Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Бәхилләрме йөрәк?

rr

Маратның гел елмайган коңгырт күзләре, җиңелчә бөдрәләнеп торган чәчләре, аның оста итеп “брейг” биюе кызларга дөньяларын оныттыра иде. Гаять, нәни чагыннан ук сөйкемле сөяге булды аның. Әтисе армия хезмәтендә булганда туды ул. 18 яшьлек әнисе балдызлары белән курчак урынына уйнатып үстерде. Төче телле, ягымлы нарасыйны күрше әби-апалар да “Сәетемнең улы бит ул” дип сөяләр иде. Әтисе кайткач, алар шәһәргә күчәләр. Әмма Марат авылны сагынды, җәйге каникулларында әбисе белән бабасында кунак булды. Үсә төшкәч, чибәр егеткә авыл кызлары, балга җыелган чебен кебек, ябышалар иде. Күңеле йомшак булды шул Маратның, үзенә игътибар иткән бер кызны да кире какмады. Кайсысы күбрәк ошаганын үзе дә белмәде, белергә тырышмады да. Ә кызлар арасында ызгыш-талашлар башланды, сугышучыларга карап башта уңайсызланды Марат, ләкин “шайтан уеннары” еш кабатлана башлагач, өйрәнепме, яшьләр белән үзе үк карарга чыга иде. Көтмәгәндә, 16 яшен яңа гына тудырган Рәмзия Маратка елан кебек ябышты да, янына беркемне җибәрмәде. Хезмәт күреп үскән кыз үз яшеннән зур күренде, көче дә типсә, тимер өзәрлек, дигәндәй, шуңа малайлар да аннан шүрлиләр иде. Ак йөзле, күк күзле чибәр кызны Марат озакламый килен итеп, туган йортына алып кайта. Әтисе Рәмзияне бер күрүдә үк ошата. Ә менә әнисе, үзе дә ятим үскәнгәме, улының бай токымнан килен төшерүе турында хыялланган була. Ләкин ачык йөзле кыз уңганлыгы, үз итеп кенә “әннәү” дип дәшүләре белән каенананың да күңелендәге бозны эретә.  Туганнарны җыеп зур итеп туй үткәрәләр. Мәҗлестә кияү белән кәләштән дә матуррак, бәхетлерәк, бер-берсенә үлеп гашыйк булган пар булмый… Озакламый малайлары туа,  Маратка эшеннән тулай торак бирелә, әти-әниләреннән аерым яши башлыйлар. Өч елдан Рәмзия икенче малайны алып кайта, тормышлары тагын да түгәрәкләнә. Марат хатынын җаны-тәне белән яратканын, ансыз бер көн дә яши алмаячагын инде аек аңлый. Ләкин ул бәхетле көннәргә озакка сузылырга язмаган була. Марат әкренләп эштән  салгалап кайта башлый, Рәмзия дә туганнар, дуслар белән утырып бер күңел ачып алудан баш тартмый. Шундый бәйрәмнәрдән соң икенче көнне Марат эшкә бармый, аннары аңа бүтән эш эзләргә туры килә. Гаилә ишәйгәч, акчасы да күбрәк кирәгәя, шул сәбәпле өйдә гауга чыга. Акчасызлыктан интеккән Рәмзиягә иптәш кызлары кибеткә сатучы булып урнашырга тәкъдим итәләр. Кибет хуҗасы азәрбайҗан милләтеннән булганын белгәч, Маратның җанын көнләшү корты кимерә, эшкә чыкмыйча хатыны янына каравылга йөри башлый. Ут төтенсез булмый дигәндәй, Рәмзиянең холкы күзгә күренеп үзгәрә, яңа дус хатыннар табыла, эштән соң кафеларда утырулар башлана, кайбер көннәрне өйгә йокларга да кайтмыйча калгалый ул. Алар өчен Маратның әти-әниләре бик борчылып, улларын акылга “утыртырга” тырышалар. Гаилә тормышларының кая тәгәрәгәнен сиземләгән Марат, үзен кулга алып, яхшы гына эшләп китә, хатынына да күп азынырга юл куймый. Тормышлары җайланып киткәндәй була. Андрей исемле яшьлек дусты белән очрашкач, борчаклары пешкән дуслар, икесенә дип Маратның исеменә кредитка машина алалар. Маратның машина йөртергә таныклыгы булмагач, Рәмзия белән балаларны машинада Андрей йөртә. Дусты килеп керүгә, хатыны хур кызына әйләнгәнен күзәтеп, ул башта эчтән генә яна, ләкин түземлеге озакка җитми -  гаиләдә яңадан буран куба, ир белән хатынның аралары шартлап өзелер хәлгә җитә. Бу ызгыш-талаштан бигрәк тә балалар җәфа чигәләр. Рәмзия аерылышу турында сүз күтәрә, аннары өйгә бөтенләй кайтмый башлый. Кирәк чакта Андрей да телефонын алмый, холкы да сәерләнгән кебек, шикләндерә. Маратның күңеле нидер сизенсә дә, дустына гөнаһ ябасы килми, тотылмаган – карак түгел, янәсе. Озакламый Рәмзия ирен өйдән куа башлый. Елап ялварган балаларын ул бөтенләй ишетми. Яшәүнең ямен тапмаган Марат, җаны әрнүдән, аракы эчеп юана. Беркөн шулай  нарасые диванда аунаган  әтисенең чәченнән сыйпап: “Папочка, только ты не уходи. Я ведь тебя очень, очень люблю!” — дигәч, җылы сүзгә мохтаҗ булган җаны, чыдый алмый, хисләренә өстенлек бирә. Ул йөрәк парәсен кочагына кысып, күңеле туйганчы, үксеп-үксеп елый, аннары уллары белән саубуллашып, өйдән чыгып китә. Шуны гына көткән хатын, йортка ир кертә. Яратып өйләнгән, ун елдан артык яшәгән хатынының хыянәтен авыр кичерә ул. Җаны сыкрануга түзә алмый, дөньясын онытып, яңадан аракы эчүгә ябыша.  туйгач, әтисе янына эшкә урыннаша. Аерылып чыгып киткәннән 7ай узгач, Рәмзия вакытын тудырып, сәләмәт кыз таба. Марат белән рәсми рәвештә аерылышып, Андрей белән язылышалар. Шул көннәрдә Маратның күпме ут йотканын Ходай үзе генә белә. Әти-әнисе улларына кәләш эзләп аптырыйлар. Ләкин үз-үзеңнән күпме качсаң да, булмый икән — хатынына карата- ярату хисләре йөрәгеннән сүрелми, әмма терсәк якын да бит, тик… Әтисе өйдән чыгып киткәннән соң, 10 яшьлек Эмильне алыштырып куйгандай була, әнисен бөтенләй тыңламый, укуына да зыян килә. Әниләре балаларына көче җитмәячәгенә инангач, әтиләренә барырга рөхсәт бирә. Уллары янәшәдә булганда Маратның җаны әрнегәне беразга басылып торгандай кебек була, аларны озатып кайткач, күңелдә бушлык кына кала. Шундый чакларда аның бүре урынына улыйсы, башын җиргә ора-ора кычкырып елыйсылары килә, ләкин елга үргә акмаган кебек, узган гомерне дә кире кайтарып булмаганын аңлый ул. Рәмзиясенең шәхси тормышы белән кызыксынмаска тырышса да, төпчек улы, тел бистәсе, өйдәге хәлләрне бөтенләй җиткереп тора. Андрейның эшләмәгәне, көн дә диярлек исереп кайтуы, кемнәр беләндер сугышып, милициягә эләккәне, машина таныклыгын алдырганы бөтенләй мәгълүм аңа. Әмма моңа шатланыргамы. әллә борчылыргамы икәнен белми ул. Рәмзия балалар гел әтиләрендә яшәгәнгәме, алиментка бирми, ләкин бүлмәдән пропискадан төш, дип канына тоз сала. Йомшак күңелле Марат кайвакыт бу адымга барырга да риза,  ләкин, күпне күргән әнисе кырт сугып: “Үзеңне уйламасаң, балаларыңны уйла. “Әниләр капиталы”н кулланып бер бүлмәле фатир алырга уйлыйлар. Ярар, яшәсәләр, әгәр яшәмәсәләр? Бер бүлмәле йортны бишкә бүлә калсалар, улларыңа нәрсә кала? Андрей эшләми, бүлмәгә ничә ай түләмиләр”, — дип әрли. Марат беразга тагын сабыр итеп тора. Беркөнне Маратның кәрәзле телефоны төн уртасында шалтырый, караса, Рәмзиянең номеры күрсәтелә. Аптырашта калган ир улларының өсләрендәге юрганны рәтләп, телефонын кабат кулына ала. Анда Рәмзиянең: “Марат, безгә утырып сөйләшеп, аңлашырга кирәк. Балалар хакы өчен, зинһар, кире какма, тыңла мине…”, — дип ялварган тавышын ишетә…

