Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Өелеп килгән кайгы

23-500x280

Нәсимәнең кызарып пешкән алма кебек өлгереп җиткән чагы. Аңа инде шактый егетләр күз ата, мәхәббәт утында яналар. Ләкин япь-яшь кыз әле зур адым ясарга ашыкмый. Башлы-күзле булыр өчен матурлык кына җитми шул, бераз хезмәт белән дә ныгырга кирәк. Ул Яктан Нәсимә сыната торганнардан түгел. Көннәрдән беркөнне аны Шәрәф исемле егеткә сорап киләләр. Нәсимә аны күптән белә, авылдашы бит. Читтән генә аңа үзе дә күз төшерә. Тәртипле, сөйкемле егет булганы өчен хөрмәт итә ул аны. Ата-анасына да кияү булачак егет бик ошый, күңелләренә хуш килә. Нәсимә әти-әнисенең хәер-фатихасын алып, Аллага тапшырып, олы тормыш юлына аяк баса. Беренче адымнарын атлый, чит гаиләгә килен булып төшә. Беренче көннәрдә үк җиң сызганып эшкә керешә. Каенанасы, каенатасы һәм өйдәгеләр белән уртак тел таба. Хәләле Шәрәф белән күзгә-күз карашып кына яшиләр. Бер-берсенә нәрсә әйтәселәрен бер сүздән үк аңлап алалар. Хезмәт сөйгән кеше өчен тормыш авырлыгы бик сизелми, эшләре җайлы гына бара. Балаларсыз тормыш буламыни соң ул? Өй эчен нурга күмеп, бер-бер артлы уллары Сәлах, кызлары Халисә, Һәнүзә һәм Миңнегаян үз бәхетләре белән якты дөньяга киләләр. Балалар ата-ананың әйтеп бетерә алмаслык сөенеченә әйләнә. Тормыш итү балалар белән ямьле бит ул. Шуны тоеп яши алар, балаларга үзләре булдыра алганча тәрбия бирергә тырышалар. Нәсимә белән Шәрәфнең йөрәк җимешләре булган дүрт баласы да аларның йөзенә кызыллык китермичә, тәрбияле, инсафлы балалар булып үсә, ата-анасын сөендереп яшиләр. Сәлах исемле уллары да тормыш корып җибәрә. Балалары күп була. Ләкин алар яшь чакта ук бакыйлыкка күчә. Язмыш бу гаиләне шулай сыный. Халисә кызлары Әҗем авылына кияүгә чыга. Карты Шәрәф мәңгелек йортка китеп баргач, Нәсимә әби шушы кызында соңгы көненәчә яши.

Нәсимә әбинең Миңегаян исемле кызы авылыбызның тырыш егете Низамга кияүгә чыгып, Мәскәү шәһәренә китә. Аннан ул Һәнүзәне дә үз янына алдыра. Ул анда метро төзелешендә эшләүче авылдашыбыз Шәрәфетдин исемле егеткә тормышка чыга. Бик матур гына яшәп китәләр. Уллары Гарәфетдин, кызлары Зәйтүнә туа.

Шулай тыныч кына көн күргәндә, көтмәгәндә, аяз күк йөзен болыт каплап алгандай, кара хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы башланган икән. Фашист илбасарлары илебезгә канлы тырнагын батыра. Канкойгыч сугыш халкыбызга газаплы көннәр алып килә.

Бу вакытта Миңнегаян апаның ире авырып үлгән була инде. Сугыш башлангач, ул Һәнүзә апа белән балаларын ияртеп, авылга кайтып төшә. Монда да авырлык кына көтеп тора. Тылдагы хезмәт тә сугыш кырындагыдан ким түгел. Окоп казу эшләрендә дә катнашырга туры килә. Ашарга такы-токы, кием-салым юк. Бригадир нинди эшкә кушса, шунда барасы. Миңнегаян апа сугыш тәмамлангач, кире Мәскәү шәһәренә китеп бара. Гомеренең азагына кадәр шунда яши. Көннәрнең берендә ул да җан тәслим кыла. Җәсәден авылыбызга алып кайтып җирләделәр.

Һәнүзә апаның Гарәфетдине ФЗОга китеп бара, шунда һөнәр үзләштерә. Эшли-эшли өйләнеп җибәрә. Өч кызлары дөньяга килә. Һәнүзә апа кызы Зәйтүнә белән генә кала. Ул исә 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Аннан авылыбызның уңган механизаторы Әхәткә кияүгә чыга. Каенанасы белән тормыш кичерә. Аны 1996 елда соңгы юлга озаталар. Һәнүзә апа да бакыйлыкка күчә. Зәйтүнә белән Әхәтнең дә биш баласы да: Данис, Зөлфия, Дамир, Альберт, Рамил, үсеп буйга җитеп, башлы-күзле булалар. Зәйтүнә апаның бүген җәмгысе 11 оныгы бар. Матур гына тормыш иткәндә, хәләле Әхәт үлеп китә. Тормыш арбасын тартуны акрын гына Зәйтүнә апа үзе генә дәвам итә.

Олы улы Данис ,бәхет эзләп, Урта Азия якларына китеп бара. Язмыш аны читтә бик озак тоткарлый. Көннәрдән беркөнне хатыны һәм өч баласы белән кайтып төшә ул төп нигезгә.

Зәйтүнә апага 1987 елда улы Рамилне Әфган сугышына интернациональ бурычын үтәргә озатырга туры килә. Ана бик кайгыра. Һәр көнне улыннан хатлар көтә, Аллаһы Тәгаләдән улының исән-имин кайтуын сорый. Шөкер, 1989 елда Рамил исән-сау, күкрәкләренә медальләр тагып кайта. Аннан ул авылыбызның чибәр кызы Рузалиягә өйләнә. Хәзер ул өч бала әтисе инде.

Зәйтүнә апаның кызы Зөлфия исә урта мәктәпне тәмамлап, Апас районы ашханәсенә эшкә урнаша. Аны Казан шәһәренә белемен күтәрергә җибәрәләр. Аннан ул да Хәлил исемле егет белән тормыш корып җибәрә. Өч балалары якты дөньяга аваз сала. Әмма Зөлфияне алда бәла сагалаган икән. Ул автомобиль һәлакәтенә очрый, үзе хәрәкәтләнә алмый торган булып кала. Ун ел буе тилмергәннән соң, бакыйлыкка күчә. Язмыштыр инде: ире Хәлил дә юл һәлакәтенә очрап вафат була. Ачы хәсрәтләр моның белән генә тәмамланмый: кызлары Ландышның ире Вәсил дә юл фаҗигасенә эләгә. Бик озак больницада дәвалана, ә хәзер менә өч ел инде бер хәрәкәтсез урын өстендә ята.

Боларның барысын да кичерә Зәйтүнә апа. Кап-кара чәчләренә дә ап-ак бәс куна. Ул бүген улы һәм килене янәшәсендә яши. Оныклар тәрбияли. Киләчәк көннәре гел шатлык белән генә үтсен, башка бәла-каза килмәсен иде.

Әсрар ҺИДИЯТОВ. Апас районы, Дүртиле авылы/

Чыганак: «Безнең гәҗит» №13, 2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.