Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мәхәббәт миражы

52336712_799bad5a3b514f096e1214984892

Бер көнне редакциягә таныш булмаган ир-ат кереп мине күрергә теләген белдергәч, каушап калдым. Моны күреп, олы яшьтәге абый тизрәк: “Сез “Сөю чишмәсе” сәхифәсен алып барасыз. Минем дә халыкка бер гыйбрәтле хәл турында сөйлисем килә. Үзем аны шома итеп яза алмаган өчен, сезгә килүем иде”, — дип аңлатты. Кеше бит шулай төзелгән –  яңа танышыңны киеменә карап каршылыйсың да, акылына карап озатасың инде. Мин дә, абыйны, үзенә сиздермичә, күздән кичердем. Күңелемә килгән беренче уй: “Бу кеше берәр оешма җитәкчесе булырга тиеш”, — дигән булды. Өс-киеме, үзен тотышы да шуңа ишарәләде, хәтта вакытыннан иртәрәк агарган чәче кыйммәтле салонда киселгәне, кырынганнан соң сөрткән лосьон исе дә арзанлык түгел икәнен “кычкырып” тора иде. Абый сүзен еллар буе кабатлый-кабатлый ятлап куйган кебек фикерләрдән башлады: “Бәхетемне буш хыялым аркылы югалттым… Әлфиянең кадерен соңлап аңладым… Аның күз яше төште бугай… Хәзер терсәк якын, тешләп кенә булмый…“. Абыйның буталчык уйларын рәткә салдырыр өчен сүзен бүлдереп, яңабаштан, бәйнә-бәйнә сөйләвен үтендем.

- Исемем Наил була, — дип таныштырды үзе белән. — Зур гаиләдә үссәм дә, үземне артыграк яраттым шикелле. Өстәвенә беркайчан да кызлар игътибарына мохтаҗ булмадым – иң матурларын гына сайлап йөредем. Ленара шундыйларының берсе иде. Ләкин өйләнергә вакыт җиткәч, әнием фатихасын бирмәде һәм без аның белән араларны өзәргә булдык. Озакламый мин Әлфия белән таныштым, ул миннән 8 яшькә кече иде. Мәктәпне яңа гына тәмамлаган, бик матур ваемсыз кызчык, миңа үзе ябышты. Төзек гәүдәле гүзәл кызның янымда бозау кебек йөргәне, дуслар алдында абруемны тагы да күтәрде. Аларның көнләшеп карауларыннан мин ләззәт таба идем. Әлфия белән үземә ничек уңай, шулай идарә иттем. Бу хәл, әлбәттә, миңа ошый иде. Озакламый зурлап туй ясадык. Ул мине бар күңеле белән яратты, ә мин гел Ленараны уйлап яшәдем. Алма кебек кызыбыз дөньяга килде, хәтта ул да минем Ленарага булган хисләремне оныттыра алмады. Әлфия бик уңган, бик тырыш хатын булды, минем бар капризларымны сүзсез үтәде, ләкин мин аны ярата гына алмадым, ә киресенчә, үч алган кебек кыландым. Шул ук вакытта Ленара да үзенең этлеген күрсәтмичә калмады. Үзе дә кемнеңдер хатыны булуга карамастан, һәр уңайлы очракта Әлфиягә тузга язылмаган сүзләр ишеттереп торды. Бу аның да, үзенчә, миннән үч алуы булды. 5 ел яшәгәч Әлфия, түзмичә, кызыбызны алып кайтып китте. Мин башта гарьләндем, бераз тынычлангач, иреннән аерылып кайткан Ленара белән мөнәсәбәтләрне яңартырга уйлап, аның белән күрештем. Дәртләнеп кочагыма алып үбәргә керешкәч, мин аңа карата бернинди хис тоймаганымны аңладым. Берничә мәртәбә очрашканнан соң,  аның үзен генә кайгыртучы ясалма курчак, чын саф мәхәббәткә бөтенләй сәләтсез икәненә төшендем. Тышкы матурлыгын эшкә җигеп, ир-атлардан нәрсә тели, шуны булдыра ала. Моны ул яшерми дә иде кебек. Яратам дип уйлаган, корган планнарым ком сарае кебек ишелеп төште. Нишләргә белмәдем. Ул да миңа суынган, тойдырмаска тырышса да, күрәм бит — аңа минем кебек авыл егете түгел, акчаны көрәп таба торган, аягында нык басып торучы ир кирәк иде инде. Ә ул чакта мин үземне ике юл чатында, кая таба атларга белмичә югалып калган юлчы кебек хис итә идем. Качтым мин аннан, йөгерә-йөгерә качтым. Бераздан яңадан өйләндем, тагы да яшь, тагы да матуррак кыз алдым. Хатыным “яратам” дип әйтсә дә, Әлфия кебек ягымлы елмаеп кына тормады… Менә шунда аңладым да хатыннарның төрлесе булуын. Тәнзилә миңа ул бүләк итсә дә, аның белән яшәп булмады. Минем намусымда тагы ике кешенең бәхетсез язмышы…

5 ел вакытымны буш хыялларга алыштырып, янәшәмдәге бәхетемне күрмәгәнемә бүген дә үкенәм. Юк, Әлфия миңа кайтмады. Сикәлтәле юллар үтеп, бәхетен тапты ул. Мин генә әле тынычлана алмыйм. Әмма хәзер мин тормышка аек карарга өйрәндем, эшемне дә рәткә салдым. Тынычлана алмыйм дигәнем, хатын-кызларны гел матурлыкларына, гәүдәләренә карап сайладым, билгеле, моны мин дуслар алдында мактаныр өчен эшләдем. Әмма яшь олыгая, инде җан тынычлыгы турында да кайгыртырга вакыт. Кайчандыр миңа көнләшеп караган дусларымның яшьлектә сайлаган хатыннары, бала-оныклары, алар үзләренчә бәхетле. Ә минем янымда эчке дөньясы белән матур булган хатын-кыз әле дә күренми. Яшьләргә минем кесә калынлыгы гына әһәмиятле… Әгәр вакытында Ленараны идеальләштермичә, мәхәббәт миражыннан арынып, ачыктан-ачык сөйләшкән булсам, Әлфияне дә рәнҗетмәгән, аңа ияләшеп, яраткан да булыр идем… Әйтер сүзем шул: тормышта буш хыял белән яшәп бер-берегезне кыерсытмагыз, яныгыздагы бәхетне танырга, бушатмаска тырышыгыз. Вакыт барыбер үзенекен итә икән: бүген яраткан әйбереңне иртәгә син бөтенләй күрәалмаслык буласың. Ә инде ике якка аерылган язмышлы кешеләрнең холкын үзгәрми дип беләсезме?! Артта калган мәхәббәт – ул бары тик мираж, аңа таба ашкыну – үзеңне алдау, зур канәгатьсезлек кичереп, өмет-ышанычларның чәлпәрәмә килүе генә икән…”- дип сөйләде абый. Аның белән саубуллашкач та, сөйләгәннәре күңелгә тынычлык бирмәде. Чынлап та, дөнья куып, үз иминлеген генә кайгыртып кеше язмышы белән уйнаучы кешеләр, андыйлар аркасында чәлпәрәмә килгән тормышлар азмы соң әйләнәбездә?!

Рәүфә КАНГАЗИНА. (08.04.2015)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.