Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Сөмбелә

6884528_900

-Нурсил!

-Әү, Сөмбеләм!

-Син башка килеп йөрмә минем янга.

 “Дөрес ишеттәмме соң?”-  дигән кебек Нурсил  Сөмбеләне кочагыннан чыгарып, йөзенә текәлде.

-         Нурсил, күңелем сизә, яхшылык белән бетмәс бу безнең качып-посып очрашулар.

-         Әйдә, качмый-посмый гына очрашыйк, алай булгач.

-         Анысы ничек була инде?

-         Өйләнешәбез дә куябыз.

Сөмбелә  җитди  сөйләшүнең шаяруга китеп барганын сизеп,  торып утырды. Озын кара толымнары белән  ачык күкрәкләрен каплап куйгандай итте дә, Нурсилгә борылып:

-         Син һәрвакыт шаяруга борасың да куясың. Халык теленә бер керсәң, чыгармын димә. Ярый ла ул мин ферма мөдире вазифасында гына, син бит райкомның икенче секретаре. Хатының бер ишетмәсә бер ишетер…  Мин дә гомер буе карт кыз булып йөрмәм әле, язган булса, кияүгә дә чыгармын.

-         Җаным-алмам, эчеңә корт төшә башлаганмы синең дисәм…

-         Төшер дә…  Айда бер, кайда бер очрашып.

“И-и-и!” – дип сузып җибәрде Нурсил, — әллә очрашулар җитмиме, ул хатаны гына  төзәтербез, миннән калмас! Син генә түз, җаным-алмам!”.

Нурсил Сөмбеләне кочагына алды. Сүз ничек кисәк башланды, шулай кисәк үк тәмамланды. Сәгать телләре төнге икене сукканда да аерылырга теләмәгән ике җанны, сак кына чирткән тәрәзә тавышы аерды.

Нурсил Вазих улының  шәхси йөртүчесе Камил үзенә әйтелгән вакытка килеп җитте. Ярты сәгать эчендә ул Нурсил Вазих улын район үзәгендәге аерым ихаталы йортына китереп тә куйды. “Камил, сәгать сигезгә килеп җит, “Урал” колхозына барасы булыр бүген”- дип, күрсәтмәсен бирде дә, җай гына атлап өенә кереп китте. Хатыны Фаягөлнең ял йортында тагын бер атнадан кайтып җитәсен уйлапмы, әллә  Сөмбелнең “айда бер, кайда бер очрашып” дигән кинаясенә җавап итепме: “Иртәгә “Урал”дан соң турыга “Ленин” га сыпырырга кирәк булыр” – дип уйлап куйды.

Иртәнге бишкә Сөмбелә будильнигын куеп ятса да, иртәрәк торды. Ферма мөдире иртәнге савымга барысыннан да алда килергә гадәтләнгән. Бу көннәрдә әтисе дә өйдә булмагач, хуҗалыктагы бөтен эш тә үзенең җилкәсендә. Әтисе ял алып, күрше авылда, Сөмбеләнең бертуган сеңелесе Лилиядә, атна-ун көнләп “кунакта” ята. Кунак дигәнең, Лилиянең балалары янына күз-колак булып тору. Үзенә эшкә йөрергә кирәк, ә авылда балалар бакчасы һаман төзелеп бетмәгән. Сөмбелә әтисен кайтырга ашыктырмый, сеңелесен жәлли. Әтисе бер айлык ялын анда үткәрсә дә риза. Лилиянең ире Азат – бригадир.  Көне-төне колхоз эше дип чаба. Мәктәпне тәмамлагач ук кияүгә чыкты да китте шул үзе дә Лилия. Азат армиядан кайткач, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, үз авылларында эшкә кайткан иде. Озын-озак очрашып та йөрмәделәр: яна ел бәйрәмендә Лилияне клубта күреп калган да, шуннан соң ике авыл арасына тузан төшермәде. Аттестат алган икенче көнне үк булачак бабасыннан Лилияне  сорап та килде. Зурдан купмый гына туй эшләделәр, бер ел дигәндә малай, тагын бер елдан кыз алып кайтып куйдылар.

