Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Урман каһәре

min_36ef45cfb9f984276af2be745cb5372f

Туксанынчы еллар башы иде. Авылда туып-үсеп, чит өлкәдә гомер кичергән бер абыйны табутта кайтардылар. Кырыкка да җитми хатынын, җиде яшьлек улын калдырып, бакыйлыкка күчүенең сәбәбе дә тиз ачыкланды: аны берни-чә тапкыр пычак белән чәнечкәннәр. Ирне җирләргә бөтен авыл халкы җыелды. Кемдер аны үтерүчеләргә рәнҗеде, икенчеләр баласын кочаклап, ялгыз калган хатынын кызганды. Кечкенә булсам да, шул вакытта әтинең: “Ул мариларның изге дип санаучы урынындагы агачларны кискән иде”, дигән сүзләре хәтердә уелып калган.

Безнең авылга якын марилар күпләп яши. Гасырлар буе күрше яшәгән татар һәм мари халкы һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә  булдылар.  Безнең яклар урманнарга бай. Шул урманның берничә урынында мариларның “теләк теләү урыны” бар. Безнең авыл картлары ул җиргә аяк басмаска тырыша, чөнки ул — мариларның изге урыны, аның тынычлыгын бозарга ярамый.

Җитмешенче елларда шундый урыннарның берсендә үскән агачларны мариларга кисәргә кушалар. Мари авылы картлары моңа каршы чыга. Берничә тапкыр әйтеп тә кушкан эш үтәлмәгәч, урман кисүне югарыда телгә алынган кешегә кушалар һәм ул бу эшкә алына. Берникадәр вакыттан соң ул авылдан чыгып китә һәм шундый аянычлы язмышка дучар була. Кемдер моны очраклылык дип кабул итәр, әмма мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора.

Картәти озак еллар урманчы булып эшләде. Ул заманнарда урманнар куе, агачның яше җитмичә кисмиләр иде. Бәләкәй чакта нарат урманына җиләккә йөри идек. Картәти бу урынны аеруча ярата. “Бу наратларны авыл картлары  мәчет төзү өчен утырткан” дип кабатлый иде ул, төз һәм мәһабәт агачларга күрсәтеп. Чыннан да, бу урын әллә каян ук үзенә җәлеп итеп тора иде. Агачларның барысы да бер озынлыкта, хәтта ботакларының куелыгы да бертөрле.

Берничә тапкыр картәтигә шушы наратларны кисәргә кушалар. Ләкин ул, ”Бу агачларда нарат күркәсе күп була”,  дип, аларны озак еллар саклап килә. Ул шулай агачларның өлгерүен көтә. Картәти хаклы ялга чыгу белән агачларны мәктәп салу өчен кисәләр. Мәктәп бурасы озак еллар тау башында утырды. Җәй көне аның тирәсендәге күләгәгә бозаулар, сарыклар җыела иде. Бераздан авыл читендәге чүплекне читкә күчереп, бураны шул урынга китереп өйделәр. Олы юлның бер ягында яңа мәктәп төзелсә, икенче ягында зират урнашты. Дәресләр соң тәмамланса яисә кич чаралар оештырылса, мәктәптән сыйныф белән укытучыларга ияреп таралышкан әле дә хәтердә. Төнлә мәктәп эчендә сәер тавышлар ишетелү турында да сөйлиләр иде.

Бу мәктәп 5-6 елдан соң ябылды, аның бурасын бүлгәләп, төрле урыннарга күчереп салдылар. Мәчет салу нияте белән утыртылган агачларларны башка максатта файдаланырга ярамаганлыгын картәти белгән, күрәсең.

Яшен суккан, зират өстендә үскән агачларга тияргә ярамаганлыгы турында да еш сөйли халык. Шуңа бәйле бер очрак туганнарым яшәгән авылда булган. Авылның бер як очында шомлы өй бар. Мин анда кеше яшәгәнен хәтерләмим. Хәзер инде аның тәрәзәләре ватылып, бура агачлары караеп беткән. Заманында күркәм булып утырган бу өйне авыл халкы әле дә урап узарга тырыша.

Сиксәненче елларда авылның Сәлимҗан исемле кешесе авыл читенә агачтан йорт сала.  Әмма озакламый өен, мунчасын, абзарын сатып,  хатыны, балалары белән читкә чыгып китә. Авыл халкы моңа аптыраса да,  серне беркем дә ачыклый алмый. Күп тә үтми, өйгә яңа гына өйләнешкән яшь пар күченеп килә. Нәкъ алар кеше ышанмаслык хәлләр турында сөйли дә инде. Төн җитеп, утларны сүндерү белән бура агачлары куркыныч тавыш чыгарып ярыла башлый. Куркудан, ир белән хатын утны кабызып, торып утыра. Өй бурасына карасалар, бүрәнәләр урыннан күчкән кебек тоела. Мондый хәлләр һәр төнне кабатлана.  Гаилә башлыгы еш кына бер төш күрә: имеш, өй бурасы янган…

Авылның бер аксакалына болар турында сөйләгәч, ул бер дә аптырамый. “Сезнең өй бурасына яшен суккан агач кергән”, дип аңлата ул.  Бу сүзләрдән соң яшьләр өй бурасын җентекләп тикшерә, әмма яшен суккан агачны ачыклый алмый. Аларга да бу өйне ташлап, чыгып китәргә туры килә. Соңыннан  бу өйдә башка гаиләләр дә яшәп карый, ләкин алар да андагы хәлләргә түзә алмый. Шулай итеп, өр-яңа йорт хуҗасыз торып чери.

Өлкәннәр, агачларның җаны бар, ди. Монда сүз аны вакытыннан алда кисү, сындыру ярамаганлыгы турында гына бармый.  Агач яфрагы, бөресе, каерысы бик күп чирләргә дәва. Күпләр, агачны кочаклап тору да организмга көч бирә, ди.  Бездәге урман һавасын суларга чит илдән килүчеләр дә бар.  Шулай булгач, агачны төзелеш материалы итеп кенә кабул итү дөрес түгел. Урман, чишмәләр һәм башка табигый байлыклар безгә Ходай тарафыннан тормышыбызны ямьләү, яшәешебезне тәэмин итү өчен бирелгән икән, без да аларга хөрмәт күрсәтергә тиешбез.

Гөлия Гәрәева.

Чыганак: «Кызыл таң» 16.11.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.