Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышмы, әллә ялгышмы?

news_1212-nggid03191-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010 (1)

“Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга… Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда!” – дип юкка гына язып калдырмаган сөекле шагыйребез. Шушы юлларга: “Икәү бергә сөекле ирең белән, законлы никахта ир хатыны һәм бәхетле ана булуга ни җитә!?” – дип ачыргаланып бөтен дөньяга сөрән саласы килә… Түбәндә бәян ителәчәк юлларны укыганнан соң, хөрмәтле укучым да минем белән килешми калмас дип уйлыйм…

Татарстан авылларының берсендә туып үскән Ирина Казанга эшкә урнашырга килә. Педучилище тәмамлаган кыз түбән хезмәт хакына балалар бакчасында эшләргә теләми. Акчалырак эш эзли. Башкалада эш тә, яшәргә урын да тиз табыла: базарга сатучы булып урнаша. Үзәктә яшәүче мәрхәмәтле  кызны үз янына сыендыра. Торган өчен әллә ни күп тә сорамыйлар. Озак та тормый, хуҗаларга яңа йорттан фатир бирәләр. Алар күченеп киткәч, Ирина теге “аппартаментлар”га берүзе хуҗа булып кала. Шәһәр тормышы бөтереп алып үз казанында кайната кызыйны… Шау-шулы, күңелле, кызыклы көннәр, бер-берсен алыштырып, болыттай агыла да агыла…

Республика көне дә килеп җитә. Бәйрәм уңаеннан уздырылган чараларда Ирина дуслары белән рәхәтләнеп ял итә. Күңел ачу тулай торакка кайткач та туктамый, төн буена сузыла… Күрше бүлмәдә яшәүче Айрат Ирина бүлмәсенә кунакка керә. Инде бер елдан артык танышып-белешеп йөрсәләр дә моңарчы якынаерга форсат чыгып тормый. Ә бүген алар икәүдән-икәү, комачаулаучы да юк… Өстәл тулы сый-хөрмәт, эчемлекләр, кабымлыклар… Тулай торакның бер бүлмәсендә мәхәббәт “туе”кыза.

Бер айдан соң Ирина үзенең балага узганлыгын аңлый. Көне-төне күз яшьләре коя кызый. Анда бәрелә, монда сугыла, ахыр чиктә әти-әнисе белән киңәшергә, кайгысын алар белән уртаклашырга ниятли. Иринаның әтисе, үзе дә балалар йортында тәрбияләнеп үскән кеше, кызына каршы килми, аны яклап чыга. Баладан котылырга киңәш бирүче әнисенең авызын да тиз томалый. Туачак сабыйны тәрбияләп үстерергә булышачакларына ышандырып, кызларын бала табарга күндерәләр. Ирина бу хакта Айратка әйткәч, егет сүзсез-өнсез кала. Башкаланың юридик институтын тәмамлаган мишәр егетенең планнарында якын киләчәктә өйләнү каралмаган булган, күрәсең…

Айрат белән очрашып аңлашкан көнне Ирина авылыннан телеграмма ала: дәү әнисе дөнья куйган. Ул туган ягына әбисен җирләргә кайтып китә. Ә инде бер атнадан соң әйләнеп килгәч, Айратны эзләп караса, аннан җилләр искән, тегесе эшеннән үк китеп барган. Соңрак аның Казаннан ук ычкынганы мәгълүм була. Кызый кара кайгыга бата, башына төрле фикерләр килә, дөнья белән бәхилләшергә теләгән вакытлары да була. Тик аны туачак нарасые турындагы уй-хыяллары әлеге усал ниятеннән саклап, тоткарлап килә… “Сарафан” радиосыннан Айратның солдат хезмәтенә китүе хакында хәбәр дә килеп ирешә.