Сөмбелә сеңелесе кияүгә чыкканда авыл хуҗалыгы институның зоотехниклар әзерләү бүлегендә бишенче курста укып йөри иде. Колхоздан юллама белән укырга кергән Сөмбелә, диплом алгач, турыга үзләренә кайтты. Ялгыз тормыш иткән әтисе өчен бу зур куаныч булды, әлбәттә. Баш зоотехник ярдәмчесе булып өч ел эшләгәннән соң, ул үзе теләп сөтчелек фермасы мөдире вазифасына күчте. Әнисе эшләгән ферманың район күләмендә артта өстерәлеп барганына укып бетереп кайтканнан бирле эче поша иде Сөмбеләнең. Беренче көннәрдән үк ул үзенең институтта укып алган белемен эшкә җикте. Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ирешүенең төп сәбәпләрен, соңлатмый үрчем алу ысулларын  эзләде. Фермада эшләүчеләрнең эшен механизацияләүгә күчерү буенча да хуҗалык җитәкчесе Мирсал Мидхәт улына үзенең фикерен белдерде. Район гәзитләрендә Сөмбелә җитәкләгән сөтчелек фермасы турында хәбәрләр языла башлады. Яшь белгечне район җитәкчелеге дә күрми калмады.

Кышкы авыл иртәсе Сөмбеләгә бүген аеруча матур тоелды. Йолдызлы күк кенә микән моның сәбәбе? Бәлки, анысы да бардыр. Ләкин бер кеше күрмәгән матурлыкны да күрә белә шул Сөмбелә. Мәктәптә иншаларны иң матур язуы белән аерылып торуы белән бергә, шигырьләр язарга да һавәс булды ул. Тел һәм әдәбият укытучылары: “Сөмбелә, сиңа тел белгеченә яки  журналистика буенча укырга  керергә кирәк”,-  диеп тукып торсалар да, ул берсенең дә әйткәненә колак салмый,  авыл хуҗалыгы институтына китте дә барды. Ходай биргән гомере кадәр савымчы булып эшләгән әнисе янында бәләкәй чактан ярдәмләшеп йөргәнгәме, ул үзенең сайлаячак һөнәрен  авыл хуҗалыгында күрде.

Быел гына бастырып алган киез итекләре белән вак-вак атлап ферма өенә килеп кергәндә, каравылчы Илфат кайтырга әзерләнә иде.

-         Сөмбелә кызым, килеп җиттеңме? Миңа карчык янына кайтып ятырга буламы?” – дип, көндәгечә рөхсәт сорады.

-         Илфат абый, бар да тәртипме?

-         Тәртип, тәртип, балам, төн буе керфек тә какмадым.

Сөмбелә Илфатның ничек “төн буе керфек тә какмаганын” чамалаганга, елмаеп куйды.  Иң мөһиме,  гадәттән тыш хәлләр булмасын.

Каравылчы кайтып китү белән, савучы Фирүзә апа килеп керде.

-         Сөмбелә, хәерле иртә балам.  Бүген төшемә  “Сандугачым” керде, бозауламады микән, Илфат бер сүз дә әйтмәдеме? – дип, эленеп торган  халатына үрелде. И тынгысыз инде бу  Фирүзә апа! Бөтен җанын биргән эшенә. Шуңа күрә дә районда гына түгел, республикада билгеле аның исеме.

-         Юк шул, Фирүзә апа, сөйләнмәде. Әле көннәре бар бит әле “Сандугачыңның”.

-         Кайчак бик туры килеп тә бетми шул, Сөмбелә балам.

Авыл җирендә бер-берсенә “балам”, “кызым” , “улым”, “апа”,  “абый” дип эндәшү гадәте булганга, Сөмбелә институтта өйрәнеп кайткан Фәлән Фәләновичларны  бик тиз онытты. Нурсил Вазих улына  гына “Нурсил“  дип эндәшергә озак өйрәнде. Танышулары да рәсми җыелышта башланды бит.

