Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Йолдыз

15651313221zvezda

Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте…

Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман белән сугыша, аны үз җирендә тукмый, ә Сираҗи монда атлар астын чистартып, карт-коры исәбеннән йөрсен имеш…

Көн арты көн шулай күңелсез генә, бертөрле генә үтеп торганда, бер вакыйга аның йөрәген тетрәндерде, һәм ул бу эшкә бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Ул төнне Сираҗи атлар каравылларга дусты Нәгыйм белән чыкты. Алар, печән кибәне өстенә менеп, болында утлап йөрүче атларны күздән кичереп алдылар да, кибән өстен бераз киңәйтеп, терсәкләренә таянып яттылар.

Совет солдатларының рәхим-шәфкатенә ышанмыйча, качып киткән поляк алпавыты утары иде бу. Фронттан китерелгән яралы атлар һәм трофей буларак кулга төшкән дошман атлары туплана монда.

Дуслар үз башларыннан үткән сугыш хәлләре, туган якларында калган сөйгән ярлары турында сөйләшеп ята торгач, кыска гына җәйге төн үтеп тә бара икән инде. Шулчак томан эченнән, аның бер кисәге аерылгандай, күксел ак бер ат килеп чыкты.

– Монысы нәрсә тагын? – диде Сираҗи, – Андый ат юк иде бит әле монда.

– Кичә яңа партия килгән иде, шулардан, күрәсең, – диде дусты.

– Сугышка кадәр мин агроном булып эшләгән идем, – дип сөйләп китте Сираҗи. – Нәкъ шушындый иде атым. Менә ул ат иде ичмасам! Башкаларны якын да китерми иде, мин генә җигә ала идем. Төнгелеккә чыгарып җибәрәм икән, иртән ялан кырыена чыгып сызгыруым була, шунда ук килеп тә җитә. Тышауламый да идем үзен. Бервакыт шулай район үзәгенә китеп барам. Арттан «полуторка» килә. Әй чабып китте бит бу! Читкә тартам, юк, буйсынмый. Районга җиткәнче тәки уздырмады тегене. Үзеннән алда баручы берәр атны күрдеме, аны узып китмичә тынычланмый иде. Сабантуйда беренчелекне бирмәде. Йолдыз иде кушаматы.

Сираҗи, инде яктырып калган болын уртасында утлап йөргән аттан күзен ала алмыйча, торып басты. Һәм кинәт:

– Йолды-ыз! – дип, болынны яңгыратып кычкырып җибәрде.

Ат, башын күтәреп, тавыш килгән якка борылып карады. Пошкырып куйды һәм болынны тутырып кешнәп җибәрде.

– Йолды-ыз! – дип кабатлады Сираҗи. Ат тагын кешнәде, алгы аякларын күккә чөеп, гәүдәсен кибәнгә таба борды һәм бар көченә чабып килә башлады. Шул ук мизгелдә томан эченнән нәкъ шундый ук төстәге икенче ат күренде. Сираҗи кибән өстеннән шуып төшүгә, беренчесе килеп тә җитте һәм, егет алдында шып туктап, аңа баш игәндәй итте. Аңа ияргән икенче айгыр да килеп читтәрәк туктады.

Нәгыйм, исе-акылы китеп, кибән өстендә басып торган җиреннән:

– Бу айгырлар ике тамчы судай бер-берсенә охшаган бит. Аларны аерып та булмыйдыр? – диде. Сираҗи аңа гаҗәпләнеп карады. Шаяртып сөйләми микән бу дигәндәй, елмаеп торды да:

– Кит инде-е, нигә аермаска, болар бик аерылып тора, – диде. – Ат, адәм баласы шикелле, бер-берсеннән нык аерыла ул. Менә кара инде син бу айгырларга. Монысы олырак, калынрак гәүдәле. Колакларына игътибар ит – монысының җыйнак, тегесенең киң яфраклы һәм югарыга кинәт кенә тараеп очлана. Йөзләре бер-берсеннән бөтенләй аерылып тора. Монысының күз кабаклары бөтенләй беленми, маңгае тар, борыны ап-ак; тегесенең күз кабаклары кабарып тора, маңгае киң, борыны кара да, ак та түгел, соргылт…

Шушы вакыйгадан соң Сираҗи яраларын онытты. Аты аңардан һич тә калмый ияреп йөри башлады. Борыны белән егетнең җилкәсен төя-төя атлый бирә. Сираҗига туган болыннарында йөргән кебек булып китә…

Марс ЯҺУДИН

Р.S.Чыганак: «Безнең гәҗит» №19, 2018



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.