Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Иванны да алды ул буран

buran2

Мине, газетада басылган «Мәүлиха бураны» («Безнең гәҗит», №44, 7 ноябрь, 2013 ел) дигән язма бик тетрәндерде. Чөнки нәкъ шул буранда, 1958нче елның 7нче февралендә, безнең дә бер сыйныфташыбыз адашып, бакыйлыкка күчте. Архипов Иванга бары 15 яшь кенә иде. Мин ул вакытта, Көек-Ерыкса авылында җидееллык мәктәпне бары «5»ле билгеләренә генә тәмамладым. Укырга теләгем зур иде. Шуңа да үзебездән 20 чакрым ераклыкта урнашкан Мамадыш урта мәктәбенә 8нче сыйныфка укырга бардым. Без, төрле авыллардан җыелган 40лап бала, ике сыйныфка бүленеп укый башладык. Тулай торакта тордык. Аның тулай торак диярлеге юк иде инде. Авыл өе шикелле ике яклы йортның бер ягында – 20ләп кыз, икенче ягында малайлар иде. Ике катлы ятакларда йокладык. Шуңа да карамастан, күңелләребез шат иде.

Хәзерге балаларга юл йөрү газабын сөйләсәң, ышанмыйлар да. Аларны хәзер 2-3 чакрымга да автобус йөртә. Ә без 20 чакрымны да җәяү йөри идек. Кыш көне, Нократ (Вятка) каткач, боз өстеннән генә йөрдек. Авылга атна саен кайта идек, чөнки әниләр сагынып көтеп тора.

1958нче елның Яңа елын без шулай йөреп укып каршы алдык. Яңа елдан соң, безнең сыйныф икенче сменада укый башлады. Кыш көне, инде без мәктәптән кайтканда караңгы була иде.

7нче февраль киче. Буран чыгарга тора. Акман авылы фермасына кадәр алып кайтучы трактор бар. Без, 15ләп бала, шул трактор арбасына тезелешеп утырдык. Буран көчәя бара. Без ничек тә арбадан төшеп калмау турында уйлап кайтабыз. Шулай куркып кайта торгач, ярты юлны үттек. Иске Кама урманына ерак калмый, ә урманны чыккач, Көек белән Камазан арасы 5 чакрым гына кала. Тик бәхеткә каршы, Кое дип йөртелгән җиргә җиткәч, тракторыбыз ватылды. Без чанадан төшеп, җәяү киттек. Күз ачмаслык җил, буран, юеш кар… Мизгел эчендә бияләйләр шыгырдап катты, күлмәк итәкләребез дә бозланды. Өстебездә киемнәр юка. Тешемне кысып, туңган аякларны атларга мәҗбүр итеп, алдагы иптәшне күздән югалтмаска тырышып, урманга таба атладык. Әни ипи алып кайтырсың дип, 1 сум акча биргән иде. Алты ипине аркага астым. Аны ташлап калдырып та булмый, алып кайтырга да авыр… Өйдә әни, ике абыем дүрт күз белән минем ипи алып кайтуны көтеп тора бит.

Ниһаять, Иске Камазанга җиттек. Безнең арада Миңгол Галиев та бар иде. Ул: «Әйдәгез, безгә кереп кунып чыгыгыз», – дисә дә, юлыбызны дәвам иттек.

Хәл бетте, ашыйсы килә. Өс-башыбыз туңып бетте. Бераз атлыйбыз да егылабыз. Торасы килми, гел ятасы гына килә. Тормасаң, шунда туңып каласың. Юл юк. Кинәт алдыбызда өйләр күренә башлады. Без шатлана-шатлана алга атладык. Тик без кабат Иске Камазанга килеп чыкканбыз. Шундагы Габделәхәт исемле туганнарыбызга кереп кундык.

Безнең белән тагын икенче төркем укучылар да бар иде. Аларның берничәсе җәяү, берничәсе чаңгы белән чыккан иде. Җәяү булганнары шулай ук авылга кереп, төн кунган булып чыкты. Ә чаңгылылар Иске Камазанга тукталмаган. Чаңгылылар арасында сыйныфташыбыз Иван Архипов та бар иде. Алдагы малайлар, башларын аска иеп бара торгач, Иванның артка калганын сизмәгәннәр булса кирәк. Ә Иван исә, адашып, елга янына ук барып җиткән һәм ярдан егылып, аска кадалган.

Иртән без авылга кайтып җиттек. Авылда Дусмәт авылының бер малае югалган дигән хәбәр таралган иде инде.

Иванның гәүдәсен кыш буе эзләделәр. Бу вакытта аның әнисе Александра апа ничек түзгәндер дә, сабырлыклар каян алгандыр? Иванның мәетен яз җитеп, карлар киткәч кенә таптылар. Шулай итеп, бу буран Мәүлиха апаның гына түгел, безнең сыйныфташыбыз Иванны да арабыздан алып китте.

Безне исә шул вакыйгадан соң өйгә кайтарып йөртми башладылар.

Бу язмам Иванның рухына дога булып барсын иде.

Нурфания ЕФИМОВА. Мамадыш районы, Дусмәт авылы.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №3, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.

“Иванны да алды ул буран” язмасына 1 фикер бар

  1. Сайт авторы:

    язмыш