Аларның икесе арасында булган мөнәсәбәтне Нурсилнең шәхси йөртүчесе Камилдән башка беркем дә белми иде. Егерме җиде яшенә җитеп ир-ат куенына кермәгән Сөмбелә, беренче назларны Нурсилдән алды. Карышып та маташмады, үкенмәде дә. Яратып, чын күңелдән бирелде ул аңа. Тик соңгы вакытта әтисе генә ешрак сораша башлады, кем янына “свидание” га чыгып югаласың дип. “Бергә институтта укыган идек, күрше районда эшли,” – дип әйтте әйтүен Сөмбелә, тик әтисе ышанмаган кебек тоелды. “Ник таныштырмыйсың, көндез дә берәр килеп күренеп китсен” – димәсенме әтисе беркөн! Шуңа күрә дә эш зурга киткәнче, Нурсил белән араны өзәргә уйлады Сөмбелә. Кичә кич бу турыда сүз кузгатса да, Нурсил аны тыңларга теләмәде. Сөмбелә аңлый: “Өйләнешәбез дә куябыз” – дип әйтүе дә чынлап түгел икәнен аның. Нишләп ул, Сөмбелә дип, районның зур бер оешмасын җитәкләгән кешенең кызын аерып җибәрсен? Ун елга якын балалары булмау да берни түгел, булыр әле. Әнә бит, хатыны тагын бәби тапмаган хатын-кызларга ярдәм итә торган ял йортына киткән кыш уртасында. Җәй җитсә, диңгез буеннан кайтмый.

- Сөенче, бозаулаган “Сандугачым” — дип әллә кайдан кычкырып килеп җитте шул арада Фирүзә апа.

Сөмбелә үзе турыдагы уйлардан арынып, көндәлек ферма эшенә чумды.

Нурсил караңгы капкач, озак көттермәде. Кичке ашны чак әзерләп өлгерде Сөмбелә.

Тыштан алып кергән суыкны түргә үткәреп җибәргәч, ике сагынышкан яр ишек төбендә бик озак бер-берсенең кочагыннан ычкына алмый  тордылар.

-Сагынгансың ахыры, җаным!

-Сагындырып кына йөрисең бит!

- Бүген иртән генә аерылыштык түгелме соң, алмам!

- Бер ел үткән кебек булды, Нурсилем!

Нурсил Сөмбеләне курчак кебек күтәреп алды да, түрдә пәрдә белән генә бүленгән йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Кичерәсе хисләргә күптән әзер булган уртак түшәк, аларны дүрт күз белән көтеп алды.

Таң беленә башласа да, Сөмбелә Нурсилне җибәрәсе килмәгән кебек, Нурсил дә Сөмбеләдән һич аерылырга теләми иде.

-         Сөмбелә, мин кичә сиңа “Әйдә, өйләнешәбез”, дип әйткән идем, син моңа ничек карыйсың? — дип Нурсил сүз башлады.

Сөмбелә Нурсилнең күзләренә карап көлемсерәп куйды да, җавап бирмәде

-Я?!

- Нурсил, син үзең ишетәсеңме ни сөйләгәнеңне? Була торган эш түгел ул.

- Нигә алай дисең әле Сөмбелә? Әллә минем хисләремнең чын икәненә ышанмыйсыңмы? Физик якынлык өчен генә башкаларны да табырга була. Синсез киләчәгемне күз алдына да китермим.

- Нурсил!

- Сөмбелә, Фаягөл ял йортыннан кайту белән аерылышу турында сүз кузгатам. Баласыз йорт, чәчкәсез гөл кебек бит ул. Врачлар, синең гаебең юк, хатыныңда гаеп, диделәр. Шулай булгач, ул да аңлар, каршы килмәс дип уйлыйм.

Сөмбелә Нурсилне озаткач,  ни уйларга да белми аптырады. Болай да ике атна аптырап йөргән чагы. Авырга калу-калмавын төгәл генә әйтә алмаса да, бөтен билгеләре тәңгәл килеп тора. Тик Нурсилгә серен ачмады.  Ир-атны белеп булмый. “Тапма, аборт ясат!”- дисә?! Ә Сөмбеләнең яраткан кешесеннән бик тә бала табасы килә. Тик менә әтисе каршында гына кыен. Сеңелесе Лилия дә аңлар, фермадагы апалар-абыйлар да. Әтисе ничек кабул итәр соң? Ирсез балага узу, авылда бик сирәк күренеш. Шуларны уйлый-уйлый фермага килеп  җиткәнен дә сизмәде.  Көндәлек ыгы-зыгы башланды.

Егерме елдан артык хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мирсал Мидхәт улы Сөмбеләнең эше белән канәгать иде. “Алма агачыннан ерак төшми дигәннәре дөрес күрәсең: әнисе кебек чырыш, эшсөяр, әтисе кебек төптән уйлап эш итә торган булып чыкты әле бу кыз”- дип хатыны Филзәгә дә бер көн көндезге аш вакытында мактап та алды.

