Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мәүлиха бураны

buran

1958нче елның 7нче февралендә буранда адашып фанилыкка күчкән дәү әнием Мәүлиха Сәяф кызы Әхмадишинаның якты истәлегенә багышлана. Ул бүген төшендә тагын Нурмөхәммәтен күрде. Имеш, икәүләп, җигүле атка утырып, күрше авылдагы апасының хәлен белергә барырга чыкканнар. Алдына кочаклап кечкенә кызы Зөһәйрәне утырткан, ә уллары Фидаһи әтисенә терәлеп диярлек утырган. Күңелдә шулкадәр тынычлык……Чү…Нинди шакылдаган тавыш бу? Мәүлиха татлы төшеннән аерылып, сискәнеп кинәт кенә торып утырды. Караңгы. Салкын. Тәрәзә капкачының берсе шак-шок китереп бүрәнә диварга суга, җил әллә нинди кыргый җанвар тавышлары чыгарып улый. «И, Ходаем, тагын буран чыккан бит, әле кичтән генә бар да тыныч иде әле», – дип, Мәүлиха торып, керосинлы лампасын кабызып җибәрде. Аннары, үз янында берни дә сизми изрәп йоклап яткан кызы Таһирәнең өстенә рәтләп япты да, берара күз яшьләренә ирек куеп, кызының йөзенә карап торды. «И, балакаем, бәхеткәйләрең генә була күрсен инде. Сине аякка бастырып, яхшы кеше белән кушылып яши башлаганыңны күрсәм ярар иде. Әтиең, Нурмөхәммәтем, сине күрә дә алмады бит. Шул каһәр төшкән сугыш… Аны сугышка алгач, ике айдан соң гына дөньяларга тудың шул, нарасыем…» Мәүлиха акрын гына кызының чәчләреннән сыйпады. «Ярый әле син янымда, юанычкаем!» – дип эчтән генә елмаеп куйды.

Олы улы Фидаһи, гаиләсе белән Украинага киткәч, кызы Зөһәйрә дә шул тарафларга чыгып китте. Үзе теләп түгел инде, әтисез баланың кайда кадере бар соң?! Авыр эшләр, төзелешләргә яшьләр кирәк булгач, ирегенә дә куймый җибәрделәр. «И, балакайларым, сәламәт кенә була күрегез инде, үз-үзегезне саклагыз!» – дип, Мәүлиха берара улы һәм кызларының исәнлегенә, ил тынычлыгына багышлап догаларын укып алды. «Тагын бу кар юлны каплагандыр инде, кызым йокыдан торганчы, мәктәпне җылытып, кайтып җитәргә дә кирәк бит әле», – дип, Мәүлиха кызының өстенә рәтләп юрганын япты да, иске сырмасын киеп, башына инде таушала башлаган шәлен бәйләде. Мич буендагы киез итекләрен алып аякларына киде һәм бисмилласын әйтеп тышка чыкты.

Тышка чыгу белән, юеш кар Мәүлиханың битенә китереп сылады, тын алуы да авырлашып куйды. Битен кулы белән сыпыргач, сырма кесәсендәге бияләйләрен киеп, буран сырып өйгән кар көртләрен ера-ера урамга чыкты Мәүлиха. Буран әле күптән түгел генә чыкканга охшап тора, җиле көчәйгәннән көчәя. Авыл читендәге кечкенә йортлары әллә нинди аерым дөньяда калган төсле тоелды Мәүлихага. Көч-хәл белән карны ера-ера, хатын мәктәп утырган урамга таба атлый башлады. Урамның ике ягындагы йортларның түбәләре генә азрак күренеп кала, Мәүлиха: «Адашмасам ярар иде», – дип, догаларын укый-укый алга атлый. Менә ул тыкрык почмагына килеп җитте, чөнки каршысында ике колач та җитмәслек өянке агачы тора иде. «Өянкекәем, син дә минем кебек ялгыз шул. Шушы буранга гына түгел, тормышның иң ачы җилләренә дә минем кебек ялгызың гына каршы торасың. Ә ялгыз хәлен ялгыз гына белә… Бу буранда адашучылар да күп булыр инде. Я Раббым, бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән калдыра күрмә!» – дип сөйләнде өянкенең кәүсәсенә терәлеп хәл алгач Мәүлиха.

