Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Бер сихерче тарихы

o-A-CRYSTAL-BALL-facebook

Көндә ипигә килеп китүче тыйнак кына әбинең сөйләгәннәренә ышанып бетә торган түгел иде.Шушы  яшьенә җитеп кеше алдалап йөрмәс инде диптә уйладым.Ләкин ни булсада әби сөйләгәннәрдән чыгып, кемгәдер сабак буларак язам бу юлларны.

 “Күп еллар элек мин сихер эшләре белән бик нык шөгелләндем, диде авыр сулап әби. Бик яшь,тәҗрибәм җитәрлек булмасада нәселдән килгән көчем шактый иде. Беркайда да белдерү бирмәсәм дә мине әллә кайсы чит төбәкләрдән  эзләп килделәр.Әнием үлеп китеп башка туганнарым булмагач үзем генә яшәдем,килгән кешене үз өемдә кабул иттем.

Кемгәдер сөйдергеч,кемгәдер биздергеч ясау дисеңме…кемнеңдер эшендә көенеч яки күршесе ошамый..хәм башкалар.

Бер вакыт миңа затлы гына киенгән 25-30 яшьләр чамасы хатын килде.Елый-елый ярдәм итүемне сорады.Зинхар өчен мин яраткан ирнең  очрашып йөргән  хатынын минем юлымнан алып ташларга ярдәм ит диде күзләрен сөртеп.Чынлыкта ул кыз дөресен әйтеп бетермәгән булган,ул хатын ирнең законный хатыны булган.Теге ир зур гына начальник булып, миңа килгән хатынның моңа күзе төшкән икән.Ул миңа яхшы гына түләгәннән соң, мин аның теләген үтәр өчен шайтаннарыма әмер биреп теге хатынга бозык җибәрдем.Чынлыкта сихерчеләр кара көчләр,шайтаннар белән эш итә бит.Ул хатынга хатын-кыз чире ясагыз,ире ташлап китсен дидем.Мин җибәргән җеннәр киле миңа дулап килеп җиттеләр дә:

—Җүләр сихерче,син безне кемгә бозык эшләргә җибәргәнеңне беләсеңме соң??Ул” кабәхат”хатын янына якында килә алмыйбыз без!Көндә чиркәүдә чукына,минут саен дога укып чистарынып тора.Ну синең әмерне үтәмичә калырга да ярамый безгә.Ни булсада,кемгә булсада җибәр…Әгәр син әйткән кешегә эшли алмыйбыз икән үзеңә эшлибез чөнки бу синең әмер,диделәр тузынып.

Менә шундыйрак әйтем бар бит име”кешегә кое казыма үзең төшәрсең..”Бу очракта да шулай килеп чыкты бәбкәм.Соңыннан миңа бик озак дәваланырга туры килде,ике бик авыр операция кичердем.Чак кына җеннәр теге дөньяга озатмады үземне.Ә күпме акча түктем теге кызый биргән акча аның янында чүп кенә.Ахырдан тәҗрибәле сихерчеләр белән аралашып күп нәрсәгә төшендем,хәрбер эшләгән кара көчнең иясенә барып җитмәгән очракта кире үзеңә бумеранг булып кайта алачагын,яки бүтән җан иясенә күчерергә кирәклеген.Мин яшьлегем белән аңлап бетермәгәнмен,акча күзне томалаган булган.Иң беренче итеп бозык ясалучы кешенең диндә булу-булмавын сорарга кирәк ди.Кеше чиста булып аллах юлыннан баручы булса бернинди алтын-көмеш өчендә сихерче бозык эшләргә алынмаячак яки эшләтергә теләүченең үзенә кайтачак дип аңлатырга тиеш.Яки үзеңә кыйммәт түләргә туры килмәгәе…сәламәтлегең ,гомерең белән.

Шундый итеп сөйләгән эбине кайчанда булса сихерче булган дип әйтмәссеңдә,чын урыс карчыгы гел көлеп кенә сөйләшә.

Андый эшләр белән күптән шөгелләнмим инде кызым,начарлык эшләү эшләткән кешегәдә  эшләүчегәдә тигез төшә.Әгәрдә бозыкларны төрле кешегә эшли алабыз дип зур акчалар  сорасалар ышанмагыз,ялган бу.Акча өчен алдарга әзер төп башына утыртучылар  белән дөнья тулган.Чиркәүдән кайтып килешем,догалар укыйм аллахыдан гөнахларымны ярлыкауны сорыйм.Җеннәрем әллә кайчан качып беттеләр инде,чиста кеше янына килә алмыйлар алар,диде әби кеткелдәп.

Бу вакыйгаларны тыңлагач тәннәрем чемердәп китте.Ниләр генә юк бу дөньяда,багучыга барып башыңа бәла алганчы догалар укып аллахыдан сорауың мең мәртәбә яхшырактыр дигән фикердә мин.

Миләүшә Маликова. Казан (18.02.2016)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.