-         Тик мактаулы кызыңа егетләр якын килергә курка бугай. Үтә кызыл тиз уңа, диләрме әле, — дип Филзә, бер мичкә балга бер кашык дегетен салырга да онытмады.

-         Егетләр, карчык, буа буарлык, Сөмбелә берәү генә. Маһира түтинең Илһамына эчтән генә димләп йөрим дә бит, никтер ишетүче юк.

Мирсал  шулай диде дә хатынына карап куйды, ни әйтерсең, янәсе.  Филзә авыз чите белән генә елмаеп:

-         Белмим, белмим, сиңа ошаса, бик тиз генә өйләнмәс әле Илһам, утыз бишкә җитмичә, — дип куйды.

-         Шул шул, ашыкмый. Кылын да тарткалап караган идем, бүгеннән өйләнердәй беркемем дә юк дигән булды. Хәзер аның яшьтәшләре барысы да башлы-күзле, унсигез яшьлек кыз килми инде аңа. Сөмбеләдән дә кулае юк, өч-дүрт яшь бугай инде аралары. Икесе дә колхозда менә дигән эшлиләр, берсе агроном, берсе ферма мөдире. Өйләнешеп башка чыгабыз дисәләр, йорт җитештерешергә дә колхоз ярдәм итәр иде. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел.

Төшке аштан соң кохоз җитәкчесе, кабинетына да кереп тормый,  турыга фермага китте. Бишьеллык тәмамланырга санаулы гына айлар калып бара. Сөмбелә җитәкләгән сөтчелек фермасының күрсәткечләрен район җитәкчелеге энә күзеннән үткәреп карый. Алдынгы булуның да бер кыен ягы бар,  гел күзәтү астында. Республика күләмендә барган ярышта катнашкач, берни эшләп булмый: булган бөтен ресурслар җигелә. Райкомның икенче секретаре Нурсил Вазих улы да булган проблемаларны хәл итәргә тырыша.  Каян вакытын табадыр, колхозны урамый калган атнасы юк.

Мирсал Мидхәт улы Сөмбелә савымчылар, терлекчеләр белән җыелышып сөйләшкән чакка туры килде.

-         Таналар бозаулаганчы фермага тагы ике савымчы кирәк булачак, — диде Сөмбелә җитәкчегә икәүдән-икәү генә калгач.

-         Хәл итәрбез, — диде    Мирсал Мидхәт улы.

Сөмбелә: “Ничек әле бик тиз ризалашты, гомергә булмаганны” – дип уйлап,  рәхмәт  әйтте дә, хуҗаның кузгалып киткәнен көтә башлады. Тик ул китәргә ашыкмады.

-Кара әле Сөмбелә, син эшнең иң кызган чагында читкә кияүгә китеп бара күрмә инде тагын.

“Бәй, иртән тыңлап торганмы әллә безнең сөйләшкәнне… Әллә Нурсил шул арада “сөенче” алдымы? Булмас, бала-чага түгел, аннан әле хатыны белән дә сөйләшмәс борын…

- Мирсал Мидхәт улы, никах сәгате сукса, берни дә эшләп булмый инде.

Сөмбелә үзенең җавабына үзе дә аптырап куйды. Каян шул арада башына килеп керде болай әйтергә?

-         Менә, менә, шул  никах сәгате үзебезнең авыл егете белән сукса иде димен.

Сөмбелә көлеп җибәрде.

-         Андый егет тә бар мени ул безнең авылда?

-         Ник булмасын, бар -  Илһам!

-         Кайсы Илһам? – дигән булды Сөмбелә. Ул хуҗаның аны кемгә димләгәнен чамалап алган иде инде.

Нурсил хатыны Фаягөлне каршы алырга шофeрын гына җибәрде. Иртәгә бюро утырышында караласы сораулар шактый гына катлаулы, шуңа күрә дә бүген барлык әзерлекне яңадан тикшереп, документларны тагын бер тапкыр барлап чыгарга кирәк булыр. Беренче дә  чакырмый калмас, бюро утырышы буласы алдагы көнне һәрдаим шулай гадәткә кергән.

