Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Элеккеге хатыннан тынгылык юк

z7laagkrg4y

Авылда яшим, эшлим дигән хатынны табуы авыр. Күпме эзлим, андый гел берәү дә очраганы юк әле. Әллә гел бөтенләй юкмы соң авылга кайтам дигән хатыннар? Шалтыратышам, кайберсе белән күрешеп тә сөйләшәбез, “Юк, мин авылга кайтмыйм. Мин шәһәр кызы, гомер буе шәһәрдә яшәдем, хәзер авылга кайтмыйм инде”, – дип кырт кисәләр аннары.
Шулай итеп, бер нәрсә дә барып чыкмый. Дөрес, шәһәрдә яшәве җайлырактыр – анда сыер да карыйсы юк, тавык-чебеш тә үстерәсе юк, бакчага чыгып казынасы да юк. Пенсия килеп тора, аша да йокла, аша да йокла. Бөтен хикмәт тә шунда. Авыл җиреннән ник куркалардыр? Югыйсә, авыл җире – оҗмах бит инде. Мал-туар, бакча – шуның белән яшибез бит инде, ике кулга бер шөгыль бит инде ул. Сыер саварга куркалар, чебеш асрарга куркалар да, аннары шәһәргә чыгып сызалар кызлар.
Бер Казан хатыны кайткан иде, кияүгә чыгам сиңа дип ышандырып киткән иде, мин дә ышанып, кешеләргә әйткәләгән идем. Авылда мине өйләнә дип сүз чыгардылар бит инде, ә бу хатынның шул киткәннән бирле бер хәбәре дә юк. Мине оятка калдырып китеп барды шулай итеп. Аферист булып чыктымы ул, белмим, бер хәбәре дә юк, югалды. Конкрет кая торганын да әйтмәгән иде.
Ләкин бит минем дә шушы нигеземне ташлап китәсем килми. Бабай нигезне таратма дип әйтеп калдырган иде. Шуңа күрә китә дә алмыйм. Аерылган кеше мин. Шунысы бар – гомер иткән хатын да шушы авылда яши шул. Шуңа күрә миңа башка хатыннар килергә курка. Шул бер юл кала инде миңа – күчеп кенә китәсе. Йортка кергәнче, утка кер дигән әйтем дә бар бит әле. Ләкин аждаһа шикелле элеккеге хатын янәшәдә булганда, шушы авылда калган сурәттә, миңа ялгызлыкта гомер итәсе генә кала. Чөнки хатын әшәкелек белән бара хәзер, ычкындырмаячак ул мине, башкаларны да якын җибәрми.
Үземне жәлләтәсем дә килми, чөнки мескен түгел бит мин, әле җен шикелле нык адәм. Ләкин элеккеге хатынны яхшылык белән генә җиңеп булмый, ә начарлыкны мин эшли алмыйм. “Татарстанда бик матур авыллар бар, ябышып ятма үзеңнең авылыңа”, – дип тә әйтәләр. Шулай инде, печән чабарга болыннары булса, балык тотарга күлләре булса, умарта тотарга әзрәк бакчасы булса, мәчете булса, тагын нәрсә кирәк инде миңа?

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.





ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.