Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Яшьлек хатасы

загруженное

1955 ел иде бу. Мөслим районының Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләп йөргән чагым. Балалар күп, уку биналары җитми. Ике сменада эшләп интегәбез. Гомуми җыелыш карары белән колхоз үзенең иске идарә йортын мәктәпкә бирде. Өч бүлмәле бинаны мәктәп ихатасына күчереп салдык. Тик менә түбәсен ябарга ни такта, ни калай юк. Хуҗалык мөдире Зәки абый Галләмов белән Минзәләгә киттек. Чыннан да, калайдан төрле көнкүреш кирәк-яраклары ясый торган мастерскойдан түбә ябарлык материал юнәттек.

Йөкне төяп, атны ял итәргә куйдык, 65 чакрым араны кайтасы да бар бит әле. Ашап-эчеп чыгыйк дип, ашханәгә кердек.

…Зәки абый – минем кебек үк педучилище тәмамлаган кеше. Үзебезнең Мөслим районына юллама биргәннәр. Менә шул чакта, үзе әйтмешли, ялгыш адым ясаган – мәктәпкә китмәгән. Таныш-белешләре тәкъдиме белән редакциягә әдәби хезмәткәр булып урнашкан. Бик чая укытучы кыз Фәридә белән гаилә корганнар. Беренче кызлары Саимә туган.

Көн артыннан көн, ел артыннан ел үткән. Зәки абыйны бик тыңгысыз һәм ифрат җаваплы эшкә күчергәннәр – типографиягә җитәкче итеп билгеләгәннәр. Шул елларда ул үзенең икенче ялгыш адымын атлаган. Ревизия вакытында аның бик күп җитмәүчелеге беленгән. Акча үзләштерүдә гаепләп, ун елга утыртканнар бичараны. Срогын тутырып кайтканда хатыны Фәридә апа безнең мәктәптә башлангыч классларда укыта иде. Законның бик кырыс чаклары бит, Зәки абыйга мөгаллимлек белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәделәр. Нишләсен, аз гына хезмәт хакына мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләргә ризалашты инде.

…Ашханәнең иркен залында буш урыннарны биләдек тә, кем әйтмешли, бөтен шартына туры китереп, ашап-эчеп утырабыз шулай. Юлыбыз уңышлы булды лабаса! Бер мәлне урта яшьләрдәге бер ханым килде дә: “Сезнең янга утырырга мөмкинме, егетләр?” – диде, буш урынга ишарәләп. “Рәхим итегез!” – мин әйтәм.

Ул да булмады: “Бәрәкалла! Зәки түгелме соң бу?” – дип ачыргаланды ханым. Зәки абый белән бер-берсенә карап өнсез калдылар. Гаепле кешедәй, мин дә сүз әйтергә базмадым. Баксаң, кайчандыр, студент елларында бик якын дуслар булганнар икән алар!

Гәпләшергә бер сәгать вакыт бирдем дә, “яшьләр”нең үзләрен генә калдырып, ашханәдән чыгып киттем. Аларның ул минутлардагы кичерешләрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел, әлбәттә.

…Зәки белән Мәнвәрә Минзәлә педучилищесының иң алдынгы студентлары булалар. Аларның үзара саф мәхәббәтләренә күпләр соклана ул чакта. Соңгы курсның соңгы көннәрендә Мәнвәрә авырга узган булган икән ләбаса. Тик бу турыда беркемгә дә белдермәгән. Ерактагы бер районга күчеп киткән дә мөгаллимлек иткән. Шунда Кадриясе туган.

Кызын ялгызы үстергән Мәнвәрә, укыткан, тәрбияләгән. Яңадан тормышка чыгу турындагы уйны башына китереп тә карамаган.

…Агыла да гомер агыла. Кадрия Казанда институтта укый. Мөмкинлек булган саен Минзәләгә әнисе янына кайткалый. “Бер бәхетсез гел бәхетсез” диләр бит. Хактыр, мөгаен. Җир дә күтәрә алмаслык олы кайгы килә Мәнвәрәгә шул елларда.

Казаннан пароход белән кайта Кадрия. Курия пристанендә төшеп кала да, Минзәлә юлына юнәлә. Бәлки берәр транспорт та очрар дип өметләнә. Көн инде кичкә авышкан. Юлның ике ягында да куе әрәмәлек. Бераз шикләндерә дә. Ни дисәң дә, юлда берүзе бит. Бер алдына, бер артына карый-карый, адымнарын тизләтә кызый. Кинәт, күктән иңгәндәй, ике гәүдә пәйда була каршысында. “Әһ” дияргә дә өлгергәнче, икесе ике ягыннан тотып, урманга сөйриләр кызны. Хайваный хаҗәтләрен үтәгәч, төрлечә җәзалап үтерәләр дә, мәетне чокырга салып, туфрак белән күмгәндәй итәләр, янә яңа корбан эзләргә китеп югалалар ерткычлар. Бу турыда судта үзләре сөйләргә мәҗбүр булалар адәм актыклары.

Бер айдан соң гына эзләп табалар Кадриянең гәүдәсен. Аның танырлык җире калмаган була инде ул чакта.

Мин ашханәдән чыгып киткәч, әнә шуларны сөйләгән Мәнвәрә апа. Елашып, бәхилләшеп аерылышканнар бахырлар.

Зәки абый үзе дә бик авыр кичерде бу коточкыч хәбәрне. “Бөтенесенә дә мин гаепле”, – дип, эчтән сыкрый иде бу турыда искә алган саен. Олы хәсрәтне йөрәгендә йөртү дә гомерен кыскартуга сәбәп булгандыр, билгеле. Илле яшен тутыргач, берничә атна гына яшәде абыем. Урыны җәннәттә булсын!

Ягсуп МОРТАЗИН. Бөгелмә. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №14 , 06 .02. 2014

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.