Фаягөл белән булачак сөйләшүне күз алдына китерергә тырышмаса да, бөтенләй үк башыннан һич чыгарып ата алмады Нурсил Вазих улы. Дегет кебек чем-кара бөдрә чәчләрен  артка таба сыпыра-сыпыра, ишекле-түрле йөренеп алды.

Ни дисәң дә, тугыз ел әз гомер түгел. Бер-берсенә ияләшеп, күз карашыннан аңларга өйрәнеп беткән кешеләр бит алар. Тик менә ни өчендер ходай аларга бала бирмәде. Ишле гаиләдә  үскән Нурсил өчен, баласыз өйгә кайтып керү, кабергә төшү белән бер иде. Кайларга гына йөртмәде хатынын: диңгезе дә калмады, ял йортлары да, врачлары да. Хаттә бер тапкыр, Фаягөл эзләп тапкан белемчегә дә алып барды. “Өч балаң була, сабыр ит”, — дип әйткән булды анысы. “Берәү булса да, җитәр иде әле, булсын гына үземнең каным, үземнең дәвамчым”,- дип юл буена теләп кайтты шул вакытны ул.

Нурсил артык тирәнгә кереп киткәнен аңлап, тиз генә эш өстәле артына барып утырды да, кәгазь дөньясына чумды.

Беренче  белән тоташтырып торган телефон шылтыраганда, ул тулысы белән иртәгәге утырышка әзерләнеп беткән иде. Арыганын белдермәскә тырышып, Талип Абдулла улы кабинетына юл тотты.

Беренченең кәефе шәп иде. Ишекне ачып керү белән, кәнәфиеннән торып,  Нурсилгә каршы атлады.

-   Нурсил, өстән күңелле хәбәр җиткерделәр, күрсәткечләребез республикада иң яхшылардан. Терлекчелек тармагы буенча алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан безнең район хуҗалыкларының берсендә семинар-киңәшмә үткәрмәкчеләр. Син ничек уйлыйсың, булдырырбызмы?

-   Максат итеп куйсак, булдырырбыз, без булдырмаган эш юк, Талип Абдулла улы! Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән иртәгә үк утырып сөйләшергә булыр.

Беренче дәшмәгәч, сүзен дәвам итеп: “Тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, белгечләр җыелган җирдә терлекчелеккә этәргеч ясый торган факторларны ачыклау турында фикер алышырга да кирәклеге турында тәкъдим  итәр идем”, — дип өстәде.

Нурсил райком бинасыннан чыкканда,  сәгать уклары кичке тугызны күрсәтәләр иде. Ул бушанырга тырышып, җәяү генә атлады. “Я инде, көз дә үтеп китеп бара, рәтләп күреп тә булмый үзен!”. Ә кичке һава шундый рәхәт, гүя бөтен дөньяның сафлыгы шушында җыелган да, Нурсилне өенә кадәр озатырга уйлаган. Сөмбелә юкка гына көзнең шушы чагын яратмый да, юкка гына күңел хисләрен шигырьләренә салмый икән! Әле аларның берничәсен Нурсил яттан да белә.

Көзнең язы әле -
Көязләнеп…
Йомарланган чагы чәчәккә.
Хуш исләрен сирпеп атачак ул
Алтын төсен биреп бизәккә.
Табигатьтә гүя көзге роман
Җайлап ачып куйган битләрен.
Көзләремдә яз сулышын тоеп
Ирексездән яна битләрем…

Нурсил капкадан үткәч, бераз гына ишек алдында тапанып торды да, звонокка басты. Ишек ачкан ыңгайга, авызы колагына җиткән Фаягөл Нурсилнең кочагына ташланды.

-         Нурсил, сөенче, ышанасыңмы, мин бит балага узганмын! Нурсил безнең балабыз булачак, ишетәсеңме!

-Әнкәй!

-Әү, балам!

- Нигә тәкыям килеп чыкмый, сүтелә дә, сүтелә?