Замана галәмәте УЗИдан карап, табиблар игезәк бала туачагын хәбәр иткәч, Ирина шок халәтендә кала. Ул балалардан котылырга уйлый. Тик табиблар инде тәннәренә җан иңгән нарасыйларга аборт ясарга алынмый. Иринага нәниләрне дөньяга ирештерүдән башка юл калмый. Чарасызлыктан аптыраган Ирина авылга-егетнең әти-әнисенә хатлар яза. Тик алар элеккеләре кебек үк җавапсыз кала… Көмәнле чагында авылга кайтып, Айратны бик күреп сөйләшәсе килсә дә, кызны әниләре ерак юлга чыгудан тыеп килә. Егет белсә, өйләнер дә балалар әтиле булыр дип уйлый, өметләнә кызый. Тик Иринага Айратны күрү насыйп булмый.

Ирина ике бала тудыра: дөньяга Роберт белән Стас аваз сала. Борчу-мәшәкатьләр бәхет-шатлыкларга үрелеп, өч елдан артык вакыт узып та китә. Тыныч кына яшәп ятканда Ирина тормышын айкап ташларлык вакыйга була…

Яңа ел алдыннан Иринаның дус кызы Гөлия туган ягына кайтырга автовокзалга килә. Билет алып автобуска утыруга янәшәсендәге олы яшьләрдәге бер ир-ат белән әңгәмәләре куерып китә. Бабай Гөлиягә рәхәтләнеп үзе һәм балалары турында сөйли. Менә бүген дә Айраты яныннан кайтып барышы икән. Хәбир бабай улы хакында сөйли дә сөйли, шатлыгы эченә сыймый. Айраты өйләнгән икән, менә инде оныгы да туган. Малае ТР Эчке эшләр министрлыгында бик җаваплы урында эшли.

Ләйсән бу хакта кайтып Иринага сөйли. Тегесе егетнең нәкъ менә үзе эзләгән балалар атасы булуына шиге калмый. Шул сәбәпле, кыз Айратны эзләп табып, күрешеп сөйләшергә карар кыла. Тиз генә җыенып, республика район үзәкләренең берсендә эшләүче Айрат янына юл ала. Нияте – балаларга алимент юллау. Башта егет Иринаны танымамышка салыша. Сөйләшә-аралаша торгач, Айрат барсын да “исенә төшерә”. Тик балалар фоторәсемнәрен күрсәтә башлагач, аларга күз дә салмый. Бер сәгатьләп аралашканнан соң егет кызга тиздән шалтыратырга ышандырып, хушлашалар. Тәүлек ярымнан соң егет шалтырата, сүзендә тора:

- Күземә йокы кермәде. Яңадан табибларга барып анализлар биреп тикшерелдем. Мин әти булырга сәләтле кеше түгел. Хатын-кызлар миннән авырга уза алмый.

Имәндә икән чикләвек! Мескен Айрат кеше баласын, чит нарасыйны үстереп маташа икән. Ә Ирина бирешергә теләми. Бала үстерүләре, ай-һай, авырлашты шул! Шуңа күрә ул ике сабыен да ияртеп, яңадан Айрат янына юл ала. Формадан киенгән мөлаем йөзле ир-атны күрүгә, балалар бармак төртеп:

- Милиционер абый, милиционер абый, – дип шаулаша да башлый. Моңарчы беркем белән кул биреп исәнләшмәүче Стас үзе йөгереп барып, Айратка кул биреп күрешә. Роберт та калышмый.

Сөйләшү-аралашу ун минуттан узмый. Айрат элеккечә балаларның үзенеке булуларын инкарь итә. Иринаның ДНК тикшерүләре уздырырга дигән тәкъдименә дә каршы килә.

-Үзең теләп алимент түләсәң җиңелрәк булыр иде бит. Хатының да белеп тормас. Эш судка киткәч, бу хакта дөньяга таралыр, – дип аңлата Ирина.

- Андый анализлар ясатырга акчам юк. Син үзең уздыр, теләсәң нишлә.

Күз яшьләренә буылып, балаларын җитәкләп кире Казанга кайтып китүдән башка чара калмый Иринага… Стас белән Роберт бүген дәү әни һәм дәү әти карамагында авылда тәрбияләнә. Ә Ирина Казанда ике җирдә эшләп, ДНК тикшерүләре уздырырга акча җыймакчы… Икътисадый кризиска караганда җаннар кризисы күпкә яманрак шул…

Мәдинә НУРУЛЛА

Чыганак: «Безнең гәҗит» №45, 2009

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.