Өянкедән соң, сулга борылып, бакчалар артында берүзе генә утырган мәктәп тарафына юл тотты ялгыз хатын. Дөресен генә әйткәндә, юл шушыннан булырга тиешле дип фикер йөртте ул. Бар көчен җыеп, кар өемнәрен үтәргә тырышты Мәүлиха. Азаплануларның да чиге бар дигәндәй, ниһаять, алда мәктәпнең бер як стенасы белән аз гына түбә өлеше күренеп калды. Җил дә ул арада азга гына тынып калгандай итте. Мәүлиханың эченә җылы йөгерде, өшүләрен дә онытып, ул соңгы көчен җыеп шул якка китте. Бәхетенә каршы, буран урап килеп, мәктәпнең ишек алдына карны бик үк күп салмаган булып чыкты. Йозакны ачып, ишекне тартты Мәүлиха. Яңа яуган кар ишек белән бераз этелгәч, кеше сыярлык кына арадан мәктәп эченә үтте ул. Ярый әле кичә саламын, вак-төяк утынын да китереп куйган иде, алар булмаса, менә хәзер нишләр идең?

Карга батып инде бозга әйләнеп барган бияләйләрен бер як читкә салып куйды да, Мәүлиха аз гына бармакларына җылы тынын өреп алды, җылынып китмәсләр микән. Буран җиленең әчесе җанына үтте бу юлы. Мич капкачын ачып куеп, мич эченә бер уч салам салып, ут кабызып җибәрде. Аннары инде аллы-гөлле булып уйнаган ялкын утлары өстенә тагы да салам өстәде. Утка салам нәрсә инде, күз ачып йомган арада ялмап ала да, комсыз итеп йота да куя. Салган саламы янып беткәнче дип, Мәүлиха мичкә коры-сары агачлар өстәде. Алары да шатыр-шотыр килеп яна башлады. Юанрак агач ботакларын мичкә ташлагач, Мәүлиха көрәк тотып мәктәп алдына чыкты. Буран котырганнан котыра. Үз уйларына бирелеп хатынкай ишек алдын көрәп куйды, карны көчле җил сыпыруына карамастан, мәктәп ишек алдына җитәрлек сукмак ачты. Битенә кунган кар эреп, шәл читләре бозланып катты. «Мондый җилдә мәктәптә җылы да тормый инде, и Аллам», – дип үз алдына сөйләнеп, Мәүлиха янәдән мәктәп эченә үтте. Эчтәге җылы һавада аның киез итекләренә ябышып каткан кар эри башлады, аягына су үтте. Мичне томалап, тизрәк өенә кайтып киләсе итте ул. Йоклап калган кызы Таһирәне уятып, туендырып, күрше Ямады авылындагы мәктәпкә озатып җибәрәсе бар. «И, балакаем, ничекләр генә барыр икән, Ходаем, тынсын инде буран, тынсын!» – дип, хатын, мәктәпне бикләп, килгән юлыннан түгел, ә бакча башлары буйлап, авыл очындагы өйләренә турыга гына чыгарга уйлады. Башта бакча башындагы читәннәрне шәйләбрәк дөрес юлдан барды, ә инде берара юлны бөтенләе белән югалтты. Инде бакчалар бетеп, аларның өе булырга тиеш иде бит! Кая гына китте соң? Мәүлиханың башын мең төрле сорау борчыды. «И, Аллам, балаларым хакына бу зәмһәрир буранда адаштыра күрмә…» Бите буйлап аккан күз яшьләре шәл чуклары буйлап тәгәрәп төшеп, каршыга искән көчле җил, себерелгән кар белән буталып, боз кисәкләренә әйләнеп сырмасына ябышып калалар. Инде кар көртләре бил тиңентен… Алда да, артта да, тирә -якта да берни дә күренми, бары тик кар, күз ачкысыз әче җил, буран… Әллә соң кычкырып караргамы? Карларны бар көченә бөтереп ерткыч җанвар кебек ыжгырган буран гына Мәүлиханың тавышын үзенә йота барды. Кычкыруның файдасызлыгын аңлаган Мәүлиха үксеп елап җибәрде. Салкын җил инде аның үзәгенә тәмам үткән иде.

– Ходаем, ник тагын мине сыныйсың? Аз михнәт күрдеммени соң шушы еллар эчендә? 9 ел гына бергә торып калган Нурмөхәммәтемне сугыш йотты. Таһирәмне дә күрми китте бит, бахыркаем. Инде Зөһәйрә дә көченнән килмәгән эштә… Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларымны тагы да үксез ятим итәргә уйлыйсыңмы, Ходаем? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кая барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!