- Кызым, син бит чәчкәләрен дөрес сайламагансың. Яхшылабырак кара әле, каршыңда гына сиңа дигәннәре…

- Әнкәй, булыш әле миңа, синең белән нинди рәхәт… Әнкәй, кулларың шундый йомшак синең, җылы…. Әнкәй… Әнкәем…

Көзге кояшның соңгы җылы нурлары тәрәзә аша кереп: “Я, уян инде, уян” – дигәндәй  Сөмбеләнең битләренә коелдылар, иркәләп үптеләр. Уянгач та, татлы төшеннән аерыласы килми, торырга ашыкмады Сөмбелә. “И әнкәй, нигә иң кирәк чакларда син ташлап киттең икән безне? Нишлим икән мин, киңәшең бик кирәк бит  синең миңа, әнкәем? Мәхәббәтем өчен көрәшергәме, әллә язмышыма күнимме?”.

Нурсил ике атна элек килеп, араларны өзеп киткәч, Сөмбелә ут эчендә калган күбәләк кыяфәтендә калды. Беренче көннәрне ул: “Әллә авырлы икәнемне әйтми ялгыш эшләдем микән, белгән булса, бәлки мине сайлаган булыр иде. “Яратам, яратачакмын, оныта алмам”- диде бит саубуллашканда”- дип уйласа да, тора-бара Нурсилнең гаиләдән бигрәк, карьерасын бозарга теләмәвенә үзен ышандырды.

Шуңа күрә микән, Мирсал Мидхәт улы Илһамнан башкода булып өченче көн өйгә килгәч: “ Юк, “- дип кенә кистереп әйтмәде.

Кичә Илһам белән икәүдән-икәү калып сөйләштеләр. Сөмбелә сүзне уратып тормады, ни булса да булыр дип, турыга ярды да салды.

-         Илһам, син чит кеше баласы тәрбияләргә әзер булсаң гына, миңа өйлән, мин авырлы,- диде.

Илһам җавап кайтармады. Сөмбеләне сак кына кочагына алып, күкрәгенә кысты. “Карале, кочаклый да белә икән әле бу, үзе өйләнә алмый утызга җиткән”, — дип  эчтән генә көлеп куйды Сөмбелә.

- Мин риза, тик бер шартым бар.

- Нинди шарт?

- Баланың әтисе бары мин генә булам, бу турыда бер кеше дә белергә тиеш түгел.

- Ә чын әтисе белергә теләсә?

- Чын әтисе мин аның, аңладыңмы?

Әтисе: “Кызым, мин сине көчләп кияүгә бирергә җыенмыйм, ата-ана өчен бала бервакытта да артык булмый. Ата-бабадан калган йола, һәркем башлы-күзле, иптәшле булырга тиеш. Әгәр дә үзегез килешәсез икән, мин бәхил. Илһам төшеп калган, күршегә акыл сорап керә торган егетләрдән түгел”, — дигәч, “Ярый, әткәй, уйлармын”,- диде Сөмбелә. Чынында ул барысын да уйлап хәл итеп куйган иде инде.

Ноябрьнең  азаккы ялында никах укытып, туй ясадылар. Сөмбеләнең туачак баласы әтиле, Маһинур түти киленле булды.

Июнь аенда ике гаиләне сөендереп,  сабыйлар туды. Фаягөл тупылдап торган малай, Сөмбелә — курчак кебек кыз алып кайтты. Тормыш дәвам итте.

Маһинур түти: “Килен, килен, дип теше төшсә дә”, килененең  җиде айдан бала алып кайтканын ошатмады. Бала туып, исем туйларын уздыргач, ихатада Илһамның үзен генә туры китереп :

-Улым, бер дә җиде айдан туган балага ошамаган, сиңарданмы соң бу?  Куна килгәләп йөргән кешесе дә булган икән ди, имеш — дип тезеп китте.

Артык күп сөйләнергә яратмаган Илһам:

- Минеке!- диде дә, әнисенә борылып та карамый, капка төбендәге мотоциклына атланып, басу ягына җилдерде.

Декрет ялында Сөмбелә фермасын, бергә эшләгән коллективын сагынып үлә язды. Ярый әле Илһамы аңлый хәлен.

-Теләсәң, Назага бер яшь тулгач, эшкә чыгарсың, — диде бүген төшке ашка кайткач. Аннан Маһинур түтигә:

- Әни, минем кызымны карашырсың бит, балалар бакчасына быел йөртмәбез, иртәрәк , — диде.

Маһинур түти авызына капкан икмәген әкрен генә чәйнәп йотты да:

- Баламның баласы, балдан татлы, кулдан килгәнчә балалар тырышырмын, — дип ризалыгын бирде.