 3 ел вакыт узган, күпме хәсрәтләр йотарга туры килде Маратка. Түзә алмыйча, тормыш белән саубуллашу теләге дә күңеленә кермәде түгел, бары тик, күзләре мөлдрәмә яшьле нарасыеның:” Папочка, ты только не уходи, я тебя очень, очень люблю”, — дигән сүзләре генә бу хәтәрле юлдан саклап калды аны. Балалары, бары балалары өчен яшәде ул. Нарасыйларын зар елаткан Рәмзияне аңлый алмады. Уллары: “Әтине сагындык”, — дигәндә йөрәге әрнемәдеме икән аның?! Әллә Андрейга булган мәхәббәте көчле булып, сабыйлары тавышын ишетмәдеме? Хәзер инде аңа Мараттан ни кирәк? Ялвара, елый да кебек… Әгәр аңа Рәмзия бергә яшик дисә, нишләр ул,?  Балалары хакы өчен булса да гафу итәрме? Ә кызы? Гомер буе хатынының хыянәтен искәртүче бөти булып, керфегенә тиелеп яшәмәсме?!  Бер мәртәбә Аллаһы каршында биргән вәгъдәсен бозгач, алгы көндә аңа тагы да Андрей кебекләр очрамас дип кем ышандыра ала…

 “Я, Раббым, сынауларың белән килешеп, тынычланып яши генә башлаганда яңасын җибәрәсең,  инде аек акыл, дөрес юлын да күрсәт үзең!” — дип көрсенде Марат. Аннары янында, әтиләренә сыенып, йоклаган улларына күз төшереп: “ Иртәгә, бары да иртәгә!”- дип күзләрен йомды, ә иреннәре озак әле белгән догаларын пышылдаты.

Рәүфә КАНГАЗИНА. (24.12.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.