктан йөрәге бала дип ярылса, икенче яктан үзе өчен дә кайгырды. Ни дисәң дә, алда билгесезлек…

Ләйсән ЯРУЛЛИНА. Казан шәһәре.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №33, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.