Җиде айдан туган онык үпкәсе инде әкрен генә онытылып бара, “кызым”, — дип өзелеп торган улының, бар эшкә дә өлгерергә тырышкан килененең  тормышларыннан бик риза иде  Маһинур түти.

Фаягөлне бала тапканнан соң алыштырып куйдылар мени. Ничә ел, иренә “ярый” дан башканы белмәгән хатын, уллары Азамат тугач “чын хуҗабикәгә” әйләнде. Нурсил эшендә кирәгеннән артык тоткарланса да, өйдә “Сафура бураннары” купты. Баштарак малай туу шатлыгыннан игътибар бирмәсә дә, тора-бара Нурсилне  мондый тормыш туйдыра башлады.

Җитмәсә, шундый вакытларда, бар көченә онытырга тырышкан Сөмбелә искә килеп төшә дә, бәхетле мизгелләргә алып кайта. Сөмбелә яшәгән колхозга элеккечә еш килмәсә дә, сугылып киткән чаклары булгалый. Кызлары туганын да ишетте. Колхоз җитәкчесе бер килгәндә:

-Җиде айдан туса да, бик тере кызлары, нәселе бит затлы, — дип күкрәгенә төртеп, мактанып та алды.

Сөмбелә Терлекләр җәйләүләргә күчеп, җәйге  көн тәртибе белән эшли башлагач, эшкә чыкты. Иң беренче булып саву һәм суыту җиһазларын карап чыкты, малларны ашату һәм эчертү ничек көйләнгәнен тикшерде. Терлекләрнең ял итү урыннарын карап, кирәкле  җиһазларны барлады. Сөмбеләнең эшкә чыгуына савымчыларның күпчелеге шат иде. Яңгырлар булмау сәбәпле, көтүлектәге яшел үләннең үсеп китә алмавына зарланып куйдылар. Элеккечә,  эш турында гына түгел, тормыш-көнкүреш хәлләре турында да сөйләшеп алдылар.

Илһам  Сөмбеләне җае чыккан саен эшкә итеп куйды, килеп алды.  Башы-аягы белән эшкә чумса да, Сөмбелә кызын кайнанасы җилкәсенә ташламады. Илһам белән икәүләп колхоз эшен дә тарттылар, үз дөньяларын да кешенекеннән ким-хур алып барырга тырышмадылар.

Нурсил белән Сөмбелә күрешми тормадылар, тик бу очрашулар фәкатъ эш белән бәйле, эшкә кагылышлы мәсьәләләр буенча гына булды. Ә шулай да…. берәү булды икән.

Ул елны Мәскәүдә комсомол съезды узды. Район комсомол оешмасыннан делегат итеп Сөмбеләне сайладылар. Нурсил республика киңәшмәсенә юлга чыгарга җыенып торганда, комсомолның икенче секретаре Камаев шылтыратты.
- Нурсил Вазих улы, сезне башкалага юлга кузгалырга тора диделәр. Машинагызда урын булса, делегатыбыз Сөмбеләне утыртып җибәрер идек, мөмкин булса…
Нурсил каушаганын сиздермәскә тырышып:
- Табырбыз, делегатыбыз өчен ничек тә табырбыз, — дип җавап бирде.
Район җирлеген чыкканчы алар сөйләшмәделәр. Сөмбелә: “Махсус оештырганмы әллә бу Нурсил”, — дип башта шикләнебрәк барды. Нурсил: “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәннәре рас килде бит әле. Тырышсаң да болай туры китереп булмас иде, Сөмбелә!- дигәч, очраклылык икәненә инанды.
Нурсил Сөмбеләдән республика делегатларының Мәскәүгә кайчан китәчәкләре турында сорашып алды.
-Димәк, бүген кунакханәдә куначаксың?
-Юк, туганнарымда тукталам, алар комсомолның обком бинасы белән бер урамда торалар. Иртәгә иртән обкомда җыялар, үземә дә җайлы булыр дидем.
Сүз тагын өзелде. Шәһәргә керер алдыннан, Нурсил шоферга кафе янында туктарга кушты.
-Делегат белән тагын кайчан чәйләп утырып була әле, форсаттан файдаланып калыйк, — дип, тавышына элеккечә шаянлык өстәп, Сөмбеләне кафега эндәште.