Ә буран хатынның елавын, сөйләнүен ишетмәде дә, күрмәде дә. Ул үч иткәндәй тагын да ныграк котыра барды. Елап эш чыкмаганын аңлаган Мәүлиха тагын авыл ягын эзли башлады. Көртләрне көчкә ера-ера алга атлады ул. Тешен кысып, туңган аякларын атларга мәҗбүр итеп алга барды да барды. Берара алда зур кара әйбер хасил булды… «Я, Раббым, авылыма кайттым инде әллә?» – дип уйларга да өлгермәде, бу авылдан 3 чакрым ераклыкта урнашкан Шадырбай атамалы урман икәненә төшенде. Менә кая килеп чыккан ул… Күпме ара үтелгән… Ә авыл артта. Ничек кенә булса да, соңгы көчне җыеп кирегә борылырга кирәк… Кайтып җитәргә кирәк… Балалар хакына… «Я, Раббым!» Мәүлиха авызыннан шушы ике сүз генә чыкты. Урман буендагы усакка терәлеп бераз хәл җыеп торды да, мескен хатын кирегә борылды. Бу юлны бит ул йөзәр тапкыр үткән. Әле җәен генә Таһирәсе белән икесе шушында килеп, берәр чиләк җир җиләге җыеп кайтканнар иде. Уңга борылмый гына турыга атласа, авыл кырыена килеп чыгачак Алла боерса. Кар көртләренә чума-чума Мәүлиха алга китте. Инде менә ничек тә кайтып җитәчәк ул, кайтып җитәргә тиеш ул. Шушы уйлар аңа ниндидер яңа көч биргәндәй булдылар, җелегенә үткән салкын да бер мәлгә онытылып, тәненә ниндидер җылылык йөгергәндәй итте. Күпмедер ара үтелгәч, бөтенләй кызу була башлады хатынга, ул сырмасының өске төймәләрен ычкындырды. Инде менә бәреп егам дигән көчле җилгә каршы кулларын куеп алга атлавын дәвам итте. Ничек тә алга барырга, турыга! Уңга да, сулга да тайпылмаска! Бик тырышса, берәр сәгатьтән Таһирәсе янына кайтып җитәчәк ул! Ә буран хатыннан ниндидер үч алган төсле аңа каршы кар өермәсен тузгытыпмы тузгытты. Күзен ачып та булмаслык дәрәҗәгә җитте бермәл Мәүлиха. Ә атларга кирәк. Аунап булса да, шуышып булса да кайтып җитәргә кирәк! Аяклары тыңламас хәлгә килделәр мескен хатынның, ә инде үзен ниндидер йокы басканлыгын сизде ул. Ишеткәне бар иде аның: буранда адашкан кеше башта туңып өши, аннары кинәт аңа эссе була, ә соңыннан инде ул оеп йоклап китә. Бу куркыныч уйларны читкә куып, Мәүлиха ничек тә атлавын белде. Тик хәзер инде ул үзенә хуҗа түгел төсле иде. Күз алдында әле үзен тудырган вакытта үлеп киткән әнисенең йөзе чалынып киткәндәй була, әле сугышта һәлак булган абыйлары ерактан кул изи. Ә менә монысы Нурмөхәммәте түгелме соң? Мәүлиха инде атламый, ә салкын карда чалкан ята иде. «Саумы, Мәүлиха! Менә бит кайттым!» – дип, Нурмөхәммәте аны куенына кысты. Иренең кайнар куенында Мәүлиха елап җибәрде. «Менә кайттым. Бөтенләйгә, хәзер без беркайчан да аерылмаячакбыз!» Мәүлиха Нурмөхәммәтен тагын да ныграк кочаклады, аның чәчләреннән, битеннән сыйпады, елмаеп шулкадәр якын һәм кадерле булган күзләренә бакты һәм башын иренең күкрәгенә салып изрәп китте…

Буран барыбер үземнекен иттем бит дип тантана итә иде бу вакытта. Кар өстендә яткан хатынның сырмасы белән шәлен акка буяп куйды. Мәүлиханың йөзенә кунган кар бөртекләре берара эреп бетеп бардылар һәм озакламый эремичә генә күзләренә, керфекләренә, бит очына кунакладылар.

Ләйсән ЗӘКИЕВА. Азнакай районы, Түбән Якый авылы.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №44, 2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.