Нурсил мулдан заказ бирде. Өч сәгатькә якын юлда килү алҗыткан да, ачыктырган да иде. Чәй китергәндә, икесендә дә моңа кадәр булган салкынлык әзрәк үткән кебек тоелды.

- Сөмбелә синең район гәзитендә басылган шигырьләреңне укып барам, бик матур язасың. Арада миңа багышланганнары да бар кебек.

Сөмбелә елмайгандай итте.

-Мин аларның кайберләрен яттан да беләм әле. Сөйлимме.

-Ихтиярың.

Бармы тыңлаганы, дустым, синең җанның
Язгы нәфис җилнең тынып җылаганын?
Кайнар яшьләр белән ике күзе тулган…
Сәбәбе дә шунда -канатлары сынган…
Җилдән алда агыр иде болыт…
Тик җил генә, исми, никтер кәттә булып…
Җавапсыз мәхәббәт җилне биләп алган…
Кай җирләрдә, иркәм, сөюләре калган?..
Ирексездән җылый — җанны тыя алмыйм:
Искән җилнең кире кайталмасын аңлыйм…
Кайталмасын аңлыйм…

Шул арада официант ризыкларны алларына китереп куйды. Икесе дә ризыкка үрелергә ашыкмады.

-Сөмбелә, син миңа үпкә саклап яшәмә инде, яме. Бәлки, теге вакытны хаклы да булмаганмындыр. Хәер, син акыллы хатын, үзең әни кеше, аңлыйсың барысын да. Фаягөлне авырлы килеш ташлау- җинаять булыр иде. Авырлы хатын-кызны, балаларын ташлап киткән ирләрне мин атыр идем, закон минем кулда булса.
-Кызык. Алай булгач, нигә әле сине беркем дә атып үтермәде?
- Ничек инде атып үтермәде? Шөкер, мин үз балаларымны үзем үстерәм. Ике малай янына тагын бер кыз да алып кайтырга планлаштырып торабыз! Әйткәне чын булса, миңа бер елны күрәзә әби: “Ике улың, бер кызың була” – дигән иде. Нурсил кеткелдәп көлеп куйды.

Сөмбелә кияүгә чыкканда Илһамга биргән сүзен истә тотса да, теле аны тыңламады:
- Күрәзәче дөрес әйткән, ике улың, бер кызың бар. Наза — синең кызың.
Нурсилнең кулындагы чәшкесе эчелеп бетмәгән чәе белән бергә идәнгә тәгәрәде.

Ватылган чәшке калдыкларын җыярга килгән кафе хезмәткәре Нурсилгә нидер әйтте. Тик Нурсил аны ишетмәде. Бу мизгелдә аның колагында бары Сөмбеләнең үтә дә тыныч тавыш белән: “Наза — синең кызың… Наза — синең кызың… Наза синең кызың” дип әйткән сүзләре генә тибрәлә иде.
- Сөмбелә, уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, диләр….
- Нурсил, кулымнан тотып кына йөрмәдең бит, ник аптырадың әле?
- Син бит сакланам дия идең… Сөмбелә, чын булса, нигә миннән яшердең ул вакытны авырлы икәнеңне?
- Яшермәгән булсам, ни эшләр идең? Өйләнер идеңме миңа?
Сөмбелә үзе биргән сорауга үзе үк җавап бирде:
- Юк. өйләнмәс идең. Я, ярый… Хәзер бар да үткәнәрдә калды, үткәннәргә кабат юл юк. Бәлки үземдә дә гаеп булгандыр. Синең гаиләле икәнеңне белеп очраштым бит. Мәхәббәт дигәнебез дә мавыгу гына булмады микән дип уйлап куям әле мин килеп-килеп.
- Юк, юк, мавыгу дип әйтмә, мин әле дә сине оныта алмыйм! Син дә мине ярата идең, йөрәкне алдап булмый, Сөмбелә!
Сөмбелә башкача сүзне дәвам итергә теләмәгәненә ишарә итеп, сәгатенә күз салды.
- Ирең беләме, кем атасы икәнен Назаның? Нәрсә ди?
- Юк, ул аның белән кызыксынмый. Назаны үзенең кызы дип саный. “Закон минем кулда булса, авырлы хатын-кызны ташлап киткән ирне мин атыр идем”, — дип әйткәли.

Люция Аблеева (27.01.2016)

P.S. Рәсем интернеттан алынды



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.